Табигать
сакчысы
Үткән уку елында ук инде Викторларның классы экологик көрәш башлап җибәргән
иде. Быел да беренче эш итеп беренче сентябрьдә, Белем
бәйрәменә багышланган тантаналы линейка һәм класс сәгате үткәннән соң, җыелышып
авыл янындагы күл буена юнәлделәр. Үзләре белән ашарга да, эчәргә дә мул итеп
алганнар иде, көн дә бик матур, кояшлы, җылы иде. Көлешә-көлешә күл буена
килеп җиткәннәрен сизми дә калдылар. Җәй буе балаларны ял иттергән күл буе бу
юлы да аларны суларын җемелдәтеп каршы алды.
Күл буенда һәм суда үскән төрле үсемлекләрне, бөҗәкләрне, челәннәрне
күзәтә-күзәтә шактый йөрделәр. Сыйныф җитәкчеләре яр буенда үскән дару
үләннәре, үләндә кайнашкан кырмыскаларның тормышы турында сөйләде. Бал
кортларының тормышы
белән дә таныштырды. Бик тә гаҗәп
җан ияләре икән бу бөҗәкләр. Бик эшчән, тәртип яратучы,
кырыс хуҗабикәләр икән бит алар.
Күл буйларын фотога төшереп, күл буендагы басу юлы буйлап туйганчы йөгереп,
салам эскертләре артына качып туйганчы уйнагач, саламга ятып ял иттеләр, ашап
алдылар. Кайтасы килмәсә дә, кайтырга да вакыт
җитте. Араларыннан Данил беренче булып бушап калган пакетларны, лимонад
шешәләрен үз сумкасына тутырды. Авылга кайтып җиткәндә сыйныф җитәкчеләре
Данилның сумкасы буш булуына игътибар итте. «Малайлар белән бүлештек»-, дип
акланды Данил.
Мәктәптә оештырылган "Безнең күл" исемле фотокүргәзмәдә һәр укучының
берәр эше урын алды. Күргәзмә янында бөтен мәктәп бөтерелә. Ничек горур иде
Викторларның сыйныфы.
Сентябрьнең соңгы көннәрендә күлнең икенче ягына килделәр алар. Аулак
булганга монда кешеләр ял итәргә яраталар, үзләре белән пакет-пакет
чүп
алып килеп калдырып китәргә дә тартынмыйлар.
Нинди генә чүп аунамый монда. Күлнең ярларын чистартмасаң, кар сулары белән суга
төрле зарарлы матдәләр эләгәчәк икән. Данил бик
тырышып чүпкә баткан ярларны, аланнарны фотога төшереп йөрде. Шулвакыт
Виктор
Данилны үз янына чакырып алып кырыс кына: "Менә моны да төшереп ал
әле",- дип дәште. Карт тирәк төбендә төрле чүп-чар арасында барысына да
таныш иске портфель аунап ята иде. Данилның йөзенә кызыллык йөгерсә дә,
сиздермәскә тырышты. "Фии! Мондый портфель ярты авыл малаенда инде ул.
Кемнеке икән инде бу"- дип, көлсу
чәчле башын чайкап сөйләнеп алды. Таныды, таныды ул
аны...
Елга буена да барып кайттылар, чүп өемнәрен, кайрысы яндырылган агачларны
фотога төшереп, бөтен мәктәп каршында, ата-аналар җыелышында табигатьне
сакларга өндәп чыгышлар ясадылар. Үз командаларын булдырып, эмблемаларын да
уйлап таптылар. Кыскасы, баштан эшкә чумдылар малайлар белән кызлар. Кышын да,
язын да эшсез тормадылар алар. Чаңгы десантлары, карга боткасы, урманга,
чишмәләргә походлар фотокүргәзмәдә урын ала
тордылар. Мактау грамоталары арта, сыйныф альбомы
калыная барды.
Быелгы уку елы да аларның сыйныфында ачык дәрестән башланып китте. Ачык дәрес
кече туган ил темасына багышланган иде. Дәрескә әти-әниләр, районнан кунаклар
да килгәннәр. Сыйныф җитәкчесе дәресне туган як табигатенең гүзәллегеннән,
тарихыннан башлап җибәрде. Чакырылган кунаклар, әби-бабайлар авызыннан
укучылар урманнар, күлләр, авыл тарихы турында күп
төрле кызык ишеттеләр. Ачык
дәрес укучыларның чыгышы белән тәмамланды. Табигатьне саклау буенча үз эшләре
турында сөйләп, табигатьне сакларга, тирә-якны чүпләмәскә өндәп төгәлләделәр
ачык дәресне укучылар. Викторның, сыйныф җитәкчесенә ярдәмче буларак, әңгәмә
эзеннән әзерләгән презентациясенең соңгы слайдында күлгә алып бара торган басу
юлыннан чүп төяп китеп баручы мотороллер иде. Ә мотороллер йөртүченең соры
футболкасы, җилкәсенә төшеп торган көлсу чәчләре, арттан гына төшерелсә дә, бик
тә, бик тә таныш иде.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.