Инфоурок Другое Рабочие программыРабочая программа по родному языку для 2 класса (татарская группа)

Рабочая программа по родному языку для 2 класса (татарская группа)

Скачать материал

              Предмет нәтиҗәләре:

Фонетика, орфография һәм графика бүлегендә укучылар түбәндәгеләрне үзләштерә

аваз һәм хәрефләрне аерырга өйрәнә;татар телендәге авазларга характеристика бирә белә: сузык авазларның калын һәм нечкә, тартык авазларның яңгырау һәм саңгырау булуы, аларга бәйле төп фонетик законнар (сингармонизм, ирен гармониясе);

  татар алфавитын, андагы хәрефләрнең урнашу тәртибен белә, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру һәм кирәкле мәгълүматны эзләп табу өчен, алфавиттан файдаланырга өйрәнә.

укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак

Сүзләргә фонетик-график (аваз-хәреф) анализы ясарга, дәреслектәге үрнәк буенча сүзләрне мөстәкыйль рәвештә тикшерергә һәм аның дөреслеген дәлилләргә;

сүзне дөрес әйтү-әйтмәве яки сүз басымын дөрес кую-куймавы хакында икеләнгән очракта, укучы үз җавабының дөреслеген дәреслектәге сүзлекчәдән карап яки укытучыдан мөстәкыйль рәвештә сорап белергә

 

Сүз төзелеше (морфемика) бүлегендә түбәндәгеләрне үзләштерә укучылар

сүзләрнең тамырын билгели;

төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчаларны таба һәм күрсәтә;

тамырдаш сүзләрне сүз формаларыннан аера белә.

укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак

мәгънәле кисәкләренең чикләре ачык күренеп торган сүзләрнең төзелешен дәреслектә бирелгән күләмдә тикшерә (тартымын, булса, ясагыч кушымчаларын, нигезен билгели);

сүзнең дөрес тикшерелүен бәяли белә.

 

Лексикология бүлегендә түбәндәгеләрне үзләштерә укучылар

мәгънәсе ачыкланырга тиешле сүзләрне таба белә;

тексттагы (җөмләдәге) сүзнең мәгънәсен ачыклый белә яки аны аңлатмалы сүзлек ярдәмендә аера

укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак

күчерелмә мәгънәсен аера белә;

текстта (җөмләдә) сүзләрнең урынлы кулланылу-кулланылмавын аера белә;

аралашканда кулланыр өчен, кирәкле сүзләрне дөрес сайлый.

Морфология бүлегендә укучылар түбәндәгеләрне үзләштерә

исемнәрнең мәгънәсен, сорауларын, грамматик билгеләрен (берлек һәм күплек сан формаларын, килеш һәм тартым белән төрләнүен) үзләштерә;

сыйфатларның мәгънәсен, сорауларын, дәрәҗә формаларын өйрәнә;

микъдар һәм тәртип саннарының мәгънәсен, сорауларын өйрәнә;

фигыльләрнең мәгънәсен, сорауларын, барлык-юклык, хәзерге, үткән, киләчәк заманнар, зат-сан формаларын билгели.

 

укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак

зат алмашлыклары, бәйлекләр турында мәгълүмат ала;

өйрәнелгән сүз төркемнәренә дәреслектә бирелгән материал күләмендә морфологик анализ ясый, аның дөреслеген бәяли;

тәкъдим ителгән тексттан (җөмләдән) өйрәнелгән сүз төркемнәрен таба

Синтаксис бүлегендә укучылар түбәндәгеләрне үзләштерә

 сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне бер-берсеннән аерырга өйрәнә;

сораулар куеп, сүзтезмәдәге һәм җөмләдәге сүзләр арасындагы мәгънә бәйләнешен ачыклый;

җөмләләрнең әйтү максаты буенча төрләрен (хикәя, боеру, тойгылы, сорау) билгели;

җөмләдәге тойгылы һәм тойгысыз интонацияне аера;

җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба;

тиңдәш кисәкле җөмләләрне аера.

укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак

аергыч, тәмамлык һәм хәлләрне аера;

гади җөмләләргә дәреслектә бирелгән материал күләмендә синтаксик анализ ясый (җөмлә кисәкләрен билгели), тикшерүнең дөреслеген бәяли;

гади һәм кушма җөмләләрне аера.

Орфография һәм пунктуация бүлегендә укучылар түбәндәгеләрне үзләштерә

дөрес язу кагыйдәләрен өйрәнелгән күләмдә куллана;

сүзнең дөрес язылышын орфографик сүзлектән карап билгели;

30-35сүзле текстны хатасыз итеп күчереп яза;

өйрәнелгән кагыйдәләргә туры килгән 30-35сүзле текстны диктант итеп яза;

үзе язган яки бирелгән тексттагы орфографик һәм пунктуацион хаталарны таба һәм төзәтә.

 

укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак

орфографик хата җибәрү ихтималы булган урынны белә;

тиешле орфограммага туры килгән мисалларны сайлый;

текст төзегәндә, аны орфографик һәм пунктуацион хаталар  җибәрмәслек итеп үзгәртә ала;

хаталарны төзәткәндә, аларның сәбәпләрен аңлый, алга таба хата җибәрмәү юлларын ачыклый.

Сөйләм үстерү бүлегендә укучылар түбәндәгеләрне үзләштерә

 

дәрестә, мәктәптә, тормыш-көнкүрештә, төрле яшьтәге таныш яки таныш булмаган кешеләр белән телдән аралашканда, тел берәмлекләрен урынлы файдалана;

көндәлек тормышта сөйләм әдәбен һәм телдән аралашу нормаларын саклый (әңгәмәдәшен тыңлый белә, дөрес җавап бирә, сөйләшүне дәвам итә ала);

сөйләм вакытында үз фикерен яклый һәм аның дөреслеген дәлилли белә;

текстка исем бирә;

текст буенча план төзи;

хат, открытка яки записка кебек зур булмаган текстлар яза.

укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак

текстның эчтәлеген башка зат (үтәүче) исеменнән сөйли;

аерым темага караган сурәтләү, хикәяләү характерындагы хикәяне телдән төзи;

җөмләдәге урыннары алышынган сүзләрне дөресли, сүз тәртибен мәгънәсенә  карап үзгәртә;

сөйләм әдәбе сакланмаган текстларны төзәтә;

изложение һәм сочинение язуның өйрәнелгән тәртибен саклый; язган изложение тексты белән төп вариантны чагыштыра, сочинение язганда, алга куелган максат һәм бурычларның үтәлешен билгели;

интерактив формада аралашканда (СМС-хәбәрләр, электрон почта, Интернет), сөйләм әдәбе кагыйдәләрен үти һ.б.

Метапредмет нәтиҗәләре :

регулятив УУГ:

мөстәкыйль рәвештә (укытучы ярдәмендә) дәреснең темасын һәм максатын әйтү;

укытучы тәкъдим иткән план нигезендә эшләү;

укуга караган проблеманы чишү өчен, укытучы белән бергә план төзү;

куелган максат буенча  план нигезендә эшләү, кирәк булган очракта, үзеңнең эшчәнлегеңә төзәтмәләр кертү;

 дәрестә эшләгәндә, үзеңнең фикереңне әйтергә өйрәнү.

танып белү УУГ:

дәреслектәге текстлардан һәм рәсемнәрдән җаваплар табу;

укытучының сыйныф белән бергә эшләвенә нәтиҗә ясау;

мәгълүматны бер формадан икенче формага күчерү;

текстларның эчтәлеген сөйләү;

кирәкле вакытта сүзлекләрдән һәм белешмә әдәбияттан файдалану;

укуның барлык төрләреннән файдалану;

фикер алышуда катнашу.

аралашу УУГ:

монологик һәм диалогик сөйләмгә ия булу;

сөйләм ситуациясеннән чыгып, үзеңнең фикереңне телдән һәм язма формада белдерү;

башкаларны ишетә һәм тыңлый белү, чит кеше фикерен дөрес кабул итү һәм кирәк булган очракта, үзеңнекен үзгәртү;

текстны сәнгатьле итеп уку һәм эчтәлеген сөйләү;

үзеңнең фикереңне нигезләп әйтә белү;

сораулар бирү;

икешәрләп һәм төркем белән эшләү, төрле вазифалар башкару: башкаручы, җитәкче һ.б.

Шәхсиятле нәтиҗәләр:

Ватанга, телгә, мәдәнияткә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү;

кеше тормышында телнең һәм сөйләмнең әһәмиятлелегенә төшенү;

башка кешеләрнең хис-тойгыларын аңлау, үзеңнең хисләреңне белдерергә өйрәнү;

башкаларның телдән һәм язма сөйләмнәренә хас булган үзенчәлекләренә игътибар итү;

сөйләмгә (тыңлап аңлау, диалог һәм монолог төзү, язу), гомумән, телне өйрәнүгә карата кызыксыну уяту;

әйткән яки язган сөйләмгә җаваплылык хисенең булуы.

 

               Белем бирү эчтәлеге:

1.Кабатлау-5 сәгать

2.Авазлар һәм хәрефләр -17 +3 сәг.Сузык авазлар һәм аларның хәрефләре-6 сәг.+1.Сүзләрне иҗекләргә бүлү-2 +2

Тартык авазлар һәм аларның хәрефләре-9.

Сузык авазлар һәм хәрефләр. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны дөрес әйтү. Сузык авазларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы.

Татар һәм рус телләрендә  [а], [э], [о], [ө], [ы]  авазларның әйтелеше, бу сузыкларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. я, ю, е хәрефләре, алар кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу. [w], [гъ], [къ], [х], [ч] тартыкларын дөрес әйтү, аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Татар теленең үзенчәлекле тартыклары [җ], [ң], [һ]. Бу хәрефләр кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен булдыру.ц, щ хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу.ъ һәм ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

 

            3. Сүз: 12 . Сүз тамыры- 3   

          Сүз ясагыч кушымчалар -3 . Тамырдаш сүзләр – 2. Кушма һәм парлы сүзләр -4

Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Иҗекләрнең калынлыгы-нечкәлеге сузык авазларга бәйле булу.          

Сүз тамыры. Аны табарга өйрәнү. Сүз ясагыч кушымчалар,тамырдаш сүзләр, кушма һәм парлы сүзләр белән танышу.

           4. Исем: 6+1

            Берлек һәм күплек сандагы исемнәр . Исемнең мәгънәсе, сораулары турында белгәннәрне ныгыту. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан  формалары белән танышу. -3+1

            Ялгызлык исемнәр . Ялгызлык исемнәр һәм аларның дөрес язылышын үзләштерү– 3. Исемнең мәгънәсе, сораулары турында белгәннәрне ныгыту. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары. Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы, аларны рус теле белән чагыштыру.Ялгызлык исемнәр, аларның дөрес язылышы.

            5. Фигыль - 8

            Аның мәгънәсе һәм сораулары. Фигыльнең мәгънәсе һәм сораулары турында белгәннәрне ныгыту. Фигыльләрнең заман формалары турында төшенчә бирү. Аларны рус теле белән чагыштырып күрсәтү.

 

           6. Сыйфат-4+1

             Аның мәгънәсе һәм сораулары. Сыйфатның мәгънәсе, сораулары турында белгәннәрне ныгыту. Предметның төрле билгеләрен          белдерә торган сүзләр буларак, аларны сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен бирү .

 

           7. Сүз һәм җөмлә- 10+3

   Җөмләнең баш кисәкләре. Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү. Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмат бирү, аларның урнашу тәртибен күзәтү, аны рус теле белән чагыштыру. Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү. Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмат бирү, аларның урнашу тәртибен күзәтү, аны рус теле белән чагыштыру. Бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү күнекмәләре тәрбияләү. Тәрҗемә күнекмәләре булдыру.

 

 

                                                                                       Календарь тематик планлаштыру

Бүлек, дәрес темасы

Сәг.

саны

Вакыт

(план)

Вакыт

(факт)

Искәрмә

                                                                                                Кабатлау-5 сәг

1

Кабатлау.БСҮ.Туган телем

1

3.09

 

 

2

Кабатлау.Иҗек

1

7.09

 

 

3

Кабатлау.Алфавит

1

10.09

 

 

4

Иҗек

1

14.09

 

 

5

Кабатлау.Кем? Нәрсә?сораулары

1

17.09

 

 

                                                                           Авазлар һәм хәрефләр: 17 +3

6

Сузык авазлар һәм аларның хәрефләре

1

21.09

 

 

7

[ а], [о] авазлары

1

24.09

 

 

8

[ у],[ ү] авазлары

1

28.09

 

 

9

[ ы],[ э] авазлары .Сүзлек диктанты

1

1.10

 

 

10

[ йа],[ йә]  кушылмалары һәм хәрефләре

1

5.10

 

 

11

[ йу],[ йү], [ йы],[ йэ],   кушылмалары һәм хәрефләре

1

8.10

 

 

12

Сүзләрне иҗекләргә бүлү

1

12.10

 

 

13

Сүзләрне иҗекләргә бүлү.МРК. Т.Шәмсуаров шигырьләре

1

15.10

 

 

14

БСҮ Көндәлек режим

1

19.10

 

 

15

Аңлатмалы диктант

1

22.10

 

 

16

Тартык авазлар һәм аларның хәрефләре

1

26.10

 

 

17

[ в],[ w] авазлары һәм в хәрефе

1

29.10

 

 

8

[ х],[ һ] авазлары һәм х,һ хәрефләре

1

9.11

 

 

19

[ къ],[ к], [ гъ],[ г] авазлары һәм к,г хәрефләре

1

12.11

 

 

20

[ ч],авазы һәм ч хәрефе

1

       16 .11

 

 

21

[ ң] авазы һәм ң хәрефе

1

19.11

 

 

22

ъ,ь хәрефләре

1

23.11

 

 

23

Тартык авазларны кабатлау.БСҮ Безнең шәһәр

1

26.11

 

 

24

Сүзлек диктанты

1

30.11

 

 

                                                                                                                      Сүз: 12

25

Сүз тамыры .МРК. Г.Рәхим шигырьләре

1

3.12

 

 

26

Сүзнең тамырын билгеләү

1

7.12

 

 

27

Иҗек.БСҮ Сыйныф бүлмәбез

1

10.12

 

 

28

Сүз ясагыч кушымчалар

1

14.12

 

 

29

Сүз ясагыч кушымчалар

1

17.12

 

 

30

Тамыр һәм кушымча.Кабатлау.Сүзлек диктанты

1

21.12

 

 

31

Тамырдаш сүзләр

1

24.12

 

 

32

Тамырдаш сүзләрне билгеләү

1

11.01

 

 

33

Кушма һәм парлы сүзләр

1

14.01

 

 

34

Кушма  сүзләр

1

18.01

 

 

35

Парлы сүзләр

1

21.01

 

 

36

Кушма һәм парлы сүзләрне кабатлау.Басым

1

25.01

 

 

                                                                                                                         Исем:6+1

37

Исем. БСҮ .Минем гаиләм.

1

28.01

 

 

38

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр

1

1.02

 

 

39

Күплек сан кушымчалары

1

4.02

 

 

40

Берлек һәм күплек сандагы исемнәрне кабатлау

1

        8 .02

 

 

41

Ялгызлык исемнәр

1

11.02

 

 

42

Ялгызлык исемнәр һәм аларның дөрес язылышын үзләштерү

1

15.02

 

 

43

Ялгызлык һәм уртаклык  исемнәренең дөрес язылышы

1

18.02

 

 

                                                                                                                   Фигыль-8+1

44

Фигыль. БСҮ. Әтиемнең һөнәре

1

22.02

 

 

45

Аның мәгънәсе һәм сораулары.

1

25.02

 

 

46

Фигыльләрнең заман формалары турында төшенчә

1

1.03

 

 

47

Хәзерге заман.БСҮ.Әнием алтыным.

1

4.03

 

 

48

Үткән заман

1

4.03

 

 

49

Киләчәк заман

1

11.03

 

 

50

Заманнарны рус теле белән чагыштыру

1

15.03

 

 

51

Фигыль.Кабатлау

1

18.03

 

 

52

Диктант

1

22.03

 

 

 

                                                                                                                     Сыйфат-4+1

53

Сыйфат. Аның мәгънәсе һәм сораулары.

1

1.04

 

 

54

Сыйфатның мәгънәсе һәм сораулары.

1

5.04

 

 

55

Сыйфатларны  сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре

1

8.04

 

 

56

Сыйфат.Кабатлау

1

12.04

 

 

57

БСҮ Әниемә булышам.Сыйфат

1

15.04

 

 

                                                                                                           Сүз һәм җөмлә -10 +3

58

Сүз һәм җөмлә

1

19.04

 

 

59

Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү

1

22.04

 

 

60

Сүзтезмә. БСҮ.Минем бабаем ветеран.

1

26.04

 

 

61

Тәрҗемә күнекмәләре

1

29.04

 

 

62

Җөмләнең баш кисәкләре.

1

        3 .05

 

 

63

Җөмләнең баш кисәкләре.Ия

1

6.05

 

 

64

Җөмләнең баш кисәкләре.Хәбәр

1

10.05

 

 

65

Тәрҗемә күнекмәләре булдыру.

1

13.05

 

 

66

Сүз һәм җөмлә.Кабатлау

1

17.05

 

 

67

Контроль диктант.

1

20.05

 

 

68

Хаталар өстендә эш. Синтаксисны кабатлау. БСҮ Исәнме, җәй.

1

24.05

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа по родному языку для 2 класса (татарская группа)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Интернет-маркетолог

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 670 665 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 09.10.2018 506
    • DOCX 33.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ситдикова Халима Мусиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ситдикова Халима Мусиновна
    Ситдикова Халима Мусиновна
    • На сайте: 8 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 18397
    • Всего материалов: 25

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 499 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 332 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 155 человек

Мини-курс

Искусство: от истории к глобализации

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные тенденции в архитектуре

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психологические особенности педагогического общения

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 22 человека