Тема : Квадрат тигезләмә билгеләмәсе .
Тулы һәм тулы булмаган
квадрат
тигезләмәләр . ( 8 класс)
Максат : Квадрат тигезләмәгә билгеләмә бирү ;
тигезләмәләрдән тулы ,
тулы булмаган , китерелгән квадрат
тигезләмәләрне аера белү ;
укучыларда бер – берсенә дустанә
мөнәсәбәт тәрбияләү.
Тибы : яңа тема өйрәнү
Методы : проблемалы әңгәмә
Җиһазлау : карточкалар, мультимедияле проектор белән
компьютер , дәреслек,
Дәрес барышы .
1. Белемнәрне тигезләү( слайд №1)
- Тигезләмә дип нәрсә атала?
- Тигезләмәнең тамыры нәрсә ул ?
- Тигезләмәне чишү нәрсә дигән сүз ?
- Тамырдаш тигезләмәләр дип нинди тигезләмәләр атала
?
- Тигезләмәгә тамырдаш тигезләмә нинди үзгәртүләрдән
соң килеп чыга ?
Телдән исәпләү ( слайд №2)
1) тигезләмәләрне чишәргә :
а) 5х = 20 ; б) (х-3) (х+5) = 0 ; в) х2 =
25 ; г) х2 = 5 ; д) х2 = -5 ;
2) Турыпочмаклы участокның буе иңеннән 4м га озынрак
, мәйданы 165 м2.
Участокның буен , иңен табарга ( х2
+4х – 165 = 0).
-
Килеп чыккан тигезләмә
сызыкча тигезләмәдән нәрсә белән аерыла ?
2. Уку мәсьәләсен кую.
- Димәк, бүген дәрестә үзгәрешле икенче дәрәҗәдәге буыны булган яңа
төр тигезләмә өйрәнербез .
3. Уку мәсьәләсен чишү( слайд №3)
ах2 + вх + с = 0 , а # 0 (билгеләмә әйтелә )
х – үзгәрешле
а - беренче коэффициент
в - икенче коэффициент
с - ирекле буын
- Килеп чыккан тигезләмәдә ( х2 + 4х –
165 = 0 ) а , в , с ның кыйммәтләрен күрсәтергә.
Китап белән эш .
111 биттәге билгеләмәне укучылар укый , эчтән әйтеп
карыйлар. Бер – берсенә әйтәләр. Бер укучы кычкырып әйтә.
Сүзлек белән эш.
Коэффициент – латин сүзе , үзгәрешленең санча
тапкырлаучысы.
- Укучылар сез ничек уйлыйсыз ни өчен билгеләмәдә а # 0 диелгән ?
( Укучыларның фикерләре тыңланыла )
Таблица
белән эш ( слайд №4)
Тулы квадрат тигезләмәләр
|
ах2 + вх + с = 0
|
а # 0
|
в # 0
|
с # 0
|
Тулы булмаган квадрат тигезләмәләр
|
ах2 + с = 0
ах2 + вх = 0
ах2 = 0
|
а # 0
а # 0
а # 0
|
в =0
в # 0
в = 0
|
с # 0
с = 0
с = 0
|
Китерелгән квадрат тигезләмәләр
|
ах2 + вх + с = 0
|
а =1
|
в # 0
|
с # 0
|
Физкультминут
4. Модельләштерү.
1.Карточкалар белән эш .
Квадрат
тигезләмәләр
тулы квадрат тулы булмаган
китерелгән квадрат
тигезләмәләр квадрат
тигезләмәләр тигезләмәләр
1)
Карточкалардагы тигезләмәләрне
төрләргә бүләргә :
Карточка № 1
х2 – 9х + 5 = 0
4х2 + 3х + 1 = 0
Карточка № 2
7х2 + 5 – 13х = 0
-3х2 – 9 = 0
Карточка № 3
5х2 = 3
-2х2 + 4х + 11 = 0
Карточка № 4
х2 + х + 1 = 0
4х2 – 2х = 0
Карточка №5
6х2 – 7 = 0
х2 + 3х – 4 = 0
2) Таблицаны тутырырга :
а
|
в
|
с
|
ах2 + вх + с = 0
|
|
|
|
Зх2 +
6х = 0
5х2 –
3х – 2 = 0
х2 + 7
= 0
3х2 =
0
х2 +
2х – 9 = 0
|
2.Диктант (слайд№5)
1) Беренче коэффициенты 4
, икенче коэффициенты -7 , ирекле буыны 6 булган
квадрат тигезләмә.
2) Беренче коэффициенты
-2 , ирекле буыны -16 булган квадрат тигезләмә.
3) Икенче коэффициенты -3 , ирекле буыны 3 булган
китерелгән тигезләмә.
4) Беренче коэффициенты 2
булган квадрат тигезләмә.
5. Рефлексиф кабатлау (слайд№6)
- Квадрат тигезләмәләр дип нинди тигезләмәләр
атала?
- Квадрат тигезләмәләрнең нинди төрләрен өйрәндек ?
6. Дәресне йомгаклау.
Өйгә эш : өч төргә биш тигезләмә язарга.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.