Инфоурок География КонспектыУрок по географии на тему "Тихий океан"(7 класс)

Урок по географии на тему "Тихий океан"(7 класс)

Скачать материал

7 сыйныф География

 

Дәрес темасы:  Тын океан.

Дәреснең максаты һәм бурычлары:

-         Укучыларның океаннар турындагы белемнәрен тирәнәйтү;

-         Укучыларны Тын океан турында яңа мәгълүматлар белән таныштыру;

-         Укучыларның аңнарында белемгә ихтыяҗ, омтылыш тудыру, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, сәләтләрен үстерү.

Дәрес тибы: яңа дәрес материалын  өйрәнү.

Дәрес методы: аңлатмалы әңгәмә, өлешчә эзләнү, мөстәкыйль эш.

Җиһазлау: океаннар картасы, атлас, контурлы карта, компьютер, СD      

                     “География 7 класс”.

                                                                  Дәрес барышы.        

I Оештыру өлеше.

-         Исәнмесез, укучылар! Класста барыгыз да бармы? Дәрескә кирәкле уку әсбапларын, дәфтәрләрегезне, контурлы карталарыгызны, атласларыгызны, көндәлекләрегезне, дәреслекләрегезне барлагыз.

II Актульләштерү.

Максат: укучыларны  яңа дәрес материалын кабул итәргә әзерләү.

-         Укучылар, 6 сыйныфта без сезнең белән “Гидросфера” темасын үткәндә океаннар турында сөйләшкән идек. Шушы белемнәрне искә төшерү өчен сезгә тест сораулары бирелә (тактада 1 слайд күрсәтелә). Сезгә тиз генә шушы сорауларга җавап сайлап алырга кирәк булыр.

Укучылар мөстәкыйль рәвештә эшлиләр.

Тест сораулары:

1) Җирдә ничә океан бар?

       А) 3; Б) 5; В) 4; Г) 6

 2) Океанның бер өлеше булып тора.

       А) материк; Б) диңгез; В) утрау; Г) күл

 3) Дөньядагы иң зур култык.

      А) Бискайя; В) Персид В) Бенгалия.

 4) Мәйданы буенча иң зур океан.

     А) Тын океан; Б) Төньяк Боз океаны; В) Һинд океаны; Г) Атлантик океан

- Ә хәзер тикшерәбез. Дөрес җаваплар 4, диңгез, Бенгалия, Тын океан. (Сорауларга җавап биргәндә укытучы ялгышларны төзәтә)

III Яңа материалны аңлату.

Максат:  укучыларны Тын океан турында яңа мәгълүматлар белән таныштыру.

-          Менә без бүген Тын океан турында сөйләшәбез дә инде. Игътибар белән тыңлагыз, дәрес ахырында биремнәр булачак, аларга җавап бирергә туры киләчәк. Тын океан – мәйданы ягыннан иң зур, иң тирән һәм иң борынгы океан. Аның төп үзенчәлекләре – зур тирәнлекләр, Җир кабыгының бик еш хәрәкәткә килүе, төбендә бик күп вулканнар булу, суларында бик күп җылылык саклавы, органик дөньясының гаҗәеп күптөрлелеге.

1) Тын океан турында гомуми мәгълүматлар (тактада 2 слайд)

-         Ә хәзер мин сезне Тын океанның гомуми мәгълүматлары белән таныштырам (Сөйләү барышында картадан тиешле урыннар, объектлар күрсәтелә). 

-         Мәйданы – 178,6 млн км2;

-         Суының күләме – 710,36 млн км3;

-         Тирәнлекләре: а) таралган – 3500-6000м;

                           б) уртача – 3980 м;

                           в) иң тирән – 11022м (Мария чоңгылы).

- Укучылар, Тын океанның иң тирән урыны – ул Бөтендөнья океанының иң тирән урыны булып санала.

      - Су өслегенең уртача температурасы + 18,10С;

      - Уртача тозлылык – 36,5%0;

      - Гадәти су күтәрелеше – 2-3,5 м булса, иң биек су күтәрелеше 12 м га җитә.

      - Океанда 16 казанлык, 6 су асты тау сыртлары, 6000 м дан тирәнрәк 14 иңкүлек, 13 диңгез бар.

Йомгаклау: (сорау) – укучылар, шушы  мәгълүматлардан чыгып сезнеңчә Тын океан нинди океан?

Картадан Тын океанның территориясе һәм иң тирән Мария чоңгылы күрсәтелә.

2) Физик-географик урыны.

Максат: - океанның физик-географик урынына характеристика бирү.

-         Ә хәзер, укучылар, Тын океанның физик-географик урынына характеристика бирик (әңгәмә формасында бара). Океан экваторга карата ничек урнашкан? Экватор Тын океанны икегә бүлеп үтә, океан Төньяк һәм Көньяк ярымшарларда урнашкан. Башлангыч меридианга карата торышы. Башлангыч меридиан Тын океанны кисеп үтми, шулай да аңа капма-каршы 1800лы меридианның ике ягында да урнашкан. Димәк Тын океан Кч. Һәм Кб. Ярымшарларда да  урнашкан. Тын океан ничә материк ярларын юа? Евразия, Австралия, К.һәм Т. Америка һәм Антарктида материкларының ярларын юа (картадан күрсәтелә). 

-         Укчылар, игътибар белән картага карагыз әле. Тын океан экватор янында бигрәк тә киң, шуңа күрә аның өске сулары – иң җылы сулар. Океанның көнчыгышында яр сызыклары аз кискәләнгән, берничә ярымутрау һәм култык аерылып тора (картадан күрсәтелә). Көнбатышта ярлар нык кискәләнгән. Монда диңгезләр күп (картадан күрсәтеп чыгарга).

3) Океанны өйрәнү тарихы.

Максат: - укучыларның диңгез сәяхәтчеләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

-         Укучылар, сез нинди диңгез сәяхәтчеләрен беләсез? (Магеллан, Колумб, Кусто, Кук, Лазарев һ.б.) Бик яхшы. Ә хәзер әйдәгез компьютердан Тын океанны өйрәнүчеләр турында мәгълүматлар тыңлыйбыз (CD “География 7 класс”)

Ныгыту: - димәк, Тын океанны кемнәр өйрәнгәннәр? (Магеллан, Кук, Крузенштерн, Лисянский, Лазарев, Макаров, Челленджер).

                  - Ә кем Тын океанга исем биргән? (Ф.Магеллан үзенең сәяхәтләре вакытында К. Американың бер бугазыннан Тын океанга килеп чыга. Ул вакытта Кояш чыгып килә торган була. Ә океан төне буе дәһшәтле дулап тынган була. Океан Магелланны тын хәлендә каршылый. Шуңа күрә Магеллан аңа Тын океан дип исем бирә).

    - Ә хәзер, укучылар, физкульт минут үткәрәбез (Диңгез шавы музыкасы астында укучылар хәрәкәтләнәләр).

Максат: - балаларның сәламәтлекләрен ныгыту, акыл эшчәнлекләрен арттыру.

4) Табигатенең үзенчәлекләре.

Максат: -  Тын океанның гадәти булмаган табигате белән таныштыру,           

                  белемнәрен тирәнәйтү.

  - Ә хәзер, укучылар, Тын океан  табигатенең үзенчәлекләре белән танышып китик. Океан төбенең рельефы катлаулы. Анда 10 меңнән артык аерым су асты таулары бар, алар нигездә вулкан атылудан барлыкка килгән (тактада 3 слайд). Тын океан яткан литосфера плитасы үз чикләрендә башка плиталар белән тәэсир итешә. Бу хәрәкәтләр җир тетрәүләр һәм вулкан атулар китереп чыгара (тактада 4 слайд). Океанның климаты төрле-төрле. Төньяк поляр поястан тыш, барлык климат поясларында да ята. Экватор өлкәсендә 2000 мм га кадәр явым-төшем була. Төньяк өлеше көньяк өлешенә караганда җылырак, чөнки Тын океан салкын Т.Боз океаныннан коры җир һәм су асты сыртлары белән саклана. Тын океан планета океаннары арасында иң тынычсызы һәм дәһшәтлесе.  Океанның к.б. өлешендә еш кына – тайфуннар була (тактада 5 слайд). 30 м га кадәр җиткән иң биек дулкыннар океанның төньягында һәм көньягында билгеләнә. Тын океан агымнары аларның Бөтендөнья океанындагы гомуми схемасы белән ярашкан (тактада 6 слайд). Океанның төньяк өлешендә дә, көньяк өлешендә дә өске суларының боҗра сыман хәрәкәтләре барлыкка килә (Картадан аларның юнәлешләрен күрсәтергә һәм җылы, салкын агымнарның исемнәрен әйтергә).

- Тын океанның органик дөньясы үзенең гаҗәеп бай булуы, үсемлек һәм хайван төрләренең бик күплеге белән аерылып тора (компьютердан океанның органик дөньясын карау).

IV Ныгыту.

Максат: - дәрестә алган белемнәрен ныгыту, укучыларның күрү хәтерен яхшырту.

- Бу максаттан чыгып укучыларга к/карталардан эш бирелә.

- Укучылар, ә хәзер к/карталарыгызны алыгыз (тактада 7 слайд). Слайдтагы обьектларны  к\карталарыгызда билгеләгез, әлеге  обьектның кайда урнашуларын хәтерегездә калдырыгыз (укучыларның мөстәкыйль эшләүләрен тәэмин итү).

- (рәт араларында йөреп чыгып укучыларның эшләү дәрәҗәләрен күзәтәм, кемнең ничек үзләштерүен үз дәфтәремә билгелим).

V  Йомгаклау.

Максат: - укучылар хәтеренең  мөмкинлекләрен тикшерү, хәтерләрен           

                 яхшыртырга булышу.

- Яхшы, укучылар! Өлгергән хәтлесен билгеләгез, өлгермәгәнен өйләрегездә билгеләп бетерерсез. Дәресне йомгаклап сездән  шуны сорыйсым килә: Тын океан башка океаннардан нәрсәсе белән аерыла? (Территориясе, тирәнлеге, географик урыны, климаты, органик дөньясы белән аерыла). Сәяхәтчеләрдән кемнәрне истә калдырдыгыз? (Крузенштерн, Лазарев, Лисянский).

- Шулай итеп Тын океанның исеме җисеменә туры киләме? (Юк). Әйе, бу океан дөньядагы иң зур, иң тирән, иң дәһшәтле, иң борынгы океан.

- Ә хәзер билгеләр куябыз (Дәрестә актив катнашуларыннан чыгып билгеләр куела).

VI Өйгә эш.

Максат: - укучыларны үзлектән эшләргә өйрәтү, фәнгә кызыксыну уяту, иҗади    

                  сәләтләрен үстерү.

- Көндәлекләрне ачтык, өйгә эш язабыз. 84-85нче битләрдәге “Океанда хуҗалык эшчәнлеге төрләре” дигән бүлекне укыйсыз һәм 85 нче биттәге 3 нче сорауга җавап бирәсез. Телдән. К.\картага билгеләп бетермәгән обьектларны билгеләп бетерәсез, киләсе дәрестә картадан күрсәтәсез.

- Индивидуаль биремнәр: яхшырак укучыларга “Әгәр мин сәяхәтче булсам...” дигән темага кыскача хикәя язарга, калганнарга океан төбенең табигатен рәсемдә сурәтләргә (рәсем ясарга).

Вакыт калса: - компьютерда “обьектларны тиешле урынга куй” дигән биремне эшләргә (CD “География 7 класс”).

Кулланылган әдәбият:

1)В.А.Коринская, И.В.Душина, В.А.Щенев.”Материклар һәм океаннар геграфиясе”  7 сыйныф, Казань,”Мәгариф”  нәшрияты,2006

2) Л.И.Сәүбәнова, Ә.С.Тайсин  География “Тестлар 6,7 класс”. “Мәгариф” нәшрияты 2002.

3) “Мәгариф” журналы төпләмәләре.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок по географии на тему "Тихий океан"(7 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Научный сотрудник музея

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 992 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.04.2017 971
    • DOCX 54.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Адиятуллина Альбина Рашидовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Адиятуллина Альбина Рашидовна
    Адиятуллина Альбина Рашидовна
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 35692
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Инновационные технологии в преподавании географии детям с ОВЗ

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 31 человек из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 146 человек

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к сдаче ОГЭ по географии в условиях реализации ФГОС ООО

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 77 человек из 38 регионов
  • Этот курс уже прошли 442 человека

Курс повышения квалификации

Формирование первичных компетенций использования территориального подхода как основы географического мышления с учетом ФГОС

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 114 человек

Мини-курс

GR-технологии и взаимодействие с СМИ

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Коррекционно-развивающая работа и оценивание в образовании для детей с ОВЗ

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 58 человек из 31 региона
  • Этот курс уже прошли 40 человек

Мини-курс

Понимание психологических феноменов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе