Инфоурок Другое КонспектыСценарий мероприятия “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай”

Сценарий мероприятия “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай”

Скачать материал


Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай


1нче алып баручы: Исəнмесез, хөрмəтле кунаклар! Хəерле көн, кадерле укучылар! Буген без, зəңгəр кук йөзендə кояш балкыган чакта, шаулап-гөрлəп яз килгəндə, бирегə татар халкының йөзек кашы булган сөекле шагыйребез Габдулла Тукайны искə алырга, аның туган көнен билгелəп утәргә җыелдык. Безнең яракан шагыйребез Габдулла Тукай 26 нчы апрель көнне Арча районының Кушлавыч авылында дөньяга килə. Тукай – халкыбызның сөекле шагыйре. Аның туган көнен безнең Татарстанда гына тугел, ə бəлки дөньядагы барлык татар халкы билгелəп үтə.


2нче алып баручы:

Телсез идек, Тукай безне телле итте,

Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте,

Күгебездә балкып торган йолдыз булып,

Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

Габдулла Тукай – татар шигърияте күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле.

Җыр “Татар теле - туган телем” 4 А сыйныф укучылары


1нче алып баручы: Шагыйрь гаҗәеп матур табигатьле төбәктә туганга, күңеле дә, язган әсәрләре дә тирән эчтәлекле, тәрбиягә бай. Тукай үзен табигать баласы дип саный. Шунлыктан ул табигатьнең һәр җан иясенә мәрхәмәт белән яратып карый.

2нче алып баручы: Кечкенəдəн ук нечкə куңелле, табигать сөюче бала həр бөҗəк, həр үлəн яфрагы, həр чəчəк белəн серлəшкəн. Ул безгə табигатьне яратсыннар дип, бик куп шигырьлəр, əкиятлəр язып калдырган.

Иң матур җир кайда дисез,

Билгеле Кырлай җире,

Барча әкият геройлары

Кырлайда туган инде.

Сүз 2 А сыйныф укучысы Мухутдинова Зөхрә һәм 3 А сыйныф укучысы Нургалеева Ләйсәнгә бирелә.



1нче алып баручы: Габдулла Тукай балаларның матур, мул тормышта яшәүләрен күрергә тели, аның гүзәл шигырьләре балаларны батыр, кыю, тугрылыклы булырга, хезмәт сөяргә, тырышып укырга, әти-әниләрне хөрмәт итәргә чакыралар.


2нче алып баручы: Аның беренче әсәрләре басылып чыкканнан соң узган йөз елдан күбрәк вакыт эчендә, аның шигърияте бөтендөнья мәдәнияте байлыгына әйләнде. Шагыйрьнең әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде. Сезнең игътибарга Габдулла Тукайның рус теленә тәрҗем ителгән берничә шигырен тәкъдим итәбез.

2 Б сыйныф укучылары Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйлиләр


1нче алып баручы:

Әйләнәдә гөлләр,

Тормыш якты!

Бәйрәм хисе бүген күңелдә!

Туган көнең белән! – диләр,

Горурланып һәркем бу көндә.


2нче алып баручы:

Илдә кояш, җирдә кояш,

Тукай көне канат җәйгән.

Бәйрәм буген, бәйрәм буген

Тукай көне безнеӊ бәйрәм.

Җыр «Бәйрәм буген» (Г.Тукай сузләре, Җ. Фəйзи көе), 3 А сыйныф укучылары


1нче алып баручы: Габдулла Тукай үзенең кыска гына вакытлы гомере эчендә бик күп хезмәт башкарган. Сез аның күп кенә әкиятләрен, шигырьләрен, хикәяләрен беләсез. Ә хәзер без аның мәсәлләренә тукталып китәрбез. Габдулла Тукайның күпчелек мәсәлләре ирекле тәрҗемә нигезендә туа. Ягъни ул Рус язучысы Крыловның мәсәлләрен (басня) ирекле тәрҗемә итә.

Афанасьева Дарья “Сөткә төшкән тычкан” 2 Б класс


Сүз 1 А сыйныф укучыларына бирелә, алар “Аю мәҗлесе” мәсәлен уйнап күрсәтерләр.


2нче алып баручы: Укучылар, без сезнең белән җырлар да җырладык, шигырьләр дә сөйләдек, ә менә әкият сөйләмәдек. Хәзер без сезнеӊ белән Тукаебызның әкият дөньясына юл тотарбыз.

Сүз 5 А сыйныф укучыларына бирелә


1нче алып баручы : Тукай туган көн, чыннан да, зур бәйрәм. Аның гуманистик поэзиясе, халыкның батырлыгын, хезмәт сөючәнлеген һәм әхлакый сафлыгын җырлаган әсәрләре чын мәгънәсендә халык байлыгына әверелде. Аның даны илебез буйлап киләчәккә атлавын дәвам иттерә.

Татар теле – Бөек Тукай теле

Туган телем – милли җырларым.

Мәңге яшәрсең син, Апуш-Тукай,

Яңгыратып йөрәк моңнарын.

Тибрәндереп күңел кылларын.


2нче алып баручы:

Тынмый сазыӊ, моӊлы сазыӊ

Кем тыя алсын аны.

Син яшәрсеӊ, меӊ яшәрсеӊ

Син –шагыйрьләр солтаны!

Кадерле укучылар! Сез яшь Тукайчылар! Габдулла Тукай әсәрләрен, әкиятләрен өйрәнеп, яраткан җырларын җырлап, көч алып яшәгез! Ә хәзер әйдәгез, барыбыз да бергәләп бәйрәмебезне бөек Тукаебызныӊ «Туган тел» җыры белән тәмамлыйк.

Җыр «Туган тел» (Г.Тукай сузлəре, татар халык көе), 6нчы А сыйныф укучылары



Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий мероприятия “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай”"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист по благоустройству

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 672 689 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 05.05.2018 336
    • DOCX 22.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мубаракшина Лейсан Забировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Мубаракшина Лейсан Забировна
    Мубаракшина Лейсан Забировна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 13
    • Всего просмотров: 36915
    • Всего материалов: 18

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 290 человек из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 852 человека

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 158 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 499 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 336 человек

Мини-курс

Психоаналитический подход: изучение определенных аспектов психологии личности

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология детства и подросткового возраста

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 104 человека из 48 регионов
  • Этот курс уже прошли 72 человека

Мини-курс

Волонтерство: сущность, мотивация, и воспитание

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе