Укытучы
|
Хамидуллина Фирдинә
Мансур кызы
|
Предмет
|
Татар теле-6 нчы сыйныф
|
Тема
|
Билгеле үткән заман
фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше
|
Максат
|
1) Билгеле үткән заман
фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше белән таныштыру, кушымчаларын өйрәнү,
күнегүләр белән ныгыту.
2) Билгеле үткән заман
фигыльләрне күнегүләрдә дөрес итеп куллану.
3)Дәрестә дустыңа карата
ярдәмлек хисләре тәрбияләү, сөйләм телен үстерү.
|
Планлаштырылган
нәтиҗәләр
|
Шәхси:
Төркемнәрдә эшләгәндә, бер-берсенә
игътибарлы булырга өйрәтү, җаваплылык хисе тәрбияләү.
Метапредмет: Әдәбияттан күренекле
шәхесләр буенча җөмләләр төзү;
Танып-белү: Дөньяга карашны киңәйтү;
Кирәкле
информацияне эзләп табу;
Уй-фикерне
язма һәм әйтмә формада аңлап һәм ирекле оештыру;
Коммуникатив:
Аралашу
максатына һәм шартларына туры китереп, үз фикереңне җитәрлек дәрәҗәдә тулы
һәм төгәл итеп әйтә белү; ана теле грамматикасының, синтаксисының нормаларына
туры китереп җөмләләр һәм хикәя төзү осталыгына ия булу;
Регулятив:
Билгеле
һәм билгеле булмаганны чагыштырып, хәл ителергә тиешле уку бурычын кую.
Бирелгән
үрнәктән тайпылыш һәм аермалык булу-булмавын ачыклау өчен, эш алымын һәм аның
нәтиҗәсен бирелгән эталон-үрнәк белән чагыштыру
Предмет:
Өйрәнелгән билгеле үткән
заман фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллану
|
Дәреснең тибы
|
Яңа белемнәрне үзләштерү
дәресе
|
Төп төшенчәләр
|
Билгеле үткән заман фигыльләр, зат-санда төрләнешен күзәтү
|
Предметара бәйләнеш
|
Әдәбият
|
Эшне оештыру
|
Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль.
|
Чыганаклар
|
Дәреслек, сүзлекләр, эш
дәфтәрләре, презентация
|
Җиһазлау
|
Экран,
ноутбук, карточкалар
|
|
|
Дәрес
этаплары
|
Укытучы
эшчәнлеге
|
Укучы
эшчәнлеге
|
УУГ
|
Мотивлаштыру
2 мин.
Максат:
уңай психологик халәт тудыру.
|
Укучыларны
уку эшчәнлегенә тарту
|
Дәрестә
төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр: башкаларны тыңла, үз
фикереңне ачык әйт, игътибарлы бул.
|
Шәхси:
әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү.
|
Актуальләштерү
6 мин.
Максат:
яңа белем алуга әзерлекне тикшерү, аның темасын формалаштыру.
|
Үткән
дәрестә өйрәнелгән хәзерге заман хикәя фигыльне искә төшерү
.Сүзлек
диктанты:
Тора,чистарта,бара,ашый,кайта.
Әзерли,уйный.булыша,укый.,йоклый
Өй
эшләрен тикшерү.
|
Бер-берсенә комплиментлар әйтү.
-
Син
бүген бик матур.
-
Син
бик тырыш, акыллы, .
Өйдә
язып килгән җөмләләрне укыйлар, кулланган фиг-не әйтәләр.
|
Регулятив:
үзләштерелгән белән таныш булмаганны чагыштырып, хәл ителергә тиешле уку
бурычын кую.
|
Аңлау
өчен авыр тоелган сорауны ачыклау өчен сынап карау этабы (пробный этап).
4 мин.
Максат: укучының
нинди авырлык белән очрашуын билгеләү
|
Проблема тудыра.
Слайд 1-5
Укучылар
әйдәгез,слайдтагы укучыларга исем куябыз,һәм әйтеп карыйк әле,әгәр бу
укучылар
эшләрне
инде үтәгән булсалар без
ничек әйтер
идек?
|
Парларда
фикер алышалар.
1пар-1слайд
2пар-2слайд
Калган
слайдларны бергә карау
|
Коммуникатив:
информацияне эзләү һәм
туплауда инициативалы
хезмәттәшлек.
|
Кыенлыктан
чыгу планы. (яңа белемнәрне куллану).
5 мин.
Максат:
кыенлыктан чыгу юлларын ачыклау
|
Укучыларны
проблеманы хәл итүгә оештыру.Нишләде?
Мин уйнадым
Син уйнадың
Ул уйнады
|
Берәм
–берәм җавап бирү
|
Коммуникатив:
проблеманы ачыклау, тәңгәлләштерү, аны хәл итүнең альтернатив юлларын эзләү
һәм бәяләү.
|
Планны
тормышка ашыру/яңа белемне куллану.
6 мин.
Максат:
билгеле үткән хаман фиг-нең зат-сан белән төрләнешен өйрәнү
|
Тактада аңлату
Мин юдым Без
юдык
Син юдың Сез юдыгыз
Ул юды Алар?
Дәреслектә 151 нче
биттә кагыйдә.
(-ма,-мә
кушымчасы)
|
Укучылар
кагыйдәне ачып куялар.
Кирәкле
информацияне табып укыйлар
Юклык
формасын ясыйлар
|
Коммуникатив: карар
кабул итү һәм аны тормышка ашыру.
|
Беренчел
ныгыту
6 мин.
Максат:
яңа белемнәрне биремнәрдә куллану/тышкы сөйләмдә әйтеп күрсәтү
|
376 нчы күнегү, биремен аңлату
Күнегүне тикшерү
3нче күнегүне эшләү
|
Парларда
эшлиләр ,киләчәк заман хикәя фигыльләрнең астына сызалар.
|
Танып
белү:
Белемнәрне
структуралау, ягъни өлеш - кисәкләрнең эчке төзелешен тәртипкә салу.
|
Үз-үзеңне
тикшерү өчен мөстәкыйль эш.
6 мин.
Максат:
үзләштерелгән белемнәр буенча нәтиҗә ясау.
|
Карточкада
җөмләләр язылган. Кушымчалар куй
|
2шәр
кешедән торган төркемнәрдә эшлиләр, бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.
Укучылар,
дәреслек, сүзлекләрне кулланып, мөстәкыйль эшлиләр.
|
Танып
белү:
уй-
фикерне сөйләмдә һәм язма формада аңлап һәм ирекле оештыру.
|
Белемнәрне
системага салу.
4 мин.
Максат:
алган белемнәрне куллану һәм ныгыту.
|
Үтелгәннәргә таянып,рәсемнәр буенча парларда хикәя төзиләр
|
Укучылар
класс буйлап таралалар, үзләренә пар табып, бер-берсе белән бәйләнешле итеп
хикәя төзиләр
|
Регулятив:
үзләштерелгән
һәм үзләштереләсе белемнәрне аера белү һәм төшенү, үзләштерелгәннең сыйфатын
һәм белү дәрәҗәсен аңлау.
|
Рефлексия
6 мин.
Максат:
үз эшчәнлегеңә кире кайтып бәя бирү.
|
Үз
эшеңне бәяләүгә юнәлтелгән сораулар куела.
Укытучы
укучылар белән берлектә эшкә йомгак ясый.
Өй эше
бирү һәм аңлату.
|
Һәр
төркемнең эшенә һәм индивидуаль чыгышларга, үз эшләренә укучылар бәя бирәләр,
билге куялар.
|
Танып
белү:
эш –хәрәкәтләрнең алымнарын һәм шартларын , эшчәнлекнең барышын һәм
нәтиҗәләрен тикшереп бару һәм бәяләү.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.