Инфоурок Дошкольное образование Другие методич. материалыСценарий выпускного бала в детском саду ( на татарском языке)

Сценарий выпускного бала в детском саду ( на татарском языке)

Скачать материал

1 а.б.     Бу нинди матур кичә?

              Бу нинди шатлык бүген?

2 а.б.     Бумы?  Иң  истәлекле

              Тантаналы көн бүген!

1 а.б.      Гади бәйрәм түгел бүген,

               Ул гомергә бер килә.              

             Бүген безне котларга дип,

             Күп кунаклар көтелә.

2 а.б.      Бакча белән саубуллашу көне.

               Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы

               Шундый көн бу - олы бәйрәм  үзе

               Үзгәртә дә куя язмышны.

1 а.б.      Кадерле әти - әнилэр, килгән кунаклар!  Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм көне килеп җитте.  Буген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Көчле алкышлар белән 2017 нче елның мәктәпкә чыгарылыш төркеме балаларын каршы алыгыз!

 

Залга шарлар тотып  «Куда уходит детство» жырына биеп балалар керәләр, биеп бетергәч шарларын җибәрәләр һәм утыралар.

 

Адилә.       Олы бәйрәм бүген бездә,

          Зурлар инде күбебез.

          Бакча белән хушлашабыз –

          Бүген соңгы көнебез.

Эльвина.             Бу сәгать тә килеп җитте,

Без аны көтеп алдык,

Шуны бәйрәм итәр өчен

Залыбызга җыелдык.

Әмир.  Бакча безгә бүләк итте,

            Җылы караш, шат күңел.

  Бакча белән саубуллашу

  Бер дә җиңел эш түгел.

Ислам.          Саубуллашыр чак та килеп җиткән,

                      Сизмәгәнбез вакыт үткәнен.

   Сизмәгәнбез айлар, еллар белән

   Матур балачакның үткәнен.

Венера. Нам сегодня расставаться

              Очень жалко с детским садом.

    Но мы выросли большими

    Собираться в школу надо.

Иркә. Ничә көннәр, ничә айлар

  Кышын да һәм җәен дә

  Бакчабызга килә идек,

  Сагынып һәммәбез дә.

Даша.        Сколько лет веселый сад

         Принимал нас с вами.

 Был он домом для ребят

         Стали мы друзьями.

Сиринә.            Балалар бакчасында без

                   Дуслар булып яшәдек

                   Бик күп нәрсәләрне белдек,

                   Күп нәрсәгә өйрәндек.

Камилә.  Инде менә үсеп җиттек,

       Сау булыгыз, диябез.

                 Китап-дәфтәрләрне алып

       Без мәктәпкә китәбез.

Риназ.                  Туган йорттай кадерле шул

                    Бакчам якын күңелгә.

                    Ничек кенә хушлашасы?

                    Китәсе килми бер дә.

Инзилә. Тик нишлисең, яшең тулгач,

     Тормыш бит шулай куша.
               Балачакның бер баскычы.
               Мәктәп белән тоташа.

         И сөекле, бакчабыз,

                   Беркайчан онытмабыз.
                   Ә шулай да, якын дуслар,
                   Без бүген хушлашабыз.

Равил. Бик моңсу булса да безгә

   Боегырга ярамый!

   Бүген бит бездә бәйрәм

   Бернигә дә карамый!
Альбина.            Лето красное промчится

                    Зазвенит звонок веселый.

                    С ярким праздничным букетом

                    Я пойду учиться в школу.

 

ҖЫР:     “БЕЗ ИНДЕ ХӘЗЕР ЗУРЛАР”

 

1. Уйныйлар биттә нурлар

Әлифба алды куллар.

Мәктәпкә илтә юллар

Без инде хәзер зурлар.

2. Сүз ясарга өйрәнербез

Хәреф кушып хәрефкә.

Тапкырларбыз , бүләрбез

Төрле санны дәрестә.

3. Ак кәгазь буйлап үтәр,

Безнең тәүге юлыбыз.

Оста эшчеләр итәр,

Безнең оста кулыбыз.

4. Энә алып кулга без,

Келәмнәр дә чигәрбез.

Чыгып иркен кырга без,

Бергә иген игәрбез.

5. Бердәм атлап йөрербез

Талмаслар аяк-куллар

Тиздән мәктәпкә керербез

Без инде хәзер зурлар.

А.б.   Вот вы и выросли, и вас

Ждет в школе самый первый класс.

А помните пять лет назад

Как вы ходили в детский сад?

Даша.        Да что вы, не ходили

          В колясках на возили.

          На ручках часто мы сидели,

          Ногами топать не хотели.

Эльвина.            А я такое вытворяла,

                     В обед над супом засыпала.

                    Бывало плохо кушала я,

                    Кормили с ложечки меня.

Риназ. И шалили, и кричали

  Дружно праздники встречали.

  Песни пели от души

  Ох, как были хороши.

Альбина.            А если мы не спали

                    На ручках нас качали.

                     Послушав “баюшки-баю”

                     Мы глазки закрывали.

Иркә.    Такими были шалунами

    Дрались руками и ногами,

   А кое-кто даже зубами.

Камилэ.  Әти-әни диеп елап

       Әкрен генә тәпи атлап

       Апаларга елыштык,

       Бердәм, күпме елаштык.

       Бигрәк нәни идек шул,

       Бигрәк бәби идек шул.

Венера.                Все это в прошлом,

                     А сейчас нас провожают

                      В 1-й класс.

А.б. Әйе шул, сезне бүген барыбыз да 1 нче сыйныфка укырга озатабыз. Әнә сезне озатырга дип безнең бүгенге беренче кунакларыбыз  да килеп җиткән.

Уртанчылар төркеме керә.

А.б. Бу балалар безгә уртанчылар төркеменнән килгәннәр. Әйдәгез аларга сүз бирик.

 

Юлгизә.     Кечкенә генә булсак та,

          Бәйрәмгә сезгә килдек.

Сезгә матур теләкләр,

Бишлеләр алып килдек.

Булат.                 Безгә карагач

                   Сезгә кызыктыр.

                   Без нинди кечкенә,

                   Ә сез нинди зур.

Илназ. Сез дә безнең кебек шулай

    Кыюсыз булдыгызмы?

    Өйгә кайтасы килә дип

    Елап тордыгызмы?

Платон.                Сегодня бал последний

                     Для вас выпускники.

                      Вас ждут занятия в школе,

                                И школьные звонки.

 

Алинә. Мәктәпкә баргач та дуслар,

             Бик тырышып укыгыз.

             Яңа дуслар табыгыз,

            Яманнан сак булыгыз.

 

Лилия.                Уенчыкларыгызга да

                     Булыр инде бик моңсу.

                    Сез киткәнгә безгә дә бит

                    Бигрәкләр дә ямансу.

Инзилә. Мәктәпкә барыр идем,

     Бернигә дә карамый.

     Тәрбияче апа әйтә

     «Әле сиңа ярамый».

 

Яна.                         Пусть малы мы сегодня

                       Но скоро подрастем.

                       И тоже вслед за вами

                       Мы в первый класс пойдем.

Әмир. Бик күңелле бакчабыз,

            Тик сез генә китәсез.

            Үзебезнең күчтәнәчне

            Биеп бүләк итәбез.

Бию.

А.б.: Матур теләкләрегез өчен рәхмәт сезгә балалар. (чыгып китәләр.) Ә без кунаклар килүен кабаттан көтеп бәйрәмебезне дәвам итәбез.

 

Җыр. “Сау бул, бакча”. (УМК диск “Эдэп-эхлак тэрбиясе”)

 

 

Әби керә.

Әби: Иии сөбханалла, бигрәкләр дә матур җырлыйлар, читтән генә карап тордым әле. Карале күпме бала җыелган бу бакчага. Шундый матур бәйрәмдә шулай булыр шул. Исән-саулармы барчагыз да? Оныкларым өчен сөенеп килдем әле мин дә. Бигрәкләр уңганнар инде үзләре, бигрәк булганнар. Кая әле бер дога кылыйк утырып. Дога кыла. Мин әйтәм, кайчан үсеп җиткәннәр диген, ә?

А.б. Шулай әбекәй. Үскәннәрен сизми дә калдык. Мәктәпкә барырга да күп калмады.

Әби: Шулай, шулай. Балалар, бакчагызның исеме ничек соң?

Балалар. “Каратун “Гөлчәчәк” балалар бакчасы.

Әби. Ии, бигрәк матур икән бакчагызның исеме. Үзегез дә гөлчәчәкләр кебек булгансыз бүген. Мин сезне бөтенегезне танымыйм да инде. Ягез, бу бакчадан киткәнче тагын бер үзегез белән таныштырып чыгыгыз әле, балакайлар. (балалар үзләре белән таныштыралар, әби киләчәктә кем булырга теләүләрен сораштыра)

Әби: Теләкләрегез тормышка ашсын балалар. Ә мәктәптә ничәлегә укырсыз микән соң? (җавап) Ә бишле нинди була ул, һавада булса да язып күрсәтегез әле, балалар. (Язалар) Булдырдыгыз балалар. Ә минем сезгә тагын сорау-табышмакларым бар әле. Җавапларын белерсез микән?

1) балалар кайсы айда мәктәпкә баралар? ( сентябрьдә)

2) дәресләр арасында нәрсә була? (тәнәфес)

3) кайсы зуррак: 10 мы, әллә 15 ме?

4) мәктәп сумкасы? (портфель)

5) нинди геометрик фигураның почмаклары юк? (түгәрәк)

7) аюның кышкы өе? (өн)

8) атнада ничә көн? (7)

9) алу билгесе ничек атала? (минус)

10) кая укырга баралар? (мәктәпкә)

11) өч почмагы булган геометрик фигура? (өчпочмак)

12) иң кызу ел фасылы? (җәй)

13) кулларда ничә бармак бар? (10)

          Күрәм, сез мәктәпкә әзер икәнсез! Монысын да булдырдыгыз, әфәрин! Шулай да, тагын бер сынап карыйм әле үзегезне. Менә ике конверт, анда хәрефләр бар, шул хәрефләрдән сезгә мәктәп һәм дәфтәр сүзләрен төзергә кирәк. Булдыра алырсыз микән?

(Балалар төзиләр)

Әби. Булдырдыгыз бит, менә ничек булганнар! Мин балалакайларым кайтыйм әле, мәктәпкә дә кереп чыгармын, мондый уңган балаларны обязательно 1 класска укырга алыгыз дип директор абыегызга әйтеп чыгам әле. Бигрәк күп беләсез шул, булдырасыз. (чыгып китә)

 

Бию. “Девчонки-мальчишки»

А.б.:        Бүген бездә күңелле,

                Кояш та юмарт көлә.

      Котларга тагын безне ,

      Кемнәрдер керә.

    Болары, балалар, сезнең дусларыгыз икән бит әле. Алар да сезнең белән саубуллашырга килгәннәр.

Газинур.    Дусларыбыз, бүген сезнең

          Олы бәйрәм көнегз.

Шатланып, матур киенеп

         Сез бакчага килдегез.

К.Фаил.                 Миннән дә нәни  булгансыз,

  Сез бакчага килгәндә.

  Кара, нинди зур үскәнсез

             Китәр вакыт җиткәндә.

Розалина.           Сегодня день у нас особый

                             Немного грустный, что ж скрывать.

Друзей мы в школу провожаем

А друга нелегко терять.

Фаяз.         Бакчаларда шомырт, сирень

Күпме чәчәкләрнең төрләре.

Сезне көтә изге юллар,

Көтә, дуслар, мәктәп юллары.

Илдар.                Бакча белән хушлашасыз,

                   Җиде яшь тулды сезгә.

                   Мәктәпкә белем алырга

                   Барасыз быел көзгә.

В.Камил.    Котлыйбыз! Котлыйбыз!

Чын күңелдән котлыйбыз!

Сез инде хәзер зурлар

Сезне көтә парталар.

 

Н.Камил.                     Чәчәкләр тотып кулга

                             Чыгасыз олы юлга.

                             Ә без сезгә уңышлар

                              Теләп калабыз дуслар.

 

Динияр.  Бик күңелле бакчабыз,

                 Тик сез генә китәсез.

                 Үзебезнең күчтәнәчне

                 Җырлап бүләк итәбез.

 

Җыр. “Зәңгәр күл”

1. Зәңгәр күл -  бик матур күл,

Тирәсе камышлы.

Аның белән без әле

Тик быел таныштык.

2. Күлнең зәңгәр суларын

Чәчрәтеп уйныйбыз.

Шундый рәхәт, күңелле

Уйнап һич туймыйбыз.

3. Йөзәбез колач салып

Баш белән чумабыз.

Елмая күктә кояш,

Без ярга чыгабыз.

А.б. Бик зур рәхмәт сезгә, балалар. (китәләр)

Аю белэн Маша керә. Аюнын кулында кармак.

Маша: Аю дим, аю, син кая барасың?

Аю: Зәңгәр күлгә балык тотарга барам.

Маша: Мине дә үзең белән ал әле.

Аю: Синең белән балык тотып булмый. Күлдәге бөтен балыкны куркытып бетерәсең.

Маша: Ал инде, аю. Мин шыпырт кына утырам.

Аю: Сина укырга өйрәнергә кирәк, сентябрьдэ мәктәпкә барасың бар.

Маша: Минем укыйсым килми. Аю, ә нәрсә  соң ул мәктәп, анда нишлиләр?

Аю: Мин сина ничә тапкыр аңлаттым инде. Мәктәп ул... (балаларны күреп ала) Менә монда балалар утыра икән бит, исәнмесез!

Балалар. Исәнмесез!

Аю: Балалар, Маша мәктәпнең нәрсә икәнен белми, бәлки Машага сез аңлатып китәрсез?

Алып баручы: Ярдәм итәбезме, балалар?

Балалар. Әлбәттә. Мәктәптә укырга hәм язарга, уйларга, матур итеп рәсем ясарга, җырларга, биергә өйрәтәләр.

Маша. Биергә дисез, ник бакчада сезде биергә өйрәтмәделәрмени?

Балалар. Өйрәттеләр.

Маша. Алайса биеп күрсәтегез. Аю, әйт әле, минем аларның биегәннәрен карыйсым килә. (Аю җилкәсен сикертә.)

Бию. “Катюша”

Маша: Аю, минем хәзер мәктәпкә барасым килә башлады. Мәктәпкә! Мәктәпкә!

 (аягы белән тыпырдый)

Аю: Сине анда алмыйлар, син бит укый да, саный да белмисең, эле бии дә белмисең.

Маша: Ничек инде белмим? Ничек инде  алмыйлар?  Менә минем портфелем да бар.

Маша портфелен селки, эчендәге әйберләр коела.

А.б.  Маша, син портфелеңа бик күп кирәкмәгән әйберләр тутыргансың.  Балалар,  әйдәгез Машага портфель тутырырга ярдәм итик.

 

                   Уен «Портфель тутыру»

 

Аю. Күрдеңме, Маша, бу балалар бик белемле балаларга охшаганнар. Ягез, мин дә сезне сынап карыйм әле. Хәзер мин сезгә арифметик мәсьәләләр әйтәм, ә сез аларның җавапларын табарсыз.

-       Алты аю баласы кура җиләге җыярга барганнар. Бер аю баласы арып артта калган. Алда ничә аю баласы бар? (5).

-       Биш малай футбол уйнаганнар. Берсен әнисе төшке ашка чакырып алган. Ашагач, ул малай дусларының уйнаганын тәрәзәдән күзәткән. Урамда ничә малай футбол уйнаган? (4).

-       Җиде чәүкә бер агачның ботакларына кунган. Бер чәүкә очып киткән. Агачта ничә чәүкә калган? (6).

-       Керпе үрдәк бәбкәләренә сигез читек бүләк иткән. Барысы ничә үрдәк бәбкәсе читек киеп йөргәннәр? (4).

 

Аю: Менә бит, чынлап та бу балалар беләләр.  Балалар, әгәр мәктәптә дә  тырышып укысагыз, сез киләчәктә белемле, бәхетле кеше булырсыз.

Маша:  Аю, мин дә анладым. Мәктәпкә баргач бик тырышып укырмын. Ә хэзер өйгә кайтып портфелемны тәртипләп куям.

Аю. Ярый, Маша, әйдә бергәләп тутырабыз. Сау булыгыз,  балалар!  Уңышлар сезгә!

   Аю белэн Маша чыгып китәләр.

А.б. Балалар, карагыз әле, уенчыкларыгыз да сезнең белән саубуллашырга килгән түгелме соң?

Инзилә.      Нәрсә булган, уенчыклар

Бар да шундый күңелсез.

Әллә инде без киткәнгә

Ямансулыйсызмы сез?

Әмир. Һәммәсе дә сүз куйгандай

Әллә телсез калганнар.

Уенчыклар барысы да

Әллә елап алганнар.

Ислам.       Аю моңаеп утыра,

Озын колак куян да.

Әтәчкә дә нидер булган,

Атка да, балыкка да.

Эльвина.             Ә курчаклар әйтерсең лә

Бездән башка ямь тапмый.

Утырганнар да бер почмакка

Моңаеп безне тыңлый.

Адилә.       Нәни курчак, йомшак уенчыклар,

Без китәбез инде, каласыз.

Нинди яхшы дуслар булдылар дип

Безне дә бер искә алырсыз.

Сиринә.               Моңаймагыз уенчыклар,

Моңаймагыз дусларым.

Әйдә соң бер биеп алыйк,

Без киткәнче, дусларым.

Бию. “Уенчыклар белән хушлашу”.

 

А.б.  Балалар,  безнен бүгенге бәйрәмдэ тагын кунаклар бар. Алар сезне үз балаларыдай якын күрүче апаларыбыз. Аларга да рәхмәт сүзләрен әйтер вакыт җиткәндер. 

Сиринә.       Җитте хушлашу сэгате

                     Сау булыгыз,барчагыз!

                     Сау булыгыз, апалар!

                     Без сезне онытмабыз!

Даша. Ведь мы вас, как родных любили,

  Вы душу в нас свою вложили.

  Мы вас очень-очень любим

  И никогда не позабудем.

Ислам.         Көйсезләнсәк тә, еласак та,

           Сез гел сабыр булдыгыз.

            Безнең баштан сыйпап торды

            Сезнең йомшак кулыгыз.

Венера.                Всем работникам детсада

                             На сказать “спасибо” надо,

                             За их трудную работу,

                             За любовь к нам и заботу.

Иркә. Барыгызга да зур рәхмәт,

 Бакчада эшләүчеләр.

 Безне шат һәм бәхетле

 Үссен дип йөрүчеләр.

Камилә.                 Спасибо, детский сад,

                               За ласку и заботу.

  За то, что мама утром шла

  Спокойно на работу.

Адилә. Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт,
             Барлык, барлык апалар.
             Бездән соң да шаулап торсын,
             Гөрләп торсын бакчалар. 

Альбина.   Мы благодарны вам за все

И вас мы не забудем.

Поверьте искренним словам

Мы всех вас очень любим.

Равиль.                  Бу сөекле бакчабызны

   Беркайчан онытмабыз.

  Барлык дусларыбыз белән

            Без бүген хушлашабыз.

Риназ. Өстәлебез һәрвакытта

           Тәмле аштан тулы иде

           Рәхмәт уңган апаларга,

           Тамагыбыз гел тук иде.

Әмир.                  До свидания, наш садик,

Воспитатели, друзья.

Все за нас сегодня рады,

И у мам блестят глаза.

Не волнуйтесь наши мамы,

Мы же вас не подведем,

Теплой осенью мы сами

В школу с радостью пойдем.

Эльвина. Күзләрегез көлеп торсын гел,

                  Юлыгызга яусын алсу гөл.

        Җырыбыз булсын сезгә бүләк

        Тәрбияче апалар, зур рәхмәт!

Инзилә.               Мы споем вам на прощанье,

С вами вместе погрустим.

До свидания, до свидания

Мы еще вас навестим.

 

Җыр “Детский сад”

1.За летом зима, пролетели года

С тех пор, как пришли мы когда-то сюда

И хоть детский сад нас по прежнему ждёт

Пора нам прощаться, нас школа зовёт.

Припев:

Очень жалко расставаться,

Покидать любимый дом.

Дом, где весело встречаться

В нашем городе родном.

Вместе с папой, вместе с мамой

Эту песню пропоём.

Детский садик лучший садик

В нашем городе родном.

2.    Вы нас научили, читать и считать

И стали мы правду и ложь различать

Вы нам рассказали непросто стишок

Что плохо на свете, а что хорошо.

Припев тот же.

3.    Счастливое время недаром прошло.

И вашу любовь, и родное тепло

Мы в наших сердцах навсегда унесём,

Спасибо большое, спасибо за всё.

Припев тот же.

 

А.б. Ә хәзер балалар соңгы тапкыр бакчабызда истәлек өчен фотога төшәчәкләр. Рәхим итегез, балалар! (музыка, фотога төшү)

Фотога төшеп беткәч, кыңгырау тавышы ишетелә.

1 алып баручы.  (кыңгырау тотып)

                        Тыңлагыз әле тып-тын калып

                         Кыңгырау чыңлавы бу,

                        Бакчадан сезне мәктәпкә

                        Чакырып җырлавы бу.

               Чыңлый-чыңлый хәбәр китерә

               Көтә диеп мәктәп, парталар,

               Белем дөнясы ишеген киң ачып

               Көтә сезне укытучы апалар.

(Кыңгырау шалтырый)

    Менә балалар мәктәптә шундый кыңгырау каршы ала инде сезне. Ул сезне белем иленә чакыра. Яңа белемнәр өйрәнергә, яңа дуслар табарга әйди.

 2 алып баручы. Балалар, сезне дә котлау вакыты җитте.

Мөдиргә, әти-әниләргә  сүз бирелә. Балаларга бүләкләр тапшырыла.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

“Каратун “Гөлчәчәк” балалар бакчасы

 

 

 

 

 

 

 

“Сау бул, бакча!”

(Чыгарылыш сценарийсы)

 

 

Әзерләде: 1 нче квалификацион

категорияле тәрбияче

 Миннуллина Л.А

 

 

 

 

 

 

 

2017 ел

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий выпускного бала в детском саду ( на татарском языке)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по охране труда

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 668 536 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.06.2017 3633
    • DOCX 50.6 кбайт
    • 20 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Миннуллина Люция Амировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Миннуллина Люция Амировна
    Миннуллина Люция Амировна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 16163
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специфика деятельности по присмотру и уходу за детьми дошкольного возраста

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 16 человек

Курс профессиональной переподготовки

Младший воспитатель: участие в планировании и организации повседневной жизнедеятельности детей дошкольного возраста

Младший воспитатель

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 231 человек из 41 региона
  • Этот курс уже прошли 1 462 человека

Курс повышения квалификации

Внедрение технологии решения изобретательских задач в педагогический процесс дошкольной образовательной организации

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 475 человек

Мини-курс

Психосоматика детей и взрослых: психологические аспекты различных заболеваний

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Литературные пути: от биографий к жанрам

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Финансовое моделирование и управление инвестиционными проектами

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе