Татар телем – иркә
гөлем
Нәҗмиева Гөлнур Фәйзехан кызы
8 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм
әдәбияты укытучысы, Түбән Кама шәһәре
“И
туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...” – дигән бөек Тукаебыз һәм ул
мең тапкыр хаклы. Ни өчен? Чөнки кечкенәдән өйрәнелгән туган тел халык
күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт
алу мөмкинлеге бирә.
Сөйләшүчеләр булмаса, телгә
ихтыяҗ бетеп, ул әйләнештән чыга. Аннан ул үле телгә әйләнеп кала. Кызганычка
каршы, бу чир туган телебез – татар теле яшәешенә дә куркыныч тудыра. Бу
куркынычны тоеп, арабызда бу чиргә каршы көрәшүчеләр дә, үзгәртүне башкалардан
көтеп яшәүчеләр дә бар. Тик кайчакта үзгәрүчеләре дә, үзгәртүчеләре дә үзебез
икәнлеген аңлап бетермибез. Телебез исән-сау булып калсын өчен барыбызга да
тырышырга кирәк. Шушыларны истә тотып, мин тикшерү эше алып барырга булдым.
Татар теле безнең мәктәбебездә,
шәһәребездә, безнең хөкүмәтебездә, радио-телевидение, матбугатыбызда нинди
урынны тота, туган телебез язмышында безнең ролебез нинди? Эзләнү эшемнең
максатлары шулар.
Шуннан чыгып, мин үз эшемдә
түбәндәге бурычларны билгеләдем:
-туган телебездә белем һәм тәрбия бирү ничек тора,
-татар матбугатына күзәтү ясау,
-интернетта телебез язмышына
бәйле материаллар белән танышу,
-галимнәребезнең телебез
хакындагы фикерләренә таяну.
Әдәби
телебездә сөйләү һәм язу практикасында төгәлсезлекләр яшәп килә. Халыкның мең
еллар буена иҗат итеп, кадерләп үстергән бөек тел байлыгына без тиешле саклык
белән карыйбызмы икән?
Бу турыда
сөйләшү, мәкаләләр белән чыгу, телебез һәм тәрҗемә практикасында кимчелекләрне
бетерү өстендә эшләү мөһим.
Бүгенге телдә тискәре күренешләрнең күбесе сүзләрне һәм
әйтелмәләрне, ялгыш куллануга бәйле. Сүзләрне ялгыш куллану – үзе киң төшенчә.
Тел иясе, сөйләгәндә яки язганда, кирәкле мәгънәне төгәл белдерерлек сүз таба
алмыйча, тиешле булмаган тел чарасыннан файдалана, нәтиҗәдә сүз бөтенләй
аңлашылмый.
Буталчыклык, аңлашылмаучылык еш кына ясалма һәм алынма сүз
куллану аркасында килеп чыга.
Ялгышлардан
арыну, тел сафлыгын тиешле дәрәҗәдә тоту өчен, ниләр эшләргә, нинди чаралар
күрергә кирәк икән соң? Минемчә, татар халкының, бигрәк тә яшь буынның, үзаңын
үстерү, милли горурлык булдыру аша туган телгә мәхәббәт тәрбияләү зарур. Бу –
дәүләт күләмендә эшләнәсе әһәмиятле һәм җаваплы эш.
Татар – бик практик халык.
Әгәр дә ул татар теленә ихтыяҗ кимегәнен сизә икән, тиз генә үзенә кирәкле
булганын үзләштерә. Бездә кеше кирәкме, юкмы дип тел белән сатулашырга
күнеккән. Андый караш булырга тиеш түгел. Тел ул – мирас, ата-бабаларыбыздан
калган казаныш. Туган телгә, мәдәнияткә мөнәсәбәтне бишектән үк тәрбияләү
мөһим. Әгәр дә телгә карашыбызны үзгәртмәсәк, ул югала баруын дәвам итәчәк.
Минем уйлавымча, бүген татар
халкы ниндидер бер чик алдында тора. Әгәр без бүген берләшеп, милләт язмышы,
аның киләчәге турында ныгытып уйланмыйбыз икән, безнең хәлләр бик тә мөшкел
булачак.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.