Инфоурок Русский язык КонспектыУрок по татарскому языку в русскоязычной группе по теме "Стихотворение М.Джалиля "Дочери".

Урок по татарскому языку в русскоязычной группе по теме "Стихотворение М.Джалиля "Дочери".

Скачать материал

Үткәреләчәк датасы: 19.02.2014

Сыйныф:

Тема: М.Җәлилнең “Кызыма” шигыре (сыйныфтан тыш уку дәресе)

Максат:1.Балаларның герой-шагыйрь Муса Җәлил турындагы белемнәрен яңа мәгълүматлар белән тулыландыру, “Кызыма” шигыре белән таныштыру.

 2. Укучыларның дөрес, аңлап, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру, диалогик  һәм монологик сөйләмен үстерү, авазларны дөрес әйтергә күнектерү, сүзлек запасын баету. 

 3. Шагыйрь иҗатына һәм батырлыгына карата хөрмәт, горурлану хисләре уяту; гаилә кыйммәтләрен хөрмәт итәргә, гаиләдә үзара тату мөнәсәбәттә булырга өндәү.

4. Укучыларның игътибарын, фикерләү эшчәнлеген коррекцияләү.

 

Җиһазлау: М.Җәлил  портреты,  китапларыннан күргәзмә, М.Җәлил шигырләренә иллюстрацияләр, кроссворд,  презентация.

 

 Эш төрләре: яттан сөйләү, уку, әңгәмә.

 

1нче слайд

                    Дәрес барышы:

 

I. Оештыру өлеше:

   1. Исәнләшү:

У. - Исәнмесез, балалар!

Б. – Исәнмесез!

У. - Хәлләрегез ничек?

Б. – Кояшлы иртә кебек!

Татар телен -

Тукай телен

Өйрәнергә дип килдек!

        У. – Утырыгыз, балалар!

2. Дежур укучы белән әңгәмә.

У. – Бүген дәрестә кем дежур?

     - Кемнәр юк?

     - Бүген ничәсе һәм нинди көн?

     - Хәзер нинди дәрес була?

  Б. - Хәзер уку дәресе була.

3. Дөрес утыру һәм дәрестә эшләү кагыйдәләрен искә төшерү.

Укытучы: Балалар, әйдәгез,  дәрестә дөрес утыру кагыйдәләрен искә төшерик әле.

2нче слайд

 

 Укытучы: Үз урыныңда авышмыйча, дөрес итеп утыр!

                   Сиди на своем месте прямо, не наклоняйся!

 Укытучы:  Дәрестә игътибарлы бул!

                  Будь внимательным на уроке!

 Укытучы: Укытучының һәр сүзен игътибар белән тыңла!

                  Внимательно слушай каждое слово учителя

 Укытучы: Ачык тавыш белән җавап бир!

                  Отвечай громко, внятно!

II. Төп өлеш

1. Үткән дәрес материалын искә төшерү

У. - Укучылар, үткән дәрестә без кем турында сөйләштек?

3нче слайд

Б. - Муса Җәлил турында.

У - Муса Җәлил кем ул?

Б. - Муса Җәлил - герой-шагыйрь.

 

У. - Әйдәгез, бергәләшеп үткән дәрес материалын искә төшереп, сорауларга җавап биреп китик,  кроссвордны чишик әле.

          Кроссворд чишү

4нче слайд

1.     М.Җәлил туган авылның исеме ничек?   Мостафа

2.     Син кайда? дип шагыйрь нәрсәгә  мөрәҗәгать итә ?    Куян

3.     Кайсы  шигырендә автор бакчага соңга калмаска өнди?

                                                              Сәгать

Кемнәр  безгә бу шигырьне сөйләп бирер икән? (Никитина Лена, Егорова Альбина)

 

 

4.     М.Җәлилнең  этенең кушаматы.                                         Акбай

5.     Кайсы шигырендә шагыйрь җырларын  гөлләр белән чагыштыра?     Җырларым      

6.     Муса Җәлил шигырендә көнне башлап җибәрүче йорт кошы. Әтәч      Кем безгә бу шигырьне сөйләп бирер икән? (Федюков Юра)

7.     Шагыйрьнең туган ае.   Февраль     

8.     М.Җәлилнең хатынының исеме.  Әминә  

9.      Шагыйрьнең яраткан кызының исеме.  Чулпан     

    

 

М

О

С

Т

А

Ф

А

 

 

К

У

Я

Н

 

 

С

Ә

Г

А

Т

Ь

 

 

 

 

А

К

Б

А

Й

 

 

 

 

Җ

Ы

Р

Л

А

Р

Ы

М

 

Ә

Т

Ә

Ч

 

Ф

Е

В

Р

А

Л

Ь

 

 

Ә

М

И

Н

Ә

 

 

Ч

У

Л

П

А

Н

 

                                    

Укучылардан  кроссвордның һәрбер сүзен хор белән әйттерү, килеп чыккан Муса Җәлил, Чулпан  сүзләрен кабатлату.

У. - Димәк, Муса Җәлил кайчан һәм кайда туган? Мостафа, февраль.

 Аның хатынының һәм кызының исеме ничек? Әминә, Чулпан

Сез аның нинди шигырьләрен беләсез?   “Әтәч”, “Сәгать”, “Җырларым”.

           2. Тема белән таныштыру

5нче слайд

             Укучылар, сез Муса Җәлилнең кызын Чулпан дип  бик дөрес әйттегез                 һәм аның турында беләсегез килә торгандыр.

  6нчы слайд

    Хәзер ул Мәскәүдә яши. Еш кына кызы Татьяна Малышева, оныгы Михаил Җәлил-Митрофанов белән Казанга, Горький урамындагы әтисенең  музей- фатирына, әтисе туган, балачак еллары үткән Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылына  кайта, анда шагыйрь истәлегенә мемориаль комплекс ачканнар.

7нче слайд

       Ә менә 2013 елның августында Мәскәү шәһәрендә нәкъ менә кызы Чулпан тәкъдиме, тырышлыгы, үҗәлеге аркасында  Муса Җәлил исемен йөрткән урамда герой-шагыйрьгә һәйкәл ачылды . Экранда сез әлеге вакыйга уңаеннан сурәтләр күрәсез.

8нче слайд

Ә беләсезме, шагыйрь дә кызын бик яраткан - авыр чакларында да ул кызын исеннән чыгармаган, аңа күп кенә шигырьләр язган. Бүген шуларның берсендә - “Кызыма” шигырендә тукталырбыз. Бу шигырь 1938 елның 24 февралендә язылган.

“Кызыма” шигыренең аудиоязмасы тыңлап кителә

 

-         Я, укучылар, сезнеңчә, сүз нәрсә турында барды?

Укучыларның җавабы тыңланыла.

-         Нинди таныш сүзләр ишеттегез?

 

А сейчас я вас познакомлю с этим стихотворением на русском языке в переводе Юрия Кушака

 

9нчы  слайд

КОЛЫБЕЛЬНАЯ ДОЧЕРИ 

Элли-бэлли, озорница,
Пусть тебе спокойно спится,
Звездочка моя, певунья,
Птица счастья, песня птица!

Час придет – и эта песня
Полетит над всей страною,
В синем-синем поднебесье
Станет звездочка звездою.

Элли-бэлли, спи, дочурка,
За день очень ты устала,
Дремлет сад, где ты играла,
Спишь ли, звездочка моя?

Элли-бэлли-бэлли-бэу,
Элли-бэлли-бэлли-бэу, спать пора
.

 

10нчы слайд

     а) “Кызыма” шигыре өстендә эш.

а) укытучы укуы;

     Кызыма

(Бишек җыры)

Шаян кызым син минем,

Таң йолдызым син минем,

Йөрәгемдә кабынган

Шатлык җырым син минем.

 

Синең гомерең җыр булып

Яңрар бәхет илендә,

Йолдыз булып янарсың

Син туган ил күгендә.

 

Таңнан торып, бакчада

Син уйнадың көнозын.

Аргансыңдыр, кил, кызым,

Йокла инде, йолдызым!

 

Әлли-бәлли-бәлли-бәү!

Әлли-бәлли-бәлли-бәү!

 

б) беренче тәэсирләр белән уртаклашу;

Әлли-бәлли-бәлли-бәү! Сүзләрендә тукталу.

11нче слайд

Сүзлек өстендә эш: авыр сүзләр өстендә эшләү, сүзләрне хор белән кабатлау;

        шаян - озорной

таң йолдызы - утренняя звезда

яңрар (яңгырар) - будет звучать 

бәхет - счастье

илендә - в стране

янарсың - будешь гореть

күгендә - на небе

таңнан торып - встав с рассветом

көнозын - целый день

 

        г) сүзләрне сүзлекләргә яздырту;

          шаян - озорной

  бәхет - счастье

  күгендә - на небе

  көнозын - целый день

 

 

        Шигырь өстендә эш

        12нче слайд

а) хор белән уку;

б) укучылардан икешәр юл укыту;

        в) 2-3 укучыдан  шигырьне тулысынча укыту.

3. Физкультминут  үткәрү

 

                  Шаян балалар.

Бигрәк шаян инде без,

Тик тормыйбыз бер дә без -

Чүгәлибез, торабыз,

Башны уңга борабыз,

Аннан сулга карыйбыз

Һәм сикерә башлыйбыз.

Кулларны күтәрәбез,

Аннары төшерәбез,

Шул арада иелеп

Басарга өлгерәбез.

Тирән итеп сулыйбыз,

Ял итәргә туктыйбыз.

 

Шигырь буенча биремнәр эшләү

13нче  слайд

а) Сүзләрнең транскрипциясен яз, тәрҗемә ит, дөрес итеп укы

Кызыма, шаян, шатлык, туган, йокла.

[къызыма], [шайан], [шатлыкъ], [тугъан], [йокъла].

Транскрипция билгеләре белән язылган сүзләрне хор белән кабатлау

14нче  слайд

б) Бирелгән сүзләрнең тәрҗемәсен тап

Счастье, звездочка моя, песня моя

15нче  слайд

в) Бирелгән сүзтезмәләрнең тәрҗемәсен тап

Моя озорница, моя утренняя звездочка,

Моя радостная песня, в счастливой стране

16нчы  слайд

г) Найди предложения , в которых говорится о том, что

- рано встала, целый день играла в саду;

- будешь сиять как звезда на небе;

- устала, наверное, дочка, спи уже, моя звездочка.

 

д) Попроси своего друга, чтобы он

- подошел к тебе;

- лёг спать;

- пожелай спокойной ночи.

е) Ике раслауның кайсысы дөрес:

1) - Йокла инде, кызым!

    - Йоклама инде, кызым!

2) - Син уйнадың көнозын.

    - Син уйнамадың.

3) - Шаян кызым син минем.

    - Усал кызым син минем.

4) - Йолдыз булып янарсың син.

    - Кояш булып янарсың син.

 

-Булдырдыгыз, балалар! 

III. Йомгаклау өлеше

1.     Дәрескә йомгак ясау:

-Шулай итеп, дәресебез ахырына якынлаша, әйдәгез бергәләшеп бүгенге дәрестә алган белемнәребезне искә төшереп үтик.

       - Бүген дәрестә нинди шигырь белән таныштык?

17нче  слайд

- “Кызыма” шигыре белән.

- Бу шигырьнең авторы кем?

- М.Җәлил нинди шагыйрь?

- Татар халкының бөек герой-шагыйре.

- М.Җәлилнең “Кызыма” шигыренең төп фикере нинди?

 - В своем стихотворени Муса Джалиль пишет о любви к своей дочери, называет ее ласковыми словами “Звездочка моя”, утренняя звезда,“птица счастья, песня птица”, сулит ей светлое будущее и, являясь любящим, заботливым отцом, призывает нас быть доброжелательными, искренними, внимательными, уважать друг-друга, дорожить семейными отношениями, почитать своих родителей, любить их. Являясь автором таких светлых, теплых строк Муса Джалиль предстает перед нами не только как поэт-герой, но и как высоконравственный человек.

Коротка была жизнь поэта, но в наших сердцах он будет жить вечно. Всем своим творчеством, всей своей жизнью он показал людям, как надо жить, как надо любить свою Родину, свой народ, свою землю. Так будем же достойны его памяти!

18нче слайд

2.     Өйгә эш бирү.

Өй эше: 1. “Кызыма” шигыренең беренче куплетын ятларга.

              2. Сәнгатьле укырга.

              3.  Рәсем ясарга.

19нчы слайд

   Дәрес “Бөек шагыйрь Муса Җәлил” исемле  җыр белән тәмамлана.

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок по татарскому языку в русскоязычной группе по теме "Стихотворение М.Джалиля "Дочери"."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Директор школы

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 916 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 07.11.2015 1332
    • DOCX 32.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Фахрутдинова Рафися Акрамовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Фахрутдинова Рафися Акрамовна
    Фахрутдинова Рафися Акрамовна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 16352
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к проведению ВПР в рамках мониторинга качества образования обучающихся по учебному предмету "Русский язык" в условиях реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 65 человек из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 239 человек

Курс профессиональной переподготовки

Русский язык и литературное чтение: теория и методика преподавания в сфере начального общего образования

Учитель начальных классов русского языка и литературного чтения

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 148 человек из 44 регионов
  • Этот курс уже прошли 222 человека

Курс повышения квалификации

Основы преподавания родного (русского) языка и родной литературы в образовательной организации

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 237 человек

Мини-курс

Родительство

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 12 регионов
  • Этот курс уже прошли 11 человек

Мини-курс

Фитнес: особенности занятий и специфика питания

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 117 человек из 43 регионов
  • Этот курс уже прошли 39 человек

Мини-курс

ФАОП: индивидуализированное образование и коррекционная работа

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
Сейчас в эфире

Консультация эксперта в сфере высшего образования. Как подготовиться к поступлению в вуз: простые ответы на сложные вопросы

Перейти к трансляции