Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Армия нәрсәгә кирәк?
Россия- мөстәкыйль ил, аның төп бурычы гражданнарының хокук һәм бурычларын яклау;
Көчле армия булганда безне беркемдә яулап ала алмас!
Көчле, зур, яхшы әзерлекле армия - ул дөньяда безнең дәрәҗә, терәк һәм авторитет булып тора!!!
2 слайд
Армия егетләрне нәрсәгә өйрәтә?
Төрле коралдан атарга, аны ничек җыярга һәм чистартырга.
Хәрби техниканың төзелешен белергә, ватылган очракта аны төзәтергә.
Гаскәрләрнең ничек урнашуы, һөҗүм вакытында һәм сакланганда отрядларның ничек хәрәкәт итәргә тиешлеген өйрәтә.
Солдатлар көчле, нык һәм чыдам булу өчен спорт белән бик күп шөгыльләнәләр.
3 слайд
Россия армиясенең нинди гаскәрләре бар?
Коры җир гаскәрләре;
Хәрби-һава көчләре;
Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре;
Хәрби-диңгез флоты
4 слайд
Россия армиясенең коры җир гаскәрләре
мотострелковый, танк һәм молниенос ракета гаскәрләре, артиллерия һәм ПВО, хәрби идарә органнары;
разведка һәм элемтә, техника белән тәэмин итү һәм инженерлык, радиацион, химик һәм биологик һөҗүмнәрдән яклау бүлекчәләре , тыл учреждениеләре кебек махсус гаскәрләр .
5 слайд
Россия армиясенең мотострелка гаскәрләре
Мотострелка гаскәрләре — дәүләтнең корыжир гаскәрләр нәселе, ул хәрби, транспорт машиналары һәм механик тарту чаралары белән җиһазландырылган пехотаны тәшкил итә.
6 слайд
Россия армиясенең танк гаскәрләре
Танк гаскәрләре - коры җир гаскәрләренең иң алдынгы көче булып тора. Танк гаскәрләрен куллану мотострелка гаскәрләре белән төп юнәлешләрдә уртак эшләрдә генә гамәлгә ашырыла һәм түбәндәге төп бурычларны үти:
Сакланганда - мотострелка гаскәрләренә каршы һөҗүмне чагылдырганда ярдәм итәләр һәм контрһөҗүм, контрударлар ясыйлар;
Һөҗүм башланганда - дошманның саклау линиясен кисеп, саклагыч тәртипләргә зур тирәнлеккә авышалар.
7 слайд
Артиллерия - коры җир гаскәрләренең нәселе, төп коралы булып — эре калибрга карата утлы корал: тупчылар, гаубицалар, минометлар тора.
8 слайд
Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре - коры җир гаскәрләренең нәселе, төп коралы булып ерак хәрәкәттәге баллистик ракеталар тора. Россия Федерациясенең төп атом-төш куәте.
9 слайд
Хәрби разведка - махсус коры җир гаскәрләренеке, аларның максаты - дошман турында мәгълүматлар туплау. Бу авыр, әмма кызыклы эштә күзәтү постлары, дозор бүлекләре, разведка группалары, разведка отрядлары, эзләү, засадалар урнаштыру өчен бүлеп бирелгән бүлекчәләр ярдәм итә.
10 слайд
Хәрби-Һава көчләре
Бу – Россия Федерадиясенең Кораллы Көчләр гаскәрләренең иң мобиль һәм маневрлы төре булып санала. Аларның төп бурычы - илнең территориаль мәнфәгатьләрен яклауны һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү. Моннан тыш, алар Россиянең административ, сәнәгать һәм икътисади үзәкләрен дә якларга тиеш.
11 слайд
Хәрби Һава Көчләре хәрби һәм укыту-хәрби самолетлар, вертолетлар, транспорт һәм махсус техника белән коралланган. Моннан тыш, алар карамагында зенит кораллары һәм махсус билгеләнештәге хәрби техника бар. Авиациянең мондый төрләрен аералар: ерак һәм күпкырлы фронт, транспортлы һәм армейский. Алардан тыш, һава һөҗүменә каршы тагын ике гаскәр бар: зенит һәм радиотехник гаскәрләр.
12 слайд
Хәрби-диңгез Флоты
Кораллы Көчләрнең бу төрләре хәрби операцияләр уздыру һәм илнең территориаль мәнфәгатьләрен су өслегендә саклау өчен билгеләнгән. Хәрби-диңгез флотына, шулай ук, атом-төш удары буенча дошманның стратегик мөһим объектларына ату мөмкинлеге бирелә. Аның бурычына шулай ук ачык диңгездә һәм яр буе базаларында дошманның көчен юк итү керә.
13 слайд
Хәрби-диңгез гаскәрләренең төрләре:
су асты һәм су өсте көчләре
диңгез авиациясе һәм пехота,
яр буе ракета-артиллерия частьлары һәм хезмәт күрсәтү, матди тәэмин итү бүлекчәләре.
14 слайд
Һава-десант гаскәрләренә исә аерым урын бирелә. Алар РФ Кораллы көчләренең элек телгә алынган төрләрен бирә ала торган иң яхшы нәрсәләрне берләштерә. ВДВ составында гаскәрләр төрләре артиллерия һәм зенит-ракета чаралары белән комплектланган. Алар карамагында десантның хәрби машиналары һәм бронетранспортерлар. Өстәвенә, парашютлар ярдәмендә теләсә кайсы һава шартларында ирекле урынга төрле йөкләрне десантларга мөмкинлек бирә торган махсус техника булдырылган.
15 слайд
Россия Федерациясенең су асты көчләре
Аларның бурычлары булып дошманның су асты көймәләрен һәм корабларын табу һәм юкка чыгару. Алар ярдәмендә диңгез десантларын тиешле урынга җиткерү, диңгез миналарын табу һәм зарарсызландыру гамәлгә ашырыла.
Алар су асты корабларын табу гына түгел, дошманның җир өсте объектларын да зарарлыйлар.Өстәвенә, алар мөстәкыйль рәвештә дә, РФның башка гаскәрләре белән дә эшли алалар.
16 слайд
17 слайд
Су өсте көчләре
Су өсте көчләре ракетадан башлап торпед һәм десантка кадәр төрле юнәлешле корабльләр һәм катерлардан төзелгән. Аларның бурычлары булып дошманның су асты көймәләрен һәм корабларын табу һәм юкка чыгару. Алар ярдәмендә диңгез десантларын тиешле урынга җиткерү, диңгез миналарын табу һәм зарарсызландыру гамәлгә ашырыла.
18 слайд
Диңгез авиациясе
Диңгез авиациясе-диңгез флотының хәрби көчләрен диңгездә һәм базаларда дошманның, десант отрядларының, конвойларның һәм ялгыз корабларның (судноларның) хәрби көчләрен эзләү һәм юк итү; корабльләрнең һәм объектларның группировкаларын һавада дошманнардан арындыру; самолетларны, вертолетларны һәм канатлы ракеталарны юк итү; һава разведкасын алып бару; дошманның корабльләре һөҗүм иткән вакытта Ватанны саклау өчен билгеләнгән.
19 слайд
20 слайд
Дөньяда, иң начар нәрсә - ул сугыш, ләкин бу хәл килеп чыга калса, ил һәм аның гражданнарына көчле армиядән яклау кирәк. Һәр яшь кеше үз илен яклау өчен, дошманга каршы торырга өйрәнергә бурычлы.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 667 985 материалов в базе
«Обществознание», Боголюбов Л.Н., Иванова Л.Ф., Городецкая Н.И. и др.
§ 4. Защита Отечества
Больше материалов по этой темеНастоящий материал опубликован пользователем Абдуллина Лейля Накиповна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
72/108/144 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300 ч. — 1200 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.