Тема:Сыйфат дәрәҗәләре.
Дәрес тибы: яңа белем бирү.
Төп максатлар:
1.Сыйфат дәрәҗәләрен мөстәкыйль рәвештә
үзләштерү.
2.Сыйфат дәрәҗәләрен биремнәрдә куллану
күнекмәләрен бирү.
3.Төркемнәрдә эшләү, үз эшчәнлекләренә
дөрес бәя бирү күнекмәләрен ныгыту.
Дәрестә кулланылган материал
Күрсәтү материалы: Г.Тукай”Бала белән
күбәләк”шигыре буенча мультфильм, эталон буенча үрнәк текст, тарату материалы,
яшелчәләр, күбәләкләр
Тарату материалы:укыту эшчәнлеген оештыру
өчен биремнәр; белемнәрен тикшерү өчен биремнәр.
Дәрес барышы.
1.Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.Мотивация к
учебной деятельности
Исәнмесез, саумысыз!
Хәерле көн, дисәм мин.
Хәерле көн диябез.
Кәефләрегез ничек соң?
Кояшлы көн кебек,
Тукай телен , анам телен
Өйрәнергә дип килдек.
-Минем дә кәефләрем бик яхшы.Мин сезгә
бугенге дәрестә уңышлар телим
2.Белемнәрне актуальләштерү һәм уку
эшчәнлеген оештыруда шәхси кыенлыкларны билгеләү.Актуализация знаний и
фиксирование инд.затруднения в пробном действии.
-Укучылар, бүген безгә кунак килде.Бу кем?
-Бу “Бала белән күбәләк”шигыре геройлары
- Сез,ничек уйлыйсыйсыз?.Аның кәефе
ничек?(бик начар)
-Ни өчен начар?(Чөнки аның дусты озак
яшәми.Ул шуңа борчыла)
-Укучылар, хәзер безгә нишләргә кирәк?
-Малайның кәефен күтәрергә.
-Менә, укучылар, бер тартма. Бу тартма
эчендә күбәләкләр.Сезнең нинди күбәләкләр күргәнегез бар?
*Нинди төсле күбәләкләр була?(зур,
кечкенә,матур, тигез, кызыл, ак, кара)
*Күбәләкләр бер- берсеннән нәрсә белән
аерыла?( төсләре, зурлыгы)
-Укучылар, сорау биреп карыйк әле.Без санап
киткән сүзләргә сорау куеп карыйк әле?( Бу сүзләр нинди? соравына җавап
бирәләр).
-Әйдәгез әле, парлап эшлибез.Бу нинди (кызыл,
кара, тар, киң)
-Бу сүзләр нинди сүз төркеменә
карыйлар?(сыйфат).
-Димәк сыйфат нәрсә ул?(Предметның
билгесен белдерә, нинди , кайсы сорауларына җавап булып килә).
-Укучылар, сыйфатлар нәрсәне
белдерәләр?(Предметның төсен, тәмен, формасын,характерын, табигать
күренешләрен, физик хәлне)
-Әйе, бик дөрес, булдырдыгыз.
-Укучылар бу күбәләкләр арасында нинди
аерма бар?(төсләре. Формасы, зурлыгы). Аерманы табу өчен безгә нишләргә
кирәк?(чагыштырырга).
-Ә сез чагыштыра беләсезме?(Юк, белмибез)
3.Авырлыкны табу һәм аннан чыгу юллары.Выявление
затруднение и причины затруднения.
-Что вы не смогли сделать?(Мы не умеем
сравнивать прилагательные)
-Ә ни өчен белмисез?(Без кушымчаларны куя
белмибез)
4.Проектны төзү һәм аннан чыгу юллары.Построение
проекта выхода из затруднения.
-Хәзер безгә нәрсә эшләргә кирәк?.Надо
поставить цель, отобрать средства и составить план
действия.Хәзер безгә максат куярга,план төзергә
кирәк.
-Хәзер без сыйфатларны чагыштырырга
өйрәнәбез
-Укучылар, теманы әйтеп карагыз.(Бүгенге
дәреснең темасы”Сыйфатларны чагыштыру”
-Хәзер алдагы эшебезнең планын
төзибез.Тактада план киселгән кәгазьләр.Сез тактада планыбызның адымнарын
күрәсез.Алар буталып беткән.Бу сүзләрне билгеле бер тәртипкә керергә кирәк.
1.Сыйфатларны өйрәнү
чагыштырырга
2.Чагыштыру
табу ысулын
3.Эталон (үрнәк) төзү
-Укучылар , без план буенча беренче нәрсә
эшлибез?
1адым:Сыйфатларны табабыз
2 адым:Әйтелеше буенча билгелибез
3адым:Кушымчалар куярга өйрәнәбез.
5.Проектны тормышка ашыру.Реализация
построенного проекта
-Укучылар, план буенча, сез үзегез яңа
белемне үзләштерәсез.Эш нәтиҗәле килеп чыксын өчен төркемнәрдә эшлисез.
-Төркемнәрдә бу алмаларны чагыштырып
карагыз.Уртак фикергә килеп миңа әйтегез.1 төркем.Бу алма кызыл-кызылрак,
озын-озынчарак, түгәрәк-түгәрәгрәк.
2 төркем.Бу алма яшел-яшелрәк,
зур-зуррак.(кишер, чөгендер, лимон)
-Төркемнәрдә сөйләү.Сез ничек китереп
чыгардыгыз? (Без чагыштырып карадык.
-Сыйфатлар нәрсә белән аерыла?(экранга
чыгару)
Кызыл- кызылрак Ак – аграк
Кара –карарак Матур -матуррак
Сары –сарырак Ал -алрак
Яшел –яшелрәк һ.б Гүзәл_ гүзәлрәк
Алар нәрсә белән аерыла?(Кушымча белән)
Нинди сүзгә –рак кушымчасы ялгана, ә нинди
сүзгә – рәк кушымчасы ялгана.
-Калын сүзләргә –рак кушымчасы, ә нечкә
әйтелешле сүзләргә – рәк кушымчасы ялгана.
6. Тышкы сөйләмне беренчел ныгыту.Первичное
закрепление с проговариванием во внешней речи.
-Укучылар.
Сез нинди нәтиҗәгә килдегез?(Сыйфатларны чагыштырып карарга була
-Әйе, сыйфатларга кушымчалар ялгап
чагыштырып була.
-Ә нинди кушымчалар ярдәмендә?(-рак/-рәк)
-Хәзер нишлибез?(күнегүләрдә ныгытабыз)
-Ял итү.
7.Эталон буенча мөстәкыйль эшләү һәм үз
эшчәнлекләрен тикшерү.Самостоятельная
работа с самопрверкой по эталону.
-Балалар , барыгызда эшли алдымы?
-Әйе,барыбызда эшли алды. Нинди кыенлыклар
туды?
-Калын сүз белән нечкә сүзләрне аера
алмадык.Ни өчен? Сез нинди нәтиҗә ясый аласыз?Ә кемнең бер авырлыкта тумады.
Тактада эталон куела.Билгеләр куйдыру.
-Укучылар, булдырдыгыз.
8.Белемнәрен системалаштыру һәм кабатлау.
-Укучылар,
хәзер без “Су анасына””Минем туган ягым” дигән тема буенча хат язабыз.Хатыгызда
сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсен кертеп язарга кирәк.Түбәндәге сүзләр
керсен:матуррак, чистарак, яшелрәк.(Әйтеп китәм тарагы табылганын).Төркемнәрдә
эшлибез.
-Һәр төркемнән бер укучы үзләренең эшләрен
укыйлар.
9.Уку эшчәнлеге буенча рефлексия.Рефлексия
учебной деятельности на уроке.
-Бүген
без дәрестә нәрсә эшләдек?
-Сыйфатларга кушымчалар куярга өйрәндек.
Нинди максат куйдык?
-Сыйфатларны чагыштырырга өйрәнү.Эталон
буенча эшләү.
Максатка ирештекме?
-Әйе , без максатыбызга ирештек.
-Кем үзе өчен яңа белем ала алды?.Барыбыз
да үзебез өчен яңабелемалдык.Нинди авырлыклар булды? Баштан сыйфатларны
чагыштыра белмәдек.Аннан соң кушымчалар ярдәмендә сыйфатларның чагыштыру
дәрәҗәсен таба алдык.
-Хәзер үзегезгә бәя бирәсез.
*Мин барысын да аңладым һәм эталон буенча
эшли һәм дустыма ярдәм итә алам.(5 ле куела).
*Мин аңладым, эталон буенча эңшли алам
“4”ле куела.
*Мин аңладым, тик сорауларым калды “3” ле
куела.
Өй эше.
1.Иҗади эш.”Кышкы мизгелләр”сыйфат
дәрәҗәләрен кулланып хикәя язу язу.
2. Сыйфат дәрәҗәләрен кулланып 3-4 җөмлә
төзеп язарга
3.Дәреслектән 228 күнегүне язарга
Дәрес өчен рәхмәт.Саубулыгыз.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.