Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рабочая программа. Литературное чтение

Рабочая программа. Литературное чтение

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Аңлатма язуы


2 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыктелләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”).

5. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).

6. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

7.Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11нче сыйныфлар/[басма өчен Ч.М. Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы].- Казан:Татар.кит.нәшр., 2011.-239 б.

8. Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы «Азнакай шәһәре 4 лицее”ның 2015- 2016 нчы уку елына төзелгән укыту планы.


Татар теле фәненең базис укыту планында урыны.

2 нче сыйныфта әдәби укуны укытуга базис уку планында атнага 2 сәгать, ел буена 70 сәгать , Азнакай шәһәре муниципаль бюджет белем учреждениесе “4 нче лицее” ның укыту планы нигезендә атнага 1 сәгать, ел буена 35 сәгать бирелде.Шуңа күрә, эш программасында, барлык өйрәнелә торган темалар сакланып, сәгатьләр санына үзгәрешләр кертелде. Укучылар тарафыннан җиңелрәк үзләштерелгән темаларга бирелгән сәгатьләр авыррак үзләштерелә торган темалар хисабына кыскартылды. Әдәби уку буенча эш программасында тематик план аерым төзелде.


Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укытуның төп максатлары

  1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел формаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыру, телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

  2. Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү, алар турында үз фикерләрен әйтергә өйрәтү.

  3. Әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлату һәм кулланырга өйрәтү.


Төп бурычлар:


  1. Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, милләттәшләребез тормышы турында мәгълүмат бирү.

  2. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша укучыларда Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм гомумән кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.

  3. Эстетик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл, мәрхәмәтле караш булдыру.

  4. Әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында укучыларны сәнгатьле уку алымнарына өйрәтү.



Укыту предметына характеристика

Татар әдәбияты укучыны олы тормышка әзерләү юлында әһәмиятле урын алып тора. Ул, беренче чиратта, рухи-әхлакый тәрбия бирү чыганагы булып тора. Әдәбият баланың иҗтимагый аңын, тарихи күзаллауларын үстерә һәм кешелек җәмгыятенең төп кыйммәтен – кешелеклелек (гуманизм) сыйфатларын тәрбияли, югары идеалга омтылу, кешеләргә шәхес итеп карау, әхлак кагыйдәләрен яшәү нормасы буларак кабул итү принципларын тормышка ашырырга ярдәм итә.

Мәктәптә әдәбият укыту сәнгать белән тормышның бәйлелеге, форма һәм эчтәлекнең бердәмлеге, тарихилык, яңалыкка омтылыш, тарихи-мәдәни белешмәләрне аңлау, әдәбият теориясендәге яңа төшенчәләрне үзләштерү, традицияләрне барлау, үзләштерү һәм саклау өчен тырышу, татар әдәби теленең бай сурәтләү чараларын файдалана алу принципларына нигезләнә. Мәктәп укучысы әдәби әсәрләрне бәяли һәм анализлый белергә тиеш, чөнки укучы әдәби әсәрләр, аларның авторлары фикере аша гомумкешелек кыйммәтләрен үзләштерә, халыкның рухи байлыгы белән таныша, тормышның катлаулы фәлсәфәсен аңларга тырыша. Әдәбият укыту эшчәнлеге боларның барын да исәпкә алып оештырылырга тиеш.

2 нче сыйныфлар өчен әдәбият дәреслеге алда санап кителгәннәргә нигезләнеп төзелгән. Балаларны әсәрләрнең авторлары белән таныштырганда, әдипләрнең портретлары һәм аларның тормышы турында кыскача фактик материаллар, алар турында башка язучы һәм галимнәр фикерләрен биреп барыла. Моннан тыш, укучыларның татар әдәбияты белән кызыксынуларын үстерү өчен, кызыклы мәгълүматлар; татар әдәби музейлары турында белешмә материал, ягъни әдәби музейлардан алынган фоторепортажларга да урын бирелгән.

Рәссамнарның картиналары белән танышкан вакытта, укучыларның сөйләм телләрен, күзәтүчәнлекләрен, матурлыкка соклана белү хисләрен, гади генә предметны да образлы итеп күрә белүләрен үстерү өчен, музейлар, картиналарның язылу тарихы, эшләнеш алымы турында бирелгән кыскача мәгълүмат та әдәбият укытуның әһәмиятен арттыруга юнәлтелгән.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына дистә еллар дәвамында туган тел һәм әдәбият бергә укытылып килде. “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Закон кабул ителгәннән соң, тел һәм әдәбият аерым өйрәнелә башлады, сәгатьләр саны рус теле һәм әдәбиятын өйрәнү күләменә якынайтылды. Бу үз чиратында әдәбият укытуның түбәндәге максат һәм бурычларын билгели:


*матур әдәбият, аның авторы, әсәрнең жанры, персонажы турында күзаллау булдыру;

*уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү;

*матур әдәбият әсәрләрен укуга, китапка кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү;

*татар теленең үзенчәлекле авазларын дөрес әйтә белү;

*дөрес һәм бәйләнешле әйтмә һәм язма сөйләмгә өйрәтү.


Татар халкының бай әдәби мирасын үзләштерү, халыкның тарихын һәм мәдәни үткәнен белү яшь буынга аң-белем һәм тәрбия бирә, аларның милли үзаңын үстерүдә мөһим роль уйный. Әдәби уку программасына текстларның күбесе балалар әдәбиятыннан һәм әдәби әсәрләрдән сайланып, табигать һәм кеше, кешенең табигатькә мөнәсәбәте, аның табигатьне саклаудагы роле, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кебек бүгенге заман проблемаларына туры килә. Шактый текст фольклордан алына. Эчтәлеге укучыларга якын булган әкиятләр, татар халкының мәзәкләре, мәкальләре һәм әйтемнәре, табышмаклар һәм тел шомарткычлар укучыларда зирәклек, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләүгә өлеш кертә.


2 нче сыйныф укучыларының укудан белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә дөрес һәм гадел бәя бирү – шактый катлаулы мәсьәлә. Башлангыч сыйныф укучыларының өйрәнгән материалны үзләштерү дәрәҗәсе ике юнәлештә тикшерелә: тел буенча мәгълүматлылык ( татар телендәге авазлар һәм иҗек калыплары, сүз һәм сүз төзелеше, сүз ясалышы, исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык, фигыль, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, кисәкчәләр, җөмләнең баш кисәкләре, җыйнак һәм җәенке җөмләләр, эндәш сүзләр һ.б.); мәдәни мәгълүматлылык ( татар сөйләм этикеты, тормыш – көнкүрешкә караган әйбер исемнәре, йолалар, милли уеннар, халык авыз иҗаты, сынлы сәнгать һ.б.)

Телдән җавап бирүне бәяләү

Башлангыч сыйныф укучыларының татарча сөйләм дәрәҗәсе төрлечә була: кайбер балалар өйдә ана телендә аралаша, икенчеләре аерым очракларда гына татарча сөйләшә, ә кайберләре татарча бөтенләй белми. Шуңа да телдән әзерлек чорында ситуатив – тематик принцип буенча татарча аралашу күнекмәләрен ныгыту һәм үстерү, тыңлап аңлау һәм сөйләүне камилләштерә башлау бурычы куела, аралашу һәм язу өчен кирәк булган сүзләр белән тулыландырыла, еш кулланыла торган грамматик формалар активлаштырыла. Бу исә бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдырырга ярдәм итә. Балаларның тыңлап аәлау һәм сөйләү күнекмәләре даими рәвештә тикшерелеп, бәяләнеп барырга тиеш. Бу вакытта милли рухны чагылдырган әсәрләргә, милли уеннарга, гореф – гадәтләргә, халык авыз иҗатына һәм сөйләм этикетына аеруча зур игътибар бирелә.

Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү

Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү өч төрле була:

  1. тулаем аңлады”;

  2. өлешчә аңлады”;

  3. аңламады”.

Укуның күләме һәм аны бәяләү

Уку дәресләренең төп вазифасы – укучыларда дөрес, йөгерек, сәнгатьле итеп, текстның эчтәлеген аңлап уку күнекмәләре булдыру һәм үстерү, аларны китап белән эшләргә өйрәтү. Уку техникасы сыйныфтан сыйныфка камилләшә барырга тиеш.

Баланың уку сәләтен бәяләгәндә, текстның эчтәлеген аңлап, тиешле тизлектә, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, интонацияне саклап, башкалар ишетелерлек һәм аңларлык итеп уку мөһим. Кычкырып укыганда, сүзләрнең дөрес әйтелешенә игътибар ителә.

Кычкырып уку белән бергә, баланың эчтән уку мөмкинлекләрен камилләштерү турында да онытмаска кирәк. Эчтән уку тизлеге дә гомуми таләпләргә туры килергә тиеш. Әмма 1 нче сыйныфтан эчтән укырга өйрәтү бурычы куелмый (мәҗбүри түгел).

Укуны билгеләү өчен, укучыга 2 – 3 минутлык тоташ текст бирелә. Шуннан соң 1 минутка ничә сүз укуын табарга мөмкин.

Сыйныфлар

Хәрефләр саны

Сүзләр саны

Кычкырып уку

Эчтән уку

Кычкырып уку

Эчтән уку

2

95 - 140

140 - 290

25 - 35

40 - 70

Уку күнекмәләрен бәяләү

Программа таләпләрен үтәсә (авазларны, сүзләрне, җөмләләрне дөрес, сәнгатьле итеп укыса), укытучы сорауларына җавап бирә алса, текстның эчтәлеген аңлап үзләштерсә, “5”ле куела.

Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә; сәнгатьлелек сакланса да, 2 – 3 әйтелеш хатасы җибәрсә; пауза һәм интонация белән бәйле төгәлсезлекләр булса да, эчтәлекне аңлап, укытучының сорауларына җавап бирә алса, “4”ле куела.

Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килмәсә, сәнгатьле итеп укымаса, логик басымны дөрес куймаса, 3 – 4 әйтелеш хатасы җибәрсә, текстны өзеп - өзеп укыса, укытучы сорауларына җавап биргәндә, төгәлсезлекләр китсә”3”ле куела.

Уку тизлеге бик акрын булса, барлык сүзләрне дә иҗекләп укыса; текстны сәнгатьле, аңлаешлы итеп укымаса; әйтелеш нормаларын тупас бозса; орфоэпия һәм интонация хаталары эчтәлекне аңлауга җитди комачаулык тудырса; сүзләрне әйткәндә, 6 дан артык тупас бозып әйтү булса, “2”ле куела.

Укыту-методик, материаль-техник мәгълүмат бирү чыганаклары

1. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11нче сыйныфлар /[басма өчен Ч.М. Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы].- Казан:Татар.кит.нәшр., 2011.-239 б.

2.Уку китабы: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен д-лек(татар балалары өчен) /Р.Х.Ягъфәрова.-Казан: Татар.кит.нәшр., 2013.


3..Әдәби уку: башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фында эшләүче укытучылар өчен кулланма/ Г.М.Сафиуллина һ.б. -Казан: "Мәгариф- Вакыт" нәшр., 2012.

4.Кызыклы грамматика.С.Г.Вәгыйзов.-Казан: Мәгариф, 2006.

5.Я.Х.Абдрәхимова “Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү” Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2000 ел.

6. Д.Ф.Заһидуллина. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2000 ел

7.Электрон ресурслар: “Бала” китапханәсе; “Татар мультфильмнары», татар сайтлары beiem.ru һәм tarkhanova.ru


Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, түбәндәге шәхси кыйммәтләр формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычында татар телен укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Танып- белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

  • эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.





Программаның эчтәлеге



Төп программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган

сәгать саны


Бүлекләрнең темасы

Сәгать саны

1

Кояш җирне яктырта, уку-мине.

6 сәг.

2

Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта

6сәг

3

Әткәй, әнкәй һәм туганнарым

7 сәг.

4

Ак чәчәкләр ява

6 сәг.

5

Үзе яхшының эше дә яхшы.

5 сәг.

6

Туган җир, туган ил.

7 сәг.

7

Яз җыры .

6сәг.

8

Борын- борын заманда...

9сәг.

9

Саумы, җәй.

5сәг.

10

Безнең якын дусларыбыз.

7сәг.


Барлыгы

64 сәг.



Эш программасында әсәрләрне өйрәнү өчен каралган сәгать саны

Бүлекләрнең темасы

Сәгать саны

Теоретик материал

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Класстан тыш уку

1

Кояш җирне яктырта, уку-мине.

5сәг.

5сәг.

1 сәг.


2

Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта

3сәг

3сәг.

1 сәг.


3

Әткәй, әнкәй һәм туганнарым

5сәг.

5 сәг.

1 сәг.

1 сәг.

4

Ак чәчәкләр ява

5 сәг.

5сәг.

1 сәг.

2 сәг.

5

Үзе яхшының эше дә яхшы.

3 сәг.

3 сәг.

1 сәг.


6

Туган җир, туган ил.

2сәг.

2 сәг.

1 сәг.


7

Яз җыры .

3сәг.

3сәг .

2 сәг.


8

Борын- борын заманда...

4сәг.

4сәг.

-

1 сәг.

9

Саумы, җәй.

5сәг.

5 сәг.

1 сәг.



Барлыгы

35сәг.











Ятлау өчен әсәрләр (8)



Габдулла Тукай. Туган тел. Җир йокысы..Кояш.

Бари Рәхмәт. Кошлар киткәндә.

Муса Җәлил. Көз җитте.

Гасыйм Лотфи. Сыерчык.

Зәкия Туфайлова. Туган ил.

Роберт Миңнуллин. Әни.

Сөйләшү тематикасы

И туган тел, и матур тел!

Күркәм, әдәпле сүзләр.

Яшел чыршы янында.

Әниләр бәйрәме.

Без Татарстанда яшибез.

Яшелчәләр кибетендә.

Без әкиятләр яратабыз.







Т/С

Бүлекләр һәм

темалар

Сәг.

саны

Уку – укыту эшчәнлегенең төрләре

Предметара нәтиҗәләр һәм укучыларның унверсаль уку гамәлләре (УУГ)

Үткәрү вакыты

танып белү УУГ

регулятив УУГ

коммуникатив УУГ

план


факт

I. Кояш җирне яктырта, уку - мине.

1.


I чирек -9 сәг.

Б.с.ү.№1. И туган тел, и матур тел!

Г. Тукай. Туган тел.


1


Туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү. Аны хөрмәт итәргә өйрәтү.

Балаларга татар халкы-ның бөек шагыйре турында мәгълүмат бирү. Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Шигырьне игътибар белән тыңлау һәм мәгънәсен аңлата белү.

Аңлап уку; тиешле мәгълү-матны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булды-ру; объектларны чагыштыру; классификация-ләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эшчән-лек процессында контроль һәм бәя бирү.











Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны сайлап алу ; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; фикерләрне логик чылбырга салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;укыту-чы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрәнү: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү









Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрәнү:эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгелән-гән критерий-ларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.















-.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.


04.09.


2.

Г. Тукай. Иртә.

Х.Туфан. Ял көнендә кырлар-болыннардан...

Г. Тукай. Ташбака илә Куян.


1


Г.Тукай турында белемнәрен тирәнәйтү. Г.Тукайның бөек татар шагыйре икәнен әйтә белү. Г.Тукайның биографиясен сөйли белү.

Йөгерек, аңлап уку, укыганны сөйли белү.

Мәсәлнең үзенчәлеге, аның үткен эчтәлеге, җанлы формасын саклап сөйли белү.


11.09.


3.

А.Алиш. Мин дәү, син кечкенә.

М.Гафури. Ана белән кызы.

Р.Низамова. Мәктәпкә барабыз

1


Сәнгатьле укырга өйрә-нү. Эчтәлекне аңлап ана-лиз ясау, нәтиҗә чы-гара белү. Иптәшләреңне хөрмәт итә белү.

Ананың баласына, бала-ның анасына булган хис-ләре ачыклау. Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

18.09.


4.

Ә. Бикчәнтәева.

Үрдәк беренчелекне алган.

Ә Бикчәнтәева.

Язарга өйрәнгәндә.

А.Нигъмәтуллин. Рөстәм төгәл исәпли.

1

Йөгерек, аңлап уку, укыганны сөйли белү.

Әкиятнең үзенчәлеге, үт-кен эчтәлеге, җанлы фор-масын саклап сөйли белү.

Шигырьне дөрес басым һәм интонация белән сән-гатьле укырга өйрәнү. Мәктәп тормышын ях-шырак аңлау, өй эшлә-рен дөрес, сыйфатлы итеп башкаруның мөһимлеген белү

25.09.


5.

И.Туктар. Тырышкан табар.

Г.Хөсәенов. Белү-белмәү


З.Нури. Көн дә мең дә бер сорау.

1


Белем алу юлларына тө-шенү, өй эшләрен дөрес, сыйфатлы итеп башка-руның мөһимлеген белү.

Шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнү. Мәктәп тормышын яхшырак аң-лау, өй эшләрен дөрес, сыйфатлы итеп башка-руның мөһимлеген белү




02.10.





II. Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта.


6.


Г. Тукай. Көз.

Н.Сладков. Көз.

М.Җәлил. Көз җитте.

Б.Рәхмәт. Кошлар киткәндә.

1


Көзге табигать, аның үзенчәлекле билгеләрен күрә һәм табигатьне күзәтә белү. Әдәби текстны сәнгатьле итеп уку, анализлау.

М.Җәлилнең тормыш юлы белән кыскача таныштыру. Укучыларның сәнг.сөйләм, укуларын камилләштерү. Укучы-ларны кышлаучы кошлар белән таныштыру,алар турында кайгырта белү.


Фикерләрне логик чылбырга салу;иҗади һәм эзләнү характерындагы

проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү,анализ-лау, объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрәнү;эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.


Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


09.10.


7.

Г.Мөхәммәтшин. Бәрәңге алганда.

Г.Афзал. Көз көне.

М.Әхмәтҗанов. Көз.


1


Текстны сәнг.итеп уку,сорауларга җавап бирү. Уку күнекмәләрен формалаштыру,эчтәлек буенча анализ ясап нәтиҗә чыгара белү.

Көзге табигать, аның үзенчәлекле билгелә-рен күрә һәм таби-гатьне күзәтә белү. Әдәби текстны сәнгатьле итеп уку, анализлау.


16.10.


8.

Г.Галиев. Айлар алышынганда.

Б.с.ү.№2. Яшелчә кибетендә.

1


Текстны сәнг.итеп уку,сорауларга җавап бирү. эчтәлек буенча анализ ясап нәтиҗә чыгара белү.

Яшелчә исемнәрен дөрес итеп әйтә белү. Кибеткә барырга куша, нинди яшелчәләр ки-рәклеген әйтә, сорый, сатып ала белү.





23.10.








Әткәй, әнкәй һәм туганнарым

9.


З. Туфайлова. “Әни” сүзе.

А.Алиш. Әни ялга киткәч.

Ә.Бикчәнтәева. Әтием белән бергә.


1


Әни сүзенең бөеклеген аңлау ,әниләргә хас сый-фатларны барлау. Ши-гырьне дөрес басым һәм интонация б\н сәнгатьле укырга өйрәнү. Иҗади фикер йөртергә,әниләргә карата хөрмәт хисе тәрбияләү

Шигырьдә сурәтләнгән әтинең тәрбия бирү алымнарын ачыклау. Шигырьне дөрес басым һәм интонация б\н сәнгатьле укырга өйрәнү.

Аңлап уку; тиешле мәгълү-матны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы бил-геләү, аларны чи-шү өчен алгоритм булдыру; объект-ларны чагыштыру; классификация-ләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эшчән-лек процессында контроль һәм бәя бирү.

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;укыту-чы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрәнү: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү


Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


30.10


10


II чирек 7 сәг.


Р.Вәлиева. Дәү әни.

Х.Халиков. Дәү әти.

Б.с.ү.№3. Дәү әнием һәм дәү әтием.


1


Иҗади фикер йөртер-гә, дәү әни һәм дәү әтигә хөрмәт хисе тәрбияләү. Хикәядән файдаланып, дәү әниең һәм дәү әтиең турында сөйләү

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү һәм дөрес итеп фикерләрең-не әйтә белү.,дәү әниең һәм дәү әтиең турында сөйли белү.

Әсәрдә халык әкиятенең үзенчәлеге, аның үткен эчтәлеге, җанлы формасы саклану

Бирелгән тема буенча 7-8 җөмләдән торган текст белән сөйли һәм язып бирә белү


Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны сайлап алу ; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; фикерләрне логик чылбырга салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү:эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгелән-гән критерий-ларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


13.11.


11.

Корея әкияте. Тату туганнар.

Безнең гаилә.

1

20.11.


12.

Ә. Фәйзи. Чәй эчәбез бал белән.

Г.Мөхәммәтшин. Әйдәгез, танышабыз: мин гап- гади Инсаф

1


Шигырьне дөрес басым һәм интонация б\н сәнгатьле укырга өйрәнү,

Текстка телдән рәсем ясау

Әдәби текстны сәнг.итеп укый һәм анализлый белү

27.11.


13.

Р.Миңнуллин. Әни.

Т.Хаҗиәхмәтов. Г.Тукайның “Бишек җыры” шигыренә иллюстрация.

Класстан тыш уку №1. Р.Миңнуллин шигырьләре.

1


Бәйләнешле сөйләм телен үстерү һәм дөрес итеп фикерләреңне әйтә белү.

Татар классик язучы-ларының балалар өчен иҗат ителгән әсәрләре белән танышу,аңлап уку, мәгънәсен аңлату,

төп фикерне билгеләү.


04.12.



Ак чәчәкләр ява

14.

Г. Тукай. Җир йокысы.

Кыш.

З.Нури. Карга.

Ә. Бикчәнтәева. Карлар ява.

В.Монасыйпов.Кем белән кем

1


Шигырьне дөрес басым һәм интонация б\н сәнг. укырга өйрәнү, ятларга әзерлек.Текстны сәнг. итеп уку,сорауларга җавап бирү

Шигырьне дөрес басым һәм интонация б\н сәнг. укырга өйрәнү; текстны уку,сүзлек өстендә эш.

Фикерләрне логик чылбырга салу;иҗади һәм эзләнү характерындагы

проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү,анализ-лау, объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрәнү;эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.


Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


11.12.


15.

Р. Батулла. Куян баласы Нуяк.

Класстан тыш уку № 2. Р.Батулла әкиятләре.

1


Әдәби текстны сәнгатьле итеп уку, анализлау. Эч-тәлек буенча план төзү.

Сөйләм телен үстерү һәм дөрес итеп фикерләрен әйтү.

18.12.


16.

З. Нури. Кар яуган.

Н.Дәүли. Календарьның соңгы бите.

И. Туктар. Җем-җем!.. Чвик!..

1


Кышкы табигатьнең үзенчәлекләрен күзәтә һәм сөйли белү

Текст буенча сорауларга җавап бирергә хәзерлек



25.12.



17.

С. Урайский. Чыршы. Г.Зәйнашева.Т укран белән сөйләшү.

III чирек 10 сәг.



Б.с.ү.№4 .Яшел чыршы янында.

1

Шигырьне дөрес басым һәм интонация б\н сәнгатьле укый белү.

Сөйләм телләрен үстерү һәм дөрес итеп фикерләрен әйтү.





15.01.


18.

Д. Аппакова. Тагын урамга.

Р.Корбанов. Урак өсте.

Класстан тыш уку № 3.

Д. Аппакова хикәяләре.

1


Сөйләм телен үстерү һәм дөрес итеп фикерләрен әйтергә өйрәтү.


Татар классик язучы-ларының балалар өчен иҗат ителгән әсәрләре белән танышу, аңлап уку, мәгънәсен аңлату,

төп фикерне билгеләү.




22.01.


Үзе яхшының эше дә яхшы.

19.

И. Туктар. Рәхмәт һәркем өчен рәхәт.

Р. Корбанов. Уйнап.

Р. Вәлиева. Кыңгырау чәчәк.

1


Текстны уку, сораулар өстендә эш. Кешеләргә игелекле булганда, иң элек үзеңә күңел рәхәтлеге килүен ачыклау.

Дуслык кадерен бе-лүнең бик кирәкле сыйфат булуын ачыклау. Әдәби текст-ны сәнгатьле итеп уку, анализлау. Эчтәлек буенча план төзү.

Аңлап уку; тиешле мәгълү-матны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы бил-геләү, аларны чи-шү өчен алгоритм булдыру; объект-ларны чагыштыру; классификация-ләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эшчән-лек процессында контроль һәм бәя бирү.

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;укыту-чы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрәнү: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү


Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


29.01.


20.

И.Туктар. Борын.

И. Туктар. Ялкау өчен ботка суынган.


1


Мактануның начар сыйфат булуын ачыклау, аңлап уку, мәгънәсен аңлату,

төп фикерне билгеләү.

Текстны уку, сораулар өстендә эш.Сөйләм телләрен үстерү һәм дөрес итеп фикереңне әйтә белү.

05.02.


21.

Т. Миңнуллин. Үзем белән үзем.

М. Хәсәнов. Оялчан Хаҗи.

Б.с.ү.№5. Күркәм , әдәпле сүзләр.

1


Хезмәт сөючәнлек тәрбияләү. Рольләргә бүлеп уку.

Әдәби текстны сәнгатьле итеп уку, анализлау. Эч-тәлек буенча план төзү.


Тылсымлы сүзләрне сөйләмдә куллану күнекмәләре булдыру. Хикәя белән танышу. Аңлы уку күнекмәләре өстендә эш.

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны сайлап алу ; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; фикерләрне логик чылбырга салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрәнү;эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


12.02.


Туган җир, туган ил.

22.

Р. Вәлиева. Иң матур җир.

Т.Миңнуллин. "Ватан" сүзе...

З.Туфайлова. Туган ил .

"Безнең туган илебез..." ("Татарстан тарихыннан хикәяләр" китабыннан)

1


Туган ил нәрсә ул дигән со-рауга җавап бирү. Ши-гырьне дөрес басым һәм интонация б\н сәнгатьле укырга өйрәнү.

Татарстан турында белем-нәрне тулыландыру. Хикәя белән танышу. Аңлы уку күнекмәләре булдыру

Аңлап уку; тиешле мәгълүматны сай-лап алу; төп мәгъ-лүматны аеру; эзләнү характе-рындагы пробле-маны билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; классификация-ләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эшчән-лек процессында контроль һәм бәя бирү.

Эшчәнлек өчен эш уры-нын әзерләү; укытуты ярдә-ме белән мак-сат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрә-нү: эш тәрти-бен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билг.критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


19.02.


23.

Б.с.ү.№ 6. Без Татарстанда яшибез.

К. Әмири. Безнең авыл.

Ике мең ел элек.”Салават күпере” журналыннан.


1

Туган җирне ярату һәм аны саклау турында әңгәмә кору.

Татарстан турында белемнәрне тулылан-дыру. Хикәя белән танышу. Аңлы уку күнекмәләре булдыру

26.02.


Яз җыры.

24.

Н. Измайлова. Менә нинди икән яз.

Гарәфи Хәсәнов. Кояш бүген матур карады.

Зыя Мансур. Әниләр көнендә.

Б.с.ү..№7.Әниләр бәйрәме

1


Яз айларының матурлыгын билгеләү. Шигырьне дөрес басым һәм интонация б\н сәнгатьле укырга өйрәнү. Текстны уку, сүзлек өстендә эш.

Иҗади фикер йөртергә, әниләргә хөрмәт хисе тәрбияләү.


Фикерләрне логик чылбырга салу;иҗади һәм эзләнү характерындагы

проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү,анализ-лау, объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрәнү;эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.


Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


04.03.


25.

Д. Аппакова. Март башы.

Г.Лотфи.Сыерчык

М. Җәлил. Күке.

Г.Лотфи. Яз җыры.

1


Текстны уку, сүзлек өстендә эш. План буенча өлешләрне табып уку. Күчмә кошларның исемнәрен хәтердә калдыру, белемнәрне ныгыту. Шигырьне дөрес басым һәм интонация б\н сәнгатьле укырга өйрәнү, ятларга әзерлек.

Текстны уку сүзлек өстендә эш. Укылган текст буенча әңгәмәдә катнаша алу, сөйләмдә гади һәм катлаулы җөмләләрдән файдалана алу. Яз билгеләрен барлау. Шиг.сәнг.укырга өйрәнү

11.03.


26.

Л. Толстой. Көймә.

Б.с.ү.№8. Л.Фәттахов. Әни күрмәгән чакта. Э. Касыймов. Боз кузгалды.


1

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү һәм дөрес итеп фикерләрен әйтергә өйрәтү.

18.03.









Борын-борын заманда...

27.

Татар әкияте. Өч кыз.

IV чирек -9 сәг.


Татар әкияте. Хәйләгә каршы хәйлә.

1


Әдәби текстны сәнгатьле итеп уку, анализлау, сүзлек өстендә эш. Әкиятләрдәге тылсым көче. Кешеләрдә уңай һәм кире сыйфатлар-ның әкиятләрдә чагылышы.

Әсәрдә халык әкиятенең үзенчәлеге, аның үткен эчтәлеге, җанлы формасы саклану

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны сайлап алу ; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; фикерләрне логик чылбырга салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.

Эшчәнлек өчен эш уры-нын әзерләү; укытуты ярдә-ме белән мак-сат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрә-нү: эш тәрти-бен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билг.критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


01.04.


28.

Татар әкияте. Кәҗә белән бүре.

Литва әкияте. Итагатьле мәче.

1


Әдәби текстны сәнгатьле итеп уку, анализлау, сүзлек өстендә эш.

Әкиятне уку сүзлек өстендә эш. Эчтәлек буенча план төзү.

08.04.


29.

Япон әкияте. Кем янчыгы?

Алдавыч әкиятләр.

Ф.Яруллин. Урман әкияте.

1


Әсәрдә халык әкиятенең үзенчәлеге, аның үткен эчтәлеге, җанлы формасы саклану

Текстны уку ,сүзлек өстендә эш. Эчтәлек буенча план төзү.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү һәм дөрес итеп фикерләрен әйтергә өйрәтү. Кешеләрдә уңай һәм кире сыйфатларның әкиятләрдә чагылышы. Әсәрдә халык әкиятенең үзенчәлеге, аның үткен эчтәлеге, җанлы формасы саклану.

15.04.


30.

Ф. Зыятдинов. Карга белән шөпшә.

К. т. уку № 4. Татар халык әкиятләре.

1


Әсәрдә халык әкиятенең үзенчәлеге, аның үткен эчтәлеге, җанлы формасы саклану.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү һәм дөрес итеп фикерләрен әйтергә өйрәтү. Кешеләрдә уңай һәм кире сыйфатларның әкиятләрдә чагылышы.

Уку максатын мөстәкыйль билге-ләү; тиешле мәгъ-лүматны сайлап алу ; сөйләм бе-рәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү ысул сайлау; тө-шенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.

Эшчәнлек өчен эш уры-нын әзерләү; эшне планлаш-тырырга өйрә-нү: эш тәрти-бен аңлап, билг.критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


22.04.


Саумы, җәй!


31.

Җ. Дәрзаман. Саумы, җәй!

Җ.Тәрҗеманов. Кояш чыкты.

М.Гафури. Җәй.

А.Алиш. Чуар тавык.

1

Шигырьне дөрес басым һәм интонация б\н сәнгатьле укырга өйрәнү.

Фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы

проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү,анализ-лау, объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрәнү;эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.


Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


29.04.




Әдәби текстны сәнгатьле итеп уку, анализлау. Текстка телдән рәсем ясау. Төрле хайваннарның образларын сурәтләүдә авторның осталыгы

06.05.


32.

Г.Бәширов. Ана каз белән ата каз һәм аларның унике бәбкәләре.

Шәүкәт Галиев. Р ус казлары : га –га –га

М .Хәсанов. Безнең авыл.

Ә .Бикчәнтәева . Колын.

М .Миншин . Серле күл .


1


Җәй килү белән, кеше күңелендәге , тормыштагы үзгәрешләр. Кешеләрнең хайваннарга мөнәсәбен ачыклау.

Шигырьне дөрес басым һәм интонация б\н сәнгатьле укырга өйрәнү, ятларга әзерлек.


13.05.


.

33.

Р.Миңнуллин. Сабантуй.

Б.с.ү.№9 .Татар халкының милли бәйрәме- Сабантуй.

В.Бианки. Тургай, туган иленә кайткач, нәрсә күрде?

Г.Хөсәенов. Агач.

1


Милли бәйрәмнәрнең үзенчәлекләре. Сабантуй бәйрәменең бөтен татар халкының бәйрәме булуын ачыклау. Укучыларның күзәтүчәнлеген үстерү, тел байлыкларын арттыру.

Әдәби текстны сәнгатьле итеп уку, анализлау. Эчтәлеге буенча фикер алышу Алда укыган темалар буенча белемнәрен гомумиләштерү.

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны сайлап алу ; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; фикерләрне логик чылбырга салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.

Эшчәнлек өчен эш уры-нын әзерләү; укытуты ярдә-ме белән мак-сат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрә-нү: эш тәрти-бен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билг.критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


20.05.


34.

Туган як табигатенең гүзәллеген күзәтү. Табигатькә экскурсия.

1

Туган якның гүзәллегенә соклана белү.

27.05.


35.

Туган якның рәссамнары белән танышу. “Мизгел” күргәзмә залына экскурсия.

1

Районыбыздагы танылган рәссамнарыбызың иҗаты белән танышу.

30.05.



Автор
Дата добавления 20.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров102
Номер материала ДВ-173192
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх