МБОУ «Верхненалимская средняя общеобразовательная
школа» Заинского муниципального района РТ
ТР Зәй
муниципаль
районы
Югары Налим урта гомуми белем мәктәбе
Сочинение
Того,
кто хоть что – нибудь стоит, довольно трудно
купить (Э. Сервус)
Үзен
хөрмәт иткән кешене сатып алу кыен. (Э. Сервус)
Эшләде: Галиуллина
Илгизә
VI сыйныф
укучысы
Ученик VI
класса
Галиуллина Ильгиза
Укытучы:
Гыйбадуллина Роза
Солтангали
кызы,
татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Учитель
татарского языка и литературы
Гибадуллина
Роза Султангалиевна
2015
Нәрсә соң ул коррупция? Минем уйлавымча, эшең уңышлы булсын өчен, үз максатыңа
ирешү өчен кемгәдер өстәмә акча түләү (законсыз рәвештә).
Ә ничек коррупция корбаны булмаска? Аның өчен кечкенәдән үк гадел, намуслы
булырга кирәк. Сиңа кирәк булган өчен кемнедер кимсетергә, рәнҗетергә ярамый.
Әгәр дә кеше көчле рухлы булса, үз сүзен әйтә алса, төрле каршылыкларны җиңеп
чыга ала. Ә инде бер ялгыш адым ясаса, үзенең гадел булмаган эшләргә тартылу
ихтималын күз алдына да китерә алмаска мөмкин.
9 нчы декабрь – халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Бу көнне төрле илләрдә
күп төрле чаралар уза. Безнең мәктәп тә читтә калмый. Мавыктыргыч һәм тәрбияви
кичәләр үткәрәбез, чөнки коррупциягә каршы көрәшне дәүләт кенә алып бара алмый.
Бу эштә безнең ярдәм дә бик кирәк. Без узебездә гаделлек, кешелеклелек,
намуслылык сыйфатларын тәрбияләргә тиешбез. Бу сыйфатларга ия булган кеше һәрвакыт
коррупциягә каршы тора алачак.
Ялагайлык, кемгәдер ярарга тырышу да, минемчә, коррупциягә керә. Һәрхәлдә, шул
юнәлештә бер адым дияргә була. Ялагай кеше дә үзе турында уйлый, максатына
ирешергә тели, ләкин гадел булмаган юл белән.
Әләкләүне, башкаларга яла ягуны да булачак ришвәтченең (коррупциянер) беренче
адымнары дияргә мөмкин. Әлегә аны закон бозуда гаепләп булмый, аның өчен җавпка
да тартмыйлар. Ләкин без чара күрергә: алай ярамаганын аңлатырга, кисәтергә,
төшендерергә тиешбез. Укытучыларыбыз бездә шушы сыйфатларны тәрбияләргә тырыша
да инде.
Димәк, кече яшьтән гаиләдә, мәктәптә үк ришвәтчелеккә каршы көрәшне башларга
кирәк. Ришвәтне алмаска гына түгел, бирмәскә дә кирәген төшендерү күпкә
нәтиҗәлерәк булачагына ышанам.
,,Үзеңне
дөрес юлга бастыр! Коррупциягә “Юк!”- диген.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.