5нче сыйныф өчен туган (татар) теленнән
арадаш аттестация эше
Туган (татар) теленнән
контроль үлчәү материаллары үзенчәлекләре (спецификация)
1.Туган (татар) теленнән арадаш аттестация эшенең
максаты:
укучыларның
тел гыйлеменең “Фонетика”, “Лексикология”, “Сүз ясалышы”,”Морфология”,
“Синтаксис”,”Пунктуация» бүлекләре буенча белем-күнекмәләрен тикшерү,
белемнәрен бәяләү.
2.
Эшнең эчтәлеген билгеләүче документлар
1. Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү
мәктәпләре өчен ана теленнән программа 5 – 9 нчы сыйныфлар, Төзүче-авторлары: Г.Р. Галиуллина, М.М.
Шәкүрова.-Казан 2013) нигезләнеп төзелде.
2. Дәреслек. Татар теле. 5сыйныф: татар телендә гомуми
белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы/ Ч.М.Харисова, Н.В. Максимов,
Р.Р.Сәйфетдинов; Казан: Татар. кит. нәшр., 2015.
3.Арадаш аттестация материалының
характеристикасы, төзелеше һәм эчтәлеге.
Эш һәр сыйныфның яшь үзенчәлекләренә туры килерлек
итеп төзелде.
4. Эшне башкару вакыты: 45 минут
5.Эшнең төзелеше. Арадаш аттестация эше 2 өлештән тора: 1 нчесе –
диктант, ул укучының грамоталылыгын тикшерүне күздә тота, 2 нчесе – грамматик
бирем, укучының татар теленнән практик күнекмәләрен бәяләргә ярдәм итә.
6.Эшне тулаем бәяләү системасы
Контроль диктантны бәяләү
№
|
Таләпләр
|
Билге
|
1
|
Орфографик һәм пунктуацион хаталар булмаган эшкә.
Искәрмә. Орфографик (яки пунктуацион) 1 хаталы пөхтә башкарылган эшкә яки бер
үк хата, бер үк сүзләрдә кабатланса һәм пунктуацион 1 хаталы эшкә
|
"5"ле билгесе куела.
|
2
|
1орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган эшкә. Искәрмә.
1 орфографик, 2 пунктуацион хаталы эшкә яки, орфографик хаталары
булмыйча, 3 пунктуацион хатасы булган эшкә, яки бер төрдәге 2 орфографик һәм
1 пунктуацион хаталы эшкә
|
"4"ле билгесе куела.
|
3
|
2 орфографик, 1–3 пунктуацион хаталы, 2 төзәтүле
эшкә.
Искәрмә. 4 пунктуацион, 1 орфографик хаталы эшкә яки бер төрдәге 5
орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә
|
"3"ле билгесе куела.
|
4
|
5 орфографик, 5 пунктуацион хаталы, 4 төзәтүле эшкә
|
"2" ле билгесе куела.
|
5
|
6–7 орфографик, 4–5 пунктуацион хаталы, берничә
төзәтүле эшкә
|
"1"ле билгесе куела.
|
Грамматик биремне бәяләү
Грамматик биремле
диктантка ике билге куела: беренчесе – диктантка, икенчесе – грамматик
биремне башкару сыйфатына. Әгәр грамматик бирем бер дә ялгышсыз башкарылса,
эшкә "5"ле билгесе куела. Дүрттән өч өлеше (75%) дөрес башкарылмаган
грамматик биремгә уңай билге куелмый.
7. Тикшерелә
торган күнекмәләр:
-татар
теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;
-татар теленең фонетик, лексик системаларын,
грамматик төзелешен үзләштерү;
- җөмлә төрләрен
аеру, алар янында тыныш билгеләрен куярга өйрәнү;
-хәрефләрне дөрес язу;
- татар теленең грамматик төзелешен үзләштерү;
-сөйләмдә һәм язма эшләрдә фикерне төгәлрәк һәм матуррак белдерү өчен
синоним, антонимнардан урынлы куллану.
8.
Диктант.
Язны чыпчыклар башлый
Инде яз
килеп тора иде. Җирдә кар паласы
изри бара. Аннан-моннан ертылып-ертылып китә сыман. Урамнарның көньягында
йортлар үзләренең таш сыртларын кояшка куеп торалар. Кояш инде иртәрәк күтәрелә.
Әле без уянганчы ук, көн яктысы бүлмәләргә кереп тулган була.
Тәрәзә башларына чыпчыклар тезелешеп куналар
да, үз телләрендә нәрсәдер сөйләшкән кебек, шыбырдашалар.
Кайда гына, нинди генә җирдә булмасын, язны иң беренче булып әнә шул шаян нәниләр
башлый икән… Безгә күңелле. Безнең дә каядыр очасыбыз килә. Тамчылар кебек
тама-тама, юл ерып китәсе иде.
(Нәби Дәүлидән) (89 сүз)
9. Бирем. 1. Аерып күрсәтелгән сүзләргә антоним язарга.
2.Тексттан сингармонизм
законына буйсынмаган сүзне табып язарга.
Кодификатор
эчтәлек
элементларының исемлеге
Бүлек коды
|
Тикшерелә торган элемент коды
|
Тикшерелә торган материалның эчтәлеге
|
1
|
|
Фонетика
|
|
1.1
|
Аваз һәм хәреф
|
|
1.2
|
Сүзгә фонетик анализ
|
2
|
|
Лексика һәм
фразеология
|
|
2.1
|
Сүзнең лексик мәгънәсе
|
|
2.2
|
Омонимнар. Антонимнар. Синонимнар
|
|
2.3
|
Фразеологик әйтелмәләр
|
|
2.4
|
Кулланылышы һәм килеп чыгышы ягыннан татар әдәби теленең сүзлек
составы
|
|
2.5
|
Лексик анализ
|
3
|
|
Морфемика һәм
сүз ясалышы
|
|
3.1
|
Сүзнең мәгънәле кисәкләре (морфемалар)
|
|
3.2
|
Сүзгә морфемик анализ
|
|
3.3
|
Сүз ясалышының төп ысуллары
|
|
3.4
|
Сүз ясалышы ягыннан анализ
|
4
|
|
Грамматика.
Морфология
|
|
4.1
|
Мөстәкыйль сүз төркемнәре
|
|
4.2
|
Ярдәмче сүз төркемнәре
|
|
4.3
|
Сүзгә морфологик анализ
|
5
|
|
Грамматика.
|
|
5.1
|
Сүзтезмә
|
|
5.2
|
Җөмлә. Җөмләнең грамматик (предикатив) нигезе. Баш кисәкләр (ия,
хәбәр)
|
|
5.3
|
Җөмләнең иярчен кисәкләре
|
|
5.4
|
Җыйнак һәм җәенке җөмләләр
|
6
|
|
Орфография
|
|
6.1
|
Орфограмма
|
|
6.2
|
о-ы,
ө-е хәрефләренең дөрес язылышы
|
|
6.3
|
е, ю, я
хәрефләренең дөрес язылышы
|
|
6.4
|
ъ-ь
билгеләрнең дөрес язылышы
|
|
6.5
|
къ-гь, к-г авазларын дөрес язу кагыйдәләре
|
|
6.6
|
э
хәрефенең дөрес язылышы
|
|
6.7
|
ия,
-ие, -ль гә беткән алынма сүзләрнең дөрес язылышы
|
|
6.8
|
сүз
азагындагы [п] һәм [к], [къ] авазларының дөрес язылышы
|
|
6.9
|
Сингармонизм законы
|
|
6.10
|
Ялгызлык
исемнәренең дөрес язылышы
|
|
6.11
|
Саннарның
дөрес язылышы
|
|
6.12
|
Кушымчаларның
дөрес язылышы
|
|
6.13
|
Кисәкчәләрнең
дөрес язылышы
|
|
6.14
|
Тезмә
сүзләрнең дөрес язылыш
|
|
6.15
|
Парлы
сүзләрнең дөрес язылышы
|
|
6.16
|
Кушма
сүзләрнең дөрес язылышы
|
|
6.17
|
Орфографик
принциплар
|
7
|
|
Синтаксис
Пунктуация
|
|
7.1
|
Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Хикәя җөмлә
|
|
7.2
|
Сорау җөмлә һәм аны белдерүче чаралар
|
|
7.3
|
Тойгылы җөмлә. Тойгыны белдерүче иң әһәмиятле чара – тойгы
интонациясе
|
|
7.4
|
Интонация, аның өлешләре һәм тыныш билгеләре
|
|
7.5
|
Сүзләрне юлдан юлга күчерү кагыйдәләре
|
|
7.6
|
Туры сөйләмдә һәм диалогта тыныш билгеләре
|
8
|
|
Сөйләм
|
|
8.1
|
Сөйләм төре буларак текст. Текстның мәгънәви һәм композицион
бөтенлеге
|
|
8.2
|
Текстта җөмләләрне бәйләүче чаралар
|
|
8.3
|
Стильләр һәм сөйләм төрләре
|
|
8.4
|
Тема, максат, адресат һәм аралашу ситуациясенә
бәйле рәвештә текстта тел чараларын сайлау
|
|
8.5
|
Текстка анализ ясау
|
|
8.6
|
Төрле стильдәге һәм сөйләм төрендәге текстлар төзү
|
9
|
|
Тел нормалары
|
|
9.1
|
Орфоэпик нормалар
|
|
9.2
|
Лексик нормалар
|
|
9.3
|
Грамматик нормалар
(морфологик нормалар)
|
|
9.4
|
Грамматик нормалар
(синтаксик нормалар)
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.