Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Туган телдә данлап яшик туган җирне!
2 слайд
Нинди матур минем туган җирем ,
Җир шарында тиңдәш юк аңа
Киң кырларда үсә мул игеннәр,
Шаулап ага озын елгалар.
3 слайд
Туган җирем! Шулай җырлап.
Синең кырларыңны гиздем дә
Шуны тойдым, туган җиремдә
Бәхетле мин шушы мизгелдә.
4 слайд
Туган авылымның гүзәллеген
Моңлы җырларыма салам мин.
Туган ягым-Симетемне зурлап,
Җырларымнан илһам алам мин.
5 слайд
Кайтабыз без сиңа изге чишмә
Тәмле суларыңны эчәргә.
Синең хәер-фатихаңны алып
Тормыш диңгезләрен кичәргә.
6 слайд
Туган җиркәй..Ни аһәңле,назлы исем!
Сизәм анда болыннарның татлы исен,
Ишетәм анда каеннарның серле шавын,
Тау астында серле чишмә чылтыравын.
7 слайд
Авылым, син һәр шәһәрдән ,
Матуррак, сөйкемле,
Аккан чишмә суларың да,
Татлы ширбәт шикелле.
8 слайд
Күрәм яңа мәчет манарасын
Тыңлыйм аннан азан тавышын.
Горурланам авылым,синең белән
Шунда үтәм гомер агышын.
9 слайд
Авылым,сине карыйм тау башыннан
Изге авылым булган урыннан,
Кешеләрең синең ай-кояштай
Сиңа кайтам борма юлыңнан.
10 слайд
.
Авылым урамнарында
Үсә матур таллар.
Берсеннән-берсе яктырак
Ата бездә таңнар.
11 слайд
Симетем минем, гүзәл Симетем!
Синдә яшәү дәрте, өметем.
Сихри гүзәллеккә ия булган.
Бөреләнгән язгы гөлем син.
12 слайд
.
Симетем –син урман кочагында
Утыргансың матур аланда.
Синең матурлыкны җырлар өчен
Җыелабыз шушы аланга.
13 слайд
14 слайд
15 слайд
Бакчам гади, үсми анда
Кипарислар, хөрмәләр.
Миңа таллар кипаристан
Матуррак күренәләр.
16 слайд
17 слайд
Сокланып һич тә туялмыйм
Туган як таңнарына!
18 слайд
Туган ягым матур табигатьле
Зур таулары, кыялары
Яр астына уеп тишек тишкән
Пар карлыгач оялары.
19 слайд
Дөнья ямьле, сулар тәмле
Тик туган җирдә генә.
20 слайд
21 слайд
Матур гына якты алан
Сайрый тургай былбылы
Тау астында сызылып киткән
Түбән Симет авылы.
22 слайд
Иртә белән таңнар атулары
Сандугачның җыр-моңнары
Чыклы чирәмгә сызылып төшкән
Сузылып кояшның нурлары
23 слайд
24 слайд
Тик син генә яшәү матурлыгы,
Гүзәллеге якты дөньяның.
25 слайд
Туган авылым, үскән җирем-
Гади генә бер авыл.
Гади булса да, яз җиткәч,
Гөл бакчасы була ул.
26 слайд
Туган ягым – гөлләр иле,
Гөлләр, сөмбелләр иле.
Гөлгә кунып сайрап кына
Үскән былбыллар иле.
27 слайд
28 слайд
29 слайд
30 слайд
Шушы яктан, шушы туфрактан без!
31 слайд
Туган илкәем, сөйгән җиркәем
Иртәнге саф нурга күмелә.
Урам буйлары, басу юллары
Бигрәк инде матур күренә.
32 слайд
33 слайд
Мин мәңгегә синдә-күңелем белән
Симетем барда әле-өмет бар.
34 слайд
Туган туфрак җылы-йомшак бит ул
Күк йөзе дә аның зәп-зәңгәр.
Яңгырлары,хәтта ак карлары да
Челтерәп аккан чишмә чын әгәр.
35 слайд
Туган авылымның гүзәллеген
Моңлы җырларыма салам мин.
Туган ягым-Симетемне зурлап
Җырларымнан илһам алам мин.
36 слайд
37 слайд
38 слайд
39 слайд
40 слайд
41 слайд
Алсуланып кояш батар – батмас
Ак нурларын сирпеп чыкты Ай.
И туган җир, синдә кеше өчен
Караңгылык бер дә юк бугай.
42 слайд
Иртәнге нурлар, иң якты уйлар,
Кая барсам, минем күңелемдә.
Һәрвакыт шулай, сайрасын тургай
Туган илнең тыныч күгендә.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 664 320 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Муллаянова Талия Талгатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
3 ч.
Мини-курс
6 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.