Инфоурок Начальные классы КонспектыТатар теле 3 нче класс "Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше"

Татар теле 3 нче класс "Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше"

Скачать материал

 

Әгерҗе районы Кадыбаш урта гомумбелем бирү мәктәбенең  1нче категорияле башлангыч сыйныф  укытучысы  Ямалиева Тәнзилә Таһир кызы.

3 нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Дәреснең темасы.     Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.

Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты - Укучыларның фигыль темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен ныгыту, фигыльләрне зат-сан белән төрләндерергә өйрәтү, башка сүз төркемнәреннән аеру, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3. Тәрбияви максат - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

ТБУУГ: үзенә кирәкле информацияне таба белү; анализлый һәм информацияне бәяли белү.

ШУУГ:үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ булдыру.

РУУГ:укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләр арасында бәйләнеш булдыру.

  КУУГ:фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар,  татар теле дәреслеге.

Дәреснең тибы. Яңа төшенчәләр формалаштыру дәресе.

 

                              

 

 

 

 

 

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

Укытучы: хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез , бер-беребез белән елмаеп исәнләшик. Гәүдәләрне туры итеп куеп, дөрес итеп утырыгыз.

 Укучылар, дәресне  халкыбызның бик мәгънәле бер әйтеме белән  башлыйсым килә. (1 нче слайд) 

“Тел дигән дәрья бар, 
Төбендә энҗе - мәрҗән бар. 
Белгәннәр чумып алыр, 
Белмәгәннәр коры калыр.” 
- Мин дә сезне, белем дәрьясына чумып, андагы хәзинәне табарга чакырам. Барыгыз да әзерме?
II. Актуальләштерү.

1. “Кем  күбрәк? ” уены

2. Матур язу күнегүе. Үрнәк буенча язу. (2 нче слайд)

3. ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН

-Ә хәзер Фонетик күнегү эшләп алыйк. Мин сезгә сораулар бирәм сез  сорауларга торып басып җавап бирерсез.

- Кемнең әтисенең исеме Ф хәрефеннән башлана?

- Кемнең фамилиясе И хәрефеннән башлана?

- Кемнең исемендә Г хәрефе бар?

- Кемнең бабасының исемендә Ы хәрефе бар?

- Кемнең исемендә Л хәрефе бар?

- Кемнең  исемендә ь хәрефе бар?

-Нинди сүз килеп чыкты? -  Фигыль (3 нче слайд)

Укытучы: Укучылар  без узган дәресләрдә нәрсә турында өйрәндек?

Укучы: Без фигыль темасын өйрәндек.

Укытучы:Фигыльләр турында сез нәрсәләр беләсез? Фигыльнең моделен төзик әле.  Игътибар белән тактага карыйбыз, андагы сорауларга сез бергәләп җавап табарсыз һәм схема төзерсез. (4 нче слайд). (Төркемнән бер укучы җавап бирә).

      - Фигыль нинди сүз төркеме?

      - Нинди сорауларга җавап бирә?

      - Җөмләдә нәрсә булып килә?

      - Нинди төрләре була?

      - Нәрсә белән төрләнә?

     Менә бу сорауга без бүгенге дәрестә җавап табарбыз.

III. Яңа теманы аңлату.

1. Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешен аңлату. (5 нче слайд)

Язам                                язабыз

Язасың                            язасыз

Яза                                  язалар

-       Фигыльләргә игътибар итегез әле, алар ничек үзгәргән?

(-яз фигыле төрлечә кулланылган)

-Бу төрләнеш фигыльнең зат-сан белән төрләнеше дип атала.

-Ни өчен  зат? Шәхес, кеше: сөйләүче зат, тыңлаучы зат.

- Фигыльнең затын ничек аерып була соң? Бу бер дә авыр түгел, тактага карыйк. Кагыйдәне укыйбыз. (6 нчы слайд)

- Язам фигыле нинди зат белән кулланылган? (мин)

- Язасың фигыле? (Син),

- Яза фигыле? ( ул)

- Бу фигыльләр нинди санда төрләнде? (берлек санда)

-       Язабыз фигыле нинди зат белән кулланыла? ( без)

-       Язасыз фигыле? (сез), язалар фигыле? (алар)

-       Бу фигыльләр нинди санда төрләнде? (күплек санда)

-  Димәк нинди нәтиҗә чыгарабыз. (8 нче слайд)

- Фигыльләр зат-сан белән төрләнә

2.- Ә хәзер әйдәгез бергәп эшлә фигылен зат-сан белән төрләндерик.

Мин эшлим                Без эшлибез

Син эшлисең              Сез эшлисез

Ул эшли                     Алар эшлиләр     

3. МИКС ПЭА ШЭА.(фигыльне зат-сан белән төрләндерү Музыка астында йөриләр, пар табалар.

-       Сөйлә фигылен зат-сан белән төрләндерегез. Кем озынрак шул кеше җавап бирә.

-       Кисә фигылен зат-сан белән төрләндерегез. Кем кыскарак шул җавап бирә.

4. Дәфтәрдә карточка буенча эш.

  Җөмләдә ия белән хәбәрне табарга, фигыльләрең зат-санын билгеләргә.

   Мин әбигә хат язам.

  Алар бик тату уйнадылар. 

  Ул урманда  керпе күрде.

5. КОНЭРС.  (затларны аеру)

-Почмак уены уйнап алабыз. Үзегезгә почмаклар сайлагыз.

I зат                    укыйм                       уйныйбыз                       

II зат                    көрисең                     карыйсыз

III зат                    ясады                        шудылар

-       Шул сүзләр белән җөмләләр төзегез.

     6. РАУНД ТЭЙБЛ. (зат-сан кушымчаларын белү)

-   Укучылар бер карточка өстендә әйләнә буенча тиешле кушымчаларны куялар. Бер укучы басып укый.

1. Мин чаба...                                  Без чаба...

   Син  чаба....                                 Сез чаба...

   Ул чаба ....                                   Алар чаба....

2. Мин сикерә...                               Без сикерә...

    Син  сикерә....                              Сез сикерә...

    Ул  сикерә ....                               Алар сикерә....

   7. МИКС-ФРИЗ-ГРУП.

 Музыка астында укучылар йөриләр, укытучы сорау биргәч берләшәләр.

-       Берлек санда ничә зат? (3)

-       Затлар ничә санга бүленә? (2)

-       Ничә зат-сан бар? (6)

-       Күплек санда ничә зат бар? (3)

8.Тест элшәү. Мөстәкыйль эш. Бергәләп җавапларны тикшерү.

Йомгаклау. Рефлексия.

Укытучы: Димәк, бүгенге дәрестә  нәрсәгә өйрәндек?

-       Фигыльләр нәрсә белән төрләнәләр икән? (зат-сан)

Өй эше бирү. 147 нче күнегү, 83 бит. Фигыльләрне табарга.

-Укучылар, бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде?

-Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя?

-Тырышлык булса, уңышлар да булыр!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Татар теле 3 нче класс "Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инструктор по футболу

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 669 347 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 14.02.2017 4469
    • DOCX 109 кбайт
    • 97 скачиваний
    • Рейтинг: 1 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ямалиева Танзиля Тагировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ямалиева Танзиля Тагировна
    Ямалиева Танзиля Тагировна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 9792
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Стратегия формирования навыков смыслового чтения у младших школьников в условиях реализации ФГОС НОО

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 143 человека из 40 регионов
  • Этот курс уже прошли 830 человек

Курс повышения квалификации

Развитие предметных навыков при подготовке младших школьников к олимпиадам по математике

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 45 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 101 человек

Курс повышения квалификации

Каллиграфия. Искусство красивого почерка

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1490 человек из 84 регионов
  • Этот курс уже прошли 4 817 человек

Мини-курс

Современные тенденции в искусстве: от постмодернизма до поп-культуры

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 30 человек из 16 регионов
  • Этот курс уже прошли 13 человек

Мини-курс

Управление проектами и стоимостная оценка в современном бизнесе

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стратегии маркетинга и продаж в B2B

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе