Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Конспект урока по татарскому языку на тему "Существительное"

Конспект урока по татарскому языку на тему "Существительное"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Те ма: Исем темасын кабатлау.

Максат: укучыларның исем сүз төркеме буенча алган белемнәрен камилләштерү, исемнәрнең килеш, зат-сан, тартым белән төрләндерүдә белемнәрен ныгыту, туган ягыбызга һәм чишмә-суларыбызга сак караш тәрбияләү, табигатьнең байлыгын, матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

Җиһазлау: өстәмә текстлар, рәсемнәр, аудиоязмалар.



Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

  2. Психологик уңай халәт тудыру.

Челтер-челтер ага чишмә-

Бер дә тыймалы түгел

Җырлый чишмә, елый чишмә

Җилферди зәңгәр толым.

Чишмә җырын тыңлап ята

Зәңгәр толымлы болын.

Без киләбез чишмәбезнең

Салкын суын эчмәгә.

Эчкәндә үзеннән-үзе

Баш иелә чишмәгә.

(Р. Миңнуллин “Чишмә”)

  1. Кереш сүз.

-Укучылар, бүгенге дәресне без очраклы гына бу шигырь белән башламадым, чөнки без бүген исем темасын кабатлап, чишмә-суларыбыз турында сөйләшербез. Дәресебездә туган ягыбызга, чишмәләребезгә сак караш, мәхәббәт тәрбияләүне; табигатьнең байлыгын, матурлыгын күрә, аңлый белүне максат итеп куярбыз.

Безнең туган авылыбыз Талбазы да елдан -ел үсә, матурлана, төзекләндерелә бара. Өйләрнең матурлыгы, йорт-ихаталарның тазалыгы, тирә-ягыбыздагы сулыкларның чисталыгы күзгә чалынып тора. Киләчәктә дә Авыргазыбыз, Башкортстаныбыз тирә-як авылларга, республикаларга үрнәк булып торыр дип ышанабыз. Ә нинди булыр икән соң ул Талбазы киләчәктә?

Нинди үзгәрешләр булыр? Менә шулар турында сез “Авылым киләчәге” дигән иншалар язып килергә тиеш идегез.

  1. Өй эшен тикшерү.

  2. Яңа текст өстендә эш.

Чишмә.

Челтер-челтер чишмә ага, әллә җырлый, әллә көйли , әллә елый. Яшел чирәмле чишмә юлы... Бу юллардан кемнәр генә үтмәгән, кемнәр генә чишмәнең көмеш суын эчмәгән! Елгаларга таба челтер-челтер чишмә ага, әйтерсең ул күл, инеш, елга, диңгез, океаннарга җан бирә. Чишмәләр турында халык табышмак чыгарган: “Башы – тауда, аягы – диңгездә ”. Идел, Кама кебек зур елгалар да чишмәләрдән башланганнар.

Элек-электән чишмәләрне кадерләп саклаганнар, чөнки чишмәләрдән, елга күлләрдән башка яшәү мөмкин түгел. Чишмә яшәүдән туктаса, елга-күлләрдә су бетәчәк, табигатьтә матурлык калмаячак. Соңгы елларда табигать ярлылана, чирәм,үлән начар үсә. Кешеләр чишмәләрне чистартмыйлар, һәм алар кибәләр.

Хәзер кайбер урыннарда чишмәләрне барлау һәм чистарту оештырыла башлады. Мәктәп укучылары да бу эш белән шөгыльләнәләр. Яшәсен чишмәләр!

Чишмәләребезне әби-бабаларыбыз да кадерләгән, хөрмәт иткән. Чишмәләребезгә юл өзелмәсен! Алар озын гомерле булсын һәм кешеләрнең дә гомерләрен озынайтсыннар иде!

(Көндәлек матбугаттан)

  1. Сүзлек эше.

Инеш-ручей

Диңгез-море

Ярлылана-обеднеет

Кадерләгән-уважает

Юл өзелмәсен-пусть не зарастет тропа.

Дәфтәрләргә бүгенге көнне һәм теманы язу.

  1. Сорауларга җаваплар бирү.

  • Сез чишмәләр күргәнегез бармы? Чишмә суын эчкәнегез бармы?

  • Безнең якларда нинди чишмәләр бар? Исемнәрен беләсезме?

Безнең туган ягыбызда да чишмәләргә игътибар артты. Мәсәлән, Ишле авылы янындагы чишмәне тазартып, киртәләп алганнар. Юлчылар анда туктап, сусавын басып, ял итеп китәләр.

  • Әйтегез әле, чишмәләр ни өчен кирәк?

  • Әйе, укучылар, татар халкы элек-электән чишмәләрне изге урын, яшәү чыгынагы дип санаган. Биредәге текстта да шуның турында әйтелә.

Якташыбыз Галимҗан Ибраһимов та “Кызыл чәчәкләр” әсәрендә Солтанморат авылының Зәңгәр чишмәсен ничек итеп матурлап язуы игътибарга лаек. (Укып ишеттерү.)

  1. Биремнәр үтәү.

а) тексттан чишмә сүзләрен язып алып, килешләрен билгеләү;

б) калын хәрефләр белән бирелгән исемнәргә морфологик анализ ясау

(Идел – исем, тамыр, уртаклык, берлек с., б.к.,тартым б-н төрләнгән, 1затта, ия);

в) күл,елга,чишмә, су сүзләре белән җөмләләр төзү;

г) чишмә темасына кечкенә хикәя төзеп карагыз. Тематик сүзләр алдыгызда.

Хикәягезне болай башлый аласыз:

Яшел чирәмле чишмә юлы, Чишмәләр турында күпме җыр,шигырь, табышмак, әкият чыгарганнар. Чишмәләр кадерләп сакланган...

Безнең авылда бер чишмә бар, авыл халкы аны бик ярата...”

-Сезне эшкә илһамландыру өчен тыныч көй тыңлыйбыз.

(“Җидегән чишмә” көе яңгырый.)

Берничә укучы үз эшләрен укып ишеттерәләр.

  1. Иншаларны өйдә язып бетерергә.

  2. Билгеләр кую.

  3. Йомгаклау.

Дәресебезнең ахырында бөек Тукайның “Бала белән Күбәләк” шигырен искә төшереп китик. Моннан йөз ел элек бала табигатькә чыгып, күбәләкнең хәлен сораша:

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

Ә без ыгы-зыгылы заманда , хәтта бер-беребезнең хәлен сорашырга да вакыт тапмыйбыз. Сорашыйк без табигатьнең хәлен! Хәлен белик тереклекнең! Шул табигать бүләге чишмәләребезгә, тирә-яктагы гүзәллеккә сокланып, кадерен белеп яшик! Үзебез өчен, киләчәк буыннар өчен саклыйк чишмә-суларыбызны!


Автор
Дата добавления 20.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров76
Номер материала ДВ-361876
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх