Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Открытый урок в 7 классе "Имя прилагательное"

Открытый урок в 7 классе "Имя прилагательное"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:







hello_html_m7931954f.gif







Үткәрүче:3нче санлы Талбазы гомум

белем бирү мәктәбенең татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Ахмерова Гүзәл Ильяс кызы




Дәреснең максаты:


1. Фигыль темасы буенча алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру;хәзерге заман хикәя фигыле турында төшенчә бирү;


2. Укучыларның сәнгатьле, дөрес һәм аңлап уку күнекмәләрен,

логик фикерләү сәләтләрен, сөйләм телен үстерү;


3. Әниләргә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.


Дәреснең планы:

1.Кереш сүз. Актуальләштерү.

2. Яңа теманы аңлату.

3.Өй эшен тикшерү.

4.Үткән теманы ныгыту. Күнекмәләр булдыру.

а) дәреслек белән эшләү.

б) биремне карточкалар белән эшләү.

в) тест эшләү.

4. Дәрескә нәтиҗә ясау.

5.Дәресне йомгаклау. Укучыларга билге кую.


Җиһазлау:


Дәреслек, плакатлар, таблицалар,

акбур, такта, терәк схемалар, биремне карточкалар.



1.Кереш сүз.

Матур үтсен көнебез!

Көләч булсын йөзебез!

Булыйк һәрчак әдәпле,

Отыйк матур гадәтне.

Дөрес,матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик.

-Исәнмесез укучылар,утырыгыз. Бүген сыйныфта кем кизү? Дәрестә барысыда бармы? Дәрескә әзерсезме?

-Бик яхшы, укучылар. Бүген нинди көн?

-Чыннан да, укучылар, яңа көн туды, нинди матур көн бүген. Суык булуга карамастан, безнең кәефләр яхшы булсын, якыннарыбыз кайгы күрмәсен. Әнә шундый изге теләк-омтылышлар, сөенеч-шатлыклар белән дәресебезне башлап җибәрик.

-Укучылар, үткән дәрестә без сезнең белән нинди сүз төркеме белән таныша башладык?

-Дөрес, без фигыль сүз төркеме белән таныша башладык. Бүген дәресебездә бу эшне дәвам итербез. Ә дәресебезне хикәя тыңлаудан башларбыз. “Әллә чын, әллә әкият” дип атала. Игътибар белән тыңлагыз.

-Дәрестән соң укытучы татар теле китабын остәлдә онытып калдырган һәм өенә кайтып киткән. Төн җиткәч китап эченнән бәләкәй генә кешеләр чыкты. Бу сүз төркемнәре иде. Алар арасында зур бәхәс башланды, кайсы сүз төркеме иң яхшысы, иң авыры, иң кызыклысы.

Мин иң авыр сүз төркеме һәм иң кызыклы”,- диде рәвеш. Мин сөйләмне төгәллим, тулы итәм. Тагын мин төрле юллар белән ясала алам”.Шул минутта исем сүз төркеме кычкырып җибәрде: “Сез алай үзегезне алдын куя алмыйсыз!Минем уемча, иң матур һәм иң яхшысы мин-исем”- диде.

Гафу итегез”,- диде сыйфат-минемчә,иң яхшысы мин!”

Юк инде”,-ачуланды фигыль-Беләсезме, минсез берегез дә бернинди эш башкара алмыйсыз”.

Һәм сүз төркемнәре бер-берсенә караштылар да чыннан да бер эш тә эшли алмадылар һәм кабат үз урыннарына, китап эченә керешеп беттеләр.

-Димәк, укучылар, кайсы сүз төркеме җиңүче булып чыкты инде?

-Ә сез ничек уйлыйсыз, фигыль дөрес әйттеме икән?

-Дөрес, укучылар, фигыльсез чыннан да бер эш кылып булмый икән.

-Әйдәгез әле бергәләп шигырь укыйк.(Слайд)

Эшне, хәлне, хәрәкәтне

Без белдереп киләбез.

Эшләүченең азмы,күпме

Булуын да беләбез.

Кирәк икән боерабыз,

Кирәк икән тыябыз

Җөмләләрдә төрле-төрле

Заманнарда киләбез.

Исемнәр белән бергәләп

Җөмләләр дә төзибез.

-Бу шигырьдән без сезнең белән нинди кагыйдә чыгара алабыз? Нәрсә инде ул фигыль? (кагыйдә әйтү)

-Укучылар, үткән дәрестә без сезнең белән фигыльләрне ике зур төркемгә бүләбез дидек. Бу төркемнәр затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр дидек.Ни өчен аларны шулай атыйлар?

-Затланышлы фигыльләрнең кайсы төрен өйрәндек?(боерык)

-Җөмләләрне укыйбыз һәм бирелгән җөмләләрдән боерык фигылҗләрне табабыз.

1.Мәктәп- белем учагы.
2. Мәктәпкә иртәрәк барыгыз,вакыты житкәндә үзегез белеп әзерләнегез.
3.Мәктәпне бетергәннән соң да китаптан аерылмагыз.
4.Мәктәптән кайткач, дәфтәрләрне билгеле бер урынга куегыз.

(Слайд) бар, сана, эшлә, йөгер.

-Бу нинди фигыльләр? Боерык фигыль нәрсәне белдерә?(эш кушуны)

-Боерык фигыльнең барлык-юклык формасы ничек ясала?(-ма,-мә кушымчалары ярдәмендә)

2. Яңа теманы аңлату.

а) -Бүген дәрестә без сезнең белән хәзерге заман хикәя фигыльләре турында сүз алып барырбыз һәм бу төр фигыльләрнең моделен төзербез.

- Ә хәзер әйдәгез әле бирелгән фигыльләрдән хәзерге вакытта башкарыла торган эшне ясап карыйк һәм кушымчаларын билгелик.

(Слайд) бара, саный, эшли, йөгерә.

-Дөрес, укучылар, нинди кушымчалар килеп чыкты инде? Әле без ясаган фигыльләр хәзерге заман хикәя фигыльләре була. Аларга сораулар куеп карагыз әле. Бу фигыльләр нинди мәгънә белдерә?

_ Яхшы, укучылар, бу фигыльләргә без нишли? соравын куябыз. Алар эшнең элеге вакытта үтәлүен белдерә. Модельне төзи башлый алабызмы? Бу фигыльләр турында нәрсә белдек?

б) -Юклык формасын ясап карыйк әле.

(Слайд) бармый, санамый, эшләми, йөгерми.

в) Укучылар,фигыльләрне нәрсә белән төрләнә дидек? Зат белән. (укучылар такта янында төрләндерәләр)

г) Нәтиҗә ясау.

Бирем. Җөмләләрне тулыландыру.

(Слайд) 1)Хикәя фигыль ... белдерә.

2) Юклык формасы ... кушымчалары ярдәмендә ясала.

3) Хәзерге заман хикәя фигыль ... белән төрләнә.

д) Дәреслектән кагыйдәне уку һәм истә калдыру.

3. Өй эшен тикшерү.

Текст белән эшләү. Текстны уку, эчтәлеге өстендә эшләү.

(Слайд) Гаилә ул—җылы учак. Учак янына гаиләдәге һәр кеше җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк

була. Гаиләнең терәге ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен булган күңел җылысын, күңел байлыгын, матурлыгын үз баласына бирә.

-Текст нәрсә турында булды укучылар? Нәрсә ул гаилә? Ә гаиләдә иң якын,иң кадерле кеше кем инде ул?

-Афарин, укучылар, димәк әни безгә тормыш биргән, ул кешенең терәге. Менә күптән түгел генә нинди бәйрәм булды? Әйе, ноябрь аеның иң соңгы якшәмбесме ел саен әниләр көне дигән бәйрәм уза.

-Мин сезгә өй эше итеп үзегезнең әниләргез турында иншалар язып килергә кушкан идем. Әйдәгез әле эшләрегезне укып ишеттерегез. (укучылар иншаларын укыйлар)

-Яхшы, укучылар. Иншаларыгыз бик матур һәм эчтәлекле булган. Менә сезнең әниләрегез нинди матур, эш сөючән икән һәм сез аларны барыгыз да яратасыз икән. Әйе, аларны яратырга, хөрмәт итергә кирәк, укучылар. Сыйныф тактасына язылган дәресебезнең эпиграфын укып аңлатып карыйк әле.

3. Үткән теманы ныгыту. Күнекмәләр булдыру.

1. Дәреслек белән эшләү. Күнегүләр өстендә эш алып бару.

113 нче күнегүне телдән эшләү.Җөмләләрне укыгыз. Хәзерге заман хикәя фигыльләрен табып кушымчаларын билгеләгез.

113 нче күнегүне язып эшләү. Таблицадан файдаланып бирелгән фигыльләрне зат-сан белән төрләндереп языгыз. Шуларны файдаланып үзара бәйләнешле берничә җөмлә төзегез.

Физминутка. “Барлыкта-юклыкта” уенын уйнату.

2.Биремне карточкалар өстендә эшләү.

3. Тест эшләү.

4.Дәрескә нәтиҗә ясау.

- Димәк, укучылар, бүген дәрестә нинди сүз төркеме турында сүз алып бардык?

- Хәзерге заман хикәя фигыле турында нәрсәләр белдегез?

- Аларга нинди сорау куябыз? Алар нинди мәгънә белдерә?

- Кушымчалары нинди?

5. Дәресне йомгаклау. Укучыларга билге кую.

- Рәхмәт, балалар, барыгыз да актив булдыгыз, сорауларга матур итеп җавап бирдегез. Бик тырыштыгыз. Сезнең белән эшләү миңа бик күңелле булды.

6. Рефлексия.

Җир шарының күгендә

Гел кояш балкып торсын.

Кояшлы булырга тиеш

Безнең һәрбер иртәбез,

Без сездән тынычлык белән

Бәхет таләп итәбез.

-Дәрес сезнең өчен файдалы булдымы?

(әгәр файдалы булса, тактага кояш,файдалы булмаса – болыт ябыштырырга)

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 12.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров142
Номер материала ДВ-148774
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх