Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / НАУЧНАЯ РАБОТА "СУГЫШ ТЕМАСЫ"

НАУЧНАЯ РАБОТА "СУГЫШ ТЕМАСЫ"

Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy


СВИДЕТЕЛЬСТВО СРАЗУ ПОСЛЕ ПРОСМОТРА ВЕБИНАРА

Вебинар «Подростковая лень: причины, способы борьбы»

Просмотр и заказ свидетельств доступен только до 22 января! На свидетельстве будет указано 2 академических часа и данные о наличии образовательной лицензии у организатора, что поможет Вам качественно пополнить собственное портфолио для аттестации.

Получить свидетельство за вебинар - https://infourok.ru/webinar/65.html

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Хәзерге татар әдәбиятында сугыш темасы

Сугыш темасы әдәбият тарихының һәрбер чорында аерым урын алып тора. Аеруча XX гасырның икенче яртысында сугыш темасына багышланган әсәрләр күп языла. Бөек Ватан сугышы, бигрәк тә, проза һәм поэзиядә актив сурәтләнә. Мисалга Кутуйның “Яшен”, “Рәссам”, ”Без – сталинградлылар”, “Сагыну” кебек әсәрләрен, Ә. Еникинең “Бала”, “Бер генә сәгатькә”, “Ялгыз каз”, “Ана һәм кыз” һ.б. хикәяләрен, Ф. Кәримнең “Разведчик язмалары”, “Язгы төндә”, повестьларын, Г.Әпсәләмовның “Газинур”, “Мәңгелек кеше”, “Алтын йолдыз”, “Агыла болыт” романнарын, М.Җәлилнең, Ф. Кәримнең, Ә. Фәйзинең, Ш. Маннурның һ.б. поэтик әсәрләрен китерергә була. Драматургия дә калышмый, сугыш темасын үзенчә чагылдырырга тырыша.

Хәзерге татар әдәбиятында сугышның яңа төсмерләре барлыкка килә. ХХ гасырның 80 нче елларында барган әфган сугышы, 90 нчы еллар уртасында башланып киткән чечен сугышы хәзерге татар әдәбиятында да чагылыш таба. Бу сугышларның фаҗигасе Ә.Гаффарның “Олы юлның тузаны”, Ф.Бәйрәмованың “Сандугачның балалары”, “Соңгы намаз”, Ю.Сафиуллинның “Йөзек һәм хәнҗәр”, И.Мәхмүтованың “Син бит минем бер генәм”, Ф. Сафинның “Биек тауның башларында”, Р.Батулланың “Кояш баеганда” һ.б. әсәрләрдә сурәтләнә.

Россиядә яшәүче күпсанлы халыкларның канлы ярасына әверелгән чечен сугышы темасына татар әдәбиятында беренчеләрдән булып Ю.Сафиуллин мөрәҗәгать итә. Ю.Сафиуллин ил күләмендә бара торган вакыйгаларга, сәяси хәлләргә мөрәҗәгать итеп, милләт язмышы мәсьәләсен күтәреп, чечен сугышыннан әйләнеп кайткан яшь буынның катлаулы драматик язмышларын сурәтли. Автор персонажларның эчке дөньяларын ачып бирергә, сугышның яшьләрнең җанына, тормышларына, иң беренче чиратта, Линарга ни рәвешле тәэсир итүен ачарга тырыша. Трагик картиналар Линарның күңелендә мәңгелеккә уелып калган, дәһшәтле вакыйгалар аның җанын һәрдаим борчып тора, үзенә урын табалмый интегә. Линар чечен пленыннан кайтканнан соң, андага хәлләрне авыр кичереп, җирдәге тормышка ияләшә алмый. Ул тиз кабынып китә, тупаслык белән “җан җәрәхәтен” капларга теләүче мескен кешегә әйләнә. Бу сыйфатлар аңарда тормыш “тукмакларына” җавап буларак туганнар. Катнаш гаилә корган әти-әнисенең аерылышуы, үзара хөрмәт булмау, армиягә алынып, чечен кешеләрен үтерергә мәҗбүр ителү, һәртөрле ялганнар һәм вәгъдәсезлек аның яшьлеген җимергән, өмет-теләкләрен сүндергән. Ул элеккеге дусларына да, туганнарына да, сөйкемле кызларга да, хәтта әнисенә дә ышанмый, барысын читкә кага. Моның өстенә Ханиянең яла ягуы бу кризисны тагын да кискенләштерә. Чечен сугышыннан рухи имгәнеп, яшәү шатлыгын югалтып кайткан, җәмгыятьтә үзенә урын таба алмаган яшь егетнең гомере үлем белән тәмамлана. Драматург гаепләү актын сугышка, аны башлаучыларга юнәлтә. Линар мисалында сугышның кешегә ничек тәэсир итүен, кешене рухи гарип, өметсез хәлгә китерүен тасвирлап бирә.

Ю.Сафиуллин геройлары сугыш барган җирләрдән еракта булсалар да, “Сугыш кемгә кирәк? Ни өчен тыныч халык күпләп һәлак була? Мин кем – үтерүчеме, корбанмы?” дигән сорауларга җавап эзләп, киеренке хәлдә яшиләр. Әлеге сораулар туган ил дигән төшенчәнең сәясәт нәтиҗәсендә ике чиккә: үз һәм дошман якларга бүленүе сәбәпле килеп туа. Туган илдә үз халкыңа каршы көрәш алып бару – иң олы җинаять дигән фикер драматургның бәясе буларак тәкъдим ителә.

Шулай итеп, Ю.Сафиуллин “Йөзек һәм хәнҗәр” трагедиясендә сугыш вакыйгаларының кешенең күңеленә, психологиясенә, гомумән бөтен язмышына зур йогынты ясавын тасвирлап бирә. Драматург трагик конфликт аша сугыш афәтен, аның аерым шәхесләргә китергән бәла-казасын ачып сала. Линарның психологик тотнаксызлыгында, рухи яктан имгәнүенә, бу дөньядагы яшәү шатлыгын, яшәү ямен тапмауда илне, җәмгыятне, аның бәгырьсез җитәкчеләрен гаепли, тәнкыйть утына сала. Система шәхескә үтергеч тәэсир итә, аны бетерә, юкка чыгара, ди автор.

Рәсәй – Чечен сугышын яктырткан, шушы фонда милли проблематиканы калкыткан икенче әсәр Ф. Сафинның “Биек тауның башларында” дип аталган романы. Романда мәгънәсез чечен сугышы, әле үсмерлекләреннән дә чыкмаган егетләрнең һәлак булулары, армия хәлләре, экстремаль ситуацияләрдә адәм балаларының бер-берсенә мөнәсәбәтләре, беренче мәхәббәт өзгәләнүләре тасвирлана.

Романның төп геройлары – Раушания белән Шәфкать. Автор юктан гына геройларына мондый исемнәр куймаган. Раушания исеме нур сибүче, нур иясе, нур чәчеп торучы, якты дигәнне аңлата, ә Шәфкать –кызгану, кайгыру, рәхимле, шәфкатьле дигән мәгънәгә ия. Димәк, бу исемнәр күңел чисталыгын, кешелекнең төп сыйфатларын белдерәләр. Автор әсәрендә милләтләрнең бәгырен телгәләгән чечен сугышы хакындагы ачы дөреслекне бөтен тулылыгы белән әйтеп бирә. Сугыш бары тик бәхетсезлек кенә алып килә, кеше җанын телгәли, гаиләләрне җимерә. Автор милләтара сугышларның төп сәбәбен тигезсезлек дип саный. Бу явызлыкны туктатуның туры юлын язучы башка милләтләрнең ярдәмендә күрә.

Җирдәге тормышны, матурлыкны бары тик мәхәббәт, мәрхәмәтлелек, ышаныч коткарачак,- ди язучы. Чечен вакыйгаларына карата булган автор мөнәсәбәтенең рәсәййкүләм позициягә капма-каршы бирелүе әсәрдә татар милләте вәкиленең мөнәсәбәте булып гомумиләшә. Татар яшьләренә хас тыйнаклыкны, эчкерсезлекне, сафлыкны үзенә туплаган Шәфкать белән Раушаниянең үзгәрү тарихы, аларның кулларына корал тотып башка милләтләр ягына басу тарихы символик мәгьнәгә ия. Табигый тормышта гаилә корып, матур балалар үстереп яшәргә тиешле яшьләрне иҗтимагый тигезсезлекләр, гаделсезлекләр көрәшчегә әйләндерә, дигән идея чалына.

Үз территориясендә, үз халкына каршы алып барылган канлы сугыш бер якка да тынычлык һәм җиңү китерми. Киресенчә, җир йөзеннән юк ителгән авыллар, меңнәрчә корбаннар чечен халкының кан-яшенә әверелсә, үтерелгән яисә яраланган солдат-офицерлар аша Россиянең үзенә дә бары афәт кенә алып килә. Әлеге вакыйгаларның фаҗигасе Ф.Бәйрәмованың “Сандугачның балалары” дип исемләнгән драмада да чагылыш таба.

Ф.Бәйрәмованың сиксәненче елларда татар авылында барган вакыйгаларны үз эченә алган “Сандугачның балалары” драмасында сугыш вакыйгалары сурәтләнми, вакыйга авылда бара. Автор әнә шул булган вакыйгалар аша сугышка үз мәнәсәбәтен белдерә. Ике егет анасы Сандугач фаҗигасен Ф.Бәйрәмова милләт фаҗигасе дәрәҗәсенә күтәрә. Моңы, матурлыгы белән тирә-якта дан тоткан, хыялга бай күңел дөньясы белән яшәгән Сандугачның олы улы сугышта хәбәрсез югала. Кече улын да әлеге мәхшәргә җибәрәләр, ирен төрмәгә ябалар. Берникадәр вакыттан соң дөньяда хәбәре булмастай гарипләнгән олы улының, ни үле, ни тере дигәндәй, хәрәкәтсез гәүдәсен кайтаралар, ә кече улының үлгән хәбәре килә. Ана кешенең хис-кичерешләрен, олы хәсрәтен җиткерү өчен, әдибә акылдан язу алымын куллана.. Хатын кулында бала урынына агач булуы-нәселнең, һәм гомумән, милләтнең бетүенә ишарә итә. Әлеге вакыйгаларда татар язмышы гәүдәләнә. Кемнәрнеңдер “шахмат уены” шартларына буйсынып, безнең милләт үзенең иң булдыклы, иң көчле, таза, халыкның киләчәген тәэмин итәрдәй егетләрен Әфгандагы мәхшәргә илтеп тыгарга мәҗбүр булды. Драматургның вакыйгаларга мөнәсәбәте ачык сизелә. Автор әлеге йорт–гаилә мисалында бу нәселнең генә түгел, үз улларын үлемгә җибәргән илнең дә киләчәге юклыкны ассызыклый. Акылдан язган Сандугач кулындагы ак челтәргә төргән утын пүләне илнең киләчәге символы булып аңлашыла. Л.И. Брежнев һәм абстракт ил вәкиле образлары аша алып барылган сәясәтнең асылын ачып, ул аны кискен тәнкыйтьли.

Нәтиҗә ясап әйтсәк, язучылар үзләре бу сугышларда катнашмасалар да, андагы коточкыч мәхшәрне күрмәсәләр дә, вакыйгаларны чынбарлыктагыча сурәтлиләр, сугышның кешенең күңеленә тәэсир итүен чын психологларча ачып бирәләр. Сугыш бернинди яхшылык та алып килми, ә бары тик бәхетсезлек кенә алып килүче, кеше җанын телгәләүче, гаиләләрне җимерүче буларак тасвирлана. Авторлар алып барылган сәясәтнең асылын ачып, җитәкчеләрнең үзләре турында гына уйлауларын, чит кеше гомере берни тормавын, аларның ваемсызлыкларын кискен тәнкыйтьләп чыгалар.

Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Автор
Дата добавления 25.12.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров256
Номер материала ДВ-286014
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх