Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Урок татарского языка "Интересная грамматика"

Урок татарского языка "Интересная грамматика"


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы

НИТ




Методик берләшмә җыелышында “Раслыйм”

кабул ителде һәм расланды

протокол №







Кызыклы грамматика.

(11 нче сыйныфлар өчен)










Кәримова Рәсимә Габделхәй кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы











2013 – 2014 нче уку елы


ДӘРЕС ПЛАНЫ.

I .Башлам (оештыру).

а) исәнләшү.

б) дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

в)укучыларны барлау.


II.Актуальләштерү.

а)укучыларда уңай психологик халәт тудыру.Тема, максат һәм дәреснең эчтәлеге белән таныштыру.

б)күренекле тел галимәсе Ф.Сафиуллинаның тел турында әйткән сүзләре белән таныштыру.


III Белем һәм күнекмәләрне кабатлау.

а)тактага плакат элү , мәкальләргә игътибарны юнәлтү.

б)Нинди сүз төркемнәренә каравын әйттерү.

в)Тест эшләү.


IV.Татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрне искә төшерү, ныгыту.
а)Өзекләр уку, чорын, авторын билгеләү.

б)Мәгънәсен аңлату.

в)Тәрҗемә итү.


ЯЛ МИНУТЫ (Җанатарларны ярыштыру)


VI .Нәтиҗә.


VII. Йомгаклау.

а)Куелган максатларга ирешү-ирешмәүне билгеләү.

б)Укучыларның белемнәрен бәяләү.

V. Өй эше бирү (сүзләр язылган карточкалар тарату)












Дәрес барышы.

I Оештыру.

Укытучы:-Исәнмесез,укучылар!Кәефләрегез ничек?

Укучылар:-Исәнмесез!

П.Актуальлэштерү


Укытучы:-Татар теле дәресен башлыйбыз. Безнең бүгенге дәресебезнең максаты , алдагы дәресләрдә алган белемнәребезне тагын да тирәнәйтү һәм ныгыту, шуларга таянып халык аваз иҗатының бер төренә кергән мәкальләр- не куллану, сүз төркемнәрен сөйләмебездә дөрес куллану. Күренекле тел галимәсе Ф.Сафиуллина үзенең бер хезмәтендә болай дип язган:

Тел дигән дәрья бар,төбендә энҗе —мәрҗән бар,

Белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр”.

Ә мин сезне белем дәрьясына чумарга чакырам. Безнең белемнәре­без нинди икән? Бүген дәрестә үзегезне күрсәтерсез.


III.Белем hәм күнекмәләрне ныгыту. (КОМАНДАЛАР ЯРЫШЫ)


  1. Мәкальләрне дәвам итегез.


Акылы барның теле…

Сүзнең кыскасы , бауның

Яңа дустым булды дип…

Ипи -тоз…

Кышкы кар…

Икмәк булса…

Йоз сум акчаң булганчы…

Кем эшләми…

Калган эшкә

Әйткән сүз…



  1. Тестлар ике вариантта бирелә.



1 НЧЕ ВАРИАНТ


1.Сыйфат нинди сорауларга җавап була?

а) Ничә? ничәнче? ничәләп?

б) Кем? нәрсә? ни?

в) Нинди? Кайсы? кайдагы?

2.Сыйфат ачыклап килгән сүз ничек атала?

а) Сыйфатланмыш.

б) Аерылмыш.

в) Саналмыш.

3. Артыклык дәрәҗәсен формалаштыручы нинди кисәкчәләр сызыкча аша языла?

а) Сыйфатның беренче иҗеге белән бернинди уртаклыгы булмаган.

б) Сыйфатның беренче иҗеге белән уртаклыгы булган.

в) Чалт, чатнама, тома, шыр, иң.

г) Ямь, кып, ап, шыр, тома.

4. Сыйфат нинди сүз төркеменә керә? .

а) мөстәкыйль сүз төркеменә

б) модаль сүз төркеменә

в) бәйләгеч сүз төркеменә
г)аваз ияртемнәре.

5. Сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләргә.
Ак кар,-караңгы төн, таза егет, тәүге мәхәббәт, матур кыз:
а) гади дәрәҗәдә;

б) чагыштыру дәрәҗәсендә

в) артыклык дәрәҗәсендә;

г) кимлек дәрәҗәсендә

6. Сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән?
Зур йорт, түгәрәк өстәл, уйчан бала, кызыл алма.
а) тәмамлык

б) аергыч

в)хәл

г) хәбәр

7. Исемнәр нәрсәне белдерә?

а) предметны;

б) предметның билгесен;

в) предметның эш-хәлен.

8. Татар телендә нинди исемнәр килеш белән төрләнә?

а) барлык исемнәр;

б) кайбер исемнәр;

в) шактый күп исемнәр.

9. Татар телендә ничә килеш бар?

а) 5;

б) 6;

в)7.

10. Баш килештәге исемнәр нинди җөмлә кисәге булып килә ала?

а) барлык җөмлә кисәкләре;

б) җөмләнең баш кисәкләре генә;

в) җөмләнең иярчен кисәкләре генә.

11. Иялек килешендәге исемнәр нинди җөмлә кисәге булып килә ала?

а) ия һәм хәбәр;

б) хәл һәм аныклагыч;

в) аергыч һәм тәмамлык.

12. Юнәлеш килешендәге исемнәр нинди җөмлә кисәге булып килә ала?

а) ия һәм аергыч;

б) хәбәр һәм аергыч;

в) хәлләр һәм тәмамлык.


2 НЧЕ ВАРИАНТ

1 Нинди сүзләр сыйфат була?

А).Предметның билгесен белдергән,

б).Предметның исемен белдергән.

В).Предметның санын белдергән

2 Татар телендә сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?
А)6 дәрәҗәсе.

Б) 4 дәрәҗәсе.

В)2 дәрәҗәсе.

3 Алар нинди кушымчалар белән ясала?
А).-ның,-нең,-тан,-тән,-га,-гә,-лар,-ләр.
Б).-ып,-еп,-тай,-тәй,-лык,-лек,-ганчы,-гәнче.
В).-рак,-рәк,-кылт,-келт,-сыл,-сел,-кылтым,-келтем.

4. Сыйфат ачыклап килгән сүз ничек атала?
А)Саналмыш.

Б)Сыйфатланмыш.

В)Аерылмыш.

5. Сыйфатларны табыгыз.
А) Бала, китап.

Б) Ап-ак, йомшак.

В)Укый, күрә.

6. Ясалышы ягыннан нинди сыйфатлар бирелгән?
Җилбәзәк, җилкуар.

А) Тезмә сыйфатлар.

Б) Ясалма сыйфатлар.

В) Саф кушма сыйфатлар

7.Саннар нәрсәне белдерә?

а) предметның исәбен;

б) предметның эшен;

в) предметның билгесен.

8. Сан ачыклаган исем ничек дип атала?

а) аныкланмыш;

б) сыйфатланмыш;

в) саналмыш.

9. Санның ничә төркемчәсе бар?

а) 3

б) 4

в) 5

10. Саннар жөләдә күбесенчә нинди кисәк булып киләләр?

а) ия

б) аергыч

в) хәбәр

11. Тәртип саннары нинди кушымча белән ясала?

а) –лар, -лэр

б) –ынчы, -енче, -нчы, -нче

в) -ау, -әү

12. Чама саны нинди сорауга жавап бирә?

а) ничә?

б) ничәнче?

в) ничәләп?





IV.Белем һәм күнекмәләрне әдәби әсәрләр үрнәгендә ныгыту.

а)өзекләр язылган карточкалар тарату.

Укытучы :Укыгыз һәм өзекнең мәгънәсен аңлатыгыз,авторын атагыз,кайсы чор,тәрҗемә итегез.

Укытучы:


  1. Таты булмас әгәр аш булса тозсыз,

Кызык булмас шулай ук булса шыр то.

Югалтма һич тә синчама хисеңне,

Кара һәр эштә хәлне һәм көчеңне”


  1. Бер вәзирнең бер белексез углы бар иде. Аны итеп , бер галим катына куйдылар кем:” Моңа тәрбия кылгыл, ул тәрбия бәрәкәте белән акыллы булыр”,- дип, галим аңа бераз вакыт гыйлем бирде, әмма аның тәбигате тәрбияне кабул итә торган түгел иде. Тәрбия тәэсир кылмады. Галим әйтте: ” Моны атасына итеп әйтегез: бу гакыйл булмас, әмма мине дивана кылды.”


  1. Тулган ай дик йөзең матур икәндер,

Ике битең кояш дик нур икәндер

Кашың кара сызылган күз өстендә,

Яна ай дик һавада- күк йөзендә.”


  1. Караңгы маяк кабызган ул ,

Кайнар сөткә сары майны тамызган ул

Болагы (суы) – саф,чәйгә һәркем су алгандай

Хаклыкка сусагандай куангандан.”


  1. Мин сездән үтенәм ,мине кызганмагыз... Мин ялгыз идем. Аңлыйсызмы, 25 яшькә кадәр ялгыз идем, сез ул ялгызлыкның авырлыгын белсәгез иде... Сез миңа җан керттегез...”


  1. Ана – бөек исем.

Нәрсә җитә ана булуга,

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен курке – ана булуда.”


Балаларның фикере тыңлана.


Җанатарлар белән уен. (карточкадан укыла)


V.Өй эшләрен аңлату. (Сүзләр язылган карточкалар таратыла.)

Укытучы: Бирелгән сүзләрне кулланып кыска инша язып килергә.

( Табигать, пристань, сап- сары, юеш, дөнья, ямь-яшел, Чулман, иртәнге, сәгатьләр, ямьле, су өсте, сәламәтлек, киләчәк,бәхетле тормыш.)


V1.Йомгаклау.

Укытучы:

-Димәк, без бүген дәрестә нәрсәләр өйрәндек?

-Сүз төркемнәрен кабатладык.

Укытучы:

-Исем, сыйфат, сан, нинди сүз төркеменә керәләр?

-Мөстәкыйль сүз төркеменә.

Укытучы:

- Шулай ук төрле чорларга караган әдәби әсәрләрне искә төшердек, халык авыз ижаты әсәрләрен кулландык.




VII.Нәтиҗә ясау.

1 .Куелган максатларга ирешү-ирешмәүне билгеләү.

2. Укытучы:Ә хәзер дәресебезне йомгаклап, актив катнашкан укучыларга билгеләр куябыз.

3. Укучыларның белемен бәяләү.

4. Дәресебез тәмам. Рәхмәт.







Өстәмә эшләр.

1)



Сыйфат дәрәҗәләре

Килеш белән төрләндерү

Төркемчәләрен билгеләү

1 вариант

ак, зәңгәр

Дәфтәр, ут

Унау, икенче, жиделәп,өч- дүрт,унбер

2 вариант

кара, яшел

Йорт, көн

Сиксән,өченче, меңләгән, алтау, унар.




2)”Сүзләр төзе” уены.

-МАК -МАК



3) Тиешле сүзләр өстәп укы.

  • .... кешеләргә зур файда китерә.

  • Йомшак кына ... исә.

  • Күктә якты ... йөзә.

  • ... тышта күңелле итеп уйныйлар.

(Терәк сүзләр: Ай, Урман, Балалар, Җил)





Җанатарлар белән уен:


1. Алфавитта алты хәреф:

Иң дуслар һәм туганар.

Татар сүзләрендә генә

Кулланыла торганнар.


2. Безне татар сузләреннән

Эзләп таба алмассыз.

Дөресен әйтеп бирсәгез

Оятка да калмассыз.


3. Баш хәрефебез юк безнең,

Аваз да белдермибез,

Шуның өчен дә сүзләрдә

Бик парлашып йөрмибез.


4. Бер гайләдә алтау без

Исем, зат алмашлыкларын

Төрләндереп ятабыз?


5. Без бары тик дүртәү генә

Кыйрык тагы йөрүче.

Без нинди хәрефләр икән,

Бармы берәр белүче?


6. Тамау төшкән кешеләр

Хәлебезне аңларлар.

Чөнки безне дөрес итеп

Алар эйтә алмыйлар.


57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 13.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров192
Номер материала ДВ-057770
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх