I этап. Оештыру моменты.
Укучыларны актив-лаштыру, төркемнәрнең
дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.
|
Дәрестә үзеңе тоту
кагыйдәләрен әйттерү һәм аларны дәлилләргә.
|
Балаларны дәрестә актив эшләргә күнектерү.
|
I этап. Оештыру моменты.
Чыңлады көмеш
кыңгырау,
Безне дәрескә чакырып.
Кызыклы дәресне башлыйк
Парталар артына утырып.
-Дәрестә дөрес
утыра белүне тикшерү.
Аяклар?
Идәндә.
Арка?
Туры.
Куллар?
Партада.
Терсәкләр?Парта
читендә.
-Дәрестә
үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен искә төшерик:
-Шауламаска!
-Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер!
-Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә
җавап бир!
-Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!
-Рәхмәт, әйдәгез бер-бере-безгә уңышлар
теләп дәре-себезне башлап җибәрик.
|
I этап. Оештыру моменты.
- Ни өчен бу кагыйдәләрне белергә тиешбез?
Коммуникатив универсаль уку гамәле
1.Башкаларны тыңларга һәм
аңларга өйрәтү. .
2.Куелган максат буенча
дөрес, төгәл сөйләм төзү күнекмәләре булдыру.
3.Төркемнәрдә, коллективта
эшләү күнекмәләре булдыру.
Шәхси УУГ . 1.Мәктәпкә, укуга карата уңай тәсир булдыру.
2.Үзеңне
тоту кагыйдәләре турында төшенчә булдыру.
|
II этап. Белемнәрне
актуальләш-терү.
Тема буенча
үтелгән материалны гомумиләштерү, искә төшерү.
|
Яңа материал
өстендә эшләү, Табышмак һәм
мәкальләр формасында бирелә.
Сорауларга җаваплар бирүдә катнашу, үз фикерләрен
төзеп әйтү һәм дәлилләү.
|
Сорауларга җаваплар ярдәмендә кушма һәм парлы
сүзләрне искә төшерү буенча фронталь эшне оештыру, аларның язылышларында,
төзелешләрендә булган аерманы күрсәтү.
|
II этап. Белемнәрне
актуальләштерү.
Бергә берне кушкач ничә?
Беләм ике диярсез.
Сүзгә сүзне кушкач?.. Менә
Анысы нәрсә дигән сүз?
(кушма сүзләр)
- Нинди сүзләр дип аталалар?
Ата-ананы
тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган.
Аннан-моннан
эшләсәң, яңадан эшләрсең.
Алтын-көмеш яуган
җирдән, туган-үскән җир артык.
-Калын хәрефләр белән сүзләр нинди сүзләр
дип атала?
-Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар?
- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, бу сүзнең
бүгенге дәресебездә нинди катнашы бар икән?
- Бүген дәрестә кушма һәм парлы сүзләр белән танышуны дәвам итербез.
|
II Белемнәрне актуальләштерү.
-Татар телен белү
сезнең тормышыгызда нинда урын ала? Ул белемнәр нәрсәгә кирәк?
Шәхси УУГ .
-Мәкальләрнең
мәгънәләрен ничек аңладыгыз?
Танып-белү УУ
гамәле
Танып-белү
УУ
гамәле
|
III этап. Яңа
материалны өйрәнү.
Укучыларны
кушма һәм парлы сүзләрнең төзелеше белән таныштыру.
|
Күнегүләрне эшләүдә катнашу.
Бер-береңә ярдәм һәм контроль оештыру
. (парлап эшләү)
Эшләнгән биремнәр-нең
дөреслеген бәяләү.
Сорауларга җаваплар бирүдә катнашу,
үз фикерләрен төзеп әйтү һәм дәлилләү.
|
Кушма һәм парлы сүзләрне өйрәнүне
оештыру.
Парларда эшләүне, эшләнгән биремнәрне
бәяләүне оештыру.
Уку мәсьәләсен өлешләп чишүдә укучыларны катнаштыру.
|
III этап. Яңа
материалны өйрәнү.
Уку
мәсьәләсен кую.
Яңалык ачу.
-Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез
табышмакларның җавапларын тактага язарсыз.
Самолет, бозваткыч, тимераяк,
карабүрек.
-Слайдта бирелгән сүзләр ничек аталалар?
Алар ничек ясалган?
Кайгы-хәсрәр, көн-төн, тиз-тиз,
аллы-гөлле, йорт-җир, бер-бер, ата-ана, әби-бабай.
-Кушма һәм парлы сүзләр ничек ясалган?
-Дәресебезнең максаты нинди?
- Димәк, безнең дәрес
темасы нинди тема була инде?
Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
-Укучылар, әйдәгез әле презентациядә бирелгән рәсемнәрнең исемнәрен әйтеп нинди сүз булганын билгелик әле.
- Тамырларын күрсәтеп күчереп языгыз.
Көнбагыш (көн+багыш),
көнчыгыш(көн+чыгыш), көнбатыш(көн+батыш), һәрвакыт(һәр+вакыт),
карабодай(кара+бодай), көньяк(көнь+як), ашъяулык(ашъ+яулык),
төньяк(төнь+як), гөлҗимеш(гөл+җимеш).
Исән-сау, аклы-каралы,хатын-кыз, җем-җем,
парлы-парлы.
-Бу нинди сәзләр?
-Алар ничек ясалганнар?
(Ике тамыр кушылып, бер мәгънә белдерә; мәгънәдәш,
капма-каршы, кабатлану сүзләр ярдәмендә)
-Хәзер дәрестә өйрәнгәннәрне схема, таблица ярдәмендә
ясап аңлатыгыз. (парлап эшләү)
Сүзләр кушу юлы белән ясала
|
Кушма
|
Парлы
|
-ике сүз, кушылып, бер мәгънә белдерә
|
-антоним, синоним, аваздаш, сүзләрне
кабатлап ясала
|
-кушылып языла
|
- сызыкча аша языла
|
-Таблицаны тутырып языгыз:
Физминутка
|
III этап. Яңа
материалны өйрәнү.
- Ни өчен кушма һәм парлы сүзләрнең
ничек ясалышы турында әйтәлмибез?
Кушма сүзләр ничек ясала?
Парлы сүзләр ничек ясала?
Парларда эшләү.
Шәхси УУГ
Регулятив УУГ
Танып-белү УУГ
Текстан,
рәсемнәрдән яңа информацияне таба белү кунекмәләре булдыру.
Коммуникатив УУГ
-Нинди сүзләр антоним, синоним дип
атала?
|
IV этап. Өйрәнгәннәрне
ныгыту.
Кушма һәм
парлы сүзләрне дөрес язарга өйрәнү, ясалышларын истә калдыру.
|
Дәреслектә бирелгән
күнегүләр өстендә эшләү.
Парларда эшләгәндә
бер-береңә ярдәм күрсәтү, тикшерү оештыру.
Сорауларга җаваплар бирүдә катнашу,
үз фикерләрен төзеп әйтү һәм дәлилләү.
|
Парларда эшләүне оештыру, эшләнгән эшләргә
контроль булдыру.
Дәреслек буенча эш оештыру.
Укучыларны проблемалы сораулар буенча фикер
алышуда катнаштыру.
|
IV этап. Өйрәнгәннәрне ныгыту.
V. Дәфтәрләрдә эшләү.
– Дәреслекнең 21нче битендә бирелгән 52нче
күнегүне язып эшләү. Җөмләләрдән кушма сүзләрне табып, ясалышларын телдән
аңлатырга. (кара+бодай, төн+боек, озын+борын, көн+батыш, көнь+як,
көн+чыгыш, төнь+як)
-54нче күнегүне парлап эшләү. Бирелгән кушма
сүзләрнең кайсы сүз төркеменә керүен билгеләү.
(Унбиш –сан, Илшат – исем, Гөлшат – исем, китапханә-исем, тизйөрешле-сыйфат, көнбатыш-исем, Актырнак-исем,
уетугыз-сан, Караборын-исем, үзсүзле-сыйфат, Яңавыл-исем, башкала-исем,
ассызыклау- фигыль, унҗиде-сан, озынборын-исем, карабодай-исем, ташбака-
исем, гөлбакча- исем.)
-Үзегез сайлаган биш сүз белән җөмләләр
уйлап языгыз.
Күзләргә зарядка:слайдларда бирелгән күнегүләрне кабатлау.
– Ә хәзер дәреслектә бирелгән 56нчы
күнегүне телдән эшлибез. Сүзләрнең ясалышын һәм язылышын аңлатыгыз.
Мөстәкыйль эш.
-Карточкаларда бирелгән таблицаны тутырып
языгыз.
Антонимнары пар-лап ясал-ган сүзләр
|
Синонимнары пар-лап ясал-ган сүзләр
|
Аваздаш сүз-ләрне парлап ясал-ган сүзләр
|
Сүзләрне ка-батлап ясалган сүзләр
|
|
|
|
|
Ачлы-туклы, яну-көю,иге-чиге, кат-кат,
яше-карты, уй-фикер, берән-сәрән, икәүдән-икәү,юк-бар, урын-җир,
икеле-микеле, бөртек-бөртек, караңгылы-яктылы, уйнап-көлеп, имеш-мимеш,
рәт-рәт.
VI. Дәресне
йомгаклау
- Бүгенге дәрестә нәрсәгә өйрәндек?
- Дәрес кайсы ягы белән файдалы булды?
-Дәрестә нинди төшенчәләр белән таныштык?
- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди сабак алдыгыз?
|
IV этап. Өйрәнгәннәрне ныгыту.
Дәфтәрләрдә эшләү.
(мөстәкыйль эш)
Регулятив УУГ
1.Укытучы
ярдәмендә дәрестә эшләнәчәк эшләрне планлаштыру.
Танып-белү УУГ
Коммуникатив УУГ
Регулятив УУГ
1.Дәреслек материалы өстендә
эшләгәндә үз фикереңне әйтә белүне булдыру.
2.Уку эшчәнлеген, куелган
максаттан чыгып, бәяли белү күнекмәләре булдыру.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.