Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / География / Конспекты / 6 нчы сыйныф укучылары белән үткәрер өчен географиядән класстан тыш чара эшкәртмәсе.

6 нчы сыйныф укучылары белән үткәрер өчен географиядән класстан тыш чара эшкәртмәсе.


  • География

Поделитесь материалом с коллегами:

hello_html_m15522ed4.gifГеографиядән кичә “Күп белергә теләсәң”

(6 сыйныфлар өчен)

Максатлар: географиядән белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү,укучыларның атлас карталары белән эшли белүләрен тикшерү, күзаллауларын киңәйтү,үз белемнәренә ышаныч,туган якка мәһәббәт тәрбияләү; фәнгә кызыксыну формалаштыру.

Җиһазлар: ярымшарлар картасы, географик атласлар, карта-биремнәр,мультимедия җиһазлары (слайдлар).

КИЧӘ БАРЫШЫ

I.ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ

Укучылар ике командага берләшәләр. Һәр дөрес җавап өчен жетоннар алып баралар.Иң күп жетон җыйган команда җиңүче була.Уен алдыннан укытучы укучыларга эш кагыйдәләрен аңлата.

Эш кагыйдәләре

  1. Максатка ирешү өчен барыбызда эшлибез.

  2. Командадагы һәр укучы уңышка ирешерлек итеп тырышырга.

  3. Бер укучының уңышы калган укучыларга да файда китерә.

  4. Без бер-беребезгә ярдәм итәргә тиеш.

  5. Нәрсәгә дә булса ирешү өчен, без хезмәттәшлек итәргә тиеш.

  6. Нинди дә булса сорау туа икән, без аны һәл итәрбез.

  7. Алынган белемнәрне без поблемаларны чишкәндә кулланырга тырышырбыз.

  8. Алынган белемнәрне без башкалар белән дә уртаклашырга әзер.

I I. ТӨП ӨЛЕШ

1.“АЗИМУТНЫ БИЛГЕЛӘҮ”

Укытучы. Әлеге бирем командаларга алдагы конкурста беренче булып чыгыш ясарга мөмкинлек бирәчәк.Кайсы команда беренче булып биремне үти, шул команда алдагы конкурста беренче булып җавап бирү мөмкинлеген ала.

Азимутларны дөрес билгеләп, сүз чыгарырга.

1. 0 А Рәсем 1

2 . 45 У К

3. 180

4. 315

5. 90 А Б

6. 270

7. 225

Й

С

Җавап: АКСУБАЙ



2. ТОПОГРАФИК ЗАРЯДКА

Һәр командага биремле карточкалар бирелә.Эшне башкару өчен-3 минут вакыт бирелә.1 укучы җавап бирә.Дөрес җаваплар өчен 5 балл бирелә.

Топографик зарядка” конкурсына биремнәр.

1 нче бирем.

Сезнең алда 1 нче таблица.Анда төрле калкулыкларның аркылы кисеме сурәтләнгән. Аскы өлештә алар горизонтальләр ярдәмендә күрсәтелә.Рәсемнәрне туры китерегез.

2 нче бирем.

2 нче рәсем ярдәменә шартлы билгеләрнең беренче хәрефләреннән күренекле географның фамилиясен китереп чыгарыгыз.

3 нче бирем.

2 нче таблицада горизонтальләр сурәтләнгән.Рельеф формасының исемен языгыз.Әгәр билге куелмаган горизонтальләр бар икән, үзегез куеп исемен языгыз (“түбәнлек” яки “калкулык”).

Таблица 1



hello_html_m6d575bc8.png



hello_html_14da296e.png



hello_html_m7e43d669.png



hello_html_m276d179a.png



hello_html_14b57380.png



Җавап: А_______ Б_______ В_______ Г_______ Д_______

Рәсем 3

hello_html_2b511d7c.png

Җавап:__________________

Таблица 2

А

hello_html_m569e8b59.png



Җавап______________

Б



hello_html_m3281a88d.png






Җавап______________

В



hello_html_m1a21db8.png



Җавап______________

3.БЛИЦ ТУРНИР

Беренче командага сораулар

1. Зур булмаган җир өсте участогының, кечерәйтелгән хәлдә, шартлы билгеләр ярдәмендә, яссылыктагы сурәтләнеше.(Топографик план)

  1. Җирне ике тигез ярымшарга бүлүче уйланма сызык. (Экватор)

  2. Җирнең кечерәйтелгән моделе.(Глобус)

  3. Объектларны планда сурәтләү чаралары. (Шартлы билгеләр)

  4. Төньяк юнәлеше белән урындагы нинди дә булса берәр әйбергә булган юнәлеш арасындагы почмак.( Азимут)

  5. Татарстанның башкаласы.(Казан)

  6. Җир өслегенең тигезсезлекләре. (Рельеф)

  7. Параллельләр нинди юнәлешкә ия?( Көнбатыш-Көнчыгыш)

  8. Җирнең ничә полюсы бар? (Ике)

  9. Җирнең яссылыкта сурәтләнеше.(Карта)

  10. Җир өстендәге бер биеклектә ятучы нокталарны тоташтыручы шартлы сызыклар.(Горизонтальләр)

  11. Җир тетрәүләр турындагы фән.(Сейсмология)

  12. Җир өслегенең тигезлекләр өстеннән күтәрелеп торучы(200м дан артык) участоклары.(Тау)

Икенче командага сораулар

  1. Глобуста ничә экватор бар? (Бер)

  2. Экваторның озынлыгы.(40000км)

  3. Төньяк һәм Көньяк полюсларны тоташтыручы сызык. (Меридиан)

  4. Төп горизонт яклары.(Төньяк, көньяк,көнбатыш,көнчыгыш)

  5. Зур булмаган биеклекләрне үлчәү приборы. (Нивелир)

  6. Картага төшерелгән һәр сызыкның урындагы реаль үлчәменә карата ничә тапкыр кечерәйтелгәнен күрсәтә.(Масштаб)

  7. Җирнең тереклек үсеш алган өлкәсе.(Биосфера)

  8. Башлангыч токымнарның составы һәм үзлекләре үзгәрү нәтиҗәсендә барлыкка килгән тау токымнары. (Метаморфик)

  9. Татарстанның иң көнчыгышта урнашкан районы.(Актаныш)

  10. Җир өстенең җир тетрәү учагы өстендәге өлеше.(Эпицентр)

  11. Татарстанның глобусы бармы? (юк)

  12. Җир өстенә агып чыккан магма.(Лава)

  13. Җир өстендәге тигез яисә бераз калкулыклы участоклар.(Тигезлекләр)



4. КАРТОГРАФЛАР

Укытучы. Укучылар,сезгә географик координаталар бирелә. Атлас карталары ярдәмендә әлеге координаталар кайсы урынга туры килүен ачыкларга. Дөрес җавап өчен 5 балл бирелә.

Җавап: Татарстан республикасының географик координаталары: төньяк киңлекнең 53 58-56 39 һәм көнчыгыш озынлыкның 47 15-54 18.

Укучылар биремне үтәгәннән соң , “Татарстан-туган җирем” темасына презентация күрсәтелә.

Укучыларга сораулар

? Татарстан кайсы ярымшарда урнашкан?

? Татарстанның башкаласын атагыз?

? Татарстанда нинди зур елгалар бар?

? Татарстанда нинди зур шәһәрләр бар?

5. КРОССВОРД ЧИШҮ.

Рәсем 2


























































Бу –Татарстан шәһәрләре пирамидасы.Монда, республика карамагындагы шәһәрләрдән тыш, район күләмендәге шәһәрләр дә кертелгән.Алар кайсы шәһәрләр?


Укытучы: Без сезнең белән Татарстан буенча сәяхәт итеп алдык.Татарстан- безнең туган җиребез. Туган ягыңны өйрәнү һәм аның турында белем туплау туган илне тагын да ныграк яратырга, табигатьне сакларга һәм табигый байлыклардан дөрес файдаланырга өйрәтер. Сез,һичшиксез, үз авылыгызның, туган районыгызның матур һәм бай булуын телисез.Шуңа күрә,өлкәннәрдән үрнәк алып, туган җирегездә тырышып хезмәт итәргә, үзегезне республикабыздагы зур эшләрдә катнашырга хәзерләргә тиешсез.



III. ДӘРЕСНЕ ЙОМГАКЛАУ

Команда капитаннары җыелган балларны кушалар. Иң күп балл җыйган команда җиңүче булып кала.
















Автор
Дата добавления 28.01.2016
Раздел География
Подраздел Конспекты
Просмотров123
Номер материала ДВ-390100
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх