Укытучы
(Учитель)
|
Халикова
Эльмира Равил кызы
|
Предмет
|
Татар
теле
|
Тема
|
Өлкәннәр
һәм кечкенәләр.
|
Планлаш-тырылган
нәтиҗәләр
(Планируемые
результаты)
|
Шәхескә
кагылышлы: өлкәннәрне
хөрмәт итәргә кирәклеккә төшенү; башкаларның фикерен, теләкләрен дә исәпкә
алырга мөһим булуны аңлау; эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасындагы
бәйләнешне билгеләү;
Метапредмет:
Танып-белү УУГ: төп
мәгълүматны аера белү; логик фикерләү күнекмәсен үстерү; аңлап уку күнекмәсе
формалаштыру; текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу; үрнәк буенча
эшли белү; аергычларны танырга өйрәнү.
Коммуникатив
УУГ: укытучының,
сыйныфташларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау; сорауларга җавап бирә белү; әңгәмәдәшеңнең
фикерен тыңлый белү; үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү; сорау
җөмләләр төзи белү; аергычларны сөйләмдә дөрес, урынлы куллану.
Регулятив УУГ: дәреснең
темасын, максатын формалаштыру; укытучы һәм сыйныфташлар белән уртак эшчәнлек
оештыра, планлаштыра белү; эшчәнлеккә үзбәя бирү;
Предмет буенча: аергыч
төшенчәсен истә калдыру; сорауларын белү; аергычларны тексттан таба белү;
аларны сөйләмдә кулланырга өйрәнү.
|
Дәреснең
тибы
(Тип
урока)
|
Яңа
белем формалаштыру дәресе
|
Төп төшенчәләр
(Основные
понятия)
|
Аергыч,
иярчен кисәк, җөмлә кисәкләре, сүз төркемнәре, мөнәсәбәт, яшьтәш, хаклы,
хөрмәт, аралашу, ялгышу, тәртип.
|
Предметара бәй-ш (Межпредмет-ная
связь)
|
Әдәби
уку, әхлак тәрбиясе.
|
Эшне
оештыру (Организация работы)
|
Фронталь,
төркемдә, парларда, индивидуаль
|
Чыганаклар
(Источники)
|
Р.З.Хәйдәрова,
Р.Л.Малафеева. Татар теле. 7 сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү
оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Казан, “Татармультфильм”
нәшрияты, 2014.
|
Җиһазлау.
(Оборудование)
|
Проектор,
ноутбук, дәреслек.
|
Дәрес этаплары
(Этапы урока)
|
Укытучы эшчәнлеге
(Деятельность учителя)
|
Укучы эшчәнлеге
(Деятельность ученика)
|
Универсаль уку гамәлләре (УУГ)
(Универсальные учебные действия - УУД)
|
Оештыру
Мотивлаш-тыру (1-2 мин)
(Организация.
Мотивация.)
|
Уңай
психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра.
Рәсемнәр
күрсәтеп, проблемалы сорау куя, дәреснең темасын балалардан әйттерә.
|
Сыйныф эшкә әзерләнә
(укытучыны
сәламлиләр, рәсемнәргә карап сорауларга җавап бирәләр, дәреснең темасын
билгелиләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар)
|
Шәхескә
кагылышлы УУГ: укытучыны, сыйныфташларыңны хөрмәт итү.
Коммуникатив
УУГ:
Сыйныфташлар һәм укытучы белән хезмәттәшлек итү.
Регулятив
УУГ:
Дәрескә әзерлеккә үзбәя. Эш урынын әзерләү. Дәреснең темасын, максатын
күрсәтү.
|
Фонетик зарядка
(Фонетическая
зарядка)
|
“Өлкәннәр
һәм кечкенәләр” темасы буенча баганалап бирелгән сүзләрне укыта, сүзтезмәләр
төзетә.
Бирелгән
сүзләрне кулланып, сораулар бирә.
|
Сүзләрне башта пышылдап,
аннан хор белән кычкырып укыйлар, индивидуаль рәвештә сүзтезмәләр төзиләр.
Сүз, сүзтезмәләрне кулланып, сорауларга җавап бирәләр.
|
Предмет
буенча УУГ:
тема буенча лексик берәмлекләрнең мәгънәсен дөрес аңлый белү; үзләштерелгән
лексик-грамматик белемнәрне куллана белү.
Коммуникатив
УУГ:
укытучының һәм сыйныфташларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау; дөрес әйтелеш
өстендә эшләү.
Регулятив
УУГ:
коррекция – хаталарны табып төзәтү; үзконтроль; үзбәя.
|
Яңа белемнәрне
формалаш-тыру (Формирова-ние новых знаний)
|
Үрнәк
буенча җөмләләрне дәвам иттерә. Җөмләләргә сораулар куйдыра. (Нишләргә ярата?
Нишләргә куша?)
|
Үрнәк
буенча җөмләләрне дәвам итәләр. Җөмләләргә сораулар төзиләр.
|
Предмет буенча УУГ: җөмләләр
төзи белү; тема буенча яңа сүзләрне үзләштерү.
Танып-белү УУГ: үрнәк
буенча эшләү; чагыштыру; анализлау; гомумиләштерү.
Коммуникатив УУГ: үз
җавабыңны дәлилли белү; уку хезмәттәшлеген планлаштыру; фикереңне төгәл итеп
җиткерә белү.
Регулятив УУГ: уку
мәсьәләсен дөрес аңлауны бәяләү; хаталарны табу, төзәтү.
|
Диалогик сөйләм
күнекмәләрен камилләштерү
(Совершенствование
навыков диалогической речи)
|
Бирелгән
тема буенча дуслар белән очрашу, дискотекага бару һ.б. турында диалог төзетә.
|
Диалог
төзиләр (парларда эшлиләр).
Бер-берсен
бәялиләр, уңышлысын сайлыйлар, сөйләшеп күрсәтәләр.
|
Предмет
буенча УУГ: “Дуслар белән вакыт үткәрү” темасына диалог төзү;
Коммуникатив
УУГ:
диалогик сөйләм төзи белү; башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау; диалогик
сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.
Регулятив
УУГ:
уку мәсьәләсен дөрес аңлауны бәяләү; контроль, коррекция, уку хезмәттәшлеген
планлаштыру.
|
Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү
(Совершенствование лексико-грамматиче-ских навыков)
|
8 нче
күнегүдән (56 нчы бит) аергычларны таптыра, аларның сорауларын әйттерә.
|
Күнегүне эшлиләр (тексттагы җөмләләрдән
аергычларны табалар, аларның сорауларын әйтәләр).
|
Танып-белү
УУГ: текстны
кабул итү, аңлау, аның эчтәлегендә ориентлашу; тексттан фактик мәгълүматны
таба белү.
Коммуникатив
УУГ: үз
фикереңне төгәл итеп әйтә белү; дәлилләр китерә белү.
|
Монологик
сөйләмне камилләштерү
(Совершенствование
монологиче-ской речи)
|
Төркемнәрдә
эш: Илдарның хатындагы сорауга (“Әбием: “Һәр эштә тәртип булырга тиеш”,- ди.
Бәлки ул хаклыдыр?..”) җавап бирергә тәкъдим итә, төркемдә киңәшләшеп уртак
фикерне әйтергә, аңлатырга куша. Сөйләмне аергычлар белән баетырга куша.
|
Төркемдә
(3 кеше) Илдарның хатындагы сорауга җавап әзерлиләр, үз фикерләрен
дәлиллиләр.
|
Танып-белү
УУГ: план
буенча сөйли белү; белемнәрне структуралаштыру күнекмәсен үстерү; төп
төшенчәләрне аера белү.
Коммуникатив
УУГ:
аңлап һәм ирекле сөйли белү;
Регулятив
УУГ:
сыйныфташларың белән уку хезмәттәшлеген оештыра белү; планлаштыру;
үзконтроль, үзбәя
|
Рефлексия
|
Дәрес,
дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның
эшенә бәя бирә.
Өй эшен
аңлата: 1.“Бәлки ул хаклыдыр?” соравына җавапны дәфтәргә язып куегыз.
2. 13
нче күнегү, 58 нче бит (диалог төзегез).
З.
Гаиләгездәге мөнәсәбәтләр турында 5-6 җөмлә языгыз.
|
Үз
фикерләрен әйтәләр, өй эшен язып алалар, сораулар бирәләр.
|
Шәхескә
кагылышлы УУГ: эшчәнлекнең максаты белән нәтиҗәсе арасында
бәйләнешне билгеләү; үз уңыш, уңышсызлыкларның сәбәпләрен ачыклау; үзбәя кую.
Танып-белү
УУГ:
өй эшен сайлап алу (дифференциацияләнгән бирем).
Коммуникатив
УУГ:
үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү; сорау бирә белү; сорауларга дөрес җавап
бирә белү.
Регулятив:
коллектив һәм индивидуаль эшне бәяләү.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.