996110
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 1.410 руб.;
- курсы повышения квалификации от 430 руб.
Московские документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ ДО 90%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО до конца апреля!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности №038767 выдана ООО "Столичный учебный центр", г.Москва)

ИнфоурокИностранные языкиДругие методич. материалыГабдулла Тукай иҗатының мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия бирүдә йогынтысы

Габдулла Тукай иҗатының мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия бирүдә йогынтысы

Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 111 курсов профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.



Габдулла Тукай иҗатының мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия бирүдә йогынтысы







Халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла тукай мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бик кадерле. Балалар бакчаларында рус, татар, чуваш, мари һәм башка милләт балалары Пушкин, Крылов, Толстой әсәрләре белән беррәттән Тукай шигырьләрен дә өйрәнәләр.

Белгәнебезчә, Тукайның иҗаты илебездә революцион киеренкелек елларына туры килә. Ул үзенең кыска гомере буе нәниләр әдәбиятын үстерү өстендә эшли. Тукайның шигырьләре балалар фольклоры кебек гади һәм шулай ук күпкырлы. Тукай зур иҗат иясе буларак, тәрбия мәсьәләләренең һәр тармагын тигез үстерүне максат итеп куя. Аның балалар өчен язган шигырьләре табигать күренешләрен тасвирлый, нәниләрне кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары белән таныштыра, балалар тормышын чагылдыра. Ул Туган илне ярату, халкыбызга хөрмәт, эшне сөю кебек тәрбияви әсәрләр яза. Шуңа да Тукай шигырьләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән тәрбияви эштә зур роль уйный.

Мәктәпкәчә тәрбия программасы тәрбиячедән балалар белән табигать күренешләрен, ел фасылындагы үзгәрешләрне өйрәнгәндә аларны әдәби әсәрләр аша ачыклап, тирәнәйтеп тасвирлауны таләп итә.

Табигатьне күзәтү, өйрәнүдә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар зур кызыксынучанлык күрсәтәләр, һәр нәрсәне капшап, хәтта кабып, тәмен татып карыйлар һәм үзләренчә тасвирлыйлар. Ләкин күреп белгәннәргә дөрес, төгәл бәя бирү өчен аларның тәҗрибәсе җитеп бетми.

Габдулла Тукай чын балалар шагыйре буларак табигать күренешләрен балалар телендә, аларның танып белү үзенчәлекләренә нигезләп тасвирлый, балаларның белемен гомумиләштерергә ярдәм итә; табигатьтәге матурлыкка, камиллекккә мәхәббәт хисе уята; табигатькә сак караш тәрбияли. Шундый максат белән балалар бакчаларында Габдулла Тукайның “Туган авыл”, “Елның дүрт фасылы”, “Җир йокысы”, “Кышка бер сүз”, “Чыршы” әсәрләре өйрәнелә.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм

Шуңар күрә сөям җаным, тәнем белән.

Бу юллар һәрбер баланың туган авылы турында язылган шигырь булып кабул ителә, аңарда патриотик тойгы уята, бала җиңел генә яттан укырга өйрәнә.

Тукайның “Туган тел”, “Туган авыл кебек” патриотик шигырьләрен балалар бәйрәм кичәләрендә яттан укырга яраталар.

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште;

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә...

Боларны балалар сөйләм телен үстерү занятиесендә өйрәнә, колхоз кырына экскурсиягә барганда күзәтә, тик нәтиҗә ясыйсы гына кала. Педагог нәкъ Тукайча балаларга “Бу кайчан була?” дип сорау куя. Икенче бер әсәрне - “Чыршы” шигырен алыйк. Балалар белән без көз көне барлык агачларның саргаеп яфрак койганын күзәткәнебез бар. Шигырьнең беренче юллары шул турыда сөйли, көзен яфрак коя торган агачларны берәм-берәм санап үтә һәм кинәт яңа мәгълүмат бирә:

Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар:

Көз көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар.

Бу балалар өчен зур бер проблемалы фикер: “Ни өчен?” Моны ачыклау өчен балалар көз көннәрендәге табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтүне дәвам иттерәләр, яңа әсәрләр укыйлар, рәсем карыйлар һәм нәтиҗә ясарга өйрәнәләр.

Без балаларга табигатьтәге үзгәрешләрнең кояш белән яңгыр эшчәнлегенә бәйле булуын өйрәткәндә “яңгыр һәм кояш” шигыреннән өзекләр файдаланабыз, бу әсәрне сәхнәләштереп күрсәтәбез. Аның өчен төсле калын кәгазьдән кояш һәм яңгырны тасвирлаган фигуралар кисеп ясыйбыз, өстәл өстендә “Кояш” һәм “Яңгыр” балалар белән “сөйләшә” башлый. Балалар аларның сорауларына бик теләп җавап бирә:

Яңгыр нидән ява?

Нигә җил исә?

Нигә кышын агачта яфрак юк? Һ.б.

Балалар бакчасында иң кечкенәләрне йорт хайваннары һәм кыргый җәнлекләр белән таныштырганда еш кына без Габдулла Тукай әсәрләренә мөрәҗәгать итәбез. Әлбәттә, болар “Кызыклы шәкерт”, “Карга”, “Гали белән кәҗә”, “Безнең гаилә” кебек әсәрләр була. Кыска-кыска шигъри юллар балаларның белемен тулыландырырга, тирәнәйтергә булышлык итә. Әйтик, мәченең кыяфәте, гадәте, хуҗасына нинди файда китерүен өйрәнгәндә балалар “Шаян песи”не тыңламасалар мәче турында тулы мәгълүмат ала алмаслар иде. “Кызыклы шәкерт” шигырен сәхнәләштерүне дә балалар бик ярата. Занятиенең соңгы өлеше тере көчекне күзәтүдән дә зур тәэсир калдыра. Тәрбияче алып килгән уенчык эт белән балалар төрле уеннар уйныйлар. Икенче тапкыр мультфильм карыйлар, “Кызыклы шәкерт”кә иллюстрациясе буенча әңгәмә оештырырга мөмкин.

Кечкенәләр асылда хәрәкәтле шигырьләр тыңларга ярата һәм аларны тизрәк үзләштерә. Габдулла Тукайның күп кенә шигырьләре балаларга шуның белән якын. Мисал өчен “Безнең гаилә”не алыйк. Бу шигырь халык иҗаты кебек кыска, җанлы. Бала халык чәчмәләрен бармак бөкләп, чәбәкләп күрсәтеп, көйләп өйрәнә. Тукай да балаларның шул үзенчәлекләренә таянып иҗат иткәндер.

Әти, әни, әби, бабай, мин, песи дип бармак бөкләп санарга керешә һәм бик тиз яттан үзләштерә.

Габдулла Тукай иҗатының балаларга хезмәт тәрбиясе бирүдә роле зур. Шагыйрьнең “Эшкә өндәү” шигыре үзенең беренче юлларында ук гадәти сүзләр белән баланы эш башлаганчы үз алдына билгеле максат куеп, аны җиңеп чыгарга өнди.

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә...

Шигырьнең түбәндәге юллары халык мәкаленә якын килә.

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.

..................................................................................................

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт, китерер җимеш.

Бәлки шуңа да кайчак бу юлларны балалар хезмәт турында мәкаль итеп әйтәләр. Чагыштырсаң, бу юллар халык мәкален хәтерләтә, алар кебек кыска эчтәлекле өндәүчән

Эш эшләгән – интекмәс;

Агач җимеше белән, адәм эше белән;

Эш беткәч, уйнарга ярый.

Тукай балаларның һәр шатлыгын уртаклаша, аларга киңәшче һәм дус, иптәш. Бәйрәмнәрдә аның әсәрләрен яратып тыңлыйлар, сәхнәләштерәләр. Балалар Тукай әсәрләренә язылган җырлар җырлый, шигырьләр укый. Менә чыршы бәйрәмен искә төшерик. Бәйрәмдә кунакка килгән Кыш бабай Габдулла Тукайның “Ак бабай” шигырен үзе турында икәнен ишеткәч бик сөенә һәм тылсымлы капчыктан балаларга бүләкләр өләшә.

Мәңге яшь, һәрвакыт горур Тукай һәр баланың күңеленә якын. Балалар аның портретын китап почмагында кадерләп үрмәле гөлләр, чәчәкләр белән бизиләр. Туган тел занятиеләрендә кичләрен рәссамнарыбызның Габдулла Тукай әсәрләре темасына, эчтәлеге буенча сөйләшү уздыралар. Балалар бакчасында түбәндәге иллюстрацияләрдә альбом төзергә була:

Х.Казаков “Бәләкәй Тукай”,

У.Якупов “Тукай портреты”,

Ф.Әминов “Кырлай”,

Р.Төхфәтуллин “Безнең гаилә”,

Т.Хаҗиәхмәтов “Гали белән кәҗә”,

Б.Альменов “Кызыклы шәкерт”.

Шулай ук китап күргәзмәсе оештырыла, анда Габдулла Тукайның балалар өчен язган рәсемле аерым китаплары урын ала. Мондый китап күргәзмәләре әти-әниләр өчен дә эшләнә.

Халкыбызның бөек шагыйре, әдип, педагог бүген дә алгы сафта, яшь буынга тәрбия бирү һәм белем бирү үзәгендә.

Арча районы Казанбаш балалар бакчасы, югары категорияле тәрбиячесе Дания Низамова



Краткое описание документа:
Габдулла Тукай  иҗаты балалар бакчасында да тирәнтен өйрәнелә. Бәйрәмнәрдә җырларын, шигырьләрен  киң кулланабыз, балаларга ятлатабыз, җырлатабыз, Тукай иҗаты белән телләре ачыла дисәк тә ялгыш булмастыр. Тукайның  «Туган тел» , « Туган авыл» кебек  патриотик шигырләрен  балалар бәйрәм -кичәләрдә яратып яттан укыйлар. Тукайның табышмакларын да балалар бик яраталар. Сөйләм телен үстерү  зянятиеләрендә  бу табышмаклар уку, җавабын табу өйрәтелә.Табышмакларның җавапларын балалар бик теләп эзлиләр,  төрле җавапларны тиз- тиз әйтергә тырышалар. Гомумән , балалар бакчасында Г.Тукай иҗатын өйрәтү бик әһәмиятле. 
Общая информация

Номер материала: 61382040628

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Английский язык: лингвистика и межкультурные коммуникации»
Курс «Русский для иностранцев»
Курс профессиональной переподготовки «Французский язык: теория и методика обучения иностранному языку в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Немецкий язык: теория и методика обучения в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Китайский язык: теория и методика обучения иностранному языку в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания английского языка с учетом требований ФГОС»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания французского языка с учетом требований ФГОС»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания испанского языка с учетом требований ФГОС»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания итальянского языка с учетом требований ФГОС»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания китайского языка с учетом требований ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика преподавания иностранных языков в начальной школе»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика билингвального обучения иноcтранным языкам»
Курс повышения квалификации «Теория и методика преподавания основ латинского языка с медицинской терминологией в организациях СПО»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания русского языка как иностранного»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности секретаря руководителя со знанием английского языка»
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.