Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Иностранные языки / Конспекты / План-конспект урока для 5 класса: [к], [г] һәм [қ], [ғ] тартыклары.

План-конспект урока для 5 класса: [к], [г] һәм [қ], [ғ] тартыклары.

  • Иностранные языки

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема: [к], [г] һәм [қ], [ғ] тартыклары.


Максат:

1)язуда бер үк хәрефләр белән белдерелә торган [к], [қ] һәм [г], [ғ] тартыклары турында төшенчә формалаштыру.

2)Укучыларның сөйләм һәм язма телен үстерү.

3)Эстетик тәрбия бирү

Дәрес тибы – Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көннәр сезгә

Белем һәм тел ачкычлары

Телибез һәммәгезгә.

Утырыгыз. Дәрескә барыгыз да әзерме? Китап-дәфтәрләрегез өстәлдәме?

Дәресебезне башлыйк.


ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснең Уку Мәсьәләсен искә төшерү.

- Без узган дәрестә о,ө хәрефләренең дөрес язылышы турында сөйләшкән идек. Хәзер тикшереп карыйк әле, ничек исегездә калды икән. Әйтегез әле, татар телендә о һәм ө хәрефләре кайда языла?

- Татар телендә о һәм ө хәрефләре сүзнең 1нче иҗегендә генә языла. Калган иҗекләрдәге иренләшкән авазлар калын сүзләрдә ы, нечкә сүзләрдә е хәрефләре белән күрсәтелә: борыч- [бороч], өчле- [өчлө].

- Алынма сүзләрдә о хәрефе төрле иҗекләрдә килә ала һәм сузыбрак әйтелә: Мәсәлән: почта, вагон.

- Хәзер карточкалар белән эшләп алырбыз. Һәрберегездә бертөрле карточкалар. Анда хәрефләре төшереп калдырылган сүзләр бирелгән. Күпнокталар урынына [о] һәм [ө] авазларын белдергән хәрефләрне куеп языгыз. Сезгә 1 минут вакыт бирелә.

1нче карточка. Орч…к, төлк.., көнд...з, бор...н, көзг...., шом...рт, мөг...з, сол..., оз...н, көм...ш, бол...н, көчл..., орч...к, йөз...м, дөр...с, бор...н.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыңлау:

а) 358, 359, 360 нче күнегүләр. Үзбәя.

Ә хәзер тактага игътибар итик әле. Сезгә күп нокталар урынына тиешле хәрефләрне куярга кирәк.


...ас..әр, зәвы..., ...а...ыйдә, шө...ыль, олу..., ...ореф-...адәт, ...арлы...ач, ...ү...әрчен, ...үңел, е...ерме, ...өмбә, яң...ыр, саес...ан, ...алфа... .


Күп нокталар урынына нинди хәрефләр куйдык? (К, Г). Димәк, бүген без нәрсә турында сөйләшәбез икән?

к һәм г хәрефләре икешәр аваз белдерәләр. Димәк, без бүген [к], [қ] һәм [г], [ғ] тартыклары турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

(а,о, у, ы) калын әйтелешле сүзләрдә[қ], [ғ]  авазлары калын сүзләрдә әйтелә Мәсәлән (Казан, агач, кара, багана)

(ә,ү,и,ө) ә нечкә әйтелешле сүзләрдә [к],[г] тартыклары нечкә сүзләрдә әйтелә. Мәсәлән (гөл, кирәк, күмәч,иген)

[қ], [ғ] - кече тел тартыгы,

[к][г] – тел арты тартыгы.


[қ], [ғ] авазлары рус телендә юк, шуңа күрә рус теленнән кергән сүзләрдә алар булмыйлар

- [к],[г] авазлары татарның үз сүзләрендә дә, алынмаларда да булалар

Мәсәлән: [гөл] — гөл; [көләч] — көләч яки [градусник] — градусник; газета(газета).

Исегездә тотыгыз! 1. К һәм г хәрефләрен [қ], [ғ] дип уку өчен, бу авазлардан соң нечкә сузык килсә дә, ул аның калын парын белдергән хәреф белән бирелә. Димәк, ә, ө, ү, и хәрефләре урынына а, о, у, ый языла. Мәсәлән: [ғәдәт] — гадәт, [қәрдәш] — кардәш

Ныгыту.

Сезгә шундый бирем бирелә. Һәрберегез г хәрефе кергән сүзләр уйлап яза, ләкин ул хәреф беренче сүздә алда килә, аннан соң икенче урында килсен, өченче урында, дүртенче урында һәм бишенче урында килсен.

Мәсәлән (Гөл, угыл, суган,зәңгәр)






II. УМ адымлап чишү.

1. 361 нче күнегү. К.җ.:

акыл — [қ].

уку — [қ].

горур − [ғ]

сагыш — [ғ]


көндез —[к]

ике —[к]

бергә —[г]

гөл —[г]


капитан — [к]

диктант —[к]

газета —[г]

гитара —[г] Үзбәя.


2.364 нче күнегү. К.җ.: Әйе, ясалышлары буенча алар шактый аерыла: [к], [г] – тел арты тартыклары, ә [қ], [ғ] – кече тел тартыклары. Үзбәя.

3.Модельләштерү. 365 нче күнегү. К.җ.:

к һәм г

[к], [г] [қ], [ғ]

тел арты тартыклары кече тел тартыклары


нечкә әйтелешле һәм калын әйтелешле татар

алынма сүзләрдә сүзләрендә Үзбәя.

4. 364 нчы күнегү. К.җ.: Мәсәлән: көчле, кино; гөлҗимеш, виноград; катлаулы, кояш; тугыз, гадел. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1. Йомгаклау Димәк, укучылар, бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?

Тагын нәрсәләр белдегез?

Өй эше: 365, 366, 367 нче күнегүләр.

Билге кую. Дәрес өчен билгеләр дәфтәрегездәге эшләр белән танышканнан соң куелыр. Барыгызга да катнашуыгыз өчен рәхмәт. Сау-сәламәт булыгыз. Чыгарга мөмкин.





Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 02.11.2016
Раздел Иностранные языки
Подраздел Конспекты
Просмотров32
Номер материала ДБ-311258
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх