Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Сценарий "Туган ягым- яшел бишек"

Сценарий "Туган ягым- яшел бишек"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:





























Туган ягым яшел бишек



Туган ягым-яшел бишек (Әдәби-музыкаль кичә)

Зал бәйрәмчә бизәлгән.Стенада кәгазьдән ясалган кош рәсемнәре беркетелә.Кошлар турында китаплар, кагыйдәләр язылган плакат куела.”Туган ягым-яшел бишек”

Балалар,без бүген кошлар турында,туган илебез турында, Габдулла Тукай турында бик күп яңалыклар белеп китәрбез. Сезгә шигырьләр,җырлар,биюләр бүләк итәрбез

Сәяхәтебезне башлыйбыз

Сәяхәтче җыры” башкарыла (1куплет)

1.Таныш түгел юллар буйлап
Мин озак йөрдем.
Туган ягым күренерме дип,
Тауларга мендем.
И гүзәл туган ягым,
Куш-та:И ямьле туган ягым,
Тау башында бакча булып,
Төшемә кердең.
2.Туган яктан ерак китеп,
Диңгезләр кичтем.
Сагыш дигән тирән күлнең
Суларын эчтем.
Куш-та:И гүзәл туган ягым,
И ямьле туган ягым,
Тальян гармун моңы булып,
Җырыма күчтең.











3.Туган яктан еракта да

Дуслар очраттым.

Ләкин яшьлек дустым калган
Илемә
кайттым.
Куш-та: И гүзәл туган ягым,
И ямьле
туган ягым,
Бәхетемне
читтән түгел,
Мин
синдә таптым!..



  1. Алып баручы:Һәр көн саен хәерле көн телим,

Аяз көннәр телим илемә

Биек күкләр телим бөркетләргә

Һәм иминлек телим илемә.

Хәерле көн димен һәр бөркеткә

Кояшлы көн телим гөлләргә

Сөйкемлелек телим яшь кызларга

Һәм сабырлык телим һәркем 2.Алып баручы:Юлчыларга хәерле юл телим,

Чәчәкләргә карап елмаям

Һәрбер кеше якын кардәш сыман,

Үз балам күк тоела һәр бала

Шуңа күрә хәерле көн телим

Таңнар туган саен җиремә

Аяз көннәр телим һәммәгезгә

Һәм иминлек телим илемә

Сыерчык” җыры башкарыла

Өй түрендә бакчада Тал чыбык куначада

Сыерчык канат кага-Яз килүгә шатлана

Җилкенә ул талпына шатланып сайрап куя:

Ак каенның башында бик матур оя кора.

Кем ясаган ояны-сыерчык белә аны.

Чүт-чүт итеп сайравы аның оя сайлавы

1.Алып баручы:Тиздән күчмә кошлар туган ягыбызга очып кайтырлар.Шатланып сайрарлар,сызгырырлар,күңелле җырлар җырларлар,оя ясап бала чыгарырлар.Иң элек кара каргалар,алардан соң тургайлар,сыерчыклар кайтыр. Болар-язның беренче хәберчеләре.Рәхим итегез,кошкайлар. Исәнмесез,хуш киләсез! (кош рәсеме ясалган ........киеп,укучылар керә)

Кара каргалар килде, Түбәдән тамчы тама. Көндез көн җылы була, Суына кичкә таба

Тамчылар биш тып-та тып

Тамчылар сикерәләр

Аларны булмый туктатып

Алар яз китерәләр Фларис

«Кук сирень” җыры башкара Әлфия








Ал да димим, гөл дә димим,
Бакчамда бар күк сирень.
Чәчәгенә карап туймыйм,
Гел күзләрең күк синең.

Кушымта:
Сайрый да, сайрый сары кош
Күк сиренемә кунып,
Әллә кайттыңмы яныма
Сары сандугач булып?

Зәмзәм суын салкын диләр -
Татып караганым юк,
Хәлләремне аңлар идең -
Кайтып караганың юк.

Кушымта:
Сайрый да, сайрый сары кош
Күк сиренемә кунып,
Әллә кайттыңмы яныма
Сары сандугач булып?

