Инфоурок Начальные классы Рабочие программыРабочая программа. Литературное чтение на татарском языке. 4 класс. Гарифуллина Ф.Ш.

Рабочая программа. Литературное чтение на татарском языке. 4 класс. Гарифуллина Ф.Ш.

Скачать материал

                                                      Предмет буенча планлаштырылган (көтелгән) нәтиҗәләр

 

 

Бүлек исеме

Предмет нәтиҗәләре

Метапредмет нәтиҗәләр

Шәхескә бәйле        нәтиҗәләр

Укучы өйрәнәчәк

 

Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак

 

Халык авыз иҗаты әсәрләре

 

-халык авыз иҗаты әсәрләре жанр төрләрен белү;

-фольклор әсәрләрен тану, автор әсәрләре белән уртаклыгын, аермасын билгеләү;

-тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белү;

-укытучы ярдәмендә персонажларга бәя бирә белү

-сөйләмдә халык авыз иҗаты әсәрләре жанр төрләренең исемнәрен һәм әдәби төшенчәләрне (мәкаль, әйтем, табышмак, тылсымлы әкиятләр, хайваннар турында,  көнкүреш әкиятләре) кулланырга;

-“Халык  һәм автор әкиятләре” темасына күмәк яки шәхси проектлар эшләргә

Танып белү УУГ(ТБУУГ):

- укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләү;

- мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый белү, өстәмә материалларны таба һәм тиешле урында куллана белү;

- кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү;

- татар әдәбиятын рус әдәбияты, башка халыклар әдәбиятлары белән бәйләп укып, әдәбиятлар арасындагы уртак проблемаларны, уртак кыйммәтләрне күрсәтү аша, дөнья культурасы белән танышу;

-  логик гамәлләр куллану: чагыштыру, гомумиләштерү, аналогия, анализ һәм синтез                  Коммуникатив УУГ (КУУГ):

- төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;

- күмәк эш вакытында бер фикергә килә белү;

- коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;

- үз фикереңне телдән һәм язма формада җиткерә белү;

- текст буенча сораулар куя белү;

- бәхәсләшү, үз фикерләрен дәлилләү.

Регулятив УУГ (РУУГ):

- мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыру;

- проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару, материалны төзү, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү, нәтиҗәләрне формалаштыру;

- уку проблемасын чишү өчен план төзү;

- укытучы белән бергәләп, үзэшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү.

 

-Ватанга, телгә, мәдәнияткә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү;

 

- үз халкын, туган ягын һәм туган илен ярату;                              -кеше тормышында телнең һәм сөйләмнең әһәмиятлелегенә төшенү;

 

- шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар әдәбиятына һәм башка халыклар әдәбиятына, мәдәниятына ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру;

 

- активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл һәм рухи эшчәнлеккә өйрәнү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;

 

- үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау;

 

- милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру.

 

Автор әсәрләре

 

-автор һәм халык әкиятләрен аерып тану;

-геройлар һәм вакыйгаларга характеристика бирү;

-әсәр геройларының образ үзенчәлекләрен аңлау,  рольне сайлау, герой репликаларын, образга туры китереп, рольләргә бүленеп уку,

әкиятләр сөйләү

-автор һәм халык әкиятләрендә сюжет-композиция охшашлыгын билгеләү;

-татар, рус, дөнья классикасында халык әкиятләре һәм автор әкиятләрендә охшашлыкны ачыклау;

-зур күләмле булмаган әсәрләрне яки аерым эпизодларны сәхнәләштерү

Мәсәлләр

-мәсәлләрне аерып тану;

-мәсәлнең морален билгеләү;

-татар язучыларының мәсәлләрен белү

 

-мәсәлләрнең ике өлештән (сюжеттан һәм моральдән) торуын ачыклау;

- мәсәл моралендә мәкальләр куллануның тәрбияви ролен билгеләү

Әдәби жанрлар

-шигъри һәм чәчмә  әсәрләрне аеру;

-текстның темасын, төп фикерен табу;

-әсәрләрнең геройларына характеристика бирү, чагыштырулар;

авторның үз героена мөнәсәбәтен билгеләү;

-шигъри әсәрләрне сәнгатьле укый белү;

-укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контрастны таба белү;

-2–3 татар классигының исемен;

-2–3 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, язган әсәрләрен һәм аларның эчтәлеген;

-үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен белү

-шигъри һәм чәчмә  әсәрләрне атый белү;

-әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләре белән әйтеп бирү;

-автор позициясен аңлау, автор фикере белән килешү-килешмәвен дәлилли белү;

-әсәрдәге төп геройга мөнәсәбәт белдерү;

-әсәр геройларының эш-гамәлләрен әхлакый күзлектән чыгып бәяләү, үзенең эмоциональ-рухи байлыгын арттыру;

-әсәргә анализ ясаганда, өйрәнелгән әдәби төшенчәләрне куллану

Библиографик культура

-дәреслектә дөрес ориентлашу, китап элементларын төгәл билгеләү, авторын, исемен, эчтәлек язылган битне табу, иллюстрацияләр белән эшли белү;

-китапның төрле элементларына карап эчтәлеген билгеләү;

-сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны табу;

-мөстәкыйль рәвештә китаплар сайлый белү, китап элементлары буенча аның эчтәлеген ачыклау

-тематик, монографик  әсәрләр җыентыклары  төзи белү;

-әсәрдән өзекләр китереп, аннотацияләр язу;

-сүзлекләр белән мөстәкыйль эшләү;

-теге яки бу авторларның китапларын (бирелгән исемлек буенча, чыгыш әзерләү өчен) мөстәкыйль рәвештә китапханәдә сайлый белү, китап элементлары буенча аның эчтәлеген ачыклау

Уку , сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру

 

-аңлап, йөгерек уку;

- орфоэпик нормаларны саклап,              кече яшьтәге мәктәп укучысы мөмкинлекләренә туры килгән һәм укыганны аңларлык темпта бөтен сүзләр белән кычкырып уку;

-укыла торган әсәргә туры килгән темпны, тонны саклап, тыныш билгеләренә игътибар итеп, текстны сәнгатьле итеп уку;

-текстларны яттан сөйләү;

-әзер план буенча өйрәнелгән әсәр эчтәлеген сөйләү, эчтәлекне кыскартып һәм тулысынча сөйләү төрен үзләштерү

-теләк буенча һәм уку максатыннан чыгып, беренчел уку, өйрәнү максатыннан уку, эзләнү максатыннын уку төрләрен куллану;

- төркемнәрдә үз фикерләрен дәлилли белү;

-әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә һәм әсәр, геройлар, аларның эш-гамәлләре турында диалог төзү

 

 

                                                            

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Уку предметының  эчтәлеге

 

Бүлек исеме

Кыскача эчтәлек

Сәгать саны

Халык авыз иҗаты әсәрләре

 

Халык аваз иҗаты турында гомуми күзаллау. Авторларының булмавы, телдән сөйләм, гамәли уен характерындагы кече жанр әсәрләре. Бишек җырлары, санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләр. Әйләнмәле һәм чылбыр әкиятләре. Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек төрләрен гамәли үзләштерү.

Сурәтләнгән вакыйгаларга карата автор фикере (әсәр исеме, геройларга характеристика, автор бәяләмәсе).

Тылсымлы әкиятләр. Сюжет куелышы. Тылсымлы дөньядагы предметлар, әкияти төсләр, тылсымлы булышчылар. Борынгы заманнарда дөньяны танып белү (төрле көчләр, кешенең хайванга, үләнгә, табигать күренешләренә әверелүе). Тылсымлы әкиятләрнең төзелеш үзенчәлеге (вакыйгаларның чылбыр рәвешендә үрелеп баруы, кабатлаулар). Тылсымлы әкият геройлары. Тылсым дөньясы, булышчылар, тылсымлы предметлар, тылсымлы саннар (3, 7, 13, 40). Әкият геройларының тылсым дөньясына сәяхәт итүе, сынаулар аша үтүе, явыз көчләрне җиңүе, гаделлекнең тантана итүе. Дөнья халыклары әкиятләре.

Автор әкиятләре. Автор һәм халык әкиятләрендә сюжет-композиция охшашлыгы; яңа мәгънәви төсмерләр бирү. Татар, рус, дөнья классикасында халык әкиятләре һәм автор әкиятләрендә охшашлык: сихри көчләрне җиңү юллары (халык әкиятләрендә), ярату хисенең көче (автор әсәрләрендә).

Риваять, бәет, мифлар турында гомуми күзаллау булдыру. Риваять, бәет, мифларда кешеләр тормышының чагылышы, табигый көчләрнең кешеләргә ярдәмгә килүе. Кешелек дөньясы һәм тылсымлы дөнья арасындагы бәйләнеш.

Мәкальләр. Мәкальләр – халыкның тормыш тәҗрибәсеннән тупланган акыллы сүзләр. Төрле халыкларның мәкальләре, аларның охшашлыгы. Әкият, мәсәл, хикәяләрнең, иллюстрацияләрнең эчтәлегенә туры килә торган мәкальләрне дөрес сайлау.

 

12

 

 

5

 

 

 

2

 

4

 

1

Автор әсәрләре

 

Тылсымлы шигъри әкиятләр (Г. Тукай «Шүрәле» һ.б.). Аларда халык әкиятләре белән сюжет бәйләнеше, композиция үзенчәлеге. Автор әсәрләрендә һәм халык әкиятләрендәге сюжет кулланылышы (капма-каршы ике дөнья, булышчылыр, тылсымлы төсләр). Автор әкиятләрендә, нәкъ халык әкиятләрендәгечә, вакыйгаларның кабатлануы, чылбыр рәвешендә төзелүе, аерым сүзләрнең ритмик кабатланып килүе. Автор теленең кабатланмас матурлыгы.

9

Мәсәлләр

Мәсәлләрнең ике өлештән – сюжеттан һәм моральдән (үгет-нәсыйхәт, әдәп-әхлак кагыйдәләре) торуын аңлату. Мәсәлләрнең хайваннар турында әкиятләрдән килеп чыгышы һәм гасырлар дәвамында үсеше. Мәсәл моралендә мәкальләр куллануның тәрбияви роле. Татар язучыларының мәсәлләре белән танышу.

 

6

Әдәби жанрлар

Жанрлар турында гомуми күзаллау булдыру; хикәя, шигырь.

Хикәя. Хикәянең исеме. Ике образны чагыштырып сөйли белү. Әсәр геройларына карата үз фикереңне белдерү. Жанр үзенчәлеге: сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы, әхлак кануннарына туры килүе, уйлап табучанлык. Әсәр исеменең төп мәгънә һәм эчтәлек белән туры килүе. Хикәя геройлары, аларның портретлары, характеры, сөйләм һәм вакыйгалар аша чагылышы. Хикәядә авторның үз геройларына мөнәсәбәте. Хикәя герое. Характер һәм тойгылар үзенчәлеге. Геройларның характерына чагыштырма анализ. Авторның геройга, вакыйгаларга, күренешләргә мөнәсәбәтен сиземли алу, үз фикереңне әйтә белү. Хикәяләрдә автор билгеләмәсе: герой портреты, катнашучы геройларга характеристика, пейзаж  һәм интерьер сурәтләнеше, геройны чолгап алган тирәлек. Әкият һәм хикәя жанрының аерымлыклары (бары тик күзәтелә генә): әкияттә кискен бирелә, ә хикәяләрдә композициянең уйланылмаган, алдан күрелмәгән борылыш алуы. Жанрларның максаты төрле булуга игътибар итү: әкиятләрдә укучы-тыңлаучыга табигатьнең югары көчләре тәэсире, геройларның халәте бирелсә, хикәяләрдә теге яки бу вакыйгада геройларның характерын ачу күзәтелү. Хикәя жанрының үзенчәлекле якларын күзәтү: а) хикәяләрдә вакыйгалар агышы (әсәр героеның характерын ачыклау өчен кызыклы хәлләр); ә) герой характерының катлаулылыгы; б) вакыйга һәм хәлләрнең киеренкелеге; в) әсәрнең сәнгатьле теле. Әсәрдә берничә сюжет сызыгы белән вакыйгалар бирелеше, геройларның кичерешләре, җиңүләре.

Шигырь. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү: шагыйрьнең матурлыкны тоя белергә өйрәтүе. Рифма белән танышу: аны сиземли, таба, куллана белергә күнектерү. Кеше һәм табигать бергәлеге. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгының шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуына инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру, контраст, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү).

Лирик геройның («Катнашучы герой», «Автор») эчке дөньясын шигъри формада ачып бирү юллары: әйләнә-тирә табигатьне сурәтләү, хис һәм тойгылар чагылышы. Әсәр геройларының сөйләм үзенчәлекләрен билгеләү, аларның эш-гамәлләрен, тирә-юньгә, дөньяга карашларын чагыштырып карау, үзеңнең һәм авторның геройга мөнәсәбәтен ачыклау. Тексттагы сүзләренең мәгънә төсмерләрен аера белү һәм аларны сөйләмдә куллану, сурәтләү чараларын (чагыштыру, эпитет, метафора, фразеологик берәмлекләр, каршы кую, кабатлаулар) тану һәм аңлау. Төрле ел фасылларын чагыштырып, дөньяның күп төсле, формаларның күп төрле булуын аңларга ярдәм итү, матурлыкка тиешле хисләр белән җавап бирергә, оригиналь һәм стандарт булмаган фикерләргә кызыксыну уяту. Гади предметларның гадәти булмаган якларын ачу.

Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү. Шагыйрьләр иҗат иткән дөнъя белән чынбарлык арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләү. Шигырьләрне укыганда әдәби сурәтләү чараларын (чагыштыру, җанландыру, капма-каршылык, лексик һәм композицион кабатланулар) эзләп табу. Авторларның иҗат алымнары турында күзаллау булдыру. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү.

Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше.

 

34

17

 

 

 

 

 

 

 

 

17

 

 

 

 

 

 

 

 

Библиографик культура

Дәреслектә җиңел генә ориентлашырга өйрәтү: эчтәлектән кирәкле әсәрне тиз генә эзләп таба белү. Кече яшьтәге мәктәп баласының дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Балалар китабы белән эшләү. Тематик һәм монографик җыентыклар турында күзаллау булдыру. Төрле тематик жыентыклар төзү күнекмәләре бирү. «Сайланма әсәрләр» төшенчәсе бирү. Теге яки бу язучы, шагыйрь иҗатын өйрәнгәннән соң, аның әсәрләреннән нәни жыентыклар төзү. Китапханәләрдән файдалана белү осталыгын үстерү, тәкъдим ителгән исемлек буенча китаплар сайлый белергә өйрәтү.

Әдәби китапларда җиңел ориентлашу. Аерым әсәр яисә китапка аннотация яза белергә күнектерү. Язучы, шагыйрьләр турында чыгышлар ясау. Китапханәдә ориентлашу.

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Телдән һәм язма сөйләм күнегүләре. Аралашу культурасын ныгыту. Темага карата, әсәр буенча үз фикерләреңне төгәл әйтә белү.

 

12

Уку , сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру

 

Укучыларны тиз һәм йөгерек укырга гадәтләндерү. Укыганда орфоэпия нормаларын төгәл саклау, дөрес тавыш төсмерләре (тавыш көче, темпы) белән укырга өйрәтү. Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Укуга карата таләпләрне төгәл үтәү: кычкырып укуның дөреслеге, сәнгатьлелеге, укуның тизлеге.

Юмористик һәм җитди характердагы әсәрләрне кычкырып, яттан укыганда эмоциональ характерын чагылдыру. Тавыш төсмерләре – интонация, тон, тавыш көче, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләрне бирү күнекмәләре.

Текстларны анализлаганда сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү. Сурәтләү чаралары турында беренчел күзаллау булдыру, кабатлауларның мәгънәсенә төшенү, тавышның сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм тою күнекмәләре.

Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру (интонация, тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда үз урыныңны белеп, чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау күнекмәләре.

29

Барлыгы

 

102

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Календарь-тематик планлаштыру

Уку предметының  эчтәлеге

(УМК    Гарифуллина Ф.Ш. Әдәби уку : рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең

4 сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. – Казан : “Мәгариф – Вакыт”, 2014)

 

Өйрәнелә торган бүлек

Укыту материалының темасы

Сә

гать

са

ны

Үткәрү вакыты

Укучыларның төп  эшчәнлек  төрләре

План

Факт

Шигырь  1 сәг.

1

 “Җәйге ял”темасына сөйләшү.

Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү: шагыйрьнең матурлыкны тоя белергә өйрәтүе. Р.Вәлиев “Сау бул, җәй!”

1

04.09

Сорауларга тулы җавап бирү, җәйге ял итү турында бәйләнешле сөйләм үстерү. Шигырьне уку, чагыштыру,тон һәм рифма үзгәрүне күзәтү. Укылган яисә тыңланган әсәрнең эчтәлеге буенча әңгәмә кору  

Мәкальләр   1 сәг.

2

Халык аваз иҗаты турында гомуми күзаллау. Мәкальләр – халыкның тормыш тәҗрибәсеннән тупланган акыллы сүзләр. Төрле халыкларның мәкальләре, аларның охшашлыгы.

1

07.09

Татар халык авыз иҗаты төшенчәсен искә төшерү. “Фольклор букеты” схемасы буенча эш. Мәкаль һәм әйтем төрләрен үзләштерү. Мәкальләрнең мәгънәләрен ачыклау.

Тылсымлы әкиятләр    4 сәг.

3

Сюжет куелышы. Тылсымлы дөньядагы предметлар, әкияти төсләр, тылсымлы булышчылар. “Җил арба” (татар халык әкияте): 1- бүлек.

1

08.09

Әкият белән  танышу. Әкиятнең төрен билгеләү. Әкияттә сурәтләнгән җан ияләрен ачыклау, аларга карата үз фикерләрен белдерү. Рольләргә бүленеп, дөрес интонация белән  уку, сорауларга җавап бирү.  Әсәрне өлешләргә бүлү, эчтәлеген сөйләү

4

Борынгы заманнарда дөньяны танып белү. Тылсымлы әкиятләрнең төзелеш үзенчәлеге. “Җил арба” (татар халык әкияте): 2-бүлек.

1

11.09

5

Тылсымлы әкият геройлары. Тылсым дөньясы, булышчылар, тылсымлы предметлар, тылсымлы саннар. “Җил арба” (татар халык әкияте): 3-бүлек.

1

12.09

Укылган яисә тыңланган әсәрнең эчтәлеге буенча әңгәмә кору. Әкияттә сурәтләнгән җан ияләрен ачыклау, аларга карата үз фикерләрен белдерү.  Әкиятне дәвам итеп сөйләү

6

Әкият геройларының тылсым дөньясына сәяхәт итүе, сынаулар аша үтүе, явыз көчләрне җиңүе, гаделлекнең тантана итүе. “Җил арба” (татар халык әкияте): 4-бүлек

1

14.09

 Риваять, бәет, мифлар турында гомуми күзаллау булдыру  2 сәг.

7

Риваять, бәет, мифларда кешеләр тормышының чагылышы, табигый көчләрнең кешеләргә ярдәмгә килүе. “Җил иясе”(миф)

1

18.09

Миф  жанры белән танышу.  Сәнгатьле уку. Персонажларның холкына, эш-гамәлләренә бәя бирү

8

Кешелек дөньясы һәм тылсымлы дөнья арасындагы бәйләнеш. “Тургай һәм кояш” (миф)

1

19.09

Дөрес интонация белән  уку. Мифта сурәтләнгән җан ияләрен ачыклау, аларга карата үз фикерләрен белдерү. 

Автор әкиятләре   2 сәг.

9

Автор һәм халык әкиятләрендә сюжет-композиция охшашлыгы; яңа мәгънәви төсмерләр бирү. Ф.Әмирхан “Ай өстендә Зөһрә кыз”.

1

21.09

Әсәрне дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле  итеп уку. Текст буенча әңгәмә. Әкияттә сурәтләнгән җан ияләрен ачыклау, аларга карата үз фикерләрен белдерү. Сүзле сурәт ясау. Укучыларда иҗади фикерләү сәләтен үстерү буенча эш.

10

Татар, рус, дөнья классикасында халык әкиятләре һәм автор әкиятләрендә охшашлык: сихри көчләрне җиңү юллары, ярату хисенең көче. Ф.Әмирхан “Ай өстендә Зөһрә кыз”.

1

25.09

Риваять, бәет, мифлар турында гомуми күзаллау булдыру   2 сәг.

11

Бәетләрдә кешеләр тормышының чагылышы, табигый көчләрнең кешеләргә ярдәмгә килүе. “Сак-Сок” бәете.

1

26.09

Бәет  жанры белән танышу.  Әсәрне дөрес интонация белән  уку, сорауларга җавап бирү. Әсәр эчтәлеге буенча рәсем ясау.  Әдәби әсәрдәге гомумиләштерелгән образлар, аларның эш-гамәлләре турында сөйләшү.  Символик образларны табу. Анализлау.

12

Кешелек дөньясы һәм тылсымлы дөнья арасындагы бәйләнеш. “Сак-Сок” бәете.

1

28.09

Мәсәлләр    3сәг.

13

И. Крылов “Карга белән Төлке” мәсәле. Г.Шамуков тәрҗемәсе.

1

02.10

Мәсәл жанры белән танышу. Мәсәлнең төзелешен ачыклау.  Мәсәлнең морален үзләштерү. Әдәби әсәрнең тел үзенчәлекләрен аеру.

14

Мәсәлләрнең ике өлештән – сюжеттан һәм моральдән торуын аңлату. М.Гафури “Чикерткә белән Кырмыска”

1

03.10

Мәсәлнең сюжеты белән танышу. Сорауларга тулы җавап бирү. Чагыштыру һәм нәтиҗә ясау. Мәсәлнең морален үзләштерү

15

Мәсәлләрнең хайваннар турында әкиятләрдән килеп чыгышы һәм гасырлар дәвамында үсеше. М.Гафури “Тавык белән Үрдәк”

1

05.10

Дөрес интонация белән  уку.  Мәсәл геройларына характеристика бирү.  Текст белән эшләү

Библиографик культура  2 сәг.

16

Язучы, шагыйрьләр турында чыгышлар ясау. Китапханәдә ориентлашу. Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты.

1

09.10

Тәкъдим ителгән темага әдәби китаплар сайлау. Язучы, шагыйрьләр турында чыгышлар ясау. Өстәмә, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү.

17

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Темага карата, әсәр буенча үз фикерләреңне төгәл әйтә белү. Г.Тукай “Яшь агач”

1

10.10

Әсәрне кычкырып, йөгерек һәм дөрес уку. Әсәрнең сөйләм үзенчәлекләрен ачыклау. Темага карата, әсәр буенча үз фикерләрен әйтү. Әсәр эчтәлеге буенча рәсем ясау

Мәсәлләр    3сәг.

18

Мәсәлләрнең ике өлештән – сюжеттан һәм моральдән торуын аңлату. Мәсәл моралендә мәкальләр куллануның тәрбияви роле. Ә. Исхак “Карт имән белән яшь егет”

1

12.10

Татар язучылары иҗат иткән мәсәлләрне уку.

Әсәрне дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле  итеп уку. 

Мәсәлнең сюжеты белән танышу. Сорауларга тулы җавап бирү. Чагыштыру һәм нәтиҗә ясау.

Мәсәлнең морален үзләштерү. Әдәби әсәрнең тел үзенчәлекләрен ачыклау.

19

Татар язучыларының мәсәлләре белән танышу. М.Гафури һәм Г.Тукай мәсәлләре. Сыйныфтан тыш уку.

1

16.10

20

Мәсәлләрнең хайваннар турында әкиятләрдән килеп чыгышы һәм гасырлар дәвамында үсеше. “Үзеңне тикшер”.

1

17.10

Мәкальләр эчтәлеге белән хайваннар турындагы әкиятләр эчтәлеген тәңгәлләштерү, охшаш якларын ачыклау. Белемнәрне тикшерү, системага салу.

Шигырь   2сәг.

21

Әйләнә-тирә дөнья матурлыгының шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуына инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Г. Тукай  “Ай һәм кояш”

1

19.10

Шигырьне  ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле уку. Чагыштыру, сынландыру, эпитет төшенчәсен үзләштерү.

22

Кеше һәм табигать бергәлеге. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Г. Тукай “Фатыйма белән Сандугач”

1

23.10

 Рольләргә бүленеп, дөрес интонация белән  уку, сорауларга җавап бирү.  Эчтәлек буенча фикер алышу.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү буенча эш. Сүзле рәсем ясау.

Автор әсәрләре  3сәг.

23

Тылсымлы шигъри әкиятләр. Аларда халык әкиятләре белән сюжет бәйләнеше, композиция үзенчәлеге. Автор әсәрләрендә һәм халык әкиятләрендәге сюжет кулланылышы. Г.Тукай “Шүрәле”.

1

24.10

 Әкиятне аңлап, дөрес һәм сәнгатьле  уку. Укыган яки тыңлаган әсәр буенча сорауларга җавап бирү. Әкият геройларын ачыклау. Рольләргә бүленеп уку.

24

Автор әкиятләрендә, нәкъ халык әкиятләрендәгечә, вакыйгаларның кабатлануы, чылбыр рәвешендә төзелүе, аерым сүзләрнең ритмик кабатланып килүе. Г.Тукай “Шүрәле”.

1

26.10

Әкият эчтәлегенә анализ. Әкият геройларына характеристика бирү, эш-гамәлләрен бәяләү. Әсәр эчтәлеген сөйләү

25

Автор теленең кабатланмас матурлыгы. Г.Тукай “Шүрәле”. Сынлы сәнгать музеенда.

Б. Әлменов “Шүрәле” картинасы

1

06.11

Әдәби әсәрдәге гомумиләштерелгән образлар, аларның эш-гамәлләре турында сөйләшү. Сынлы сәнгать әсәрләре белән танышуны дәвам итү. Картина эчтәлеген ачыклау. Картинаны карагач туган фикерләр белән уртаклашу.  Биремнәрне үтәү

Уку , сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру   3сәг.

26

Укучыларны тиз һәм йөгерек укырга гадәтләндерү. Укыганда орфоэпия нормаларын төгәл саклау, дөрес тавыш төсмерләре белән укырга өйрәтү. М. Гафури “Болын”.

1

07.11

М.Гафури иҗаты белән танышу. Шигырьне уку, зиһенгә кабул итү, уку максатын кую.  Аңлап, йөгерек, сәнгатьле уку. Шигырьдән чагыштыруларны табу. Анализ.

27

Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру. Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. М. Җәлил “Яңгыр”.

1

09.11

М.Җәлил иҗаты белән танышу. Әсәрдәге сүзләрне дөрес әйтеп, төшереп калдырмыйча сәнгатьле уку. Әсәргә карата үз фикерләрен белдерү. Шигырь һәм Ф.А.Васильевның “Яңгыр алдыннан” картинасын чагыштыру.

28

Тавыш төсмерләре – интонация, тон, тавыш көче, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләрне бирү күнекмәләре. М. Җәлил “Чишмә”.

1

13.11

Әсәрне кычкырып яки яттан укыганда аның эчтәлеген, характерын сурәтләү чаралары аша бирергә өйрәнү: дөрес интонация, тавыш көче, ритм, мәгънәле паузалар, логик басым, мимика, хәрәкәтләр. Әсәр эчтәлеге буенча әңгәмә кору

 

Библиографик культура 1 сәг.

29

Теге яки бу язучы, шагыйрь иҗатын өйрәнгәннән соң, аның әсәрләреннән нәни жыентыклар төзү. М.Җәлил - балаларга.

1

14.11

Сайлап уку төрен куллану. М.Җәлил әсәрләрен сайлап уку. Тематик жыентыклар төзү

Автор әсәрләре   4 сәг.

30

А.Алиш “Койрыклар” әкияте -1 бүлек.

1

16.11

Әкият белән танышу, төрен билгеләү.  Текстны дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле  итеп уку. Текст буенча әңгәмә кору. Рольләргә бүленеп, дөрес интонация белән  уку. Әсәрдә сурәтләнгән җан ияләрен ачыклау, аларга карата үз фикерләрен белдерү. Укыган яки тыңлаган әсәр буенча сорауларга җавап бирү.  Әкияткә ясалган иллюстрация өстендә эш. Иллюстрация белән әкият эчтәлеген тәңгәлләштерү. Укучыларда иҗади фикерләү сәләтен үстерү буенча эш. Сүзле сурәт ясау. Әкияткә анализ. Әкияттән эпитет, эндәш сүз, чагыштыруларны табу. Халык әкиятләре һәм автор әкиятләрендә охшашлыкны ачыклау

31

Автор әкиятләрендә, нәкъ халык әкиятләрендәгечә, вакыйгаларның кабатлануы, чылбыр рәвешендә төзелүе, аерым сүзләрнең ритмик кабатланып килүе. А.Алиш “Койрыклар” -2, 3 бүлек.

1

20.11

32

Автор әсәрләрендә һәм халык әкиятләрендәге сюжет кулланылышы. А.Алиш “Койрыклар” - 4, 5 бүлек.

1

21.11

33

Автор теленең кабатланмас матурлыгы. А.Алиш “Койрыклар” - 6 бүлек.

1

23.11

Уку , сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру   2 сәг.

34

Укылган әсәргә анализ ясау күнекмәләре. Текстларны анализлаганда сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү. А.Алиш “Койрыклар” әкиятенә анализ ясау.

1

27.11

Әсәрне дөрес интонация белән  йөгерек һәм сәнгатьле  уку. Әкият эчтәлеге буенча план төзү, план буенча сөйләү. Текстны өлешләргә таркату

35

Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда үз урыныңны белеп, чират буенча уку. А.Алиш “Кемгә кирәк, кемгә кирәкми”.

1

28.11

Әсәрне аңлап, дөрес һәм сәнгатьле  уку. Әсәрне картина белән чагыштыру. Сорау һәм биремнәрне үтәү. Диалогик һәм монологик сөйләм оештыру

Библиографик культура   1 сәг.

36

Телдән һәм язма сөйләм күнегүләре. А.Алиш “Кемгә кирәк, кемгә кирәкми” хикәясен дәвам итү.

1

30.11

Укылган яисә тыңланган әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү, кызыклы урыннарны сайлап уку күнегүләре. Бәйләнешле сөйләмне үстерү өстендә эш. Әкиятне дәвам итү

Уку , сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру   2 сәг.

37

Укуга карата таләпләрне төгәл үтәү: кычкырып укуның дөреслеге, сәнгатьлелеге, укуның тизлеге. Н.Дәүли “Бала болыт”

1

04.12

Хикәя  белән танышу. Укытучының соравына тексттагы вакыйга яки эпизодны кулланып җавап бирү. Рольләргә бүленеп уку

38

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Р.Бәшәр “Сандугачлы Ак инеш”

1

05.12

Әсәрне аңлап, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле  итеп уку.

Әсәрнең тел үзенчәлекләрен күзәтү.Төп герой турында күзаллау булдыру.Өстәмә әдәбият белән эшләү.

Хикәя   4 сәг.

39

Хикәянең исеме. Әсәр исеменең төп мәгънә һәм эчтәлек белән туры килүе. Г. Хәсәнов “Кышкы урман”

1

07.12

Аңлап һәм сәнгатьле уку. Әсәрнең эчтәлеген үзләштерү, төп уен билгеләү. Әсәр исеменең төп мәгънә һәм эчтәлек белән туры килүен ачыклау. Әсәр геройларына карата үз фикереңне белдеү.  Әсәр эчтәлеге буенча диалог төзү. Тыңлаган, укыган әсәргә куелган сорауларга җавап бирү.

40

Авторның геройга, вакыйгаларга, күренешләргә мөнәсәбәтен сиземли алу, үз фикереңне әйтә белү. Г.Хәсәнов “Кышкы урман”

1

11.12

41

Әкият һәм хикәя жанрының аерымлыклары: әкияттә кискен бирелә, ә хикәяләрдә композициянең уйланылмаган, алдан күрелмәгән борылыш алуы. Ф.Яруллин “Иң бәхетле төн” фантастик әсәр.

1

12.12

Әсәрдәге сүзләрне дөрес әйтеп, төшереп калдырмыйча сәнгатьле уку. Әкият һәм хикәяне чагыштырып өйрәнү,  жанр аерымлыкларын ачыклау.

42

Жанрларның максаты төрле булуга игътибар итү: әкиятләрдә укучы-тыңлаучыга табигатьнең югары көчләре тәэсире, геройларның халәте бирелсә, хикәяләрдә теге яки бу вакыйгада геройларның характерын ачу күзәтелү. Ф. Яруллин “Иң бәхетле төн”

1

14.12

Әсәрнең жанрын ачыклау, дәлилләү. Әкият һәм хикәя үзенчәлекләрен ачыклау. Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле уку. Әсәргә үз фикереңне белдерү. Әсәр, андагы вакыйгалар белән танышу.

Шигырь    1 сәг.

43

Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы. С.Әхмәтҗанова “Саклыйк, әйдә, Җир-ананы”

1

18.12

Шигырьне сәнгатьле  итеп уку. Сурәтләү чараларын  тану. Темасын ачыклау. Проблемага карата үз фикереңне белдерү

Библиографик культура  2 сәг.

44

Тематик һәм монографик җыентыклар турында күзаллау булдыру. «Сайланма әсәрләр» төшенчәсе бирү. “Без табигать балалары” проектны башлау.

1

19.12

Тематик һәм монографик җыентыклар турында мәгълүмат алу. Өстәмә материал: сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Тәкъдим ителгән темага әдәби китаплар сайлау. Проектлар әзерләү планы белән танышу, проект төрен, эшчәнлек этапларын билгеләү. Проектны үтәү һәм аны яклау.

45

Төрле тематик жыентыклар төзү күнекмәләре бирү. “Без табигать балалары” проектын презентацияләү.

 

1

21.12

Шигырь   2 сәг.

 46

Әсәр геройларының сөйләм үзенчәлекләрен билгеләү, аларның эш-гамәлләрен, тирә-юньгә, дөньяга карашларын чагыштырып карау, үзеңнең һәм авторның геройга мөнәсәбәтен ачыклау. Ш. Галиев “Камырша”

1

08.01

Шәүкәт Галиев шигырьләрен уку. Төп герой турында күзаллау булдыру. Әсәрләрне аңлап уку. Укылган яисә тыңланган әсәрнең эчтәлеге буенча әңгәмә кору. Фикерне дәлилли белү. 

47

Тексттагы сүзләренең мәгънә төсмерләрен аера белү һәм аларны сөйләмдә куллану, сурәтләү чараларын тану һәм аңлау. Ш. Галиев “Күршеләрнең алмасы”

1

09.01

Сәнгатьле уку, мөстәкыйль уку. Әдәби әсәрнең тел үзенчәлекләрен ачыклау. Укучыларда иҗади фикерләү сәләтен үстерү буенча эш. Шигырь характерын сурәтләү чаралары аша бирергә өйрәнү: дөрес интонация, тавыш көче, ритм, мәгънәле паузалар, логик басым, мимика, хәрәкәтләр.

Уку, сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру  2 сәг.

48

Юмористик һәм җитди характердагы әсәрләрне кычкырып, яттан укыганда эмоциональ характерын чагылдыру. Ш. Галиев “Минем абый шигырь ятлый”

1

11.01

Әсәрне кычкырып яки яттан укыганда аның эчтәлеген, характерын сурәтләү чаралары аша бирергә өйрәнү: дөрес интонация, тавыш көче, ритм, мәгънәле паузалар, логик басым, мимика, хәрәкәтләр. Геройга характеристика бирү.

49

Сурәтләү чаралары турында беренчел күзаллау булдыру, кабатлауларның мәгънәсенә төшенү, тавышның сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм тою күнекмәләре. Ш. Галиев “Куркыныч хәбәр”

1

15.01

Текстларны аңлап, йөгерек уку. Әдәби әсәрнең тел үзенчәлекләрен ачыклау. Шигырьнең төп уен билгеләү. Эчтәлек буенча фикер алышу. Текст ахырындагы биремнәрне үтәү

 

Библиографик культура  1 сәг.

50

Язучы, шагыйрьләр турында чыгышлар ясау. Ш.Галиев иҗаты. Китапханәләрдән файдалана белү осталыгын үстерү, тәкъдим ителгән исемлек буенча китаплар сайлый белергә өйрәтү.

1

16.01

Тәкъдим ителгән темага әдәби китаплар сайлау. Язучы, шагыйрьләр турында чыгышлар ясау. Өстәмә, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү.

Шигырь   3 сәг.

51

Лирик геройның  эчке дөньясын шигъри формада ачып бирү юллары: әйләнә-тирә табигатьне сурәтләү, хис һәм тойгылар чагылышы. Р.Миңнуллин “Әни, мин көчек күрдем”

1

18.01

Аңлап,йөгерек, сәнгатьле уку. Лирик герой төшенчәсен ачыклау. Укылган яисә тыңланган әсәрнең эчтәлеге буенча әңгәмә кору. Авторның тормыш юлы, иҗаты турында   сөйләшү.  

52

Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү. Шагыйрьләр иҗат иткән дөнъя белән чынбарлык арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләү. Р.Миңнуллин “Спортның яңа төре”

1

22.01

Әсәрне кычкырып яки яттан укыганда аның эчтәлеген, характерын сурәтләү чаралары аша бирергә өйрәнү: дөрес интонация, тавыш көче, ритм, мәгънәле паузалар, логик басым, мимика, хәрәкәтләр.

53

Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү. Үзеңне тикшер”.

1

23.01

Укылган яисә тыңланган әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү, кызыклы урыннарны сайлап уку күнегүләре, укыган әсәрләргә карата биремнәрне үтәү

Библиографик культура   1 сәг.

54

Кече яшьтәге мәктәп баласының дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Әдәби китапларда җиңел ориентлашу. “Китап киштәсе” рубрикасы.

1

25.01

Сайлап уку төрен куллану. “Китап киштәсе” бүлегеннән темага туры килгән әсәрләрне сайлап уку. Әсәргә карата үз фикерләрен белдерү. Әсәр темасын, төп фикерен ачыклау

Уку , сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру    2 сәг.

55

Юмористик һәм җитди характердагы әсәрләрне кычкырып, яттан укыганда эмоциональ характерын чагылдыру. Х.Халиков “Дәү әти”

1

29.01

Әсәрне кычкырып яки яттан укыганда аның эчтәлеген, характерын сурәтләү чаралары аша бирергә өйрәнү: дөрес интонация, тавыш көче, ритм, мәгънәле паузалар, логик басым, мимика, хәрәкәтләр. Эчтәлек буенча әңгәмә кору.

56

Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру. Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Х.Халиков “Вакыты тар”

1

30.01

Текстны аңлап, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле  итеп уку. Шигырьнең эчтәлеген ачыклау, “юмор”, “портрет”төшенчәләрен үзләштерү.

Автор әсәрләре   2 сәг.

57

Шигъри әкиятләр. Х.Халиков “Чыпчык баласы Чырчыр турында әкият”

1

01.02

Текстны дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле  итеп уку. Текст буенча әңгәмә кору. Әкият жанры,  андагы вакыйгалар бирелешен күзәтү. Төп герой турында күзаллау булдыру. Укыган яки тыңлаган әсәр буенча сорауларга җавап бирү.  Фикереңне дәлилләү

58

Автор әкиятләрендә, нәкъ халык әкиятләрендәгечә, вакыйгаларның кабатлануы, чылбыр рәвешендә төзелүе, аерым сүзләрнең ритмик кабатланып килүе. Х.Халиков “Чыпчык баласы Чырчыр турында әкият”

1

05.02

Уку , сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру    3 сәг.

59

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Х.Халиков “Нинди кош?”

1

06.02

Әсәрне аңлап, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле  итеп уку. Сәхнә әсәрләре турында  әңгәмә. Рольләргә бүлеп уку.  Белемнәрне практикада куллану.  Әсәр эчтәлегенә анализ. Геройларга характеристикабирү. Сорауларга тулы җавап бирү.  Өстәмә әдәбият белән эшләү.

60

Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру. Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Х. Халиков “Нинди кош?”

1

08.02

61

Укылган әсәргә анализ ясау күнекмәләре. Х. Халиков “Нинди кош?”

1

12.02

Шигырь   2 сәг.

62

Рифма белән танышу: аны сиземли, таба, куллана белергә күнектерү. Ф.Яруллин “Ап-ак иткән”

1

13.02

Әсәрне дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле уку. Шигырьне уку, чагыштыру,тон һәм рифма үзгәрүне күзәтү. Сораулар өстендә эш. Монологик сөйләм оештыру

63

Шигырьләрне укыганда әдәби сурәтләү чараларын эзләп табу. Авторларның иҗат алымнары турында күзаллау булдыру.  Ф.Яруллин “Бияләй”

1

15.02

Әсәрне кычкырып яки яттан укыганда аның эчтәлеген, характерын сурәтләү чаралары аша бирергә өйрәнү: дөрес интонация, тавыш көче, ритм, мәгънәле паузалар, логик басым, мимика, хәрәкәтләр. Әсәрнең төп уен билгеләү, сорауларга җавап бирү.

Уку , сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру    3 сәг.

64

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Ф.Яруллин “Юылмас хурлык” әкияте.

1

19.02

Әкият белән танышу, төрен билгеләү.  Текстны дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле  итеп уку. Текст буенча әңгәмә кору. Әкиятнең эчтәлеген билгеләү, кисәкләргә бүлү. Әсәрнең тематикасын ачу. Әсәрнең идеясен ачыклау, сорауларга җавап бирү.  

65

Укуга карата таләпләрне төгәл үтәү: кычкырып укуның дөреслеге, сәнгатьлелеге, укуның тизлеге. Ф.Яруллин “Юылмас хурлык” әкияте.

1

20.02

66

Текстларны анализлаганда сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү. Укылган әсәргә анализ ясау күнекмәләре. “Үзеңне тикшер”.

1

22.02

Укылган яисә тыңланган әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү, кызыклы урыннарны сайлап уку күнегүләре, укыган әсәрләргә карата биремнәрне үтәү. Белемнәрне тикшерү, системага салу.

Библиографик культура   1 сәг.

67

Балалар китабы белән эшләү. Проект эше “Балачак әдипләре”.

1

26.02

Өстәмә материал: сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Проектлар әзерләү планы белән танышу, проект төрен, эшчәнлек этапларын билгеләү. Проектны үтәү һәм аны яклау

Хикәя   1 сәг.

68

Жанр үзенчәлеге: сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы, әхлак кануннарына туры килүе, уйлап табучанлык. Р.Хафизова “Күгәрчен һәм малай”

 

1

27.02

Аңлап һәм сәнгатьле уку. Әсәрнең эчтәлеген үзләштерү, төп уен билгеләү. Әсәр эчтәлеге буенча диалог төзү. Әсәр геройларына карата үз фикереңне белдеү. Әсәрнең төп уен һәм жанр төрен билгеләү .

Уку , сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру    2 сәг.

69

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. С.Әдһәмова “Дуслар”

1

01.03

Текстны дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле  итеп уку. Текст буенча әңгәмә. Әсәрдә сурәтләнгән җан ияләрен ачыклау, аларга карата үз фикерләрен белдерү. Әкияткә план төзү, план буенча әкиятнең эчтәлеген кыскартып сөйләү.

70

Укылган әсәргә анализ ясау күнекмәләре. С.Әдһәмова “Дуслар”

1

05.03

Хикәя   6 сәг.

71

Хикәянең исеме. Әсәр исеменең төп мәгънә һәм эчтәлек белән туры килүе. Ә.Баян “Эт янында тиеннәр”

1

06.03

Хикәяне дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле уку. Әсәрнең эчтәлеген үзләштерү, төп уен билгеләү. Әсәр геройларына карата үз фикереңне белдеү. Монологик сөйләм оештыру

72

Хикәя геройлары, аларның портретлары, характеры, сөйләм һәм вакыйгалар аша чагылышы. Д.Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар” -1бүлек.

1

12.03

Текстны аңлап, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле  итеп уку. Әсәр исеменең төп мәгънә һәм эчтәлек белән туры килүен ачыклау. Хикәядә вакыйгалар агышын, төп геройның уй-кичерешләрен ачыклау. Хикәядә вакыйга һәм хәлләрнең киеренкелеген күзәтү. Хикәя геройларын ачыклау, аларга бәяләмә бирү, үз мөнәсәбәтеңне белдерү.   Хикәянең төп фикерен ачыклау, үз карашыңны белдерү, дәлилләү.

Сайлап уку төрен куллану. Әсәрнең эчтәлеген кабул итү, сөйләү.

73

Ике образны чагыштырып сөйли белү. Әсәр геройларына карата үз фикереңне белдерү. Д.Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар” -2бүлек.

13.03

74

Хикәядә авторның үз геройларына мөнәсәбәте. Геройларның характерына чагыштырма анализ. Д.Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар” -3бүлек.

1

15.03

75

Хикәя герое. Характер һәм тойгылар үзенчәлеге. М.Зощенко “Мескен Федя”

1

19.03

Рус әдәбияты үрнәкләре белән танышу. Хикәяне дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле уку. Әсәрнең эчтәлеген үзләштерү, төп уен билгеләү. Әсәр геройларына карата үз фикереңне белдерү. Хикәя геройларын ачыклау, аларга характеристика бирү, үз мөнәсәбәтеңне белдерү. Текстка карата бирелгән сорауларга җавап бирү. 

76

Хикәя жанрының үзенчәлекле якларын күзәтү: а) хикәяләрдә вакыйгалар агышы; ә) герой характерының катлаулылыгы; б) вакыйга һәм хәлләрнең киеренкелеге; в) әсәрнең сәнгатьле теле. М.Зощенко “Мескен Федя”

1

20.03

Шигырь   1 сәг.

77

Лирик геройның  эчке дөньясын шигъри формада ачып бирү юллары. Р.Вәлиева “Җиңү көнендә”

1

22.03

Әсәрне кычкырып яки яттан укыганда аның эчтәлеген, характерын сурәтләү чаралары аша бирергә өйрәнү: дөрес интонация, тавыш көче, ритм, мәгънәле паузалар, логик басым, мимика, хәрәкәтләр.

Хикәя   6 сәг.

78

Әсәр исеменең төп мәгънә һәм эчтәлек белән туры килүе. Н.Гыйматдинова “Сертотмас кәҗә”

1

05.04

Текстны аңлап, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле  итеп уку. Әсәр исеменең төп мәгънә һәм эчтәлек белән туры килүен ачыклау. Хикәядә вакыйгалар агышын күзәтү. Хикәядә юмор элементларын билгеләү

79

Әсәрдә берничә сюжет сызыгы белән вакыйгалар бирелеше, геройларның кичерешләре, җиңүләре. Н.Гыйматдинова “Сертотмас кәҗә”

1

09.04

80

Хикәяләрдә автор билгеләмәсе: герой портреты, катнашучы геройларга характеристика, пейзаж  һәм интерьер сурәтләнеше, геройны чолгап алган тирәлек. В.Голявкиннан “Әллә каян күренеп тора”

1

10.04

Рус әдәбияты үрнәкләре белән танышу. Хикәяне дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле уку. Әсәрнең эчтәлеген үзләштерү, төп уен билгеләү.

81

Жанр үзенчәлеге: сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы, әхлак кануннарына туры килүе, уйлап табучанлык. Ю.Ермолаев “Сәгать ярдәм итте”

1

12.04

Рус әдәбияты үрнәкләре белән танышу. Хикәяне уку, төп уен билгеләү, геройга характеристика бирү.  “Тел,сүз,сөйләшә белү”темасына караган мәкальләр һәм әйтемнәр белән танышу. Сөйләм телен үстерүгә күнегүләр эшләү

82

Авторның геройга, вакыйгаларга, күренешләргә мөнәсәбәтен сиземли алу, үз фикереңне әйтә белү. Ю.Ермолаев “Сәгать ярдәм итте”

1

16.04

83

Хикәя жанрының үзенчәлекле яклары. “Үзеңне тикшер”.

1

17.04

Укылган яисә тыңланган әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү, кызыклы урыннарны сайлап уку күнегүләре, укыган әсәрләргә карата биремнәрне үтәү. Белемнәрне тикшерү, системага салу.

Уку , сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру   4 сәг.

84

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру.                          Г.-Х.Андерсен “Чыдам кургашын солдат”.

1

19.04

Дөньякүләм әдәбият үрнәкләре белән танышу. Әкият жанры,  андагы вакыйгалар бирелешен күзәтү. Төп герой турында күзаллау булдыру. Укыган яки тыңлаган әсәр буенча сорауларга җавап бирү.  Фикереңне дәлилләү

85

Укылган әсәргә анализ ясау күнекмәләре.

Г.-Х.Андерсен “Чыдам кургашын солдат”.

1

23.04

86

Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда үз урыныңны белеп, чират буенча уку. Дж.Свифт “Гулливер сәяхәте”

1

24.04

Дөньякүләм әдәбият үрнәкләре белән танышу. Әкиятне өлешләргә бүлү, аларга исем бирү. Укыган яки тыңлаган әсәр буенча сорауларга җавап бирү.  Әкияткә ясалган иллюстрация өстендә эш. Иллюстрация белән әкият эчтәлеген тәңгәлләштерү. Әкияткә анализ.

87

Укылган әсәргә анализ ясау күнекмәләре.

Дж.Свифт “Гулливер сәяхәте”

1

26.04

 Тылсымлы әкиятләр   1 сәг.

88

Дөнья халыклары әкиятләре. Сыйныфтан тыш уку.

1

03.05

Сайлап уку төрен куллану. Темага туры килгән әсәрләрне сайлап уку. Укылган яисә тыңланган әсәрнең эчтәлеге буенча әңгәмә кору.

Уку , сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру   4 сәг.

89

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Л.Лерон “Шүрәле малае” (әкият-пьеса)

1

05.05

Әкият-пьесаны  аңлап, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле  итеп уку. Әсәрдә сурәтләнгән җан ияләрен ачыклау, аларга карата үз фикерләрен белдерү. Укыган яки тыңлаган әсәр буенча сорауларга җавап бирү.  Әкияткә ясалган иллюстрация өстендә эш. Иллюстрация белән әкият эчтәлеген тәңгәлләштерү. Укучыларда иҗади фикерләү сәләтен үстерү буенча эш. Сүзле сурәт ясау. Әкияткә-пьесага анализ. Сорауларга җавап бирү

90

Укуга карата таләпләрне төгәл үтәү: кычкырып укуның дөреслеге, сәнгатьлелеге, укуның тизлеге. Л.Лерон “Шүрәле малае” (әкият-пьеса)

1

07.05

91

Текстларны анализлаганда сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү.  Л.Лерон “Шүрәле малае” (әкият-пьеса)

1

08.05

92

Тавыш төсмерләре – интонация, тон, тавыш көче, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләрне бирү күнекмәләре. Л.Лерон “Шүрәле малае”әкият-пьесасын сәхнәләштерү.

1

10.05

Әкият-пьесаны  рольләргә бүлеп уку. Төркемнәрдә эш.  Әкият-пьесаны  сәхнәләштерү

 

Шигырь   5 сәг.

93

Чагыштыру, контраст, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. З.Хөснияр “Шүрәле җыры”

 

1

14.05

Сәнгатьле уку, кычкырып уку, дөрес интонация кую, сорауларга җавап бирү.

94

Гади предметларның гадәти булмаган якларын ачу.

Л. Ихсанова “Ун сумлык маҗара”

 

1

15.05

Текстны дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле уку. Әсәрнең эчтәлеген үзләштерү. Үз сүзләре белән текст эчтәлегенә якын итеп сөйләү, сорауларга тулы җавап бирү

95

Шигырьләрне укыганда әдәби сурәтләү чараларын  эзләп табу. Ә.Еники “Кунакта”

1

17.05

Текстны аңлап, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле  итеп уку.Текстның төп мәгънәсен аңлау күнекмәсен үстерү, бәйләнешле итеп телдән сөйләргә өйрәтү

96

Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы. М.Хөсәен “Китап” шигыре

1

21.05

Әсәрне кычкырып яки яттан укыганда аның эчтәлеген, характерын сурәтләү чаралары аша бирергә өйрәнү: дөрес интонация, тавыш көче, ритм, мәгънәле паузалар, логик басым, мимика, хәрәкәтләр.

97

Төрле ел фасылларын чагыштырып, дөньяның күп төсле, формаларның күп төрле булуын аңларга ярдәм итү, матурлыкка тиешле хисләр белән җавап бирергә, оригиналь һәм стандарт булмаган фикерләргә кызыксыну уяту. Ш.Галиев “Тәмле җәй”.

 

 

1

22.05

Әсәрне дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле уку. Шигырьне уку, чагыштыру,тон һәм рифма үзгәрүне күзәтү. Сораулар өстендә эш.

 

Библиографик культура   1 сәг.

98

Дәреслектә җиңел генә ориентлашырга өйрәтү: эчтәлектән кирәкле әсәрне тиз генә эзләп таба белү. Үтелгәнне кабатлау.

1

24.05

Дәреслек белән эш. Сайлап уку күнекмәләре, эчтәлектән кирәкле әсәрне эзләп таба белү. Укылган яисә тыңланган әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү, кызыклы урыннарны сайлап уку күнегүләре. Язучы, шагыйрьләр турында чыгышлар ясау.

 

Уку , сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру   2 сәг.

99

Йомгаклау контроль эше.

1

26.05

Биремнәр үтәү. Үз эшләренә контроль ясау, хаталарын күрү, төзәтмәләр кертү

100

Хаталар өстендә эш.

1

28.05

 

Библиографик культура    2 сәг.

101

Балалар китабы белән эшләү. Аерым әсәр яисә китапка аннотация яза белергә күнектерү.

1

29.05

Китапка аннотация язу, сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү.

102

Йомгаклау дәресе. Аралашу культурасын ныгыту.

1

31.05

Өйрәнгәннәрне гомумиләштерү һәм системага салу. Уку елы дәвамында укылган  әсәрләр арасыннан иң ошаганын, истә калганынының эчтәлеген  сөйләү, кызыклы урыннарны сайлап уку күнегүләре.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа. Литературное чтение на татарском языке. 4 класс. Гарифуллина Ф.Ш."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Маркетолог

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 236 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 01.10.2017 1230
    • DOCX 378.5 кбайт
    • 13 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Талипова Лариса Леруновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Талипова Лариса Леруновна
    Талипова Лариса Леруновна
    • На сайте: 6 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 41164
    • Всего материалов: 22

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Инновационные технологии управления профессионально-педагогической деятельностью учителей начальной и средней школы в условиях реализации ФГОС

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 84 человека

Курс повышения квалификации

Проективные методики в начальной школе в соответствии с ФГОС

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 59 человек из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 450 человек

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания предмета «Родной (русский) язык» с учетом реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 234 человека из 59 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 167 человек

Мини-курс

Проведение и применение трансформационных игр

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 107 человек из 47 регионов
  • Этот курс уже прошли 56 человек

Мини-курс

Идеи эпохи Просвещения: педагогическое значение для современности

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Путь к внутреннему спокойствию: освобождение от тревоги, злости и стыда

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 629 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 203 человека