Казан
шәһәре Киров районының
“Аерым
предметларны тирәнтен өйрәнелә торган
151
нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
гомуми
белем муниципаль бюджет учреждениясе
татар
теле һәм әдәбияты укытучысы
Никитина
Лилия Владимировнаның
чыгышы
Ватан
һәм туган ил төшенчәләренең асылы.
“Ватанга
хезмәт – үзеңә хезмәт.”
Ватан
– билгеле бер кеше өчен ул үзе туган һәм гражны булган ил. Ватанны ярату хисе
туөган ил, туган җир, туган республика, туган авыл, туган шәһәр төшенчәләре
белән бәйле.Болар барысы да һәр кеше өчен иң якын, иҗ кадерле, иҗ изге
төшенчәләр булып торалар, алар кешедә бары тик уңай тойгылар гына
уяталар.Туган ил төшенчәсе күп мәгънәне үз эченә ала.Туган ил мөмкинлекләрен,
шәхескә уңай йогынтысын, педагогикада, яшьләрне тәрбияләүдә ничек файдаланабыз?
“Ватан
вә милләт күге астында яшәгән, һаваларын иснәгән, суларын эчкән вә икмәкләрен
ашаган ватаныгызны арттырып сөегез, моның исемен бөек итү өчен тырышыгыз.Ватан
– кешеләрнең хөрмәте вә һәркем хозурында тора торган кадерле бер
мактанычыдыр... Шуның өчен ватан өчен малыгызны кызганмагыз, көчләрегезне
аямагыз, ватан хакына болай фидакяр булмаган кеше анда яшәргә лаек түгелдер.Ата
вә анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә шулай сөегез,
милләтегез өчен хезмәт итүне җаныгызга бәхет дип белеге...”
Риза Фәхретдин
Ә без
укучыларыбызны , киләчәк буынны әлеге сүзләрнең асылына төшендерә алабызмы?
Алар әлеге сүзләрнең мәгънәсенә төшенә алырлармы? Моның өчен без нәрсәләр
эшлибез?Бөтен милләтләр үзләренең барлыкка килүләрендә, мөстәкыйль яшәүләрендә
мөһим роль уйнаган ил-йорт(Ватанга) мөкатдәс бер нәрсә итеп карыйлар, Ватанга
бәйле милли бердәмлекне бер изге нәрсә итеп кабул итәләр.Үзеңнең
ил-йортыңны олылау һәм хөрмәтләү милли холык формалашуда да зур роль уйный.
Ватанны һәм туган
илне ярату - иң әһәмиятле гомумкешелек сыйфатларының берсе. Кешелекнең
киләчәге, аның сәламәтлеге, табигатьнең чисталыгы, матурлыгы яшьләрдә шушы
сыйфатларның формалашуына бәйле. Хәзерге вакытта тәрбиянең бу юнәлешенә киңрәк
һәм тирәнрәк мәгънә салып, эчтәлеген баетып, әһәмиятен күтәреп ,аны шәхес
фомалаштыруга зур йогынты ясаучы фактор итеп кабул итү кирәк.Үсеп килүче яшь
бунны үз туган иленең гражданы итеп тәрбияләүдә түбәндәге максатларны
билгеләргә мөмкин:
-туган якның
тарихы белән таныштыру;
-туган якның
табигате белән таныштыру;
-сәнгате белән
таныштыру;
- әдәбияты белән
таныштыру;
-туган илең белән
горурлану хисе тәрбияләү;
-туган илгә
мәхәббәт тәрбияләү;
Ватанны ярату, аңа
тугрылыклы булу, аны саклау, аның белән горурлану, аңа хезмәт итү,аның матди
һәм рухи байлыкларын арттыру, табигый, тарихи, сәнгать байлыкларына сакчыл
булу тойгыларын берләштерә. Бу сыйфатларны формалаштыру өчен , укучы катнашында
башкарыла торган һәр төрле эшчәнлек ( уку, физкультура һәм спорт, туризм,
истәлекле , кызыклы һәм файдалы мәгълүмат чыганагы булган урыннарга
экскурсияләр, сыйныф сәгатьләре,барлык хезмәт төрләрендә катнашу һ.б.)
файдаланыла.
Әдәбият дәресләре
аша укучылар туган илнең узганы, мәдәният тарихы, дөньякүләм танылган әдәби
әсәрләр, сәнгать өлкәсендәге уңышлар, бу юнәлешләрдә эшләүче күренекле шәхесләр
белән танышалар. Бу әһәмиятле сыйфатны үстерүдә дәресләрдән тыш үткәрелә
торган чаралар, гаилә мөмкинлекләре, радио, телевидение тапшырулары, газета-
журнал материаллары, матур әдәбият әсәрләре кулланыла.
Ватанга,
халыкка тугрылык “ Ил йомышы – олы йомыш” булуны һәркем аңларга тиеш. Тәрбия
эшләре барышында бала үз эшчәнлегенең кешеләргә кирәклеген, җәмгыятькә
файдасын тоярга , шәхси канәгатьләнү сизәргә тиеш.Укытучы бала күңелендә нинди
орлыклар ятканын күреп алырга һәм аңардагы уңай сыйфатларны үстереп,
холык-фигыль формалашкан чорда кимчелекле яклардан әкрен-әкрен котыла барырга
,үсеп килүче яшь буынны, бүгенге көн проблемаларын дөрес аңлап, аларны тормышка
ашырырлык шәхесләр итеп тәрбияләү өчен күп төрле юллар эзләргә тиеш.Әлеге
тәрбия эшенең максаты, асылда, бала шәхесенең барлык эчке табигый көчләрен
хәрәкәткә китерүдән, аны физик һәм рухи яктан әзерләп, яңа җәмгыять
шартларында туган иленә тугрылыклы шәхес буларак эш итә алучы ирекле бер зат
итеп тәрбияләүдән гыйбарәт.
Кулланылган
әдәбият:
1.Ш.Ш.Җәләлиев
“Милли тәрбия нигезләре” Казан “Мәгариф” 2003
2.А.М.Низамов
“ Милли мәктәп”Казан “Мәгариф” 2005
3.Әдәплелек
дәресләре.” Көч һәм рух тамырлары” Казан “Мәгариф” 2000
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.