“Каралды”
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе
_______ М. Р. Сафиуллина
Беркетмә № ____
“_____”_________ 2016 ел
|
“Килешенде”
Милли мәгариф һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
_____________
Г.И. Батманова
“____” _______2016 ел
|
“Расланды “
Мәктәп директоры
_______А.А.Жадько
Карар №_____
“____” ___________ 2016 ел
|
Эш
программасы
“Чит телләр тирәнтен өйрәнелә торган 84 нче гомуми
урта белем мәктәбе”
гомуми белем муниципаль учреждениесе
Укытучы: дерова
В.М.
Предмет: әдәби
уку (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)
Сыйныф 1 Б
Педагогик киңәшмә
утырышында каралды
Беркетмә
№____
“_____”________2016 ел
2016-2017 нче уку елы
Аңлатма язуы
1 нче сыйныфта әдәби уку буенча эш
программасы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Башлангыч
гомуми белем бирү мәктәбендә “Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм
әдәби уку” предметыннан программа: 1-11 нче сыйныфлар.Төзүче-авторлары:
К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова – Казан, 2011), Урта (тулы) гомуми белем бирү
мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә
укыту программасына (1 — 11 нче сыйныфлар -Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова,
Р.Л.Малафеева, Казан – 2014) нигезләнеп төзелде. Программаны тормышка ашыру
“Татар теле” (авт.И.Л. Литвинов, Э.Р. Садыйкова, Л. И. Гарипова, Казан
Татарстан китап нәшрияты, 2013) дәреслеге күздә тотып эшләнде.
Белемнәрне
тикшерүдә өстенлек итүче формалар – телдән җаваплар,монологлар, диалоглар
төзү.
Эш программассына мәктәпнең эш
үзенчәлеген, укучыларның индивидуаль мөмкинлекләрен исәпкә алып, уку материалын
өйрәнүгә сәгатьләр саны бүленешен һәм материалны өйрәнү эзлеклелеген
билгеләүдә, эчтәлекне киңәйтүдә, шулай ук укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру юлларын ачыклауда үзгәрешләр
кертелде.
Беренче сыйныфлар өчен әдәби укудан эш
программасы аңлатма язуыннан, татар теле укыту максатларыннан, укыту
предметының укыту планында тоткан урыныннан, укытуның гомуми, шәхси,
метапредмет нәтиҗәләреннән,1 нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм
күнекмәләренә төп таләпләрдән, укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итүдән, мәгълүмат һәм белем бирү
чыганакларыннан тора.
Максатлар:
рус телле балаларга татар
теле укыту максаты күпкырлы, һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү,
тәрбия, белем бирү.
1.Танып белү максатының эчтәлеге: Татарстан
Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы
төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен,
тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар исемнәрен, Татарстанның
табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның
семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халык авыз иҗаты,
әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру башлангыч этапта танып
белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.
2. Үстерү максатының эчтәлеге: балаларның психик
үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә: фикерләүне
үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә
бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү; хәтерне үстерү (ихтыяри,
ихтыярсыз), игьтибарлылыкны үстерү; аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык,
хислелек, эмпатия хисләре); ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне
үстерү.
3. Тәрбияви максатның
эчтәлеге: тәрбия процессы беренче
чиратта укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле, шуңа күрә программа
эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләре исәпкә алынды. Балаларның
яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны үз
эченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса,
икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле.
4. Белем бирү максатының
эчтәлеге: укучыларның татар теле
буенча лексик, грамматик күнекмәләре сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык
дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни укучылар нинди дә булса сүзне я грамматик
категорияне тану, аеру, аңлау, аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык
дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак
өйрәнү бурычы үтәлә.
Бурычлар: гамәли максатка ирешү өчен,
укучыларны татар сөйләмен тыңлап аңларга,
диалогик һәм монологик формада аралашырга, төрле жанрлардагы татар текстларын сәнгатьле итеп һәм аңлап
укырга, татар теленең фонетик,
лексик, грамматик нигезләрен гамәли үзләштереп, сөйләм булдырырга күнектерү бурычлары куела. Гомуми белем
бирү һәм тәрбияви максатларга ирешү
өчен, укучыларның акыл хезмәте күнекмәләрен
үстерү, татар сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы кулланырга өйрәтү, татар дөньясы, шул исәптән татар халкының
гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре,
халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру сорала.
Эш программасы татар теленә өйрәтүне беренче
чиратта фәннилек, аңлылык, аңлаешлылык, системалылык, эзлеклелек,
күрсәтмәлелек, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу кебе гомумдидактик
принципларга нигезләнеп төзелде.
УКЫТУНЫҢ
ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ
Татар теленә өйрәтүнең метапредмет (регулятив,
коммуникатив, танып - белү) нәтиҗәләре:
-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;
- дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү,
алар белән дөрес эш итә белү;
- дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм
тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
- әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен
формалаштыру;
- парларда һәм күмәк эшли белү;
- әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,
тәмамлый белү;
- үрнәк буенча эшли белү;
- аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә
белү;
- рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;
- аңлап укый белү;
- укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә
бәя бирә белү;
Укытуның шәхси нәтиҗәләре
Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә,
укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш
проблемаларына карата түбәндәге шәхси
кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:
–
шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар
теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
–
әхлакый
кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
–
текстлардагы
төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек
нормаларыннан чыгып бәя бирү;
–
“гаилә”,
“туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул
итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек
хисләр формалашу.
Укытуны
материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин
итү
Татар теленә
өйрәткәндә, түбәндәге материаль-техник чаралардан файдалану таләп ителә:
–
күрсәтмә
әсбаплар;
–
белешмә
материаллар;
–
аудио һәм
видео әсбаплар;
–
мультимедиа
укыту программалары;
–
электрон
дәреслекләр;
–
компьютер
программалары;
–
интерактив
программалар;
–
электрон
китапханә;
–
лингафон
кабинеты;
–
татар
сайтлары (belem.ru;
tatarile.org.com);
1 нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр
- татар
һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазлы
сүзләрне дѳрес әйтә белү;
- авазларны
сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җѳмләләрдә дѳрес әйтүгә ирешү һәм сингармонизм законының асылына тѳшенү;
- сѳйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дѳрес
оештыра белү;
- коммуникатив
максатларны аңлап, диалогик
аралашуда катнашу;
- тѳрле аралашу сфераларыннан чыгып, телдән яки язмача үз фикерләрен
белдерүгә ирешү;
- тәкъдим
ителгән тема буенча диалог - 3 реплика, монолог – 4
фраза тѳзи алу;
- тиешле
(400 сүз) күләмдә татар сүзләрен
яттан белү;
- тыңлап аңлау
-
укытучының дәрес үткәрү белән бәйле күрсәтмәләрен,
сорауларын аңлап бару;
-
сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау;
-
тыңланган сүзләрнең, сүзтезмә, җөмлә, кечкенә
текстларның эчтәлегенә тулысынча төшенү;
-
лексик тема буенча сорау-җавап репликаларын истә
калдыру;
-
укытучының сорауларына ңавап бирә алу һәм сораулар
куя белү;
-
үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку һәм сөйләү;
-
татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы
файдаланып, әңгәмә кору ( һәр укучының репликалар саны 3тән ким булмаска тиеш);
-
лексик темага караган сүзләрне кулланып,
предметларны, әйберләрне атый белү;
-
сыйныф бүлмәсен, мәктәпне, сыйныфташларны,
табигатьне тасвирлау;
-
укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләп
бирү;
-
4 җөмләдән дә ким булмаган хикәя төзеп сөйләү;
-
татар алфавиты хәрефләрен таный белү һәм алар
белдергән авазларның әйтелешен гамәли үзләштерү;
-
телдән үзләштерелгән уку материалына нигезләнгән
җөмлә һәм текстларны дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап,
сәнгатьле итеп укый белү;
-
укыганның эчтәлегенә төшенеп бару;
-
кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.