Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Татар теле "Сан темасын кабатлау"

Татар теле "Сан темасын кабатлау"



Осталось всего 2 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:













Сан темасын кабатлау

(6нчы сыйныфта татар теленнән уен- дәрес)














Үткәрде: Мөхетдинова Резеда Фәвис кызы,

Лениногорск шәһәре 3нче урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы











Дәреснең темасы: “Сан” темасын кабатлау .

Дәреснең максатлары:

1.“Сан” темасы буенча үтелгән материалны(саннарның ясалышын, төркемчәләрен,саннарның җөмләдә кулланылышын,морфологик анализ тәртибен) гомумиләштереп кабатлау һәм укучыларда аларны гамәлдә дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту.

2. “Сан” сүз төркеме буенча үтелгән материалның үзләштерелүен ачыклау. Балаларның фикерләү сәләтен арттыру, сөйләмен үстерү.

3.Сәламәтлекне саклау мәсьәләсенең әһәмиятлегенә укучыларның игътибарын юнәлтү. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Дәреснең тибы: кабатлау һәм белемнәрне системага салу дәресе.

Дәрес формасы: уен-дәрес

Дәрес методы: өлешчә эзләнү

Җиһазлау: һәр укучыга визиткалар, Б.М.Мифтаховның “6 нчы сыйныфта татар теле дәресләре”- укытучылар өчен методик кулланма,татар теле дәреслеге,мультимедиа проекторы, компьютер, сәламәтлек сүзе язылган “пиастрлар”.

Дәрес планы:

I. 1. Дәрескә хәзерлек, уңай халәт булдыру.

2. Укучыларны барлау.

3. Дәреснең темасы, максаты, шул максатка ирешү юллары белән таныштыру.

II. 1Сан - мөстәкыйль сүз төркеме.

2. Саннарның төркемчәләрен кабатлау.

3. Саннарның ясалышын кабатлау.

5. Саннарның җөмләдәге функциясен кабатлау.

6. Саннарга морфологик анализ ясауны кабатлау.

III. 1.Сан сүз төркеме турында гомумиләштереп, нәтиҗә ясау.

2. Белемнәрне бәяләү, йомгак.


Дәрес барышы:

  1. 1. – Исәнмесез, укучылар!

  • Исәнмесез!

  • Хәерле иртәләр сезгә, көннәрегез имин утсен!

2. Укучыларны барлау.

II. Укучылар, ә сез беләсезме икән, кешеләр йоклаганда искитәрлек хәлләр була.Мәсәлән,иң гади балалар уенчыкларына җан керә.Алар үзләрен төрлечә тоталар:курчаклар беркайчан да бер-берсе белән атышмыйлар,ә пиратлар кызлы-әниле уйнамыйлар.Ә квартирада төнлә нинди хәлләр булуы балаларның нәрсә белән уйнавыннан тора.

Бер квартирда кечкенә малай конструкторлар белән уйнарга яраткан.Бигрәк тә пиратлар белән.

Шулай бер көн пиратлар төнлә белән бер утрау кырына килеп туктаганнар.Корабльдән төшүгә бер карта табып алганнар.Картада утрауның исеме дә күрсәтелмәгән, әмма бик зур хәзинә барлыгы турында,анда ничек барырга кирәклеге турында аңлатып язылган.Һәрбер алдагы юлны билгеләү өчен пиратларга картадагы биремнәрне үтәргә кирәк булган.

Билгеле инде, биремнәрне үтәр өчен бик күп белем кирәк,ә безнең пиратлар эшләргә,укырга бер дә яратмаганнар.Ә утрауның исемен беләсе,хәзинәне табасылары,анда нәрсә яшеренгәнен беләселәре килгән.Шуңа күрә дә алар ярдәм сорап безгә мөрәҗәгать иттеләр,хәзинәне бүлешергә вәгъдә иттеләр.Булышабызмы аларга? Һәрбер дөрес җавап өчен алар безгә берничә пиастр бирәләр.

Безгә иң беренче утрауның исемен белергә кирәк икән.Әйдәгез, тыңлыйк әле аларны.Игътибар белән тыңлагыз.

(видеоязмада пиратлар булып киенгән укучылар сораулар бирәләр:

1 укучы предметның санын, исәбен белдерә

2 укучы ничә?күпме? никадәр? ничәнче? ничәү? сорауларына җавап бирә

3 укучы исемне ачыклый

1 укучы җөмләдә аергыч, хәбәр, хәл, тәмамлык,ия булып килә

2 укучы сорау: бу сүз төркеме ничек атала?)

- Дөрес,укучылар,бу сүз төркеме “Сан” дип атала.Утрауның исемен дә белдек: ”Сан”икән.Пиратлар безгә моның өчен бер пиастр бирәләр.Афәрин!

-Укучылар,бүгенге дәресебездә без ”Сан” темасы буенча үтелгән материалны(саннарның ясалышын, төркемчәләрен,саннарның җөмләдә кулланылышын,морфологик анализ тәртибен) гомумиләштереп кабатларбыз, күнегүләр ярдәмендә ныгытырбыз.Дәфтәрләрне ачып,число языйк.

  • Юлыбызны дәвам итәбез.Пиратларыбызны тыңлыйк.

(видеоязмада пиратлар булып киенгән укучылар сорау бирәләр:

Хәзинәләр утыз сигез попугай утравында яшерелгән.Беренче яшерелгән урын Маймыллар бухтасындагы зур таш янында.Ул пальма агачындагы кош оясында , шунда беренче ачкычны да табып була.

Бирелгән җөмләләрдән саннарны саналмышлары белән язып алырга.)

Саналмышның билгеләмәсе искә төшерелә,бирем үтәлә.Укучылар дәфтәрләрендә эшлиләр,дөрес үтәлгәнлеге тикшерелә.Молодцы! Без тагын бер пиастр алабыз.

-Юлыбызны дәвам итәбез.Алдагы биремне тыңлыйбыз.

(видеоязмада пиратлар булып киенгән укучылар сорау бирәләр:

Бу бирем бик авыр.Сезгә диңгез төбеннән унсигез минут эчендә бер мең ике йөз алтмыш өч энҗе-мәрҗән җыеп, ике кабилә арасында бүләргә кирәк.Моның өчен биш-алты кешедән торган төркемнәргә бүленегез.Җыеп бетерү белән, кабилә башлыкларына калган ачкычлар артыннан йөгерегез.

Бирем: шушы язганнардан саннарны табып,ясалышын билгеләргә.)

Укучылар саннарны гына язып алып, ясалышы буенча нинди икәнен язалар.Күнегүнең дөрес үтәлгәнлеге тикшерелә.

- Булдырдык! Без бу бирем өчен ике пиастр алабыз. Юлыбызны дәвам итәбез.Алдагы биремне тыңлыйбыз.

(видеоязмада пиратлар булып киенгән укучылар сорау бирәләр:

Өченче көннең таңында сез нәкъ унөч минут һәм унике секунд көнчыгышка таба йөзегез.Аз гына да арттырмагыз!Һәрвакыт крокодиллар йөзә торган елганы күрерсез.Сезгә аларның аркаларына басып ярның икенче ягына чыгарга, ачкыч салынган мичкәне эләктереп, кире бу якка чыгарга.Мичкәдә өченче ачкыч.

Бирем: саннарны табып,рим цифрлары белән язарга.)

Укучылар тактада язалар. Булдырдыгыз! Без бу бирем өчен ике пиастр алабыз. Пиратларыбыз ардылар,ял итеп алыйк.(Музыка куела.Укытучы әйтеп тора,укучылар ул әйткәнне эшләп торалар:

1.Бинокльдән карыйбыз.

2.Кояшка күтәрелеп карыйбыз,күзләр чагыла,ныгытып йомабыз,тагын карыйбыз , йомабыз.

3.Мачтага үрмәләп менәбез.

4. Җил тынды,җилкәннәрне җил белән тутырырга кирәк- бар көчкә өрәбез.

5. Корабльдә һәрвакыт чиста булырга тиеш – идәннәрне юабыз.

6.Ял вакытында матрослар чүгәләп-чүгәләп күңелле итеп бииләр

7.Якорьны тартып менгерәбез,алга таба хәзинәләр артыннан йөзәбез.

-Юлыбызны дәвам итәбез.Алдагы биремне тыңлыйбыз.

(видеоязмада пиратлар булып киенгән укучылар сорау бирәләр:

Алга таба юлны көнчыгышка дәвам итегез.Икенче шарлавыкны күргәч,туктагыз.Ярга бишәүләп ачкыч алырга төшегез.Моның өчен икәвегез эленмәле күпер янында калыгыз,ә өчәү күпернең уртасына кереп,биш-алты каешны бергә бәйләп,берегезне тау куышына кадәр төшерегез.Мәгарәнең уң ягында сандыклар торыр.Берәр сандык эләктереп корабльгә чабыгыз.

Бирем: саннарның төркемчәләрен һәм нинди җөмлә кисәге булуларын билгеләгез.) Телдән?!

Укучылар дәфтәрдә эшлиләр.

-Афәрин! Без бу бирем өчен ике пиастр алабыз. Юлыбызны дәвам итәбез.Алдагы биремне тыңлыйбыз.

(видеоязмада пиратлар булып киенгән укучылар сорау бирәләр:

Алдагы яшерелгән урынны алты маймыл һәм өчләп буар елан саклый.Ул җимерелгән маякта.

Бирем:саннарны табып морфологик анализ ясарга.)

Ике укучы тактада ясый,калганнар рәтләргә бүленеп дәфтәрләрдә.

-Афәрин! Без бу бирем өчен ике пиастр алабыз.Хәзинәне белү өчен кирәк булган ачкычларны җыйдык инде.Ачкычларны әйләндереп карыйк әле,анда нәрсәдер язылган.Сүз төзеп карыйк инде,нинди сүз чыгар?Пиратлар нинди хәзинә эзләде икән?

С Ә Л А М Ә Т Л Е К сүзе килеп чыга.

- Укучылар ,әйтегез әле,ни өчен сәламәтлекне иң зур байлык, хәзинә дип әйтәләр икән? Сәламәтлекне акчага сатып алып буламы?

-Сәламәт булу өчен сез нәрсәләр эшлисез?

-Димәк, сәламәт булу өчен һәркем тырышырга тиеш.Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы тукланырга кирәк.Ашый торган ризыкта витаминнар булуы бик мөһим.Шуңа күрә ит тә,сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә,җиләк-җимеш тә ашарга тиеш.

Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга,өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәләрне даими чиста тотарга һәм җилләтергә, атнага 2-3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә,саф һавада күбрәк булырга кирәк.Үзеңне чыныктыру да мөһим эш булып санала.Мәсәлән, салкын су белән коену бик файдалы.

Кышын да,җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерә.Җәен су коенырга,йөзәргә,көймәдә йөрергә,урманга барырга,футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин.Ә кышын тимераякта,чаңгыда чанада шуу, хоккей уйнау бик файдалы.

Сәламәтлек – зур байлык ул.Сәламәт тәндә - сәламәт акыл,диләр.

- Инде дәресебезгә йомгак ясыйк.Без бүгенге дәресебездә нәрсә турында сөйләштек, нәрсәләр белдек? Иң зур байлыкны табу өчен нинди юллар үттек?

- Сез бүген дәрестә бик актив булдыгыз.Рәхмәт.(билгеләр кую)

- Өй эше: 1рәт (көчле укучылар) - әдәби әсәрдән санның һәрбер төркемчәсенә мисаллар табарга һәм дәфтәргә язып килергә.

2 рәт (уртача укучылар) - әдәбият дәреслегеннән сан кергән ике җөмлә язып алып , ул саннарга морфологик анализ ясарга.

3 рәт - саннар кергән мәкальләр язып килергә.


- Дәресебез тәмам.Барыгызга да рәхмәт.





57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 03.03.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров209
Номер материала ДВ-500927
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх