Тема: Сыйфат дәрәҗәләре.
Максат: 1.
Сыйфат дәрәҗәләре турында аңлату, төшендерү.
2.Алган белемнәребезне күнегүләр ярдәмендә ныгыту,
тирәнәйтү.
3. Туган
телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Дәреснең тибы:
Яңа теманы аңлату.
Алымнар: укытучы сүзе, әңгәмә, сорау- җавап, плакат белән эш, перфокарталар
белән эшләү, биремнәр башкару.
Дәрес барышы.
I. Дәресне оештыру.
- Хәерле көн балалар!
- Имин үтсен көнегез!
- Кәефләрегез ничек
соң?
- Әйбәт.
- Рәхмәт, бик яхшы.
II. Актуальләштерү.
1.
Өй эшен тикшерү.( “ Безнең
мәктәп “ сыйфатлар кулланып хикәя.)
2.
Сорауларга җаваплар алу.
-
Сыйфат нәрсәне белдерә?
-
Сыйфат нинди сорауларга
җавап булып килә?
-
Сыфатны ачыклап килгән
исем нәрсә була?
-
Ясалышы буенча сыйфатлар
нинди була?
III. Яңа теманы аңлату.
Тактага эленгән
таблицага таянып теманы аңлата.
Сыйфат дәрәҗәләре.
Сыйфат дәрәҗәләре
|
Ничек ясала?
|
Мисал
|
1. Гади дәрәҗә
|
|
матур
|
2. Чагыштыру дәрәҗәсе
|
- рак, - рәк кушымчалары ярдәмендә
|
матуррак
|
3. Артыклык дәрәҗәсе
|
а.) ап-, ямь-, кып- кап-, сап-, һ.б көчәйткеч
кисәкчәләр ярдәмендә
б.) иң, җете, үтә, дөм һ.б кисәкчәләр ярдәмендә
|
ап – ак, ямь – яшел, зәп – зәңгәр
иң матур, дөм сукыр
|
4. Кимлек дәрәҗәсе
|
- гылт, - гелт, -кылт, - келт,елҗем, - ча, - мса,
-кылтым, - келтем,- сыл, - су кушымчалары ярдәмендә
|
кызгылт, әчкелт, җылымса
|
Бер предметның
билгесе башка предмет билгесе белән чагыштырганда артыгырак, кимрәк яки гадәти
булырга мөмкин. Бу күренеш сыйфат дәрәҗәләре дип йөртелә. Татар телендә
сыйфатның дүрт дәрәҗәсе бар: гади, чагыштыру, артыклык, кимлек дәрәҗәләре.
1.
Гади дәрәҗәдәге сыйфат предметның гадәти ( төп ) билгесен белдерә.
2.
Чагыштыру дәрәҗәсендәге
сыйфат бер предметтагы
билгенең икенчесендәгегә караганда артыграк яки азрак булуын күрсәтә.
Сузык авазга
беткән сыйфатка кушымча ялгаганда сузык авазны белдергән хәреф саклана.
сарырак
катырак
тәмлерәк
карарак
агырак
Тартык авазга
беткән сыйфатка кушымча ялгаганда, [ы],[э] авазлары ишетелсә дә, алар язылмый.
зуррак ваграк
киңрәк шәбрәк
кызылрак күгрәк
зәңгәррәк ныграк
таррак биегрәк
3.
Артыклык дәрәҗәсендәге
сыйфат предмет билгесенең
гади дәрәҗәдәге билгедән артык икәнлеген белдерә. Ул төрлечә ясалырга мөмкин:
а.) сыйфатның беренче көчәйткеч кисәгендәге соңгы авазына [п], [м]
авазлары өстәм юлы бәлән.
ап- ачык түм – түгәрәк
ип – иркен дөм - сукыр
туп – туры күм - күк
зәп – зәңгәр ямь - яшел
сап - сары төм – төче
б.) иң, җете, үтә, дөм, бик кисәкчәләре ярдәмендә:
иң матур
үтә кыю
бик эссе
җете кызыл
в.) бер үк сыйфатларны кабатлау юлы белән:
чибәрнең чибәре
усалларның усалы
4.
Кимлек дәрәҗәсендәге
сыйфат предмет билгесенең
гади дәрәҗәдәге предмет билгесеннән ( гадәттәгедән) кимрәк икәнлеген белдерә.
яшькелт аксыл
саргылт көрәнсу
кызгылт
соргылт
Кайбер сыйфатларда
кимлек дәрәҗәсе кушымчалары ялгаганда соңгы авазлары кыскара.
Тасмалар белән
эш.
-
Укучылар зәңгәр, кызыл,
яшел тасмаларны төрле сыйфат дәрәҗәләренә куеп әйтәләр.
IV. Яңа күнекмәләр формалаштыру.
-
Дәреслектәге кагыйдә белән
танышалар. 97 нче күнегүне язмача эшлиләр. А. Алиш әкиятләреннән алынган
өзекләрдән сыйфатларны сыйфатланмышлары белән күчереп язалар. Сыйфат
дәрәҗәләрен билгелиләр.
-
Укучылар хәзер мин сезгә
табышмаклар әйтәм. Сез җавапларын табыгыз. Сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләгез.
1.
Үзе кып –кызыл , күлмәге
ямь- яшел. ( карбыз ).
2.
Үзем ап – ак, вак- вак ,
йомры,
Мул итеп уңыш бирәм.
Вакытында җыймасагыз,
Хәзер чыгып йөгерәм. ( борчак )
3.
Җәен- соры, кышын- ак,
Аңа шулай яхшырак. ( куян )
4.
Кызыл кызы җир эчендә,
Яшел чәчәк җир өстендә. ( кишер )
5.
Су түгел – сыек,
Кар түгел – ап –ак. ( сөт )
6.
Аяксыз – кулсыз капка ача.
( җил )
7.
Кечкенә генә сарай,
Эче тулы ак тавык. ( авыз һәм тешләр
101 нче күнегү
язмача. Күп нокталар урынына тиешле сыйфатлар куеп, күчереп языгыз. Дәрәҗәләрен
билгеләгез.
Карточкалар белән
эш.
Мәкальләрдән
сыйфатларны табарга, төрле дәрәҗәләргә куярга, мәгънәләрен аңлатырга.
1.
Яңа дустым булды дип ,
иске дусны ташламыйлар.
2.
Бауның – озыны, сүзнең
кыскасы яхшы.
3.
Тимерченең куллары кара,
икмәге ак.
4.
Хезмәтнең тире ачы булса
да, җимеше татлы.
5.
Белемсез дустан, белемле
иптәш яхшырак.
6.
Олы өйгә ни кирәк, кече
өйгә шул кирәк.
7.
Эшле кешегә вакыт җитми,
эшсез кешенең көне үтми.
8.
Беләге юан берне егар,
белеме юан меңне егар.
9.
Ипи, тоз – якты йөз.
10. Киңәшле эш
таркалмас.
11. Саф һава –
тәнгә дәва.
V. Йомгаклау.
1. Сорауларга
җаваплар алу.
- Сыйфат дәрәҗәләре
дип нинди күренешкә әйтәбез?
-Сыйфтларның нинди
дәрәҗәләре бар?
2. Перфокарталар
белән эш.
|
1
|
2
|
3
|
4
|
5
|
6
|
7
|
8
|
9
|
10
|
I гади
|
*
|
|
*
|
|
|
|
*
|
|
|
|
II
чагыштыру
|
|
*
|
|
|
*
|
|
|
|
*
|
|
III
артыклык
|
|
|
|
*
|
|
|
|
*
|
|
|
IV
кимлек
|
|
|
|
|
|
*
|
|
|
|
*
|
VI. Өй эше.
Күп нокталар
урынына тиешле кушымчалар куеп мәкальләрне күчереп языгыз. Сыйфатларның астына
сызыгыз.
Билгеләр кую.
Дәрес тәмам. Чыгарга
мөмкин.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.