“Татарстан
Республикасы Зеленодол муниципаль районының 7нче гомуми урта белем мәктәбе”
муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гатауллина
Гөлназ Фәрит кызына
бәяләмә.
Гатауллина Гөлназ
Фәрит кызы- иҗади шәхес, талантлы укытучы, үз фәнен һәм эшен яратып башкаручы
остаз. Гөлназ Фәрит кызы 2001 нче елны Казан дәүләт
университетының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый. Укуын
тәмамлаганнан соң мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта һәм
шәһәребезнең 6 нчы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Инде менә 2013
нче елның октябреннән Яшел Үзәннең 7 нче гомуми урта белем
мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыта. 7
нче гомуми урта белем мәктәбендә эшләү дәвамында үзен белемле , хәзерге көн
таләпләренә туры килә торган укытучы итеп танытты. Дәресләрен Р.З.Хәйдарова
дәреслеге белән , коммуникатив үстерешле технология белән алып бара. Укытучының
, урыны белән Н.В.Максимов алымнарын куллануы да белем дәрәҗәсен
үстерүгә этәргеч ясый . Инновацион технологияләр куллану , уку дәресләрендә
курчакларны кунакка чакыру укучыларның кызыксынуын арттыра . Рус балаларын татар
теленә өйрәтүдә төрле алымнар,төрле формалар куллана. Дәресләрдә ситуация тудырып
укучыларны диологик һәм монологик сөйләмгә алып керә. Укытучының бу
алымы бик отышлы, балалар тормыш- көнкүрештә әңгәмәгә кереп китә алырлык
дәрәҗәгә җитәләр.
Предмет буенча сыйфат: 2012-2013
уку елы - татар теле 57%, әдәбият - 62%; 2013-2014 уку елы - татар теле 62%,
әдәбият - 63%; 2014-2015 уку елы - татар теле 65,3%, әдәбият - 67%. Олимпиада нәтиҗәләре: 2015-2016 уку елы -2 укучы, 2016-2017 уку
елы - 2 призер булдылар.
Гөлназ Фәритовна һәрбер
дәресенә иҗади якын килергә , матурлыкны күрсәтергә тырыша . Матурлыкны ул
- телдә, милли йолаларда , татар халкының яшәешендә, халкыбызның иҗади
шәхесләрендә күрә. Күп кенә ачык дәресләр үткәрә. Үткәргән ачык дәресләре
югары бәяләнә. Сыйныфтан тыш чараларга аерым игътибар итә. Аның
укучылары республика һәм муниципаль бәйгеләрдә катнашып 1, 2, 3 урыннарны
алды.
Гөлназ Фәрит кызы - 3
сыйныф җитәкчесе дә. Укытучының Һәрбер башлангычка җаваплы каравы, укучыларын
яратуы, төпле белем һәм тәрбия бирүе укучылар һәм ата- аналар арасында зур
игътирамга лаек булды.Аның һәр башлангычында уңышлар
телибез.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.