Калма димим, кал да димим,
Сөйсәң үзең килерсең.
Сөйсәң килерсең, килмәсәң
Гомергә үкенерсең!

Зур бер бүләк алган сыман,

Чын күңелдән куандым:

Сыерчык килде, сыерчык,—

Сагынып көткән кунагым. Азалия.

Үзенчә җыр чыгарырга

Сыерчык вакыт тапмый

Эштән бушаган арада

Башка кош  җырын  ятлый. Арсен

Гөрләвекләр агалар күктән кояш елмая

Каңгылдашып торналар тезелеп үтте бая

Инешләрдә коена каңгылдаша үрдәк-каз

Җирне яшәртеп безгә гөлләр алып килә язДиана,

Яз килде, кояш көлде, Дөньяга нур бөркелде. Уянды бар агачлар, Куанды алмагачлар.Артём

Яз килде кояш көлде

Дөньяга нур бөркелде

Уянды бар агачлар куанды алмагачлар.Ильвина


Бөре чуклары белән Сыерчыклары белән Яз килә,яз килә Яз ишекләрдән керә, Яз тәрәзәдән керә Кар суында йөгерә Яз күкри,тетри һава Яз кошлар белән кайта Яз һәркем яратаАлёша

Диляра башкаруында җыр“Гашыйк итеп сакла син”

Оскар Усманов көе,Ләйлә Дәүләтова суз.

Һәр яңа көн туган саен,

Яратасыңмы,дисең.

Әйтерсең лә сине генә

Сөюемне белмисең.

Кушымта:

Ходай биргән мәхәббәтне

Чит-ятлардан якла син.

Гашыйк итә алдың мине,

Гашыйк итеп сакла син!



Гел "яратам" диеп торгач,

Тәме бетә бит аның.

Мәхәббәтне күңел белән

Тоярга өйрән, җаным.

Кушымта.

Исеңдә калдыр, кадерлем,

Кабатламам яңадан:

Бөтен җаным-тәнем белән

Сине бик-бик яратам.

Ерак-ераклардан канат кагып Диңгезләрне кичеп,арып талып, Туган җиребезне сагынып кайттым Җылы яктан сәләм алып кайттым Ә үзегез ничек кышладыгыз? Салкын булмадымы кышларыгыз?Диана

2.Алып баручы:Сыерчык 40 км(сәг тизлек белән оча). Биш йомырка салып бала чыгара.Бер сыерчыкның гаиләсе 1 көн эчендә 2000 әкәм-төкәм,зарарлы бөҗәкләр ашый. Җәй буена аларның 1 гаиләсе 100.000 корткычны юк итә

Җыр башкарыла:”Яз җитә”1 куплет 1.Кояш көлеп карый безгә,
Күзләр чагыла,
Елгалардан бозлар ага
Диңгез ягына.
Куш-та:Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар,
Тып, тып, тып итә
Эре-эре тамчылар.
2.Агачка кунып чыпчыклар
Чыелдашалар,
Яшькелт-кара сыерчыклар
Әй җырлашалар.
Куш-та. 3.Тиздән шаулап яфрак ярыр
Озын ак каен,
Ал чәчәкләр алып килер
Безгә май ае.
Куш-та.

Елгада бозлар кузгалды...Елмая,көлә кояш. Урамнар буйлап атлады ямьле яз. Килгән кошларны күрергә Гаяз ашыкты иртән: Сыерчык кунган түбәгә,кайчан ул килеп җиткән? Сузып сузып карый кошчык канатын кага-кага. Яратам җырыңны-диеп эндәште Гаяз аңа. Ышанмыйм,-диде сыерчык,-күңелем минем тоя: Яраткан булсаң җырымны,син куяр идең оя. Кирилл

Килдек,килдек,очып ерак җирдән. Курыкмыйча ачы,салкын җилдән. Яз хәбәрен сезгә китердек без Хәзер менә оя ясап,тизрәк. Бала-чага үрчетергә кирәкАлёша

Татар халык биюе 8 че сыйныф укучылары

1.Алып баручы:Карлыгачлар килсә-яз җитте,дигән сүз.Димәк,тиздән кырларда,бакчаларда кызу эш башланачак. Безнең якларда карлыгачның өч төре киң таралган:авыл,шәһәр яр карлыгачы.Карлыгач сәгатенә 100км тизлек белән оча.Бер карлыгач бер тәүлек эчендә 10 ар мең чебен-черки ашый. Алар,балчыкны йомшартып,түгәрәк оя ясыйлар,ул оя берничә ел буена саклана.Карлыгачлар июнь башында 4-6 йомырка салалар

Карлыгач” шигыре укыла Гөлназ Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын. Оя итте минем сөйгән карлыгачым. Ул көне буе авызы белән балчык ташый, Балчык белән матур итеп оя ясый. Күп эшләде,иренмичә бара-бара. Чыгарды ул матур-матур балаларда. Ачыксалар карлыгачның балалары. Чебен-черки тотып кайта аналары

Әйдәгез дуслар жырлык бергә” җыры башкарыла1куплет

1.Килдек дуслар идел дингез кичеп

Сезне сагынып кошлар кебек кочып

кош канатлары түгел иңемдә

Куш-та:Әйдәгез дуслар жырлыйк бергэ

иң матур җырларны сайлап кына

иң матур җырланы сайлап кына

яшик бу дөньяда сайрап кына.


2. Буләк итеп чәчәклэр өзмәдем

сезгә мин иң матур җыр эзләдем

матур җыр таптым туган телемнән

моңлы көй оттым тургай теленнән.Новое сообщение


Вашу страницу ВКонтакте регулярно просматривает пользователь, которого у вас нет в друзьях.


Төп нигезем минем , Татарстан,

Синең язмыш- безнең гомерләр.

Төп нигезем, аерма син мине

Әткәм- әнкәм биргән телемнән.Кирилл

Туган җирем минем Татарстан. Үз иркендә мәңге шат яшә Кошларың да синең “гөлем диеп Саф татарча миңа эндәшә Гүзәл җирне мактап ........ Көмеш сулы,тәмле телле була, Чишмәләрнең суын эчкәннәр Дус яшәргә кирәк җир йөзендә. Дуслык кирәк һәрбер кешегә. Дуслык булса,яшәү дә күңелле. Уңай булса һәрбер эшеңдә Бөтенебезгә дә дуслар кирәк. Дустан башка булмый яшәргә. Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк. Дуслык орлыкларын чәчәргә Гөлназ

Мин яратам сине Татарстан” җыры башкарыла (1 слайд чыга”Туган җирем Татарстан”)

1.Мин яратам сине, Татарстан,

Ал таңнарың өчен яратам,

Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган

Яңгырларың өчен яратам.


2.Мин яратам сине, Татарстан,

Горур халкың өчен яратам,

Җан эреткән әнкәм телең өчен,

Татар телең өчен яратам.


3.Адашторган, урманнарың өчен

Тугайларың өчен яратам,

Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,

Җәлилләрең өчен яратам.

1.Алып баручы:Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чагында, 1886 елның 26 апрелендә, Арча төбәге Кушлавыч авылында яраткан шагыйребез Г. Тукай туган. Безнең бәйрәмебезгә кунакка Г.Тукайның шигырендәге персонажлар килгәннәр әйдәгез әле аларга сүз биреп китик Сценка “Эш беткәч уйнарга ярый”



Автор:

Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый

Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый.

Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен;

Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.

Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш:

Кояш:

«И Сабый, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман;

Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!»

Сабый:

«Тукта, сабрит, уйнамыйм, уйнасам, дәрсем кала.

Автор:

Ул, шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә,

Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә.

Өй түрендә шул заман сайрый ботакта Сандугач,

Ул да шул бер сүзне сайрый:

Сандугач:

«Әйдә тышка, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,

Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!»

Сабый:

«Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.

Туктале, бетсен дәрес, әйтмәсәң дә уйнарым,

Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!»

Автор:

Ул, шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә,

Бик каты ихлас белән чынлап кереште дәрсенә.

Шул вакытта өй түрендә бакчада бер Алмагач

Чакыра тышка Сабыйны:

Алмагач:

«Әйдә тышка, күңлең ач!

Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,

Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!»

Сабый:

«Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.

Тукта, сабрит аз гына, кадерле Алмагач,

Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач».

Автор:

Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсене,

Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны — барсыны.

Чыкты йөгреп бакчага:

Сабый:

«Иә, кем чакырды, мине?

Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеми!»

Автор:

Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Көяш,

Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач;

Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач,

Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач.

2. Алып баручы:Салкын кышлар үтеп, яз килгәндә,
                              Җылы яктан кошлар кайтканда.
                              Туган көнең синең, бөек Тукай,

Тугры халкың итә тантана.
             Туган җирең, халкың турындагы
                   Шигырьләрең мәңге яшь синең,             

Син үзең дә безнең күңелләрдә
Япь-яшь Тукай булып яшисең.
                              Юк, үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь,
                             Син мәңгегә безнең арада.
                             Мәңге колач, шат шигырьләреңнән
                             Туган халкың көдрәт көч ала.

Иң матур җир кайда дисез,
           Билгеле Кырлай җире,
           Барча әкият геройлары
           Кырлайда туган инде.
           Су анасы, шүрәлеләр
           Ел да җыела бире

Туган телем” җыры башкарыла 1 куплет (2 слайд чыга Г.Тукай шигыре “И туган тел”)

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.


Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.


И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.


И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!



1.Алып баручы:Язлар саен сиңа Илең килә туган көнеңдә,бетми торган гомерең, кушкан сыман синең бөек кыска гомергә

Төрле-төрлетелдә сөйләшсәк тә,
Төрле- төрле милләт булсак та.

Тик бер безнең туган илебез,

Тик бер безнең туган җиребез.Кирил

  Татарстан минем илем

Шунда туып үстем мин

Бик яратып мәктәбемдә

Татар телен укыйм мин Азалия

Торсак та без төрле жирләрдә, Без яшибез татар илендә Сөйләшәбез төрле телләрдә Аңлашабыз дуслык телендә. Марат

Бәхеттә шатлыкта” җыры башкарыла



1.Безнен гомер зур бэхет ул Кадерләрен белегез.
Чын күнелдән телэкләрне
Бездән кабул итегез.

Бэхеттә шатлыкта,
Исэнлектә саулыкта
Утсен гомер юлларыбыз
Тазалыкта, байлыкта.

Салкын көндә тик шинмәсен
Устергән голләрегез
Тан нурыдай аяз булсын
Киләсе коннәрегез.

Бэхеттә, шатлыкта,
Исәнлектэ саулыкта
Утсен гомер юлларыбыз
Тазалыкта, байлыкта.

Тормыш нурлы, тормыш матур
Якты булсын кунелләр.
Жырларбыз да, биербез дэ,
Озын булсын гомерләр.

Бэхеттә, шатлыкта,
Исәнлектэ саулыкта
Утсен гомер юлларыбыз
Тазалыкта, байлыкта.

Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле тел дип, телең йотма,

Туган телне онытма. Арсен


Дөньяда иң матур ил-ул минем туган илем Дөньяда иң-матур тел-ул минем туган телем Иң изге хисләремне мин Туган телдә аңлатам Шуңа күрә туган телне Хөрмәтлим мин яратам Ильвина

Яратыгыз” җыры башкарыла

1.Яратырга килдек без бу җиргә, Яратмаган йөрәк яналмый;
Яратмаган йөрәк — йөрәк түгел,
Яналмаган йөрәк кирәк түгел, — Яратмыйча безгә ярамый.

Куш-та:Яратыгыз туган илебезне,
Яратыгыз туган телебезне,
Бернигә дә карамый, —
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

2.Яратулар булмый җиңел генә —
Күңелләрне мең кат яралый.
Тик барыбер яратырга кирәк,
Сагышларны таратырга кирәк, —
Яратмыйча безгә ярамый.

Куш-та:Яратыгыз газиз аналарны,
Яратыгыз газиз балаларны,
Бернигә дә карамый, —
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

3.Яратмаган кеше яратмасын,
Андыйларга яну ярамый.
Яратырга кирәкТаһир кебек,
Яратырга кирәк Зөһрә кебек, —
Яратмыйча безгә ярамый!



Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 30.09.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров1115
Номер материала ДВ-022875
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх