Дәрес этаплары
Дәрес этабының максаты
|
Укытучы эшчәнлеге
|
Укучы эшчәнлеге
|
Универсаль
уку гамәлләре (УУГ)
ШУУГ
–шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре
РУУГ-
регулятив универсаль уку гамәлләре
ТБУУГ-
танып белү универсаль уку гамәлләре
КУУГ-
коммуникатив универсаль уку гамәлләре
|
Оештыру,мотивация.
Эшкә
кызыксыну тудыру.
Укытучы
өчен максат:
психологик
уңай халәт барлыкка китерү
|
Балаларда
яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.
-Исәнмесез,
балалар!
-Хәерле
көн, балалар!
-Кәефләрегез
ничек?
- Шушы
күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.
-иң
беренче, без белергә тиешле кагыйдәләрне искә төшереп алыйк. Аларны экранда
күрәсез.
- тулы
җөмләләр белән сөйлә
-кеше
фикерен кабатлама, үз фикереңне әйт
-игътибар
белән тыңла, бүлдермә
-
Укучылар, дәрестә кем дежур икән?
Дежур
укучы белән әңгәмә.
|
-Исәнмесез-саумысез!
-Имин
үтсен көнебез!
-Иртәнге
кояш кебек!
Тукай
телен, анам телен
Өйрәнергә
дип килдек.
Сорауларга
җавап бирәләр.
|
КУУГ:
классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү
ШУУГ:
үзмаксат кую
РУУГ:
уку мәсьәләсен кабул итү;
ТБУУГ:Үз
фикереңне формалаштыра белү.
|
Актуальләштерү.
Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру
Укытучы
өчен максат:
Фигыль
турындагы белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру
Укучылар
өчен максат:хикәя фигыльләрне аңлата алу.
|
Өй эшен
тикшерү.
-
укучылар, үткән дәрестә нинди теманы өйрәнгән идек.
- хикәя
фигыльләр.
- хикәя
фигыльләр нәрсәне белдерә, нинди сорауларга җавап бирә?
-Нәрсә
белән төрләнә?
-Бу
сорауларга җавап бирү өчен мин сезгә карточкалар таратам.Карточкаларда
язылган җөмләләрдән хикәя фигыльләрне табарга, зат-санын билгеләргә,
кушымчалар ялгану тәртибен аңлатырга.
Укучылар
чыгышын тыңлау.
|
Укучылар
бер-берсенең җавапларын тыңлыйлар, бәялиләр, чагыштыралар.
Сорауларга
җавап бирәләр.
Эшләргә
анализ ясыйлар, төркем эчендә нәтиҗә чыгаралар.
|
ТБУУГ:
хикәя фигыльләрнең төп билгеләрен аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру
РУУГ:
кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу
КУУГ:
тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу
ШУУГ:
мөстәкыйль фикер
йөртү
|
Уку
мәсьәләсен кую
Укытучы
өчен максат:
яңа
белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү
Укучылар
өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын,
максатын билгели белү
Уку
мәсьәләсен кую
|
1.Мин,укучылар,
сезгә мәкальләр алып килдем. Слайд.
Яшьлектә
белгән — ташка язган,
Картайгач
белгән — бозга язган.
Әрсез
кулым эшләде,
Әрле
битем оялды.
Бу
мәкальдәге белгән, язган, эшләде, оялды фигыльләренә сораулар куегыз әле?
Нишләгән?
Нишләде?
-Ничек
уйлыйсыз, бу фигыльләр эшнең кайчан үтәлүен белдерәләр?
- алар
сөйләп торган вакыттан алда булган эш-хәлләрнең
үтәлүен белдерәләр.
-Димәк,
дәресебезнең темасы нинди?
-үткән
заман хикәя фигыльләр.
-
Дәресебезнең максаты нинди?
- үткән
заман хикәя фигыльләрнең ясалышын, зат-сан белән төрләнешен, җөмләдә
кулланылышын өйрәнәбез.
Модель.
Үткән заман хикәя фигыльләр.
|
Сорауларга
җавап бирәләр.
Нәтиҗә
чыгаралар.
|
ТБУУГ:
танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую
РУУГ:
кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу
КУУГ:
коллектив фикер алышуда катнашу
ШУУГ:
мөстәкыйль фикер
йөртү
|
Танып-белү
эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.
Яңа
белемнәрне куллана белүне тикшерү.
|
I.Уку
мәсьәләсен чишү. Слайд.
(дәреслектәге
104 нче биттәге кагыйдәне укыйлар, бер-берсенә сөйлиләр, хор белән әйтәләр)
Нәтиҗә.Үткән
заман х.ф. Нишләгән? Нишләмәгән? Нишләде? Нишләмәде сорауларына җавап була.
Модель. Үткән
заман х.ф. Нишләгән? Нишләмәгән? Нишләде? Нишләмәде сорауларына җавап була
Үзбәя.
Дәфтәрләрне
ачабыз.Бүгенге числоны, мәкальләрне язып куябыз. Бу мәкальләрне
ничек аңлыйсыз?
Слайд.
Яшьлектә
белгән — ташка язган,
Картайгач
белгән — бозга язган.
Әрсез
кулым эшләде,
Әрле
битем оялды.
1 эш.Карточкалар буенча парларда эш ( бер ручка белән
эшләргә). Фигыльләргә үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын өстәп язарсыз.
Укучыларның
җавапларын тыңлау.Слайд.
Модель.
Билгеле
төре
-ды,
-де; -ты, -те, -
Билгесез
төре
ган,
-гән, -кан, -кән
кушымчалары
Үзбәя.
2 нче
эш.Индивидуаль эш.
Укучылар
җавабын тыңлау.
Тикшерү.
Мин
укыдым, укыганмын
Син
укыдың, укыгансың
Ул укыды,
укыган
Күплек санда
Без
укыдык, укыганбыз
Сез
укыдыгыз, укыгансыз
Алар
укыдылар, укыганнар
Нәтиҗә. Үткән
заман хикәя фигыльләр зат-сан белән төрләнә.
Модель. Зат-сан
белән төрләнә.
Үзбәя.
|
Нәтиҗәне
дәреслектәге кагыйдә белән чагыштыралар
Дәфтәрләренә
числоны, дәреснең темасын яздыру.
Мәкальләрне
язалар, мәгънәсен аңлаталр.
-Мәктәптә
тырышып укырга кирәк, бала чакта алган белем ныклы була.
Уйламыйча
ашыгып эшләгән эшләрең өчен соңыннан үкенерлек булмасын.
Дөрес
вариант буенча бер-берсенең эшен тикшерәләр.
Үткән
заман хикәя фигыльләр алдыннан кирәкле зат алмашлыкларын куеп язалар.
Бер-берсенең
эшен тикшерәләр.
Нәтиҗә
чыгаралар.
|
ТБУУГ:
уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне
аерып
алу нигезендә
кагыйдә
формалаштыру
КУУГ: үз
фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү
РУУГ:
үз эшчәнлегеңне контрольгә алу
ШУУГ:
мөстәкыйль фикер йөртү
|
Физминут
|
Билгеле үткән заман хикәя фигыльләргә
чүгәлисез, билгесез үткән заман хикәя фигыльләргә кул чабасыз.
|
|
|
Яңа
белемнәрне ныгыту
Укытучы
өчен максат:
белемнәрне
күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру
Укучылар
өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек ярдәмендә камилләштерү
|
3 нче
эш.
Дәреслек белән эш. 142нче күнегү.Фигыльләрнең заманнарын, зат-санын язу (
тактада эшләү)
Укучыларның
җавабын тыңлау.
Тикшерү.Тактадагы
хаталарны төзәтү.
Нәтиҗә. Үткән
заман хикәя фигыльләрнең барлык һәм юклык формасы бар.Слайд .
Модель.
Барлык
формасы
(
куш.юк)
Юклык
формасы
(-ма,
-мә;)
Үзбәя.
4 нче эш.Слайд. “Кем тизрәк яза?” уены.
Нокталар урынына кирәкле кушымчаларны беренче булып тапкан укучы җиңүче була.
Тикшерү.Укучыларның җавабын тыңлау.
Нәтиҗә.
Моделе. Берлек һәм күплек санда килә
Үзбәя.
|
Укучылар
тактада эшлиләр. Үз эшләрен бәялиләр.
Үткән заман хикәя фигыльләр кулланып, җөмләләр
төзеп язалар.
|
РУУГ:
үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү
ШУУГ:
күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү
ТБУУГ:
слайдка карап танып белү эшчәнлеген үстерү
КУУГ:
мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең
гамәлләрен бәяләү
|
Яңа
белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү
Укытучы
өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру
Укучылар
өчен максат: фигыль турында алган белемнәрен практик
куллана белү
|
5 нче эш. БДИ га әзерләнү. В вариантын эшләү.
1.Урамда яз. 2.Кояшлы. 3. Тик көннәр салкын
булды. 4.Көннәр салкын булса да, балалар җиңелчә киенгән. 5. Яз сиздермичә
килгән.
В1. 3
нче җөмләдән фигыльне табып, заманын күрсәт.
В2. 5
нче җөмләдәге фигыльнең зат-санын билгеләп яз.
В3.4
нче җөмләдәге фигыльне юклык формасына куярга.
Тикшерү.
Нәтиҗә .
Модель буенча сөйләргә.
|
Укучылар
мөстәкыйль эшлиләр. Үз эшләрен бәялиләр. Экрандагы җавап белән тикшерәләр.
|
ШУГГ: үз
мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау
ТБУУГ:
фикерләүдә логик чылбыр төзү
РУУГ:
эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү
КУУГ:
күршең белән хезмәттәшлек итү
|
Уку
эшчәнлеген йомгаклау.
Укытучы
өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә
перспектива билгеләү
Укучылар
өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен
аңлау, аларны киләчәктә куллана белү
Укытучы
өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату
Укучылар
өчен максат: өй эшен дөрес башкару
|
V. Рефлексия.
-Дәрес сезгә ошадымы?
-Дәрестә алган белемнәрегез тормышта кирәк
булачакмы? Ничек уйлыйсыз?
Үзбәя.Бүгенге
дәрестә “ 5” ле алучылар басалар.Ни өчен “5” ле куйдың.
“4” ле алучылар басалар. Ни өчен “4” ле куйдың?
Ни өчен “3” ле куйдың?
VI.Өй эше.
1.141 нче күнегү
2.Уку китабыннан 5 җөмлә язып алырга.
|
Сорауларга
җавап бирәләр.
Өй эшен
язалар.
|
ШУУГ: үз
уңышларың уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү
РУУГ: үз
эшчәнлегеңне контрольгә алу
КУУГ:
Фикерне дөрес итеп әйтә белү.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.