Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Музыка / Другие методич. материалы / Сценарий + презентация внеклассного мероприятия по творчеству М.Джалиля "Гомерем минем моңлы бер җыр иде..."

Сценарий + презентация внеклассного мероприятия по творчеству М.Джалиля "Гомерем минем моңлы бер җыр иде..."



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


  • Музыка

Название документа конспект-сценрий внеклассного мероприятия.docx

Поделитесь материалом с коллегами:

Гомерем минем моңлы бер җыр иде...”

(1-7 сыйныф укучылары өчен класстан тыш чара)


Максат: Герой-шагыйрь” М.Җәлилнең иҗатын өйрәнеп, көйгә салынган әсәрләрен барлап, аларны балаларга җиткерү. Укучыларда патриотлык хисләре тәрбияәү.


Җырларым” көе яңгырый

1 а.б Хәерле көн кадерле кунаклар, хөрмәтле укытучылар, укучыларыбыз! Бөек Җиңүгә 70 ел булган көннәрдә бүген без кичәбезне татар халкының сөекле улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, халыклар күңелендә мәңге яшәүче милләттәшебез, шагыйрь Муса Җәлилнең сүрелмәс иҗатына багышлыйбыз.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

2 а.б. «Гомерем минем моңлы бер җыр иде»,- ди шагыйрь. Безнең өчен аның исеме дә җырга әверелде, республикабыз чикләрен үтеп, бөтен дөньяга яңгырады. Кешеләр аның тоткынлыкта, үләр алдыннан иҗат иткән шигырьләрен укып таң калды, аларны шагыйрьнең сынмас рухы, көче сокландырды.

1 а.б. Аның әсәрләре җырлый. Җырларының саны төгәл генә билгеле дә түгел, ( 50 ләп җырын беләбез). Алар арасында самими балалар җырлары да, мәхәббәт белән сугарылган яшьлек җырлары да, Туган иле өчен көрәш җырлары да, гаиләсен яратуы, сагынуы, хөрмәтләве турындагы җырлар да. Бүгенге кичәбездә каһарманыбызның үлемсез шигырьләренә язылган матур, күңелләрдә җуелмас җырларны барларбыз.

Җиләк җыйганда”, “Дулкыннар”, “Сагыну”җырларыннан попурри уйнатыла.

2 а.б. М Җ үзенең тормышын җырга тиңли. Аның тормышны яратуын чагылдырган әсәрләренең күбесендә “җыр” дигән сүз кабатлана. Халык сөекле шагыйренең шигырьләрен укый, ярата. Яратмаса М.Җ. сүзләренә күпме җыр язылыр идемени? Димәк,ул – җырчы-шагыйрь.


Теләр идем мин дә... (слайдта чыга)

Гомерем юлын

Чишмә төсле җырлап үтәргә.

Җырым белән җирне сугарырга,

Күңелләрне бакча итәргә.

2 а.б. Аның балаларга багышланган хәтта “Бишек җыры” әсәрендә дә мондый юллар бар:

Тыңлый-тыңлый матур ил җырларын

Тыныч кына йокла, яшь Гали.

  • Әлли-бәлли , бәбкәм, бәллүки;

Көйлим икән сиңа нинди көй?!

1 а.б. Муса Җәлил 9 яшеннән шигырьләр яза башлый. Ул балалар өчен шигырьләр, җырлар, уенлы-хәрәкәтле җырлар, пьесалар язган. Аңа мондый талант, мөгаен, әнисе Рәхимә ападан күчкәндер. Чөнки Рәхимә апа шигырьләр, мөнәҗәтләр чыгарган, халык җырларын яратып, оста итеп башкарган.

2 а.б. Хәзер М.Җ. шигырьләренә балалар өчен язылган җырларны тыңлап китик.

Нинди җыр икәнен белү өчен бер табышмак әйтим әле.

Нәкъ унике күзе бар,

Сиңа әйтер сүзем бар,

Колагымны бор гына

Уятырмын, тор гына.

Ул нәрсә?

Сәгать!

«Сәгать» җырын башкаралар.

1 а.б. Барыгыз, болынга, балалар!

Йөгерегез, уйнагыз, көлегез!

Елмайсын күреп шат аналар,

Юансын боеккан күңелегез.

«Әтәч»җыры. Аны безгә 3 класс укучылары башкарыр.

2 а.б. Ә хәзер бөтенебез дә кечкенәдән бик яратып җырлый торган

«Карак песи» җырын тыңларбыз.

«Карак песи» җыры


1 а.б. М.Җәлил балаларны, аларның уеннарын карап торырга бик яраткан. Ул: “Дөньяда балалардан да гүзәлрәк нәрсә юк, алар безнең өметебез, бәхетебез “, - дип әйтә торган булган.

Барысы бергә М.Җәлил иҗат иткән «Күрсәт әле, үскәнем!” җырлы-хәрәкәтле уенын уйныйлар.

2 а.б. Муса Җәлилнең шигырьләрендә табигатькә, хезмәткә мәхәббәт чагыла.

«Чишмә» җыры башкарыла.

Күңелле яшьләр” җыры.

1а.б. Уйнагыз, җырлагыз, иң бәхетле чорда без

Зур уңышның бәйрәмен яңгыратыйк җырда без

Уңыш бәйрәме” җ ыры

2 а.б. М.Җ. шигырьләр генә түгел, зуррак күләмле әсәрләр – “Алтынчәч” операсына либретто да иҗат итә. Нәрсә соң ул опера?

Опера – музыка һәм җыр белән генә башкарыла торган сәхнә әсәре.

Либретто – җырлап башкарыла торган музыкаль-драматик әсәрнең әдәби тексты.

1 а.б. 1956 елның 28 сентябрендә Татар дәүләт опера һәм балет театрының яңа бинасы М.Җәлил сүзләренә композитор Н.Җиһанов язган «Алтынчәч» операсы белән ачыла. Шул ук елны театрга Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелә.

Алтынчәч” операсыннан күренешләр слайдта

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры Казаныбызның иң үзәгендә - Ирек мәйданында урнашкан.


2 а.б. Тормышны яратып, хатыны Әминә һәм кызы Чулпан өчен янып, шундый матур шигырьләр иҗат итеп кенә ятасы иде бит... Тик...

Свяшенная война” көе уйный башлый

Талаучылар килде ил чигенә,

Бәхетебезне тартып алырга.

Күтәрел, ил, дошман өеренә,

Соңгы көрәш, соңгы давылга!

1 а.б. Муса Җәлил Ватан чакыруы буенча, илне саклаучылар сафына баса. Сугыш кырында утлы корал белән генә түгел, кыю шигырьләре аша да дошманга каршы көрәшә.

2 а.б. Җырым, синдә минем гәүдәләнде

Илне сөйгән йөрәк тибешем.

Җырым иде антым:

Яшәсәм дә, Үлсәм дә тик туган ил өчен!”.......

Әйдә, җырым, батыр җиңү дәртен

Алып керик ялкын эченә.

Мин калмасам җирдә, син калырсың

Һәйкәл булып үлмәс эшемә.


М.Җәлил сүзләренә М.Имашевның “Соңгы көрәш” җыры яңгырый

2 а.б. Сугыш бар кешеләр өчен дә фаҗига. М. Җәлил сугышка киткәндә

Чулпан кызына бары тик 5 кенә яшь була. Аны сагынуы кызына карата язылган шигырьләрендә чагыла.


3 а.б. Фашист керде басып җиребезгә,

Аркасына асып балтасын...

Ул яндыра, вата илебезне,

Ничек шуңа түзеп ятасың?..

Киттем, кызым, якты бәхетебезне

Бирмәс өчен фашист кулына,

Егылсам да алга егылырмын

Киртә булып дошман юлына.

Мин саклармын йөрәк каным белән

Илемне һәм сезне, аппагым!

Шатланырмын күреп һәр таң саен

Үз илемдә Чулпан калыкканын.

Кызыма” җыры башкарыла

2 а.б. Куркыныч Моабит төрмәсе. Кулларында богау, яткан урыны – канлы төрмәнең кабер кебек салкын камерасы. Шунда да ул ул шигырьләр язуын дәвам итә. Шигырьләрендә туган иленә, дусларына, туганнарына чиксез мәхәббәте, дошманарына нәфрәте чагыла.

3 а.б. Кичер мине, илем, синең бөек

Исемең белән килеп сугышка

Данлы үлем белән күмәалмадым

Бу тәнемне соңгы сулышта.

Алда, артта, уңда һәм сулымда

Киселсә дә юлым; күкрәгем

Яраланып канга төренсә дә

Көчсезләнеп мин яшь түкмәдем.


Нишлим, сугыш дустым – пистолетым

Соңгы сүздән кинәт баш тартты.

Богау салды дошман кулларыма

Һәм хурлыклы юлдан атлатты.

(“Кичер илем” 1942)

Моабит төрмәсендә иҗат ителгән “Кызыл ромашка” шигыренә дә көй язылган.

Хәзер “Кызыл ромашка” композиция карап китегез.


Герой-шагыйрь М.Җәлилнең шигырьләре үлемсез җыр булып бүгенге көндә дә яңгырый. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк!



Слайдта : ДӨНЬЯДА ШУНДЫЙ ИТЕП ЯШӘРГӘ КИРӘК, ҮЛГӘННӘН СОҢ ДА ҮЛМӘСЛЕК БУЛСЫН – ЯШӘҮНЕҢ БӨТЕН МАКСАТЫ ШУНДА ТҮГЕЛМЕНИ?”

Муса Җәлил.


3 а.б Зур киләчәк якты булсын өчен

Йөрәген ул

Сүнмәс факел итеп яндырган,

Яндырган да

Тынган,

Ә йөрәген

Җырларына биреп калдырган.

Җыры яшәр күңелләрдә,

Күкрәкләрдә яшәр сулышы.

Барыр юлларыңда

Үрнәк булып

Янып торсын Муса тормышы.



Җырларым” җыры яңгырый

Название документа презентация внеклассного мероприятия М.Джалиль.pptx

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” Нурева Г.Ш. Карадуган гомуми белем бирү...
Үлгәндә дә йөрәк туры калыр Шигыремдәге изге антыма. Бар җырымны илгә багышл...
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә Һәм үләргә кыю ир булып. Гомерем минем моңлы бер...
 “Җиләк җыйганда” М. Мозаффаров музыкасы
 “Дулкыннар” Р.Яхин музыкасы
“Сагыну” З.Хабибуллин музыкасы
Теләр идем мин дә... Гомерем юлын Чишмә төсле җырлап үтәргә. Җырым белән җир...
 “Сәгать» Җ.Фәйзи музыкасы
“Әтәч” Җ. Фәйзи музыкасы
“Карак песи” Җ.Фәйзи музыкасы
“Чишмә” Җ.Фәйзи музыкасы
 “Күңелле яшьләр” Л.Хәмиди музыкасы “Уңыш бәйрәме” С. Сәйдәшев музыкасы
Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы
Бөек Ватан сугышы башланды...
 “Соңгы көрәш” М.Имашев музыкасы
“Кызыма” Җ.Фәйзи музыкасы
 Моабит төрмәсендә
“Кызыл ромашка”
Зур киләчәк якты булсын өчен Йөрәген ул Сүнмәс факел итеп яндырган, Яндырган...
Җырларым, сез шытып йөрәгемдә, Ил кырында чәчәк атыгыз! Күпме булса сездә көч...
1 из 22

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” Нурева Г.Ш. Карадуган гомуми белем бирү
Описание слайда:

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” Нурева Г.Ш. Карадуган гомуми белем бирү мәктәбенең музыка укытучысы

№ слайда 2 Үлгәндә дә йөрәк туры калыр Шигыремдәге изге антыма. Бар җырымны илгә багышл
Описание слайда:

Үлгәндә дә йөрәк туры калыр Шигыремдәге изге антыма. Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма. Җырлап үттем данлы көрәш кырын, Җырлап килдем тормыш языма. Сонгы җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла… “Җырларым” Салих Сәйдәшев музыкасы

№ слайда 3 Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә Һәм үләргә кыю ир булып. Гомерем минем моңлы бер
Описание слайда:

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә Һәм үләргә кыю ир булып. Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңгырар җыр булып.

№ слайда 4  “Җиләк җыйганда” М. Мозаффаров музыкасы
Описание слайда:

“Җиләк җыйганда” М. Мозаффаров музыкасы

№ слайда 5  “Дулкыннар” Р.Яхин музыкасы
Описание слайда:

“Дулкыннар” Р.Яхин музыкасы

№ слайда 6 “Сагыну” З.Хабибуллин музыкасы
Описание слайда:

“Сагыну” З.Хабибуллин музыкасы

№ слайда 7 Теләр идем мин дә... Гомерем юлын Чишмә төсле җырлап үтәргә. Җырым белән җир
Описание слайда:

Теләр идем мин дә... Гомерем юлын Чишмә төсле җырлап үтәргә. Җырым белән җирне сугарырга, Күңелләрне бакча итәргә.

№ слайда 8  “Сәгать» Җ.Фәйзи музыкасы
Описание слайда:

“Сәгать» Җ.Фәйзи музыкасы

№ слайда 9 “Әтәч” Җ. Фәйзи музыкасы
Описание слайда:

“Әтәч” Җ. Фәйзи музыкасы

№ слайда 10 “Карак песи” Җ.Фәйзи музыкасы
Описание слайда:

“Карак песи” Җ.Фәйзи музыкасы

№ слайда 11 “Чишмә” Җ.Фәйзи музыкасы
Описание слайда:

“Чишмә” Җ.Фәйзи музыкасы

№ слайда 12  “Күңелле яшьләр” Л.Хәмиди музыкасы “Уңыш бәйрәме” С. Сәйдәшев музыкасы
Описание слайда:

“Күңелле яшьләр” Л.Хәмиди музыкасы “Уңыш бәйрәме” С. Сәйдәшев музыкасы

№ слайда 13
Описание слайда:

№ слайда 14 Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы
Описание слайда:

Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы

№ слайда 15 Бөек Ватан сугышы башланды...
Описание слайда:

Бөек Ватан сугышы башланды...

№ слайда 16  “Соңгы көрәш” М.Имашев музыкасы
Описание слайда:

“Соңгы көрәш” М.Имашев музыкасы

№ слайда 17 “Кызыма” Җ.Фәйзи музыкасы
Описание слайда:

“Кызыма” Җ.Фәйзи музыкасы

№ слайда 18  Моабит төрмәсендә
Описание слайда:

Моабит төрмәсендә

№ слайда 19 “Кызыл ромашка”
Описание слайда:

“Кызыл ромашка”

№ слайда 20 Зур киләчәк якты булсын өчен Йөрәген ул Сүнмәс факел итеп яндырган, Яндырган
Описание слайда:

Зур киләчәк якты булсын өчен Йөрәген ул Сүнмәс факел итеп яндырган, Яндырган да Тынган, Ә йөрәген Җырларына биреп калдырган. Җыры яшәр күңелләрдә, Күкрәкләрдә яшәр сулышы. Барыр юлларында Үрнәк булып Янып торсын Муса тормышы.

№ слайда 21 Җырларым, сез шытып йөрәгемдә, Ил кырында чәчәк атыгыз! Күпме булса сездә көч
Описание слайда:

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә, Ил кырында чәчәк атыгыз! Күпме булса сездә көч һәм ялкын, Шулкадәрле җирдә хакыгыз! Сездә минем бөтен тойгыларым, Сездә минем керсез яшьләрем Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын, Яшәсәгез мин дә яшәрмен. Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр Шигыремдәге изге антына. Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма Җырларым

№ слайда 22
Описание слайда:



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 23.10.2015
Раздел Музыка
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров476
Номер материала ДВ-091317
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх