Тема
|
Затланышлы фигыльләр.
Боерык фигыль.
|
Максат
|
1) боерык фигыль турында
мәгълүмат бирү;
2) укучыларның анализ ясау,
гомумиләштерү, мөстәкыйль фикерләүләренә ирешү;
3) табигатькә сакчыл караш
тәрбияләү.
|
Планлаштырылган нәтиҗәләр
|
Боерык фигыльләрне аера һәм куллана белү.
|
Дәреснең тибы
|
Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.
|
Төп төшенчәләр
|
Затланышлы, затланышсыз фигыль, боерык фигыль,
мәгънә, интонация.
|
Предметара бәйләнеш
|
Әдәбият, рус теле.
|
Эшне
оештыру төрләре
|
Фронталь,
индивидуаль, төркемдә эшләү.
|
Чыганаклар
|
• төп: дәреслек;
• өстәмә: карточкалар, методик
кулланма, күнегүләр җыентыгы, электрон дәреслек, презентация слайдлары.
|
Дәрес
этаплары
|
Укытучы эшчәнлеге
|
Укучы
эшчәнлеге
|
Универсаль уку гамәлләре (УУГ)
|
Оештыру, мотивлаштыру
|
Исәнләшү. Уңай психологик халәт
тудыру.
|
Исәнләшү. Дәрескә әзер
икәнлекләрен күрсәтү.
|
К: сыйныфташлар һәм укытучы
белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.
|
Проблемалы ситуация
булдыру. Уку
мәсьәләсен
кую
|
2 нче слайдтагы биремне үтәү
|
1. Алмаз Гыймадиевның
«Дианаларда кунакта» хикәясеннән өзекне укыгыз. Күрсәтелгән фигыльләрнең,
әйтеп булса, зат-санын әйтегез
2.Сорауга җавап бирү
|
Т: төп билгеләрне аерып алу
нигезендә кагыйдә формалаштыру.
|
Дәрескә максат һәм бурычлар кую.
Дәрес темасын ачыклау
|
1. Дәреснең темасын һәм максатын
хәбәр итү.
2. 3нче слайдтагы схеманы өйрәнү
|
Нәтиҗә ясау.
|
К: мәгълүмат туплауда үзара
хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү.
Т: яңа белемнәр табу.
|
Яңа
белемнәрне
беренчел
үзләштерү
|
1. 349 нчы күнегүнең үтәлешен
күзәтү, җавапларны тыңлау
2. Кагыйдәне укыту.
Төрләнешне, орфоэпик кагыйдәне
искә төшерү (4-5 нче слайдлар)
|
1. Сорауларга җавап бирү,
биремнәр үтәү
2. Төрләнешне, орфоэпик
кагыйдәне уку, мисаллар китерү
|
К: күршең белән
хезмәттәшлек итү.
Р: бәйләнешле сөйләм,үз
фикерләрен һәм җавапларын телдән матур, дөрес итеп әйтә белү.
|
Ял минуты
|
Яңа
белемнәрне үзләштерүне тикшерү
|
353 нче күнегү белән бәйле
әңгәмә оештыру, боерык фигыльгә морфологик анализ ясау тәртибе белән
таныштыру, өстәмә биремнең үтәлешен күзәтү.
|
Фразеологизмнарның мәгънәсен
аңлату, морфологик анализ ясау тәртибе белән танышу.
|
К: коллектив фикер алышуда
катнашу. Т: үткәндә өйрәнгәнне укытучы ярдәмендә яңасыннан аера белү.
|
Яңа
белемнәрне
ныгыту
|
Сыйныфны ике төркемгә бүлеп, 349
нчы һәм 354 нче күнегүләрдә бирелгән әсәрләрне табып укырга кушу.
|
Биремне үтәү
|
Р: үз эшчәнлегеңне контрольгә
алу, үзконтроль.
|
Өй эше
|
354 нче күнегүне тиешле сүзләрен куеп язу, боерык фигыльләрнең басымын күрсәтү, 1 сүзгә
морфологик анали ясау
|
Бирем белән танышу, фикер
алышуда катнашу.
|
Р: үз эшчәнлегеңне контрольгә
алу, үзконтроль.
|
Рефлексия,
бәяләү,
үзбәя
|
Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, өйрәнелгән материалны
анализлау.
|
|
|
|
|
|
|
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.