Инфоурок Другое КонспектыРазработка урока на тему 8нче сыйныфта татар әдәбиятыннан Шәриф Камалның "Буранда" хикәясенә анализ дәрес

Разработка урока на тему 8нче сыйныфта татар әдәбиятыннан Шәриф Камалның "Буранда" хикәясенә анализ дәрес

Скачать материал

                                                                                                          

                                                                                                           Менделеевск шәһәре

3нче урта  гомуми белем бирү мәктәбе,

югары квалификация категорияле

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Заһидуллина Энҗе Габделхай кызы

 

Рус мәктәбенең 8нче сыйныф татар төркемендә Яхин методикасы буенча әдәбият дәресе.  (Дәрес темасы рус мәктәпләренең 8нче сыйныфында укучы татар балаларына әдәбияттан тәкъдим ителә торган әсәрләр минимумыннан.)

Тема. Шәриф Камалның “Буранда” хикәясенә анализ-дәрес

Дәреснең максаты:

1. Әдәбият теориясеннән мәгълүмат бирү, әдәби әсәргә анализ ясау алгоритмын ныгыту;

2. Әхлак принципларын, гаилә әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтләр җылылыгын саклау теләген көчәйтү;

3. Гаилә гадәтләрен (традицияләрен) формалаштырырга ярдәм итүче психологик-педагогик әдәбият белән таныштыру;

 

Җиһазлау. 1. ноутбук, проектор, экран

2. укучыларның әниләре турындагы презентацияләре

3. китаплар күргәзмәсе

4. газета-журналлар

5. әсәргә иллюстрация  “Аерылу”

 

Материал. 1. Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары  (V-IX сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан үрнәк программа;

     2. Шәриф Камалның “Буранда” хикәясе;                                

     3. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына     әдәбият укыту программасы;

      4. Әдәбият дәресләре. А. Яхин.

 

 

 

Дәрес барышы

I.                  Дәресне оештыру, актуалләштерү.

Исәнләшү.                                                                                                                                                                      –Кем ул әни? Әни турында нәрсәләр әйтә аласыз?                                                                                                      –Иң кадерле кеше.                                                                                                                                                    –Иң кирәк кеше.                                                                                                                                                     –Иң әйбәт.                                                                                                                                                                         –Иң матур.(һ.б.)                                                                                                                                                                                                                                                                                                       

    Укытучының йомгаклау сүзе.

    -Әйе, Әни - ул дөньядагы иң бөек кеше. Бик күп күренекле шәхесләрне, галимнәр, укытучылар, табибларны ана тудырган. Аналар баланы тугыз ай буе йөрәк түрләрендә йөртеп дөньяга китергәннәр, төн йокыларын йокламыйча, ару-талуларына карамыйча безне бишектә тибрәтеп йоклатканнар, бишек җырлары җырлаганнар, тәрбияләп үстереп, фатиха биреп, зур тормыш юлына чыгарып җибәргәннәр һәм без әниләребезгә, әтиләребезгә мәңге бурычлы.

    Әмма ана күңеле - балада, бала күңеле - далада дип юкка гына әйтмиләр шул. Ана үлгәнче үзенең баласы турында  кайгыртачак, ә бала башында тормыш мәшәкатьләре, вакыт юклык һәм тагын әллә нәрсәләр. Аналарның бөеклеге, олы җанлылыгы хәтта легендаларга салынган. Хәзер Гүзәл безгә аларның берсен сөйләп китәр (Ана йөрәге турындагы легенданы язмада да тыңларга мөмкин).

      Әйе, шагыйрләребезнең дә берсе

                                            Иң изге кеше- әни икән,

                                            Ул синең өчен генә яши икән.

                                            Тик шуны син аңлап җитмисең икән,

                                            Шул гамьсезлек өчен үкенәм...

                                         дип язган.(С. Кудаш)

-Бу шигырь юлларының эчтәлеге без өйрәнгән әсәрләрнең кайсысына туры килә?

-“Буранда” хикәясенә.

- Әйе, укучылар.  Ә хәзер без сезнең белән ул хикәягә анализ ясарга тырышып карарбыз. (Дәфтәрләрдә числоны, теманы яздыру)

-Анализга керешкәнче, хикәяне искә төшереп, эчтәлекне өлешләргә бүлеп, тулысынча сөйләп чыгарбыз.

II. Өй эшен тикшерү.

(3-4 укучыдан эчтәлекне сөйләтү)

III. Төп өлеш. Яңа материал өстендә эш.

1. Өлешләргә бүлү.

- Эчтәлекне искә төшердек. Хәзер ни эшлибез?

- Кыскартабыз.

- Әсәрдә ничә вакыйга?

- 4 вакыйга.

- Берәр җөмлә белән генә вакыйгаларның эчтәлекләрен бирергә тырышып карыйк әле? Башта ни турында сүз барды?

1в. Хөсәеннәргә керә.

2в. Балачагын искә төшерә.

3в. Әнисенең үлеме.

- Әнисе үлгәннән соң Мостафа күңелендә ниләр барлыкка килә?

- Хисләр, тойгылар.

4в. Мостафа тойгылары. (Вакыйгаларны тактада һәм дәфтәрләрдә язып барабыз)

- Охшаш вакыйгаларны берләштереп, 2генә өлешкә калдырырга мөмкин. Ничек берләштерәбез?

- 1в. Бүген булган хәл.

- 2в. Истәлекләр, 20 ел элек булган хәл.

- Димәк, вакыт белән бәйле вакыйгаларны (1 һәм 2не) берләштерәбез, элеккеге һәм бүгенге хәлләр. Хикәянең 2нче өлешендә тагын ниләр калды?

- Әнисенең үлеме һәм Мостафа тойгылары. (дәфтәрләргә язып куябыз)

2. Бәя бирү.

- Әсәрдән Мостафаның кыяфәте турындагы урынны табыгыз әле.

- Андый урыннар юк.

- Нәрсә генә бар? Нәрсәне генә беләбез?

- Эчке дөньясы гына бар?

- Геройның эчке дөньясы - кичерешләре була (билгеләмәне дәфтәрләрдә язабыз). Герой кичереше - вакыйгаларга күңеле белән бәя бирү. Шулай булгач, без ни эшләргә тиеш булабыз?

- Мостафа кичерешләрен бәяләргә.

- Эчке дөньясы нинди?

- Тыныч түгел, ярсулы.

- Нилектән?

- Бала елавы сәбәп булды, исенә төшерә.

- Үкенә.

- Елый.

- Гафу үтенәсе килә.

- Яхшы, Мостафа сезгә ошыймы? Нинди бәя бирер идегез?

- Ошый, ошамый (уңай, тискәре) (бәяләрне дәфтәрләргә язып кую)

- Ни өчен?

- Хикәя башында _________, соңыннан______________.

- Мостафаның шундый булуына кем гаепле?

- Тәрбиясе.

- Нишләп?

- Әтисенең роле зур. Ул гомере буе “Әнисе аны кыйнарга куша, аны ташлап икенче иргә китте”, -дип  тәрбияләгән. (дәреслектән өзекне табып укыту)

- Бүгенге тормышта андый вакыйгалар бармы? Ничек уйлыйсыз?

- Бар.

- Әйе, әлбәттә авылларда, шәһәрләрдә, районнарда, республикада әллә нинди язмышлы кешеләр бар (укучылар әзерләп килгән газета-журналлардагы материаллар буенча 3-4 укучының чыгышларын  тыңлау).

- Тагын шул Ана күңеле - балада, бала күңеле -далада дигән сүзләргә әйләнеп кайтыйк әле. Балалар, бу мәкальне үзгәртеп тә булыр иде, ничек булса яхшырак , ничек булырга тиеш?

- Ана күңеле - балада, бала күңеле – анада.

- Яхшы, рәхмәт. Ә сез әниләр турында тагын нинди мәкальләр беләсез?(әниләр турында 6-7 мәкаль тыңлау)

3. Сурәтләү чараларын, кулланылган алымнарны билгеләү.

- Герой кичерешләрен бәяләүне дәвам итәбез. Хикәядә кайсы урыннар кабатланды?

- Бала елавы кабатланды.

- Бу кабатланулар арасында нинди аерма бар?

- Әсәр башында сабый бала елый. Азагында зур бала Мостафа елый.

- Сабый нигә елаганны беләбезме?

- Юк.

- Ә Мостафа ник елый?

- Газиз, 20 ел күрмәгән әнисе үлде.                                                                                                                                                                     -Әнисеннән кичерү сорый алмады (һ.б.).

- Сабыйны әнисе төн буе юатып чыга, ә Мостафаны юатучы бармы?

- Юк.

Нәтиҗә.   Мостафа гомере буе иң бәхетсез кешеләрнең берсе булачак

- Укучылар, Коръән дә тормыш белән, әдәбият белән бәйле. Аның 23-24нче аятьләрендә мондый юллар бар “Кешеләр ата-ана кадерен югалткач кына аңлыйлар. Ятимнәрдән сорап бак”, “Ата-анага эһ тә димә!”, “Ата-анага итәгать-Аллаһка итәгатьтер, Аларга каршы тору Аллаһка каршы торудыр”... һ.б.лар. Хикәядә тагын нәрсә кабатлана?

- Буран (әсәр башында һәм әсәр азагында).

- Хикәя азагындагы буранга тагын ни өстәлде?

- Мостафа кичерешләре.

- Язучы кабатлаулардан тыш тагын нинди алымнар кулланган? Бу әсәрдә юмор бармы?

- Юк.

–Автор тагын нинди сурәтләү чаралары кулланган?

- Чагыштыру (кар эскертләре, алма кебек кызыл яңаклы хатын, кар диңгезе, күзләре иске тонык тәрәзә кебек һ.б. )                                                                                                                                                                                                                                                                             

- Арттыру (гипербола) бармы?

- Бар (2-3 көн буе күзачкысыз буран булмый, бала да төн буе бертуктаусыз еламый) (алымнарны дәфтәрләрдә язу).

- Балалар, ә арттыру ни өчен кулланылган?

- Әсәр тирәнрәк аңлашылсын өчен.

- Йөрәккә үтеп керсен өчен.

- Мостафа кичерешләрен арттырыр өчен.

- Автор кичерешләре бармы?

- Бар. (Бер генә җөмлә “Аһ! Бер генә карасын иде ул,”-ди.)

- Ни өчен?

- Автор Мостафаның әнисе белән сөйләшүен, бәхиллек алуын тели (бәхиллек - ризалыкдәфтәргә язып кую). Шәриф Камал  бу әсәре белән ни әйтергә тели?

- Әниләрне рәнҗетмәскә кирәк ди.

-Әниләрне генә түгел беркемне дә рәнҗетмәскә кирәк ди.

4. Әниләре турында укучылар әзерләп килгән презентацияләрне карау.

5. Әниләр турындагы әсәрләрдән китаплар күргәзмәсе, аңа өстәп әниләр турындагы шигырьләрне искә төшерү.(1-3 шигырьдән өзекләр тыңлау)

6. Әсәрнең темасын ачыклау. Әсәрнең темасы нинди булды?

- Бәхетсезлек (дәфтәргә язып кую).

-Ни өчен?

-Чөнки без нәтиҗә ясадык   Мостафа гомере буе иң бәхетсез кешеләрнең берсе булачак.

-Укучылар, ә сез бәхетлеме? Бәхет өчен ни кирәк?

-Бәхетле.

-Әти, әни янда булу кирәк.

-Сәламәт булу кирәк.

- Бай булу кирәк.

-Җан тыныч булу кирәк. һ.б.

IV. Өй эше.

1. Мостафа портретын бирергә тырышырга. Бәхетсез кешене ничек күзаллап була? (1нче төркемгә)                                                                                                                                                                                                                        2. Әниләр турында шигырь, хикәя яисә әкият иҗат итеп карарга.(2нче төркемгә)

- Тактадагы иллюстрация хикәянең кайсы өлешенә туры килә?

- Аерылу өлешенә, ”Әнисенең күз яшьләре Мостафаның битен чылата”...

- Яхшы, 3нче төркем, ә сез хикәягә карата үз рәсемегезне ясап карарсыз.

V. Йомгак. Укучылар белән бергә нәтиҗә чыгару.

- Укучылар, без бу үткән дәрестә нәрсәләргә ирештек?

- Әсәргә күзәтү-анализ ясадык.

- Яңа әйберләр белдек.

- Әсәргә анализ ясау алгоритмын ныгыттык. Күп нәрсәләрне искә төшердек.

- Бәхетле, бәхетсез булу турында фикер алыштык.

VI. Дәрес өчен билгеләр кую

-Ә хәзер Нурия Измайлова апагызның “Кеше турында кешегә” дигән бик матур шигырен тыңлап китәрбез.

      -Дәрес өчен бик зур рәхмәт, укучылар, сау булыгыз.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка урока на тему 8нче сыйныфта татар әдәбиятыннан Шәриф Камалның "Буранда" хикәясенә анализ дәрес"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Логопед

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 090 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.01.2016 1119
    • DOCX 27.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Загидуллина Энзе Габдулхаевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Загидуллина Энзе Габдулхаевна
    Загидуллина Энзе Габдулхаевна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6475
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Аномальное психологическое развитие и психологическая травма

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 17 регионов

Мини-курс

Музыкальная культура: от истории до современности

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Методы решения нестандартных математических задач

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 12 человек