Заман укытучысы.
Заман безнең алга, тагын да катлаулырак, колачлырак
бурычлар куя. Бүгенге көн укытучы алдына түбәндәге таләпләрне куя: “Югары
әхлаклы шәхес тәрбияләргә.Укучыларга төпле белем бирергә, аны физик һәм рухи
яктан әзерләргә, сәләтен искә алып, үзләренә ошаган һөнәр сайларга ярдәм
итәргә.Сәяси, социаль-иктисадый үзгәрешләр кичергән җәмгыятьтә интеллектуаль -
әхлакый шәхес буларак эш итә алучы ирекле бер зат итеп тәрбияләргә”.
Шушы таләпләрдән чыгып һәм шулай ук алда математика
фәненнән БДИ бирәсен истә тотып, укытучы үз алдына югары таләпләр куярга тиеш.
Укытучының максаты, яңа җәмгыять шартларында, асылда, бала
шәхесенең барлык эчке табигый көчләрен хәрәкәткә китерүдән.
Баланы шәхес итеп формалаштыру
җитди, катлаулы һәм озак процесс. Монда төп көчләр мәктәп коллективы һәм ата –
аналар. Гаилә һәм мәктәпнең тәрбия эшендәге теләктәшлеге аларның бер үк
максатка омтылуыннан. Чөнки бала үзенең көндәлек тормышында гаиләдәге,
мәктәптәге, үзе яшәгән мохиттәге традицияләрдән чыгып эш итә һәм әнә шул традицияләрнең,
үзара мөнәсәбәтләрнең нинди булуы аның киләчәк тормышына хәлиткеч йогынты ясый.
Заман укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик
эшчәнлектә иҗадилык—бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу.
Гадәттә яңалыктан өлкәнрәк укытучылар курка. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай
кабул итү өчен, өлкәннәрнең үзләренең дә заман белән бергә атлап баруы мөһим.
Ләкин кайбер тәҗрибәле укытучылар, өлкән яшьтә булуларына да карамастан, һәр
яңалыкны тиз «эләктереп» ала һәм яшь хезмәттәшләренә караганда да җәһәтрәк,
елгыррак була белә. Бу очракта тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса,
яңалыкка омтылу үсеш-үзгәрешне тәэмин итә.
Укучыны мөстәкыйльлеккә өйрәтү генә җитми: ул үзенчә,
үзгәчә фикер йөртергә, өлкәннәр кушканнан чыгып түгел, үз башы белән эш итә
белергә, теләсә нинди үзгәрешкә яраклаша алырга сәләтле булып җитлегергә тиеш.
Болар барысы да укытучыга зур бурычлар йөкли. Бүген укыту һәм тәрбиядә
нәтиҗәлелектурында сүз алып барабыз. Нәтиҗәнең күзгә күренеп торуы, билгеле
булуы шарт. Әйтик, укучы башта тырышып укый, яхшы билгеләр ала; бераздан ул
начар укый башлый. Бу әле укучының башы эшләми дигән сүз түгел. Димәк, баланың
үсешендә бер баскыч югары күтәрелергә тиешле вакытны укытучы күреп ала
белмәгән, аңа аерым игътибар күрсәтмәгән һәм үсешен тәэмин итмәгән. Белемлелек
дәрәҗәсен билге күрсәтми, укучының укырга теләген сүндермәү мөһим. Һәркемнең
мөмкинлеге бертөрле түгел. Иң югары билгеләр алмыйча да, бала үз кысаларында
укуда уңышка ирешергә мөмкин. Әлеге мисал укытучының үз эшенә иҗади якын
килергә тиешлеген тагын бер кат ассызыклый. Балага мәктәп тормышын һәм уку
эшчәнлеген тоемларга өйрәнергә ярдәм итү өчен кайбер таләпләрне истән
чыгармаска кирәк.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.