Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН – ХАЛЫК МӘГАРИФЕ ТАРАФДАРЫ
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН – ХАЛЫК МӘГАРИФЕ ТАРАФДАРЫ

библиотека
материалов



Н. М. Сабитова

Чистай муниципаль белем бирү учреждениесе

4нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”,

Чистай шәһәре

РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН – ХАЛЫК МӘГАРИФЕ ТАРАФДАРЫ

Мәгърифәтче галимнәр, бүгенге халәтне дөрес бәяләр өчен – тарихка, үз идеяләрен халыкка җиткерү өчен – әдәбиятка, заман таләпләренә җавап бирердәй буын үстерер өчен – педагогикага мөрәҗәгать итәләр. Татар әдәбиятында нәтиҗәле һәм күпкырлы эшчәнлеге белән Ризаддин Фәхреддин иң күренекле урын алып тора. Ул төрле фән өлкәләре белән җитди шөгыльләнә һәм шулар буенча кыйммәтле хезмәтләр иҗат итә.

Р. Фәхреддин үзенең әсәрләрендә милләтне аң-белемле һәм һөнәрле итү белән бергә, әдәп әхлак ягыннан тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Аның әсәрләрендәге проблемалар, әле дә булса үз актуальлекләрен югалтмаганнар.

Әдипнең беренче әсәре – “Сәлимә”. Автор хикәяләүдә үзе актив катнашып, борынгы Болгар, Казан дәүләтләре, төрки халыклары турында мәгълүматлар бирә, әхлакый-иҗтимагый мәсьәләләр хакында публицистик фикер йөртә. Дини белемнәр белән бергә фәнни белемнәрне үзләштерү, укыту-тәрбия ысуллары үзгәртеп кору, күркәм холыклы булу, рус телендәге фәннәрне өйрәнеп, халыкка хезмәт итү идеяләрен алга сөрә.

Р. Фәхреддинның икенче әсәре “Әсма” повесте исә сюжеты ягыннан катлаулы, шулай ук образлар тудыруда, геройларның рухи дөньясына, кичерешләренә игътибар итүдә дә авторның әдәби эволюциясе ачык чагыла.

Маҗаралы сюжетка һәм кискен конфликтларга корылган бу әсәрендә Р. Фәхреддин, милләтне мәгърифәтле итү идеяләре белән бергә, намуслы хезмәт, югары әхлакый сыфатлар, мәрхәмәтлелек кебек гомумкешелек кыйммәтләрен раслый, мәкер һәм явызлыкларны кире кага.

Ул үзенең әсәрләрендә уңай образларны күрсәтү, тискәре образларны сурәтләү белән укучыны тормыш матурлыгы турында уйлануларга этәрә, ягъни әсәрдә эстетик башлангыч ачык чагыла. Искелек калдыклары булган һәм бернинди кабәхәтлекләрдән дә чирканмый торган персонажлар белән янәшәдә белем-мәгърифәткә омтылучы яшьләр, яңа кешеләр тагын да сафрак, тагын да күркәмрәк булып күренәләр.

Гомумән алганда, 19нчы гасыр – 20нче йөз башында көчәеп үсеш алган проза экраны аркылы гыйлем, мәгърифәткә омтылыш, әхлаклы һәм милләткә омтылыш, әхлаклы һәм милләткә файдалы хезмәт күрсәтүче камил шәхес идеясе кызыл җеп булып сузыла. Р. Фәхреддин повестьларының геройлары да шул фикергә тугрылыклы калып тасвирланалар. Алар эстетик идеалның бар таләпләренә җавап бирердәй һәм шул таләпләргә буйсындырылган вакыйгалар агышында үзләрен югалтмыйлар. Белемле һәм әхлаклы булулары – аларның беренче шарты, һәм бу ике сыйфат аерым-аерым хасиятләр буларак түгел, ә камил шәхес дигән төшенчәнең элементлары буларак күзаллана. Мин тагын бер күренешкә игътибар иттем: Р. Фәхреддин, барлык мәгърифәтчеләргә хас булганча, “тарих зур тәрбияви әһәмияткә ия тормыш мәктәбе вазифасын үти” дигән карашта тора. “Сәлимә...” повестендагы “Болгар”, “Төрки киемнәре” бүлекләре әсәрнең гомуми сюжетыннан читтәрәк тора кебек күренсә дә, авторның повестька салган идея йөген истә тотсак, аларны артык, кирәксез дип булмый. Чөнки галимнең, бердән, “без башкалардан ким түгел” фикерен үткәрәсе килә, һәм шулай ук вакыт та тарихи мәгълүмат бирә.

Икенчедән, бу бүлекләр – язучының милләт язмышы турында уйланулар кайтавазы, омтылышларын конкрет гәүдәләнештә тормышка ашыру. Чөнки “милләтнең һәм, гомумән, мөселман халыкларының прогресста, аң-белемдә артта калулары, аерым шәхесләрнең наданлыгы, туң йөрәклелеге, тупаслыгы аны уйландыра, көендерә”.

Әсма яки гамәл вә җәза” повесте да тәрбия мәсъәләсен үзәккә кую белән башланып китә. Мәгърифәтче әдип бер нәрсәне яхшы аңлый: әгәр табибның авыруны дәвалаганда ялгыш дару бирү нәтиҗәсе шунда ук күренсә, тәрбияче, педагогның биргән ялгыш юнәлеше күп еллар үткәннән соң гына килеп чыга. Чөнки әхлак, әдәп һәм тәрбия орлыклары күп еллар алдан, бала күңеле язылмаган кәгазь кебек чиста чагында ук салына. Әлбәттә, орлыкның уңдырышлы яки уңдырышсыз туфракка төшүе мөмкин, ләкин кеше нинди генә характер белән тумасын, тәрбия процессында аңа йогынты ясарга мөмкин.

Р. Фәхреддин тәрбияне үгет-нәсихәт, вәгазь уку итеп карамый. Чын мәгънәсендә җәмгыятькә лаеклы, һәр өлкәдә мәгълүматлы, итагатьле, гомумән алганда, эчке культурага ия шәхес үстерү өчен, тәрбиянең һәртөрле чаралар җыелмасын кулланырга кирәк, дип куя ул мәсьәләне.

Ике повестьтагы геройлар да – Әсма да, Сәлимә дә шәкертләр, яхшы мәктәпләрдә белем алганнар. Ләкин язучының әйтергә теләгән тагын бер фикере бар. Мәктәп, мәдрәсәләрдә бирелгән белем абстракт формада түгел, ә практик тормышта файдалы булырга тиеш. Аның “Сәлимә...” повестендә шәкерт әнә шул турыда уйлана. Әйе, милләттәшләре эш белән шөгыльләнәсе, тормыш куйган таләпләргә җавап бирердәй дөньяви белемнәргә омтыласы урында, могҗизага ышанып, әллә нинди уйдырмалар кысасында яшәүләрен дәвам итәләр. Ни өчен шулай? Автор бу бәладан котылу юлын күрсәтә: “Белем белән коралланырга, һәръяклап әзерлекле шәхес булырга кирәк”,- ди ул.

Әйе, халкыбызның олуг галиме Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеге гаять күпкырлы булган: тарих, фәлсәфә, педагогика, халык иҗаты, дин тарихы, дини тәрбия буеча дистәләгән хезмәтләре, вакытлы матбугатта даими рәвештә чыгып килгән мәкаләләре, бүгенге көн укучысы өчен таныш булмаган калын-калын кулъязмалар – болар барысы да бер кешенең каләм җимешләре. Соңгы елларда гына Ризаэддин Фәхреддин мирасы җитди рәвештә өйрәнелә башлады. Шулар арасында “Шәкертлек әдәбе” хезмәте игътибарны җәлеп итә. Китапта белемнең кыйммәте, уку әдәпләре, үзеңә иптәш сайлау, тырыш, максатчан булу һәм башка бик күп төрле мәсьәләләр карала. Р. Фәхреддин үзенең әсәрләрендә, хезмәтләрендә милләтне аң-белемле һәм һөнәрле итүне алга куя. Гомеренең бөтен көчен халыкны мәгърифәтле итү өчен багышлый.






Әдәбият исемлеге

  1. Идел” журналлары. № 1,2,3,4,5,6,7.

  2. Мәгърифәт йолдызлыгында” Ә. Н. Хуҗиәхмәтов. - Казан: Матбугат йорты, 1998. - 278 б.

  3. Мәгариф” журналы. 1999. №3.

  4. Мәгърифәтче” Казан. Мәгариф. 1994. - 336 б.

  5. Фән һәм мәктәп” журналы, 2000. №8,9

  6. Ризаэддин Фәхреддин: Тормыш юлы. Иҗади мирасы: Дәреслек-хрестоматия / Төз.: Р.Ш.Шаһиев. – Казан: РИЦ “Школа”, 2005. – 272 б.







Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 14.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров156
Номер материала ДВ-340575
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх