Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Рабочие программы / 6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан программа
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан программа

библиотека
материалов




Татарстан Республикасы

Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең

Лениногорск шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 12 нче лицей







II категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Габидуллина Кадрия Шәйхразый кызының

6 В, Г сыйныфларының рус төркеменә

татар әдәбиятыннан эш программасы.









Лениногорск, 2015 нче ел



Татар әдәбиятыннан эш программасы 6 нчы сыйныф

(35 сәг)

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

Эш программасы түбәндәге документларга таянып төзелде:

  • Федераль дәүләт белем стандарты (төп гомуми белем бирү).Боерык №1879 17/12.2010

  • Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар. Төзүче-авторларлары: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2011.

  • Лицейның 2015-16 нчы уку елына уку-укыту планы.



Татарстан Республикасы Конституциясенең 4 нче маддәсе һәм «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы» Закон нигезендә татар һәм рус телләре –тигез хокуклы дәүләт телләре булып тора.Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү телне аралашу чарасы , шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбарәт. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар.

Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә, шулай ук рус телле укучыларны татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләренә якынайта, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәрә.

Тәкъдим ителгән программа татар теле һәм әдәбиятын укытуда бердәм белем бирү киңлеген тәэмин итү максатын күздә тота. Әлеге программа рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту буенча эш программаларын төзү өчен нигез булып тора: ул укыту предметының мәҗбүри өлешен билгели. Эш программаларына, мәктәпнең эш үзенчәлеген, укучыларның индивидуаль мөмкинлекләрен исәпкә алып, уку материалын өйрәнүгә сәгатьләр саны бүленешен һәм материалны өйрәнү эзлеклелеген билгеләүдә, эчтәлекне киңәйтүдә, шулай ук укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру юлларын ачыклауда укытучылар үзгәрешләр кертә алалар. Бу үзгәрешләр эш программаларының аңлатма язуында чагылыш табарга тиеш.

Дәреслек авторлары Программа җирлегендә укыту–методик системаның эчтәлеген билгелиләр. Программаның ачык характерда булырга тиешлеген исәпкә алып, дәресләрдә өйрәнелергә тиешле әдәби әсәрләрнең исемлеге күрсәтелмәде, ә әсәр авторларын күрсәтү белән чикләнелде. Укучыларның кабул итү мөмкинлекләрен исәпкә алып, аралашу-сөйләшү проблемаларына туры килгән әдәби әсәрләрдән төрле өзекләр сайлауны дәреслек авторлары карамагына калдыру – вариативлыкны саклауның бер юлы.

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле һәм татар әдәбияты укыту системасына да карый. Ягъни рус телле балаларга татар теле һәм татар әдәбияты укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.

Программа Федераль Дәүләт стандартларының методологик нигезе булган системалы-эшчәнлекле юнәлешкә туры килә торган коммуникатив технологияне төп укыту ысулы буларак билгели. Укыту процессы, гомуми дидактик принциплардан тыш, коммуникатив технологиянең төп принципларын исәпкә алып оештырыла: аралашуга аралашу аша өйрәтү принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынлаштыру); шәхси индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль куллануын тәэмин итү); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (лексик-грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләренә үзара бәйләнештә өйрәтү принцибы да зур әһәмияткә ия.

Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасында белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

Эш программасы структурасы.

Татар әдәбиятыннан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.


Эш программасының эчтәлеге.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм әдәбияты укытуның төп максаты һәм бурычлары.

Урта баскычта рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге.

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Урта баскычта татар халкының рухи дөньясын чагылдырган, тормыш ¬– көнкүрештәге әхләкый проблемаларны үз эченә алган, укучыларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә туры килгән әдәби әсәрләр белән танышу; Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге.

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү.

Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда, бу максатлар беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге.

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Эчтәлектә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырыла, сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләр тәкъдим ителә.

Белем бирү максатының эчтәлеге.

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.


Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча

планлаштырылган нәтиҗәләре

Укучының төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганда, сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге нәтиҗәләргә ия булуы планлаштырыла:

Диалогик сөйләм. Программа кысаларындагы тематикада диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог – сораштыру, диалог – тәкъдим, диалог – фикер алышу, катнаш диалоглар. Диалог күләме: һәр катнашучы ягыннан кимендә 6 – 8 реплика (5–7 нче сыйныфлар)

Монологик сөйләм. Программада тәкъдим ителгән темалар кысасында сөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр итү. Монологик сөйләм күләме: кимендә 8 – 10 фраза (5–7 нче сыйныфлар).

Тыңлап аңлау. Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу.

Уку. Программаның предмет эчтәлегенә туры килгән әдәби, фәнни-популяр, рәсми характердагы текстлар белән танышу барышында, мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу.

Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү.

Күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияле, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу.

Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү.

Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.

Язу. Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза, төрле калыптагы диалоглар, конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү, прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми хатлар, котлаулар һ.б) дөрес яза белү; проблемага карата фикерне язмача җиткерә белү; тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • Укучыларның коммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • Татар теле” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычында татар әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.



Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.




Укыту планында 6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 1 сәгать вакыт исәбеннән барлыгы 35 сәгать бирелә. Татар әдәбиятыннан тематик планны “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”на (1-11 нче сыйныфлар.Төзүче-авторлары Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Казан . Татарстан китап нәшрияты. 2011. ) нигезләнеп төзедем.





Укыту программасының тематик эчтәлеге

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Сәгать-ләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

Яңа уку елы котлы булсын!

Көз җитте, яңа уку елы башлана. Бу минем мәктәбем. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә тоту. Китаплар дөньясы, китапханәгә бару, китап алу. Китапларга сак караш.


5





Көз вакытын сурәтли белү. Яңа уку елы башлану, аңа әзерлек, мәктәп турында сөйли белү. Уку-язу әсбапларына сак караш турында сөйләшү. Китапның ни өчен якын дус, киңәшче икәнен сөйли белү. Китапның нәрсә турында, авторы кем икәнен әйтә белү. Китап укырга киңәш бирә белү. Китапханәгә язылу өчен анкета тутыра белү, китапханәдән үзеңә кирәкле китапны сорый, нәрсә турында икәнен сорый, сөйли белү. Китап басылу тарихы турында кыскача белешмә бирә белү. Каюм Насыйри турында кыскача мәгълүмат бирә белү.

Мин- зур ярдәмче

Өй эшләре, өлкәннәргә булышу. Яхшы эшләр. Дуслар белән бергә эшләү.


7


Өйдә нинди эшләр эшләүнең кирәклеген, нинди эшләр эшләргә яратканыңны, эшләргә теләгәнеңне, ничек булышканыңны сөйли белү. Эшне эшләргә инандыра, ышандыра белү. Кереш сүзләрне кулланып, үз фикереңне раслый белү. Образларга бәя бирә, кешенең характер сыйфатларын әйтә белү.

Минем дустым

Минем дустым. Чын дус нинди була? Дуслык югалу. Әләкләшү, мактану – начар гадәтләр. Дуслар белән бергә ял итү. Кунакларны сыйлау. Туган көн. Төрле рецептлар.


6




Дус нинди була? Ни өчен дуслашалар? Дуслар бергә нишлиләр? Минем дустым – ул нинди?” проблемалары буенча сөйләшү. Туган көнгә өстәл әзерләү, өлкәннәргә хөрмәт турында сөйләшү. Әнинең туган көне, аңа булышу турында сөйли белү. Төрле рецептларны сөйли белү.


Туан көн- күңелле бәйрәм

Туган көн бәйрәме.Туган көн уеннары.Котлаулар.Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

2

Туган көн турында сорый һәм сөйли белү.Туган көн уеннарын уйный белү.Туган көн белән котлый белү.Туган көндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйли алу.

Туган җирем – Татарстан

Туган ил, туган җир төшенчәләре. Татарстанның табигате. Татарстан республикасының дәүләт символлары. Татарстанда яшәүче милләтләр, төрле телләрдә сөйләшү. Халыклар дуслыгы. Татарстанның башкаласы Казан, аның музейлары, театрлары. Татар сәнгатенең күренекле вәкилләре.


6





Туган ил, туган җир төшенчәләре турында сөйли белү. Россиядәге, Татарстандагы диңгезләрне, елгаларны, шәһәрләрне атый белү. Татарстанның табигатен сурәтли белү. Татарстан республикасының дәүләт символлары турында белешмә бирә белү. Татарстанда яшәүче милләтләр, үзеңнең милләтеңне, нинди телдә сөйләшүеңне әйтә белү. Татарстанда халыкларның дус яшәве турында сөйли белү. Казан шәһәре турында мәгълүмат бирә белү. Татар сәнгать вәкилләренең исемнәрен әйтә белү.


Дүрт аяклы дусларыбыз

3

Этләрнең тышкы кыяфәте, гадәтләре, тугрылыклары турында сөйли белү. Этләрнең батырлыгы, аларга куелган һәйкәлләр турында өстәмә материал туплау

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Спорт төрләре. Спорт белән шөгыльләнү. Олимпия уеннары. Сәламәт булу кагыйдәләре.




6


Спорт төрләре һәм нинди спорт төрләре белән шөгыльләнү турында сөйли белү. Олимпия уеннары, кайда барлыкка килгәнен, нинди уеннар булуын, олимпия уты, олимпия флагы турында сөйли белү. Сәламәт булу өчен, нинди кагыйдәләр үтәргә кирәклеген сөйли белү.Кешенең еш авыру сәбәпләрен әйтә, аңа авырмаска киңәшләр бирә белү. Табибта кай җирең авырту турында сөйләшү.

Барлыгы

35




5 – 9 нчы сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем –күнекмәләр.

  1. Әдәби әсәрләрне рольләргә бүлеп укырга өйрәтү.

  2. Сәнгатьле укырга әзерлек кагыйдәләрен хәтергә сеңдерү. Эчтәлеккә туры килгән картинаны күз алдына китерү, шигырь яңгырашын ишетә белү.

  3. Йөгерек, аңлы, дөрес, сәнгатьле уку. Әдәби тел нормаларын истә тотып, теләсә нинди жанрда язылган әсәрне үзлектән аңлап укый белү.

  4. Укылган әсәрләрдән төп фикерне укучының аерып күрсәтә алуы, үз сүзләре белән төп фикерне әйтә белүе, текстның төп фикерен билгеләп, өлешләргә, кисәкләргә аеру.

  5. Текстны үзлектән төзелгән планга нигезләнеп, иллюстрациягә таянып, кыска һәм төгәл итеп сөйли белү. Аерым темага хикәя төзү өчен материал табу.

  6. Әдәби әсәрдәге геройларга бәя бирә белү.

  7. Тексттагы сүзләрнең мәгънә төсмерләрен аера белү, аларны сөйләмгә кертеп җибәрү. Әсәрдә аларны табу, әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләренә игътибар итү, мәгънәләрен аңлап калу.

  8. Әсәрдәге вакыйгаларны күпертеп сурәтләнгәндә, геройларның тирә-юньдәге табигатькә мөнәсәбәтен күрсәткәндә автор кулланган сурәтдәү чараларын (чагыштырулар, эпитетлар, метафоралар, фразеологик әйтелмәләр) күрә һәм аерып алырга өйрәтү.

  9. Иҗади хикәяләр төзү: кайсы да булса бер герой исеменнән, ягъни затын үзгәртеп сөйләү, геройның язмышы турында хикәяне дәвам итү, тормыштагы вакыйгалар турында хикәя төзү, күзәтү элементларын кертеп, тасвирлауны үзгәртеп сөйләү күнекмәләрен булдыру.

  10. Язучы биографиясен билгеле бер эзлеклелектә сөйләү күнекмәләрен булдыру.



Укыту – методик комплекты

1. Р.З. Хәйдәрова. Татар теле. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларының 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Казан “Татармультфильм” нәшрияты 2014

  1. Татар теле өйрәнәбез” Р.З.Хәйдәрова. Диск-1,2 нче бүлек.










6 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан тематик план








ТЕМА



СӘГ.САНЫ




КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘР


ДАТА




ИСКӘРМӘЛӘР



Факт


План




6 В


6 Г

6 В


6 Г








Яңа уку елы котлы булсын!- 5 сәг.



1.

Без мәктәпкә әзерләнәбез

1

Белем бәйрәме турында искә төшерү, бер-береңә комплиментлар әйтә белү







2.

Китап-минем дустым

1

Китапның ни өчен якын икәнлеген, нинди китап укыганыңны, нәрсә турында укыганыңны әйтә белү

Китап укуга кызыксыну уяту;








3

Минем мәктәбем

1

Дуслар белән бергә нәрсә эшләгәнеңне, нинди түгәрәкләргә йөргәнеңне әйтә белү







4

Каюм Насыйри – бөек галим


1

Язучы биографиясен билгеле бер эзлеклелектә сөйли белү







5

Бсү.”Яраткан китабым”

1

Китапның якын дус,киңәшче икәнен аңлата,китап укырга киңәш бирә белү. Иҗади хикәя төзи белү







МИН - ЗУР ЯРДӘМЧЕ - 7СӘГ.


6

Өйдәге эшләр

1

Өй хезмәте турында төзелмәләрне аңлап, урынлы куллана белү







7

Без әнигә булышабыз


1

Әнигә ничек булышуы турында сөйли алу;әниләргә ярдәм итәргә кирәклеген төшендерү







8

Ф.Яруллинның “Әхмәт нигә елады?” тексты

1

Текстны аңлап уку, тәрҗемә итү; үз сүзләре белән төп фикерне әйтә белү. Әдәби әсәрдәге геройларга бәя бирә белү;әдәби әсәрне рольләргә бүлеп укый белү. Текстны үзлектән төзелгән планга нигезләнеп, иллюстрациягә таянып, кыска һәм төгәл итеп сөйли белү.








9

Ялган әйткән тотылыр, дөресен әйткән котылыр...

1

Үзеңнең ялгышың өчен гафу үтенергә кирәклеген өйрәнү; тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп һәм дәвам итеп яза белү.








Көзге эшләр.Тест

1

Бакчада нәрсәләр эшләвең, ничек эшләвең турында сөйли һәм сорый белү. Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү.







11

В.Осееваның “Уллар” хикәясе


1

Йөгерек, аңлы, дөрес, сәнгатьле укый белү; образларга бәя бирә белү. Т екстны үзлектән төзелгән планга нигезләнеп, иллюстрациягә таянып, кыска һәм төгәл итеп сөйли белү.







12

Р.Миңнуллинның “Әни кирәк” шигыре

1

Йөгерек, аңлы, дөрес, сәнгатьле укый белү; үз сүзләре белән төп фикерне әйтә белү. Иҗади хикәяләр төзи белү







МИНЕМ ДУСТЫМ – 6 СӘГ.


13

Бсү. Минем дустым

1

Үзеңнең дустың турында, дустың белән бергә нәрсәләр эшләвең турында сөйли белү







14

Дуслар дискотекада” (Хат белән танышу)

1

Дискотекага бару” темасы буенча лексик-грамматик материалны сөйләмдә куллану. Әдәби әсәрдәге геройларга бәя бирә белү. Текстны үзлектән төзелгән планга нигезләнеп, иллюстрациягә таянып, кыска һәм төгәл итеп сөйли белү.








15

Чын дуслык

1

Дустың белән бергә нәрсәләр эшләвең турында сөйли белү. Иҗади хикәяләр төзи белү







16

В.Осееваның “Зәңгәр яфраклар” хикәясе

1

Зәңгәр яфраклар”хикәясендәге яңа лексиканы диалогларда куллану;үз сүзләре белән төп фикерне әйтә белү; әдәби әсәрләрне рольләргә бүлеп укый белү.Әдәби әсәрдәге геройларга бәя бирә белү;Текстны үзлектән төзелгән планга нигезләнеп, иллюстрациягә таянып, кыска һәм төгәл итеп сөйли белү.







17

БСҮ. Катя чын дусмы?

1

Зәңгәр яфраклар” хикәясендәге яңа лексиканы диалогларда куллану. тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп һәм дәвам итеп яза белү.







18

Ш.Галиев иҗаты. “Мин” , “Дуслык балы” шигырьләре (74,75,78,79б.)

1

Йөгерек, аңлы, дөрес, сәнгатьле укый белү. “Мактанчыклык” темасы буенча яңа сүзләр кулланып, үзара сөйләшү. Дусларның характер сыйфатларын ачуда чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә аңлап куллану








ТУГАН КӨН – КҮҢЕЛЛЕ БӘЙРӘМ – 2 СӘГ.


19

Р.Вәлиеваның “Туган көндә” хикәясе

1

Йөгерек, аңлы, дөрес, сәнгатьле укый белү; үз сүзләре белән төп фикерне әйтә белү.Туган көн турында сорый һәм сөйли белү. Текстны үзлектән төзелгән планга нигезләнеп, иллюстрациягә таянып, кыска һәм төгәл итеп сөйли белү..







20

Бсү. Без туган көнгә ничек әзерләнәбез?

1

Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү








ТУГАН ҖИРЕМ _ ТАТАРСТАН – 6 СӘГ.


21

Ә.Ерикәйнең “Туган ил” шигыре

1

Йөгерек, аңлы, дөрес, сәнгатьле укый белү; Татарстанның дәүләт символлоры турында сөйли белү







22

Кемнең теле бар, шуның иле бар.

1

Тема буенча монолог һәм диалог төзү, сөйләшә белү







23

Бсү. Табигать турында сөйләшәбез

1

Татарстанның климаты, анда яшәгән хайваннар, үскән үсемлекләр турында сөйли белү







24

Г.Камал театры

1

Милли театр һәм һәм сәнгать дөньясына караган спектакль турында фикер алышу, артистлар чыгышына бәя бирә белү.Татарстандагы театрлар турында сорый һәм әйтә белү







25

Бсү. Без театрга барабыз

1

Теләгән тамашага чакыру кәгазе язу, алган белемнәрне системага салу. Иҗади хикәяләр төзи белү







26

Татарстанның күренекле шәхесләре

1

Татарстанның күренекле шәхесләре турында сөйли һәм сорый белү








ДҮРТ АЯКЛЫ ДУСЛАРЫБЫЗ – 3 СӘГ.


27

Дүрт аяклы дусларыбыз

1

Этләрнең тышкы кыяфәте, гадәтләре, тугрылыклары турында сөйли белү. Ачыклау максатыннан чыгып, төрле сорау алмашлыклары, кисәкчәләр кулланып, сорау җөмләләр оештыра белү







28

Тугрылыклы дуслар

1

Бөек Ватан сугышы вакытында этләрнең батырлыгы турында сөйли белү.Этләрнең батырлыгы, аларга куелган һәйкәлләр турында өстәмә материал туплау







29

И.Крыловның “Ат белән Эт” мәсәле

1

Йөгерек, аңлы, дөрес, сәнгатьле укый белү. Текстны үзлектән төзелгән планга нигезләнеп, иллюстрациягә таянып, кыска һәм төгәл итеп сөйли белү.







СӘЛАМӘТ ТӘНДӘ – СӘЛАМӘТ АКЫЛ- 6 СӘГ.


30

БСҮ . Табибта

1

Кайсы җирең авыртуын әйтә белү







31

Йолдызның “Илдус һәм вирус” шигыре

1

Йөгерек, аңлы, дөрес, сәнгатьле укый белү. Авыруның сәбәпләре, кайсы җирең авыртуы турында сөйли белү







32

Йомгаклау тесты

1

Алган белемнәрне системага салу,ныгыту







33

Файдалы җиде ризык” тексты

1

Йөгерек, аңлы, дөрес, сәнгатьле укый белү.Сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген әйтә белү. Файдалы җиләк-җимешләр төрында сөйли белү Текстны үзлектән төзелгән планга нигезләнеп, иллюстрациягә таянып, кыска һәм төгәл итеп сөйли белү..







34

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” темасын кабатлау дәресе.Тест

1

Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү













35

Еллык үткәннәрне кабатлау.Йомгаклау

1

Алган белемнәрне системага салу, ныгыту.Нәтиҗә ясый белү













Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 29.09.2015
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров488
Номер материала ДВ-018732
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх