Инфоурок Дошкольное образование Другие методич. материалыСценарий выпускного на татарском языке

Сценарий выпускного на татарском языке

Скачать материал

Титаник көенә зур кораб йөзеп керә. 5 пар башкаруында вальс. Балалар ярымтүгәрәккә басалар.

А. Б: Бу нинди матур кичә?

          Бу нинди шатлык бүген?

А. Б: Бумы? Иң истәлекле –

          Тантаналы көн бүген.

 

Олы бәйрәм бүген бездә,

Зурлар инде күбебез.

Бакча белән хушлашабыз –

Бүген соңгы көнебез.

 

Килеп җитте бакчам белән

Саубуллашыр көннәр  дә.

Озакламый барыбыз да

Без китәрбез мәктәпкә.

 

Бик моңсу булса да безгә

Боегырга ярамый!

Бүген бит бездә бәйрәм

Бернигә дә карамый!

 

Ничә көннәр, ничә айлар

Кышын да һәм җәен дә

Бакчабызга килә идек,

Сагынып һәммәбез дә.

 

Бигрәк нәни идек бит без

Бу бакчага килгәндә.

Карагызчы ничек үстек,

Китәр вакыт җиткәндә.

 

 

 

Туган йорттай кадерле шул

Бакчам якын күңелгә.

Ничек кенә хушлашасы?

Китәсе килми бер дә.

 

Балалар бакчасында без

Дуслар булып яшәдек

Бик күп нәрсәләрне белдек,

Күп нәрсәгә өйрәндек.

 

Инде менә үсеп җиттек,

Сау булыгыз, диябез.

Китап-дәфтәрләрне алып

Без мәктәпкә китәбез.

Җыр: “Без инде хәзер зурлар”

Нәрсә булган, уенчыклар

Бар да шундый күңелсез.

Әллә инде без киткәнгә

Ямансулыйсызмы сез?

 

Аю моңаеп утыра,

Озын колак куян да.

Әтәчкә дә нидер булган,

Атка да,  балыкка да.

Ә курчаклар, әйтерсең лә,

Бездән башка ямь тапмый.

Утырганнар да бер почмакка

Моңаеп безне тыңлый.

 

 

 

 

Моңаймагыз, курчакларым,

Моңаймагыз, дусларым!

Әйдә соң бер биеп алыйк,

Хушлашканчы, дусларым!

 

Уенчыклар белән бию.

А. Б: Кибет киштәләрендә

Бик күп китаплар тора.

Китаплар белән киңәшкәч,

Шундый хәбәр тарала.

 

А.Б: Имеш, бар ди диңгезләр,

Диңгезләрдә утраулар.

Бик тә, кызык, ди алар.

Утрауларны күрергә

Барасызмы, балалар?

 

Балалар: Барабыз!!!

А. Б: Алай булса, без әлеге Хыял иленә барыйк! Сәяхәткә кузгалганчы бер сорауга җавап бирик:

–  Сез төрле авыр хәлләрдән курыкмыйсызмы? Артка чигенмисезме?

Балалар: Юк!!!

 Тәрбияче: 1, 2, 3

Безне танып булмый һич!

Сүзем тугры, чын булсын:

Хыялдагы зур кораб

Каршыма килеп бассын.

(Капитан кораб алдына килеп баса).

 А. Б: Күрәсезме, балалар,

Безгә капитан килгән.

Бик күп илләрне гизгән,

Төрле хәлләр кичергән

Батыр капитан икән.

 

Капитан: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

( Капитан штурвал янына килеп баса, музыка астында сөйли)

http://sabyem.ru/wp-content/plugins/wpaudio-mp3-player/wpa_play.gifКораб сиренасы

Капитан: Алга, алга таба

Безнең бу кораб бара.

(Су тавышы ишетелә)

http://sabyem.ru/wp-content/plugins/wpaudio-mp3-player/wpa_play.gifЯхта

http://sabyem.ru/wp-content/plugins/wpaudio-mp3-player/wpa_play.gifИшкәкләр

Чү! Күңелле тавышлар,

Дәртле көйләр ишетелә.

 

Бу “ Шатлык” утравы

Бик күңелле тыңлавы.

Тыңлагыз команданы:

Туктатыгыз корабны.

А. Б: Менә балалар, без “Шатлык” утравына килеп тә җиттек.

 

Бию: “ Барбарики”

Капитан: Сәяхәтне дәвам итик, дуслар! Алга китик! Яңа утрауны күрәм! Ул “Уңышсызлык”утравы. Сез аның турында беләсезме?

(Ба- бах! Пистолет ата)

А. Б: Нәрсә булды?

Бармалей ( керә): Миңа шоколад та кирәкми, мармилад да кирәкми. Мин бәләкәй балалар гына яратам. Әһә, эләктегезме! Кая юл тотасыз әле сез болай?

Тәрбияче: Без “Белем утравы”на барабыз, хөрмәтле Бармалей, җибәрә күр син безне. Безнең балалар мәктәпкә барачаклар.

Бармалей: Ә нишлиләр соң алар мәктәптә?

Тәрбияче: Алар  мәктәптә күптөрле hөнәрләргә өйрәнәләр:

Балалар: Укырга hәм язарга, уйларга, җырларга hәм hh биергә, матур итеп рәсем ясарга.

Тәрбияче: Телисеңме, мөhтәрәм Бармалей,  сине дә санарга өйрәтәбез. (10га кадәр саныйлар)

 

–       Алты аю баласы кура җиләге җыярга барганнар. Бер аю баласы арып артта калган. Алда ничә аю баласы бар? (5).

–       Биш малай футбол уйнаганнар. Берсен әнисе төшке ашка чакырып алган. Ашагач, ул малай дусларының уйнаганын тәрәзәдән күзәткән. Урамда ничә малай футбол уйнаган? (4).

–       Җиде чәүкә бер агачның ботакларына кунган. Бер чәүкә очып киткән. Агачта ничә чәүкә калган? (6).

–        Күрдегезме, хөрмәтле Бармалей, балалар ничек күп беләләр? Сезгә дә белем алырга кирәк. Ә безгә инде кузгалырга вакыт. Саубул, хөрмәтле Бармалей!

 

Капитан: Бу “ Уңышсызлык” утравы артта калсын, безнең кораб алга барсын.

Сәяхәтне дәвам итик!

Алга китик!

 ( Яңа татар малае текә музыкага биеп керә)

Яңа татарин: Әстәгафирулла! Сез кем? (Балалардан , әти-әниләрдән сорый). Нишлисез минем утрауда?

А.Б: Без белем иленә юл тоткан идек. Бу нинди утрауга эләктек соң әле?

А. Б: Туктале, туктале! Ә син үзең кем буласың соң?

Яңа татарин: (Күкрәген киереп) Хә, минме, мин (үзенә күрсәтә), новый татарин малае….

А. Б: Кем дисең? Новый татарин дисеңме?

Яңа татарин: А шо, охшамаган что-ли?

А. Б: Юк!!!

Яңа татарин: Ничек инде охшамаган? Яхшылап посмотрите, кара, дип әйтәм мин сезгә: чибәр, матур һәм крутой!!! Шуңа минем утрауның исеме дә (уйланып йөри дә). Бу-бу-бу (бармагын янап). Әһә бу үзем кебек “Текә” утравы дип атала.

Әһә! Сез менә “ Белем” утравына барабыз, дисез. Ә сез берәр нәрсә беләсезме соң? Нәрсә соң ул “мәктәп?”

Җыр “ Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Яңа татарин: Аңладым! Аңладым!  Сау булыгыз! Хәерле юл сезгә!

Капитан: Алга, дуслар! Алга!

Сәяхәтне дәвам итик!

 

( Диңгез тавышы)

http://sabyem.ru/wp-content/plugins/wpaudio-mp3-player/wpa_play.gifДиңгез

Яңа утрауны күрәм!

Бу бит “Могҗизалы” утрау.

 

“Крокодил Гена һәм Чебурашка” мультфильмыннан көй уйный, залга Шапокляк керә.

 

Шапокляк. О-о-о-о! Бигрәк күп җыелган монда халык. Сездә берәр төрле бәйрәмме әллә?

Алып баручы. Әйе, хөрмәтле Шапокляк. Бүген бездә балаларны мәктәпкә озату кичәсе.

Шапокляк. У-у-у-у! Бәйрәм – шәп нәрсә ул. Бик шәп! Димәк, бүләкләр дә була. Мин шундый яратам тәм-томнар ашарга һәм начарлыклар эшләргә.

Алып баручы. Алай димә, Шапокляк. Син безгә явызлык түгел, яхшылыклар эшлә. Безнең балаларны бәйрәм белән котла.

Шапокляк. Әйе-әйе, хәзер. Котлармын да, бүләкләр дә өләшермен. Мин балалар өчен бернәрсәне дә кызганмыйм.

Менә рогатканы алыгыз.

Аның белән кошларны атыгыз.

Пистолетым да бар әле.

Мә, үскәнем, ал әле. (Бер балага суза).

Аның белән “пых-пых” атып

Була кешене куркытып.

Апагызның урындыгы өстенә

Бу кнопканы куярсыз менә.

Бу ташны да алыгыз,

Тәрәзәгә атыгыз,

Тәрәзәне ватыгыз!

 

Алып баручы. Ай-ай-ай. Нәрсә соң бу? Балалар, сезгә мондый бүләкләр кирәкме?

Балалар. Юк!

Шапокляк. Кирәкмәсә кирәкмәс,

Бер нәрсә дә эләкмәс!

(“Бүләкләрен” кире сумкасына тыга).

 

Алып баручы. Балаларга мәктәптә бөтенләй бүтән төрле әйберләр кирәк була.

  Әйдә, уен уйныйбыз, “Портфель тутыру” уены

(Шапокляк командаларга комачаулап йөри, һәм саубуллашып чыгып китә)

Капитан: Без юлыбызны дәвам итик.

Ур-ра!!! Алда Белем утравы күренә! Ниhаять, килеп җиттек.

 

Ябалак: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Сез бик тапкыр, акыллы, тәртипле балалардыр, әйеме? Ләкин Белем иленә кергәнче мин сезне башта сынап карыйм.

 

Табышмаклар:

Бер ояда алты дус,

Алтысында алты төс.

Ләкин алар барысы да

Башкаралар бер үк эш. (Төсле карандаш)

 

Озын, юка, төп-төз ул,

Билгели ул иң төз юл;

Юллары озынлыгын

Беләм санап сызыгын. (Линейка)

 

Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың. (Мәктәп)

 

Агач түгел − яфраклы,
Тун түгел − тегелгән. (Китап

Ябалак: Булдырдыгыз, балалар! Шуның өчен мин сезгә “Белем иленең” ачкычын тапшырам. Аны кабул итеп алыгыз. “4”ле һәм “5”ле билгеләр генә алып кайтыгыз!

–        Ярый, дусларым, мине башка бакчаларда да көтәләр! Сау булыгыз!

 

Капитан: Миңа да китәргә вакыт. Мин сезне “Белем” иленә китердем. Яхшы укыгыз! Тәртипле балалар булыгыз! Мин сезнең белән хушлашам! Сау булыгыз!

А.Б: Балалар, безнең бәйрәмгә тагын кунаклар килгән!

А. Б: Алар – сезне үз балаларыдай якын итүче тәрбияче апаларыгыз, шәфкать туташы, мөдир,  пешекче апалар, һәрвакыт чисталык булдырып сезне ашатып торучы кече тәрбиячеләр.

А.Б: Әйдәгез, аларга үзебезнең рәхмәтләребезне җиткерик.

 

Рәхмәт сүзләре:

Җитте хушлашу сәгате,

Сау булыгыз, барчагыз.

Сау булыгыз, апалар,

Без сезне онытмабыз.

 

Көйсезләнсәк тә, еласак та,

Сез гел сабыр булдыгыз.

Безнең баштан сыйпап торды

 Сезнең йомшак кулыгыз.

 

Өйрәттегез безне бакчабызда,

Хәреф танып, саннар язарга.

Кечеләрне hәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

 

Өстәлебез hәрвакытта

Тәмле аштан тулы иде.

Рәхмәт уңган апаларга,

Тамагыбыз гел тук иде.

 

Сез бирдегез көчегезне

Һәм йөрәк җылыгызны.

Сезнең кебек апаларны

Без тагын табарбызмы?

 

Ничек кенә мактасаң да

Әз кебек сүзләребез.

Сездән башка, апалар

Мәктәптә без нишләрез?

 

Тик сез берүк, без китә дип,

Ямансулап калмагыз.

Без бит хәзер зурлар булдык –

Без мәктәпкә барабыз.

 

Бакчадагы апалар,

Без сезне бик яраттык.

Сезгә гүзәл чәчәкләрнең

Иң матурларын таптык.

Малайлар чәчәкләр тапшыралар.

Бүләккә Шәрыкъ биюе.

 

А.Б: Ә хәзер, балалар, сезгә соңгы тапкыр бакча белән хушлашу җырын җырларлар.

 

(Мөдиргә сүз бирелә, әти-әниләрнең рәхмәт сүзләре һәм балаларга бүләкләр тарату)

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий выпускного на татарском языке"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Педагог-психолог

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 234 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.02.2018 541
    • DOCX 41.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ряжапова Альбина Алфитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ряжапова Альбина Алфитовна
    Ряжапова Альбина Алфитовна
    • На сайте: 7 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 642
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 184 человека из 49 регионов

Курс повышения квалификации

Методическое обеспечение дошкольного образования в условиях реализации ФГОС

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 497 человек

Курс повышения квалификации

Педагогические основы деятельности воспитателя в условиях ФГОС ДО

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 75 человек из 33 регионов
  • Этот курс уже прошли 390 человек

Курс повышения квалификации

Психологические условия нравственного воспитания в ДОУ. Построение программы нравственного воспитания

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Преодоление расстройств: путь к психическому здоровью"

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Робототехника в школе: конструирование и программирование

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 50 человек из 23 регионов
  • Этот курс уже прошли 32 человека

Мини-курс

Soft-skills современного педагога

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 48 человек из 23 регионов
  • Этот курс уже прошли 29 человек