Инфоурок Другое Научные работыНаучно-исследовательская работа, посвящённая имени Каюма Насыйри

Научно-исследовательская работа, посвящённая имени Каюма Насыйри

Скачать материал

ХIV нче Региональара Каюм Насыйри исемендәге

яшүсмерләр фәнни-эзләнү укулары

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

фәнни-эзләнү эше

Тема: Татар телендә  “ут” сүзе кергән мәкальләр

(номинация «Татар филологиясе»)

                                      

 

 

 

 

                                                                                                Фәнни җитәкчеләр:

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җиһангәрәева Тәнзилә Рәхимҗан кызы.

                                                                                              

Фәнни эшне башкаручы:

8нче а сыйныфы укучысы

                                                                            Дудла Алиса Михайловна

 

                                              

 

 

 

                                               

 

 

2015 – 2016 уку елы

 

 

 

Эчтәлек

 

 

Кереш  .......................................................................................   3 б.

 

Беренче бүлек.

Ут  сүзе туры мәгънәсендә кулланылган мәкальләр  ...............   4 б.

 

Икенче бүлек.

Ут сүзе күчерелмә мәгънәдә кулланылган мәкальләр  .............   6 б.

 

Йомгак   ................................................................................  10 б.

Әдәбият   ...............................................................................  11 б.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кереш

Татар тел белемен һәм әдәби тел нормаларын яңа баскычка күтәрүче, татар теле үз кануннарына нигезләп үсәргә тиешлеген яклап чыгучы бөек мәгърифәтче буларак, К.Насыйри фәнни һәм гамәли әһәмияткә ия булган хезмәтләр язды, фәнне халыкка җиткерүдә зур эш башкарды. Аның әсәрләре, фәнни хезмәтләре, тарихи чор һәм иҗтимагый тормыш таләпләре нигезендә, реаль чынбарлыкка нигез­ләнеп иҗат ителгән. К.Насыйри фәннең үсеш перспективасын ачык күрә ала. Тормыш һәм чынбарлык ул күтәргән проблемаларның дөреслеген тулысынча раслады [8.130.]. Каюм Насыйри исеме белән бәйле фәнни конференциягә “Татар телендә  ут сүзе кергән  мәкальләр” дигән темага әзерләнгән эш җитәкчеләрем ярдәмендә әзерләнгән тәүге фәнни хезмәтем буларак тәкъдим ителә. Туган телебезнең сыгылмалы-нәфис табигатен, үзенчәлекле грамматик мөмкинлекләрен  К.Насыйри нигез салган фәнни калыпта өйрәнү беркайчан да актуальлеген югалтмаячак. 

Фәнни эшкә татар мәкальләрендә ут сүзе кулланышы үзенчәлекләрен өйрәнү максаты куелды.  Әлеге максатка ирешү юлларына 1) ут сүзен туры мәгънәсендә кулланылган мәкальләрне, 2) ут сүзе күчерелмә мәгънәдә кулланылган мәкальләрне туплау һәм өйрәнү бурычы куелды.

Хезмәтнең фәнни нигезләре. Халык иҗатының үзенчәлекле төрен – мәкальләрне күренекле фольклор белгечләребез Н.Исәнбәт, Ф.И.Урманче, М.Х.Бакиров, Х.Ярми, К.М.Миңнуллин, һ.б. өйрәнгән. Фәнни эшкә чыганак итеп татар халык иҗатының мәкальләр һәм әйтемнәр җыентыгы алынды.

  Эшнең фәнни яңалыгы. Татар  мәкальләрендә ут сүзе кулланылышын өйрәнү, аларны  тел белеме калыбында лингвомәдәни яктан беренче тапкыр тикшерүдән гыйбарәт.

    Фәнни эш керештән, өч бүлекле төп өлештән, йомгактан,  фәнни әдәбият һәм чыганак исемлегеннән гыйбарәт.  Йомгакта эшенең нәтиҗәләре китерелә. Ахырда кулланылган фәнни  әдәбият һәм чыганак исемлеге тәкъдим ителә.

 

Беренче бүлек

Ут сүзе туры мәгънәсендә кулланылган мәкальләр

 

Дөньяда нинди генә халыкны алма, һәрберсенең җырлары, әкиятләре белән беррәттән мәкальләре дә яши. Гасырлар дәвамында мәкальләр халык тәҗрибәсен үз эченә туплаган хәзинә буларак һәр халыкның хәтерендә сакланып килә. Безнең халыкта да шундый ук хәл: татар кешесе  сөйләшкәндә яки берәр кешенең эшенә бәя биргәндә, үзенең фикерен логик яктан куәтләр өчен урынлы гына бер мәкаль әйтеп куя.

    Татар халкының мәкальләрен  өйрәнгән, туплаган һәм китап итеп чыгарган күренекле галим Нәкый Исәнбәт мәкальгә түбәндәге билгеләмәне бирә: “Сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен, көнкүрештә күп сыналган дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган, кыска, ләкин гомуми бер тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәрләре мәкаль дип әйтелә.”  [2.21]

Ут сүзенең аңлатмалы сүзлектә түбәндәге мәгънәләре күрсәтелгән:1) яна торган әйберне чорнап алган ялкын. Бөтен җирне ут чолгап алу; 2) яктырткыч прибордан таралган яктылык. Ут яктысында; 3) кабызылган,  яндырылган  яктырткыч  әсбаблар  турында.   Ут  кабызу.   Ут кертү. 4) атыш, ату. Артилерия уты; 5) сугыш, көчле сугыш хәрәкәтләре, сугыш барган урын. Яралыны ут эченнән алып чыгу; 6) янгын. Ут чыгу. Уттан зыян күрү. [4.132]

Р.Әхмәтьянов сүзлегендә ут сүзе түбәндәгечә аңлатыла: “УТ .I.– огонь, гомумтөрки от сүзеннән:  утын, учак. УТ. II.трава – шуннан утла “пастись”, утлык “кормушка”, диалекталь утса (печәнлек)  гомумтөрки от “яшь үлән, яфрак, үлән” сүзеннән.” [1.271]

Татар халык мәкальләре арасында иң зур күпчелекне ут сүзе ялкын, янып торган учак, янгын мәгънәсендә кулланылган мәкальләр алып тора. Мисал итеп, әлеге мәкальләрне күрсәтеп булыр иде: Башын ал да, салымына ут төрт (1383; 74 б.); Куян белән уйнама — чарчарсың, ут белән уйнама — көярсең (2250; 96 б.); Төлке әйткән: “Үзем өчен әйтүем түгел, әмма тавыксыз кетәк утка чыксын!” - дигән, ди. (2304; 98 б.); Эчмәс җирдә су бар, якмас җирдә ут бар (484; 51 б.);  Ут чыкса - күгәрчен су ташый, чыпчык чүп ташый, имеш (4054;  143 б.).

 Беренчесеннән аерылып торган мәгънә төре итеп ут сүзенең яктылык ролендә килүен аерып күрсәтеп була. Мондый мәкальләр  күп түгел. Ярлының уты якты янар (7499; 232 б.); Тычкан утын күргәч тә ут бар дип уйлама (8491; 256 б.); Уты сүнмәс, эше үрчемәс (6313; 20 б.);   Ташны   ташка  чаксаң,  уты   беленер  (181;   43   б.);  Көндез ут яндырмыйлар (906; 61 б.)

 Ут лексемасы телдә  берничә синонимга ия – учак, ялкын, янгын. [3.144]

Гомумиләштереп әйткән, ут сүзе туры мәгънәсендә кулланылган халык авыз иҗаты эшләре хәзерге телдә дә актив файдаланыла торган мәкальләрне тәшкил итәләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Икенче бүлек

Ут сүзе күчерелмә мәгънәдә кулланылган мәкальләр

 

Фольклор әсәрләрендә, аеруча мәкальләрдә, сурәт тудыруның, сәнгатьчә фикер йөртүнең ифрат киң таралган һәм гаҗәеп отышлы бер алымы - күчерелмә мәгънәдән киң файдалану игътибарга лаек. Бу мәкальләргә сәнагтьчә матурлык биреп кенә калмый, бәлки әсәрнең ышандыру көчен дә нык арттыра. Борынгыдын килгән ышанулар, утны җанландыру, аны идеалллаштырып,  ниндидер сихри көчкә ия,  дип ышанулар халык авыз иҗаты    мәкальләренә    дә    үтеп    кергән.    Борынгы    бабаларыбыз    рухи кичерешләрен,    күңел    халәтләрен    белгертергә    теләгәндә,    ут    сүзенә мөрәҗәгать иткәннәр. Мәсәлән, кайгы килү, артык хәсрәтләнүне “йөрәккә ут салу” яки “ут йоту” кебек ут сүзенең күчерелмә мәгънәләренә мөрәҗәгәть итү юлы белән белдергәннәр, киресенчә, шатлануны, күңел көрлеген исә “күзләре ут яна” һ.б. шундый туры мәгънәсеннән читтә торган берәмлекләр ярдәмендә атаганнар. Мондый сүз уйнатуны “утны” һәрнәрсәдән артык күрү, аның көдрәтенә ышану белән аңлатып булыр иде. Чыннан да, ут сүзен төрле   хис-кичерешләрне,   холыкны,   тышкы   кыяфәтне   һ.б.  якларны тасвирлаганда киң файдалану борынгыдан килгән һәм халык мәкальләрендә сакланып   калган. Тел гыйлемендә күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең сөйләмдә бөтенләй яңа функция алулары тикшерелә. Алар өчен төп үзенчәлек – мәгънә ягы. Мәгънә үзлеге төп күрсәткеч булганлыктан, теге яки бу төшенчәгә охшаш рәвештә аларда мәгънәне күчерүнең реаль җирлеге булу зарур. [6.245]

 Сан ягыннан иң зур күпчелекне кешегә хас тискәре сыйфатларга ишарә иткән ут сүзе күчерелмә мәгънәсендә кулланылган мәкальләр алып тора   (28).   Андый   мәкальләрдә   кешенең   икейөзле,   астыртын,   хәйләкәр булуына   басым   ясала. Әлеге     сыйфатлар   мәкаль   эчтәлегеннән һәркемгә  аңлашылырлык итеп күрсәтелгән.  Мәсәлән, Итәк астыннан ут йөртү (8559; 258 б.); Астан ут җибәреп яту (8555; 258 б.); Тышы мут, эче ут (10735; 314 б.).

Моннан тыш, байтак мәкальләр ялкаулыкны фаш итүгә багышланган: Уты сүнмәс, эше үрчемәс (8585; 258 б.); Уты сүнгән, әйрәне түнгән (8584; 258 б.); Худта ут итә, хәмәлдә әмәлеңне корыта (964; 63 б.).

 Әче телле, яман сүз сөйләүче, гайбәт таратучы кешеләргә туры килердәй мәкальләрдә дә ут сүзе күчерелмә мәгънәсендә бирелгән: Хатыннар теле -утлы кисәү (13735; 388 б.); Ялган сүз уттан каты пешерер (16177; 452 б.); Авызыннан ут чәчә (8550; 257 б.).

Болардан тыш, кешене башка тискәре сыйфатларына басым ясап характерлаучы   мәкальләрдә дә ут сүзе күзәтелә. Өй   почмагына   ут   капса   да кайгырмый (8392; 254 б.); Кеше кулы белән ут көри (12085; 344 б.); Ике ут белән уйнау (8558; 258 б.).

2) Эш барышында кешенең эчке кичерешләренә басым ясаган ут сүзе кергән мәкальләрнең күп булуы  ачыкланды . Бу очракларда ут сүзен күп мәгънәләрдә бирү аша күңел халәтен (кайгыру, борчылу, шатлану Һ.6.), хис - тойгыны тагын да тәэсирлерәк, итү омтылышы күзгә чалына: Нибар ут минем өскә (8568; 258 б.); Йөрәккә ут салу (11375; 327 б.) һ.б. Мондый эчтәлекле мәкальләрдә олы кайгы, хәсрәт килү турында сүз барса да, ул фикер турыдан-туры әйтелми, ә укучы аны мәгънә төсмерләре, эчтәлеге аша күзаллый, идеяны үзе ачыклый. Мондый эчтәлекле мәкальләр түбәндәгеләр: Үзеңне тереләй утка салу (8589; 258 б.); Улым - олы ут, кызым - кече ут (14158; 399 б.); Уттан котылу, суга төшү (8583; 258 б.); Утның тышында көйгәнче эчендә көй (8526; 257 б.); Утсыз ян, утсыз көй: уты чыкса — күршеләр янар (5240; 175 б.); Илнең утына ян, бозына туң (4989; 169 б.); Алладан көткән ут йоткан, эшләп тапкан тун теккән (16851; 469 б.); Бала ананы утка бастырыр (14279; 403 б.); Ут белән су арасында калу (8579; 258 б.). 

Мәхәббәтне, гашыйк тотуны ут белән бәйләү – фольклорда киң таралган күренеш. Мәкальләрдәге күчерелмә мәгънәдә сөю хисе ут белән тиңләштерелә. Гыйшык тоту -ут йоту (12686; 359 б.); Гыйшык — төтенсез ут, ачкычсыз йозак, дәвасыз авыру, савытсыз эчемлек, йөксез авырлык, туктау урыны билгесез сәфәр (12687; 360 б.);

3) Күчерелмә мәгънәле ут сүзе күчерелмә мәгънәсендә кешенең күркәм сыйфатларын характерлаган мәкальләрдә дә кулланылган. Мәсәлән: Баскан җирдән ут чыгару (8556; 258 б.); Баскан эзеннән ут чыга (6884; 216 б.); Ут уйната торган кеше (8580; 258 б.); Уңган кеше баскан җирендә ут чыгарыр (6528; 207 б.) кебек, мәкальләрдә “ут чыгару” сүзтезмәсен уңган, булдыклы, эшчән кешеләргә карата кулланалар, нәкъ менә шулай бирүне мөгаен борынгыларның утны бөек, алыштыргысыз хәзинә итеп кабул итеп, уңган кеше хәтта аяк атлаганда да ут чыгара дип ышанудан киләдер. Шулай ук батыр егетләрне Батыр ут булыр, куркак юк булыр (11091; 320 б.) мәкале белән характерлаганнар. Шәфкатьлелек, кешелеклелек темасын яктырткан Үз утына кан койган кеше утына май коймас (10815; 313 б.); Төптә уты бар (8571; 258 б.) мәкальләрен атап була.

4)       Утның юкка чыгару мөмкинлеген ассызыклап килгән
мәкальләр чагыштырмача күп түгел.  Чыннан да, ут – гаҗәеп куркыныч әйбер, ут чыгу – һәркем өчен иң хәтәр күренеш, Бур үзенә кирәген ала, ут барысын да кырып себерә (12471; 354 б.) мәкале мисалында утка карата мөнәсәбәт ачык күренеп тора. Төркиләрдә балаларны ут, шырпы белән уйнаудан тыю бар, аннан курку, саклану электән ук килә. Урынын ут алган (8578; 258 б.); Аракы акылны утсыз да яндыра (9803; 289 б.); Утның уены булмас (8527; 257 б.) мәкальләрендә кешеләрнең утның юкка чыгара алу, янгын чыкса, бөтен нәрсәне ут чолгап алачагы эчтәлектән аңлашыла.

5)       Халык мәкальләре арасында ут сүзе ярдәмендә икенче кеше
өчен нәрсәгә дә әзер булуны, үз - үзеңне корбан итәргә әзерлекне белдергән
мәкальләр бар. Шунысы игътибарга лаек: биредә ана кеше
турында сүз бара. Дөрестән дә, ана үз баласы өчен утка да, суга да
керергә әзер. баласы шатланса, ана да канәгать, бала кайгысы - ана кайгысы,
һәр ана баласы өчен, аңа уңай шартлар тудыру өчен, кеше итү өчен бөтен
тырышлыгын куя.  Әлеге мәгънә мәкальләрдә дә сакланып калган: Бала өчен кеше утка - суга төшәр (13954; 394 б.); Ана арыслан, баласы өчен, утка керер (2030; 906.); Баласы суга төшәр, анасы суга төшәр (13954; 403 б.).

6)       Күзләрдәге ялтырауны белдереп килгән мәкальләр дә аерым бер
төркемне тәшкил итәләр, ягъни монда сүз кешенең рухи халәтенә (бу
очракта шатлану хисе кичергәндә) бәйле рәвештә күчерелмә мәгънәгә мөрәҗәгать итеп,  күзләрдәге балкыш, нур барлыкка килүе турында бара. Чыннан да, кешенең кәефе яхшы булса, шатлыклы хәбәр алса, йөзе яктырып китә һәм борынгыдан ук моны ут төшенчәсе белән бәйләп караганнар һәм түбәндәге мәкальләр нәкъ шул турыда әйтеп торалар: Балаң булса шук булсын, ике күзе ут булсын; әгәр шулай булмаса, дөньяда юк булсын (14005; 395 б.); Күзе ут уйный (10514; 306 б.); Ике күзе ут булды (10475; 305 б.); Егет булса - мут булсын, ике күзе ут булсын; егет булып, җебегән булса — бар булганчы юк булсын (12843; 363 б.).

7)                        Ашыгу, кабалануны белдерүдә дә ут сүзенең күчерелмә мәгънәсеннән файдаланып язылган мәкальләр. Биредә Ут капкандай берәмлеге аша кешенең ашыгуы, кызу йөрүе күрсәтелә. Туры мәгънәсендә ашыга дип әйтмиләр, ә читләтеп, Артына ут якканнармыни (8553; 2586.); Кече моржасына ут капкандай кабалану (8561; 258 б.); Әвененә ут капкамыни (8587; 258 б.) кебек мәкальләр аша укучыга җиткерә, сүз уйнату, ярдәмендә кызыксындыру көчен арттыра. 

8)                        Аз булуны аңлаткан мәкаль: Энә калынлыгы ут, җеп калынлыгы төтен (8586; 258 б.).

9)                        Көтелмәгән кунак мәгънәсен белдергән мәкаль: Тубал белән ут төште (8569; 258 б.). Әлеге мәкаль фразеологик әйтелмә булып тора.

10)               Тамак ачуны аңлаткан мәкаль: Ташына ут капкан (242; 45 б.)

11)       Мөмкин булмаганлыкны, абстракт төшенчәне белдергән мәгънәдә кулланылган: Утны иләк белән читә алмассың (8519; 257 б.).

Гомумиләштереп әйткәндә, мәкальләрдә ут сүзенең күчерелмә мәгънәсеннән гаять киң  файдаланганнар, аның күчерелмә мәгънәләре хәзерге сөйләм телебездә дә, борынгы ядкярләребездә дә актив кулланылышта йөри.

 

Йомгак

Мәкальләрдә ут сүзе кулланышы үзенчәлекләрен өйрәнү максаты  белән эшләнгән  фәнни эшкә  татар мәкальләрендә ут сүзен туры һәм күчерелмә мәгънәдә кулланылышына мисаллар туплау һәм аларны  анализлау бурычлары билгеләнде. Эшнең фәнни яңалыгы һәм актуальлеге итеп, татар  мәкальләрендә ут сүзе кулланылышын өйрәнү, аларны  тел белеме калыбында лингвомәдәни яктан беренче тапкыр тикшерүе күрсәтелде.  Фәнни эшкә түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:

1)    Мәкальләрдә ут сүзе ялкын, янып торган учак мәгънәсендә еш кулланылган. Болардан тыш, ут сүзе яктылык мәгънәсен аңлатып килгән мәкальләр һәм утка карата хөрмәт йөзеннән әйтелгән сүз мәгънәсендә кулланылган берәмлекләр аерып каралды. Сан ягынан әлеге төркемчәләр нык аерыла, бу мәкальләрдә ут сүзе үзенең төп, номинатив - ялкын, учак мәгънәсендә еш файдаланылуы белән аңлатыла;

2)Ут сүзенең искергән варианты булып истләнгән “үлән”, “үлән ашау” мәгънәсендә йөрүче “утлау” берәмлеге дә берничә мәкальдә очрады. Бу форма хәзер пассив лексикада гына кулланышта йөри;

3)   Ут сүзе күчерелмә мәгънәсендә кулланылган мәкальләрне өйрәнү барышында шундый нәтиҗәгә килдек: ут берәмлеге кешегә хас тискәре сыйфатларны   белдерүче   мәкальләрдә   актив   файдаланылган,   шулай   ук кешенең эчке кичерешләрен, шәхеснең күркәм сыйфатларын, утның юкка чыгару мөмкинлеген, кем өчен дә булса үз - үзеңне корбан итәргә әзер торуны, күзләрдәге ялтырауны, яратуны, ашыгуны, аз булуны һ.б.

4)             Сүзне йомгаклап әйткәндә,  ут сүзе кергән  мәкальләр  үзенчәлекле семантик-лексик табигатькә, тирән мәгънәгә ия. Бу төр мәкальләрдә  татар милләтенең тормыш-яшәеш рәвеше, милли йөзе чагыла.

 

 

 

 

Әдәбият

 

Чыганаклар

    Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре / Төз. ред. Х.Ярми. Казан:     Татар. кит. нәшр., 1960. – 241 6.

Фәнни әдәбият

1.     Әхмәтьянов Р.Г. Татар терминологиясенең тарихи чыганаклары. / Р.Г.  Әхмәтьянов. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2003. – 171 б.

2.     Исәнбәт Н. Мәкальләр турында бер сүз. // Татар халык мәкальләре. Өч томда. т.1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1959. – 628 б.

3.     Синонимнар сүзлеге. / Төз. Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. – Казан: Хәтер, 1999. – 256 б.

4.     Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Өч томда. т.3. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1981. – 832 б.

5.     Татар халык иҗаты: хрестоматия /Төз. ред. Ф.И.Урманчеев,
К.М.Миңнуллин.
Казан: Мәгариф, 2005. – 479 6.

6.     Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты /Ф.И.Урманче. - Казан:
Мәгариф, 2002. – 335 6.

7.     Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе (Татар әдәби теленең үсеш тарихыннан)/ В.Х.Хаков. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2003. – 295 б.

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Научно-исследовательская работа, посвящённая имени Каюма Насыйри"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Музыкальный журналист

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 379 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 30.11.2017 639
    • DOCX 35.3 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Зигангараева Танзиля Рахимзяновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 9
    • Всего просмотров: 10809
    • Всего материалов: 16

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Мини-курс

Развитие и воспитание: ключевые навыки для родителей маленьких детей

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Soft-skills современного педагога

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 45 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 26 человек

Мини-курс

Основы профессиональной деятельности эксперта в области индивидуального консультирования

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе