Инфоурок Другое КонспектыПраздничный концерт к женскому дню

Праздничный концерт к женскому дню

Скачать материал

(Сәхнә артында тавыш). Айзилә, йом инде күзеңне. Сине серле аланга алып барам

Интектермә әле, Раушан. Бармыйм дидем бит инде.Аңлыйсыңмы, бармыйм.

Йом инде күзләреңне, Айзилә. Барыйк инде.

Ярар инде, ярар.Я гел туктамассың

Йом күзләреңне, Айзилә. Әйдә киттек.Мин ач дигәч кенә ачарсың.Әйдә,әйдә , курыкма. Аякларыңны күтәребрәк атла.Менә килеп тә җиттек.Ач күзләреңне.

Я, ярый ачтым.Шуннан ни?

Күрәсеңме , бу матурлыкны?

Гаҗәп, мин берни дә күрмим.

Күрмисең, ничек күрмисең.

Раушан, әллә берәр хәл булдымы сиңа.Температураң да юк бугай инде.

Эх, Айзилә , кара инде.Каршыбызда берсеннән –берсе гүзәл чәчәкләр.Аларның хуш исеннән башлар әйләнә.

Саташасыңмы әллә син? Син бит мине мәктәпкә алып килгәнсең.Каршыбызда чәчәкләр түгел, ә гап-гади кызлар утыра.

Ай, дустым.Шуны да аңламыйсыңмыни?! Тиздән гүзәл затларыбызның, сезнең, бәйрәмегез .Бүген бу залга җыелган кызларыбыз чәчәкләрдән дә гүзәлрәк түгелмени,ә? Кулымнан килсә, һәммә кызга күктәге йолдызны бүләк итәр идем, булмый гына.

Я,я , тынычлан.

Әйдә, Айзилә, син дә шушы гөлләр арасында урын ал. Ә мин хәзер киләм.

Җыр “Эх сез матур кызлар.

1.Дус-ишләрем уйный-көлә,            (5 кл)
Мин генә көлмим.
Уенның да ямен тапмыйм,
Ни булды, белмим.

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

2.Мин эшемдә гел почетта,                 (6)
Һәрчак мактыйлар.
Кызлар гына урап уза,
Эх, яратмыйлар.

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

3.Йөрәгемдә утлар яна,                        (7)
Һич төшенмисез.
Арагыздан берегезне
Сөям өметсез.

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

4.Нигә сезгә аңлашылмый                    (8)
Минем хисләрем.
Шулай ук ялгыз үтәрме
Минем кичләрем?

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

 

”Хәерле көн, егетләр!

 

Хәерле көн,кызлар!!

 

-Денис, бик сәер килеп чыкты әле бу.

 

-Ни өчен алай дисең,Камил

 

-Ничек инде,биредә бит кызлар гына түгел,әниләр,укытучы апалар да бар.Укытучы абыйлар да үпкәләгәндер.

 

-.Камил,бигрәк,беркатлы инде син.Без бит аларга   яратып,дусларча эндәштек.Карале син аларга,әниләребез дә,укытучы апаларыбыз да яшь кызлар кебек чибәр,сөйкемле,язгы кояш кебек балкып торалар.

 

- Чыннан да,укытучы абыйларыбыз  да егетләр кебек. Сүз юк!.Хәтта егетләрне дә уздырып җибәргәннәр әле.Күз тимәсен!

 

- Ә ул шулай булырга тиеш тә. Бүген әниләр дә,апалар да,абыйлар да,малайлар да,бик матур булырга тиеш.

 

- Чөнки бүген язның иң беренче, иң матур бәйрәме...

 

- 8 март-халыкара хатын кызлар көне.

 

-Кадерлеләребез!

 

-Сезне чын ихлас йөрәктән язның иң гүзәл бәйрәме белән тәбрик итәбез.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

 

Олы бәйрәм бүген,

Бизәп күңел күген.

Җырлар гына торып калсыннар.

Өмет-хыяллар да,

Булса каршы ярда

Сезгә маяк булып янсыннар!

 Хөрмәтлеләребез,бүген бәйрәм!

Әйдәгез,дөнья мәшәкатьләрен бер читкә куеп , рәхәтләнеп ял итик,күңел ачыйк.

 

-Бу эштә,әлбәттә,Сезгә без ярдәм итәчәкбез.Бәйрәм белән котлар өчен сәхнәбезне 6 нчы сыйныф егетләренә бирәбез.(Җыр)

  

--Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!     

2 а.б. Нәрсәдән бу? Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

1 а.б.Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен.

2 а.б. Анысы да сөйли тагын: “Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”

1 а.б. Яшәсен хатын – кызларның халыкара бердәмлеге көне – 

8 март.

Март башында көннәр матур тора, 

Мулрак түгә кояш яктысын.

Җир – табигать шулай котлый сыман

Кешелекнең олы яртысын.

2 а.б. Кар каплый әле кыр юлларын,

Әмма вакыт язга әйләнде.

Бәйрәм белән Сезне, кыз туганнар,

Котлы булсын дөнья бәйрәме.

 

Каршы алыгыз 9-10 нчы класс егетләре.


Кырлар әле кардан арынмаган

Тик яз инде якын, бик якын

Бу ак пәрдә кинәт ачылыр да

Язлар чыгар җәеп канатын.

 

2.Аксакал кыш инде озак тормас

Гомере узган, китәр дөньядан

Шаулап, гөрләп кышны алыштырып

Язлар килә җиргә яңадан

    3-4 нче сыйныф укучылары җыр

3. Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә

Җиргә тама көмеш тамчы

Сагынып көткән яз килә.

 

 4. Әйтегезче, кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Кыш айларын да яратам,

Әмма яз күңеллерәк.

 

Яз әле башлана гына, кырларда суык җил, тыкрыкларда көртләр, елгаларда боз тәңкәләре. Яз. Яз кешене яшәртә. Яз канатландыра, яз кешеләргә көч өсти. Язны алсу таңнар, күңелләрне әллә ничек алгысытып яңа матурлыкларга омтылдыра, өметләндерә, тып – тып иткән тамчылар үткәннәрне искә төшереп, киләчәк турында хыялландыра. Шушы бәйрәм яз башында килү табигый.

   Бәйрәм белән котлар өчен сүзне  1 нче сыйныф укучысы Булатка бирәбез.

 

Денис, синең уйланганың бармы? Безнең мәктәбебездә гүзәл затларыбыз ничә?

 

Гел санаганым да юк,Камил. Әллә син беләсеңме?

 

Әйе,Денис.Безнең мәктәптә  __42__ кыз укый. Ә укытучы апаларыбыз __14____.Алар букеттагы чәчәкләр кебек төрлесе-төрле, берсеннән берсе матур.

 

Камил, гүзәл кызларыбызны күргәч, күңелдә үзеннән үзе җыр туа, җырлыйсы килеп тора. Синдә дә андый хис кузгалганы бармы?

 

Денис,күңелең моңга сусагач,әллә бер җырлап та бирәсеңме?

 

Әйдә соң алайса. Кызлар, сезнең өчен.

 

Каршы алыгыз,сезнең каршыгызда 5 сыйныф егетләре.(“Без бит  авыл егетләре”)

 

 

Гүзәл затлар хөрмәтенә ― җәннәт ясап 
Бакча-бакча җимеш өлгертәсе иде, 
8 нче мартта сары сандугачтай 
Сайрап кына сөю белдертәсе иде!

Гүзәл затлар хөрмәтенә ― ерак илдән 
Баллы шәраб, хушбуй алдыртасы иде, 
Ата булып, абый булып, 
Армый-талмый, мәңге кайгыртасы иде!

 

Зәңгәр күзле кызлар, алдагы җыр сезнең өчен. (7,8 нче класс “Зәңгәр күзләр”)

 

 

 

 

              Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

               Күңелсездер сезгә дә

               Бәйрәмнәр  кирәк безгә дә

               Кирәк һәммәбезгә дә

                Бәйрәмне кем китерә?

               Чәчәкләр, гөлләр микән?

               Бураннар, җилләр микән?

                Әллә соң дуслар микән?

Ә хәзер 6 нчы сыйныф егетләренә сүз бирәбез.

 

 

Бәхеткә, шатлыкка күмелеп, 
Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп 
Кадергә, хөрмәткә төренеп 
Яшәгез мәңгелек нур булып.

5 нче сыйныф укучысы Динарның  дәртле биюе сезнең күңелләрегезне тагын да күтәрсен.Каршы алыгыз Динар.

 

 

               Бүген кояш нурын сибә сезнең өчен,

                Түбәләрдән тамчы тама сезнең өчен,

               Бар шатлыклы елмаюлар сезнең өчен,

              Җыр-биюләр, җылы сүзләр сезнең өчен-

            Барысы да, барысы да Сезнең өчен.

Ә хәзер бәйрәм белән котлар өчен Салават белән Илназны чакырабыз.

                                                   

 

              Күңелегездә сезнең кояш яна

              Нурлы йөзегездә яз яме,

             Җирдә яшәү, җырга әверелсен,

            Котлы булсын –дөнья бәйрәме

 

       Әни, әнием, әнкәй! Сезнең хакта

            Уйласам да , күңелем юана,

          Безне сөеп, назлап яратырга

        Ярый әле, Сез бар дөньяда.

Акыллы сүз, сабыр күз карашы

           Тәмле ризык белән сыйларга,

           Кайткан чакта көлеп каршы алырга

          Ярый әле, Сез бар дөньяда.

Хәзер  котлау өчен сүзне      3, 4 нче укучыларына          бирәбез.

 

Әни,әнием, әнкәй! Кадерләп назлап әйтәбез,күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган,уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән әниебезгә дәшәбез.Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк : Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың”. Гасырлар буена килеп ирешкән бу гыйбрәтле сүзләрне җаныбызга сеңдерү зарур.

Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез,

Иминлекнең терәге сез,

Һәркемнең кирәге сез.

Сез чаялар,  сез батырлар,

Сез дөньяда иң матурлар.

Сез булганга тормыш ямьле,

Сез булганга тормыш гамьле.

Алдагы концерт  номерыбыз кадерле әниләребез сезгә багышлана.Каршы алыгыз 2 нче сыйныф укучылары.

 

 Кем дөньяга кеше бүләк итә?

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар

Эретерлек гранит кыяны

 

Кемнең  күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы,ягымлы.

Шатлыкларын башкаларга бүлә

Кайгыларга түзем,сабырлы

 

Кем елмая җәйге таң аткандай ,

Балкып китә шунда ук тирә-як

Нәфисле гөлләр сокланырлык

Көләчлектә аңа тиңнәр юк.

 

Кемнең куллары өйне,җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз

Ул әлбәттә яшәү чыганагы,

Тормыш яме-әнкәй, хатын-кыз!

Бәйрәм белән котлау өчен сүз  7 нче сыйныф егетләренә  бирелә.

 

                      Бәйрәмегез котлы булсын,

                      Елмаеп, көлеп торсын.

                      Язгы кояш нурларыдай,

                      Зур эшләргә рухландырсын.

                      Сәламәтлек -  юлдашыгыз,

                      Матур, тату тормышыгыз.

                      Күңел сөйгән хезмәтегез.

                      Һәрбарчасы булсын мулдан.

Тагын бер кат бәйрәм белән, гүзәл затларыбыз.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Праздничный концерт к женскому дню"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Нутрициолог

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 667 985 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 13.03.2017 357
    • DOCX 19.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гайсина Фаузия Марселовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гайсина Фаузия Марселовна
    Гайсина Фаузия Марселовна
    • На сайте: 8 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 11659
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой