«Рассмотрено»
Руководитель МО
_____ /______________ /
ФИО
Протокол №____ от
«___» _________ 20 ___г.
|
«Согласовано»
Заместитель директора по УР МБОУ «ДСОШ №1»
_____ /______________ /
ФИО
«___» _________ 20 ___г.
|
«Утверждаю»
Директор МБОУ «ДСОШ №1»
_____ /______________ /
ФИО
Приказ № ______ от
«___» _________ 20 ___г.
|
РАБОЧАЯ ПРОГРАММА
по татарской литературе в 8 в классе
учителя первой квалификационной категории МБОУ
«Джалильская средняя общеобразовательная школа №1
с углубленным изучением отдельных предметов»
Сармановского муниципального района РТ
Вахитовой Лайсан Асафовны
Рассмотрено на
заседании
педагогического
совета протокол №___
от «__»
«__________» 20___г
2015 – 2016 учебный год
Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбенең 8
нче Б сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
(татар төркеме
өчен)
Аңлатма язуы
Эш
программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
1.
Россия Федерациясенең “Мәгариф” турындагы законы. –
2012 ел, 29 нчы декабрь, № 273-ФЗ.
2.
Татарстан Республикасының “Мәгариф” турындагы
законы. – 2013 ел, 22 нче июль, №68.
3.
“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм
Татарстан Республи касында башка телләр турында” ТР Законы. – 2014 ел, 1 нче
июль
4.
ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус
мәктәпләрендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм
әдәбиятын укыту программасы (Казан, «ТКН», 2011 ел)
5.
МББУ “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Җәлил
беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең еллык укыту графигы. – 2015 ел, 29
нчы август, пр.№126.
6.
МББУ “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Җәлил
беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең урта белем бирү буенча төп укыту
программасы. – 2015 ел, 29 нчы август, пр.№127.
7.
МББУ “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Җәлил
беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең укыту планы. – 2015 ел, 29 нчы
август, пр.№125.
8.
Положение о структуре, порядке разработки и утверждения рабочих программ учебных предметов, элективных
курсов, кружков МБОУ «Джалильская средняя общеобразовательная школа с
углубленным изучением отдельных предметов» по предметам (2015 ел, 29 нчы
август, пр.№128) дип аталган локаль акт.
9.
2014 – 2015 нче уку елында урта белем бирү
учреждениеләрендә укыту өчен Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы
тәкъдим иткән һәм раслаган федераль дәреслекләр исемлеге. – 2014 ел, 31 нче
март, пр.№253 (2015 елның август аендагы үзгәрешләр белән).
10.
8 нче сыйныф өчен З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева,
Ә.Н.Хуҗиәхмәтов тарафыннан эшләнгән (Казан, «ТКН», 2011), ТР Мәгариф
министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек
8 нче сыйныфта программада 2 сәгать бирелгән, ләкин 8 нче Б сыйныфында
математика тирәнтен өйрәнелү сәбәпле, мәктәпнең укыту планында татар әдәбияты
дәресләренә программада бирелгән 2 сәгать урынына 1се генә калдырылган. Бу
сыйныфка календарь-тематик план
бәйләнешле сөйләм үстерү, дәрестән тыш уку өчен бирелгән сәгатьләр санын
кыскарту, әсәрләрне уку һәм өйрәнү сәгатьләрен гомумиләштерү исәбеннән 35
сәгать исәбеннән төзелде.
Татар әдәбиятын укытуның төп максатлары һәм
бурычлары:
-
татар әдәбиятының бай тарихын, классик язучыларның
иҗатларын һәм әсәрләрен өйрәнү;
-
иң матур әсәрләргә таянып, рухи байлык дәрәҗәсен
үстерү;
-
укучыда кызыксыну ана теле белән кызыксыну хисен
уяту, белем алуга омтылыш уяту, укучының иҗади сәләтен үстерү;
-
текстны аңлап, сәнгатьле итеп, әдәби тел нормаларын
саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү;
-
татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, театры, сынлы
сәнгате белән таныштыру;
-
күренекле язучылар, аларның әсәрләрен
үзләштерүләренә ирешү;
-
телебезгә, шәхескә ихтирам тәрбияләү.
Эш
программасының эчтәлеге.
№
|
Төп темалар
|
Сәг.
|
Белем һәм күнекмәләр
|
1.
|
Татар халык авыз иҗаты
|
2
|
Халык авыз иҗаты. Бәет. “Сак-Сок”, “Сөембикә”
бәетләре.
|
2.
|
Галиәсгар Камал иҗаты
|
3
|
Тормышы, иҗаты. “Беренче театр” комедиясе.
Комедия жанры
|
3.
|
Татар театры тарихы
|
1
|
Театр тарихы
|
4.
|
С. Волжская, Г. Кариев
иҗатлары
|
2
|
Артистларның тормы юлы, иҗаты
|
5.
|
Гомәр Бәширов иҗаты
|
3
|
“Туган ягым-яшел бишек”. Повесть турында төшенчә.
“Җидегән чишмә” җыры
|
6.
|
Кави Нәҗми иҗаты
|
2
|
Тормышы һәм иҗаты. “Миңлебикә кодагыйның
кайгысы”, “Хәят апа” әсәрләре
|
7.
|
Солтан Габәши иҗаты
|
1
|
Композитор турында белешмә
|
8.
|
Муса Җәлил иҗаты
|
3
|
Тормышы, иҗаты. “Бер үгет”, “Имән”, “Катыйльгә”, “Җырларым”,
“Тик булса иде ирек” шигырьләре
|
9.
|
Б.с.ү. Опера театры
артистлары.
|
1
|
М.Рахманкулова, Г.Кайбицкая турында турында
сөйләшү, җырларын тыңлау
|
10.
|
Харис Якупов иҗаты
|
1
|
Тормышы, иҗаты. “Хөкем алдыннан” картинасы буенча
инша язу
|
11.
|
Габдрахман Әпсәләмов
иҗаты
|
2
|
Тромышы, иҗаты. “Ак чәчәкләр” әсәрен өйрәнү
|
12.
|
Нәби Дәүли иҗаты
|
2
|
Тормышы, иҗаты “Яшәү белән Үлем арасында”
повестен өйрәнү
|
13.
|
Шамил Рәкыйпов иҗаты
|
2
|
Тормышы, иҗаты. “Чәчәкләр сөйли белә” әсәре
|
14.
|
Шәүкәт Галиев иҗаты
|
2
|
Тормышы, иҗаты. “Әткәйгә хат” поэмасы
|
15.
|
Ринат Мөхәммәдиев иҗаты
|
2
|
Тормышы, иҗаты. “Беренче умырзая” повесте
|
16.
|
Милли йолалар
|
1
|
Татар халкының йолалары. “Каз өмәсе” йоласы
|
17.
|
Язучылар иҗаты буенча
тест
|
1
|
Тест биремнәрен үтәү
|
18.
|
Бәйләнешле сөйләмне
үстерү
|
3
|
“Г.Камал ис. театр”, “Кеше булу кыен түгел,
кешелекле булу кыен”, “Син батырлыкны ничек аңлыйсың?”
|
19.
|
Йомгаклау
|
1
|
|
Укучыларның
әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
сүз сәнгатенең
образлы табигате;
өйрәнгән әдәби
әсәрнең эчтәлеге;
татар халык авыз иҗаты жанрларыннан бәеткә
мисаллар китереп, аларга аңлатма бирә белү;
классик әдипләрнең
тормыш һәм иҗат юлларының төп факторлары;
өйрәнгән
әдәби-теоретик төшенчәләр;
әдәби текстны
кабул итү һәм анализлау;
әдәби текстның
мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү;
әдәби әсәрнең
төрен һәм жанрын ачыклау;
укыган әсәрнең
темасын, проблемасын, идеясын ачыклау;
геройларга
характеристика бирү;
сюжет, композиция
үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;
әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;
автор позициясен
ачыклау;
укыганга үзеңнең
мөнәсәбәтеңне белдерү;
әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;
кабатлап сөйләүнең
төрләреннән файдалану;
өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерне белдерү;
укыган әсәр буенча
фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү;
укыган әсәрләргә
бәяләмә (отзыв) язу;
татар әдәби
теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле
текст төзү;
эстетик зәвыкка
туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;
аерым автор, аның
әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, интернет
чаралары һ.б. аша эзләү.
Укуны бәяләү.
Укучыларның 1 минутка уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә:
Сыйныф
|
Иҗек
саны
|
Сүз
саны
|
Искәрмә. Эчтән уку
тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 8-9 нче классларда – 40-50 процентка
югарырак була
Уку барышында үтәлергә тиешле фонетик,
орфоэпик, пунктуацион, грамматик таләпләрнең үтәлешенә нигезләнеп,
бәяләр куелырга мөмкин.
№
|
Таләпләр
|
Билге
|
1.
|
Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр
(текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:
-
фонетик үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш
үзенчәлекләре) дөрес бирелсә;
-
татар әдәби теленең орфоэпик нормалары (сүзнең
язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре) сакланса;
-
җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә
(сүзләр – иҗекләргә, җөмлә - сүз тезмәләре һәм сүзләргә, мәгънәле кисәкләргә)
дөрес бүленсә;
-
тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы
һәм логик басым дөрес укылса яисә куелса,
-
интонацион яктан тексттагы җөмләләр дөрес тавыш
белән укылса;
Укытучының текст
эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә;
|
“5”ле
билгесе куела.
|
2.
|
Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст)
тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик
үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:
-
кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш
үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә;
-
сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар
булса;
-
җөмләне укыганда, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек
җибәрелсә;
Укытучының сорауларына төгәл җавап бирелсә;
|
“4”ле
билгесе куела.
|
3.
|
Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку
барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата җибәрелсә;
Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә
бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә;
Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән
җавапларда төгәлсезлекләр булса;
|
“3”ле
билгесе куела.
|
4.
|
Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса;
Уку барышында үтелгән орфограммаларда
төгәлсезлекләр күп кабатланса;
Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик,
интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа;
Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга
өлешчә генә җавап алынганда.
|
“2”ле
билгесе куела.
|
Сочинениене
бәяләү
1.
Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик
ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле
куела. (Бер орфографик яисә ике
пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)
2.
Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил
булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә
бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле
куела.
3. Эчтәлекне бирүдә җитди
ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр
булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион
(грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм
хатасы булса, «3» ле куела.
4.
Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса,
сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст
кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр
дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә
дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле
куела.
Укыту-методик
комплекты
1. Программа: Рус мәктәбендә укучы татар
балаларына ана телен һәм әдәбиятын укыту программасы. (1-11 сыйныфлар) К.:
“ТКН” н-ты, 2011.
2. Дәреслек: З.Н.Хәбибуллина,
Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. Татар әдәбияты. Казан, “ТКН” нәшрияты, 2011
3. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Т.Ш.
Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. К.: “Мәгариф” нәш-ты, 2004
4. Д.Ф.Заһидуллина,
М.И.Ибраһимов, В.Р.Әмине-
ва. Әдәби әсәргә
анализ ясау. К.:Мәгариф нәшрияты, 2005
5. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. К.: ТКН,
2000.
6. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә
бәйләнешле сөйләм үстерү. К.:. Мәгариф, 2007.
7. «Мәгариф», “Мәйдан” журналлары,
“Мәгърифәт”
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.