Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Язмышыма мин бик рәхмәтле…
Шакирова Минесәрия Фәрхетдин кызы
Татарстан Республикасы Кукмара мунииципаль районының «Түбән Өскебаш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик стаж 31 ел
Белемем югары: КГПИ- 1989 ел
!
Язмышыма бик тә рәхмәтле мин,
Шул һөнәрне миңа сайлатты.
Балаларны сөеп, яраттырып,
Мәктәп сукмагыннан атлатты !
2 слайд
Туган җирем ,
Аксыбым, син газиз туган җирем,
Шундый якын минем күңелгә.
Балачакта йөгереп уйнап үскән
Һәр сукмагың йөрәк түремдә
Туган җирем, Эчкән суым...
3 слайд
Белем бирәм ана телебездә
Балаларны сөеп, яратып.
Тормыш дигән олы бу дәръяда
Ничек яшәү серен аңлатып.
Мин гап-гади авыл мөгаллиме...
4 слайд
Мәктәп тормышы күңелле,
Гел мәшәкатьтән тора.
Ә яшәүме икән шунсыз,
Син өлкәннәрдән сора.
Белми идем, синдә белдем, мәктәп...
5 слайд
ҺӘР МИЛЛӘТНЕҢ ҮЗ КЫЙБЛАСЫ БУЛА...
Милләтемнең йолалары
Күңелгә шундый якын.
Һәрбересен барлаганда
Димен: бай минем халкым
6 слайд
Кунак күңел күтәрә ул,
ихласлыкка этәрә
Рәхмәт, Казан кунаклары
Телгә хөрмәт арттыра...
Туган телнең байлыгына,
Моңына шаккаттыра
7 слайд
Бездән хөрмәт олы затларга...
Зурны зурлап, хөрмәт итү-
Халкымнан килгән гадәт
Күңелләрен күрә белү-
Уйласаң, нинди әйбәт.
8 слайд
Сокланырлык синең батырлыкка,
Һәрбер буын,Җәлил, баш ия.
Без-яшь буын,синең оныкларың,
Сокланабыз синең талантка.
Батырлыгың белән рухланабыз
Каурый куйган чакта канатка.
9 слайд
Без – киләчәк буын балалары
Баш иябез синең талантка.
Сәләтеңә синең сокланабыз
“Шүрәле”ләр, сихри “Пар ат”та.
Шөһрәтле син, бөек Тукаем!
10 слайд
Каләмебез тылсымлы...
Мәктәбебездә “Тылсымлы каләм”түгәрәге үз эшен менә инде 3 ел дәвам итә. Түгәрәккә йөрүчеләр үз иҗатларын һәр санда да бәян итеп баралар. Сезнең безнең эшчәнлеккә карата теләк һәм фикерләрегез булса һәм тагын нинди рубрикалар булуын күрәсегез килсә, сездән һәрчак тәкъдимнәр, яңалыклар көтеп калабыз.
“Тылсымлы каләм” исемле
Түгәрәк эшләп килә.
Иҗадилыкны чарлыйбыз,
Уңышлар бары телә.
11 слайд
Күңелем тамчылары...
Мин тумышым белән Кукмара районының Битлянгур авылы кызы. Яраткан хезмәтемне 1980 елда Түбән Өскебаш урта мәктәбендә тәрбияче булып башлап җибәрдем. 7 ел тәрбияче булып эшләгәннән соң татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләндем. 1999 -2007 елларда директорның укыту буенча урынбасары булып эшләдем. Педагогик эшчәнлегемне бүгенге көндә дә шушы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып дәвам итәм.
Кеше күңеле – үзе бер олы дөнья. Аңа бары да – шатлыклар да, борчулар да- һәммәсе дә сыя. Ә шул күңелдәге хисләр кешене уйландыра, моңландыра, дәртләндерә, ә кайчакта әллә нинди биеклекләргә күтәрә. Минем дә күңелемнең олы дөньясы бик бай һәм бик матур. Хисләрем белән мин зур киңлекләрне айкыйм. Һәм кайчакларда алар, тамчы булып, әкрен генә кәгазь битләренә тамалар. Мин уйланырга һәм хыялланырга яратам.
Яшәү төшенчәсе – бик зур бәхет бит ул. Тормыш матур. Үзеңнең туган ягыңда табигатеңә, халкыңа сокланып яшәү – нинди рәхәт һәм серле.
Әлеге тупланмам аша мин сезнең өчен күңелемдә туган кайбер хисләремне тәкъдим итәм.
12 слайд
Коем бар дип, суым бар дип,
Аны бикләп саклама.
Суын алган саен кое
Чистара ул, сафлана.
Тәҗрибә алмашканда
13 слайд
Онытылмаслык мәктәп еллары...
Бәхет дигән зур төшенчә барга
Кеше яши-яши төшенә.
Хезмәттәшләр белән дус эшләүләр
Хәтта керә минем төшемә.
14 слайд
Хезмәтемдә таптым бәхетне...
Миңа сорау бирсәләр,
Бәхетең ни, дисәләр.
Бәхетем шул, таңнан торып
Эшкә килгән иртәләр.
15 слайд
Эшкә бирсәң чын күңел...
Безнең хезмәт шундый: эзләнүләр,
Белем күтәрүләр бик хаҗәт.
Эшчәнлегең шул чак бәяләнә,
Бәяләнү-әмма дә рәхәт.
16 слайд
Гаиләм-ныклы терәгем
Үз гаиләң,үз куышың булу-
Әйтеп бетермәслек бер рәхәт.
Өч кыз үстердек без ирем белән,
Бер-беребезне аңлап,дус яшәп.
17 слайд
Кеше булса, эшләр эше булсын,
Тормышының булсын мең яме.
Изге хисе булсын күңелендә,
Ә җанында һәрчак ил гаме.
Менә шундый яшәп туя алмаслык, Гаҗәп нәрсә шул син, и тормыш...
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 664 839 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Шакирова Минесария Фархутдиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.