Инфоурок Другое Другие методич. материалыВнеклассное мероприятие "Каз өмәсе" (6 класс)

Внеклассное мероприятие "Каз өмәсе" (6 класс)

Скачать материал

Каз өмәсе (6 сыйныф)

 

Әссәләмегаләйкем” җыр

Берничә бала алга чыгып баса.

 

 

                   Адэлия        Атлар чаба урамнан,

                   Чалулый чаналары.

                   Җилдерәләрме белеп,

                   Белмичә чабалармы?

                   Каз өмәсе ич бездә,

                   Карда - каз түшкәләре.

                   Саклаган бәбкәләрем

                   Исемә төшкәләрме?

                   

 

                  Авылларда бүген кызлар җыры

Гармон моңы чыңлый өйләрдә.

Күңелләрдән күңелләргә күчеп

Кабатлана иске көйләрдә.

 

 

                Камила        Бүген бездә каз өмәсе

Уз, рәхим ит, әйдә кунакка,

Өреләре чыккан каз ашларын

Табалмассың башка эзләп тә.

 

 

 

 

Музыка залы татар карчыгының өе кебек бизәлә. Салмак кына татар халыкының “Каз канаты” дигән көй уйнап тора.  Каз өмәсе өчен кирәкле әйберләр, алдан тиешле урынга куела. Әби чыга, сөйләнә:

Әби:-И, и, и, гөмеркәйләр, менә тагы каз өмәләре җитте (тәрәзәдән карый). Нишләп бу кызлар һаман юк икән, кояш күтәрелеп бетте бит инде.

“Каз канаты” көенә кызлар көянтәгә чиләк асып керәләр, көянтә-чиләк белән 3-4 күнегү ясыйлар, көянтә, чиләкләрне илтеп куялар.

 

Әби: Рәхмәт яугырлары, буш килмәгәннәр, үзләре белән су да алып килгәннәр. Бабай, кая син, чык, кызлар килеп җитте.

Бабай: Чыгам, карчык, изге сәгатьтә, балалар. Әйдәгез, балалар эшне     башлар алдыннан дога кылып алыйк.

Алдан  юкәдән каз бәйләргә бау әзерләнә, казлар ясала.

Әби: Әйдәгез, балакайларым, бауларны алыгыз, Аллаһка тапшырдык.

http://sabyem.ru/wp-content/plugins/wpaudio-mp3-player/wpa_play.gifКаз каңгылдый

Кызлар бауларны алып, әби белән бабай артыннан чыгып китәләр, магнитофоннан каз тавышлары ишетелә, кызлар икешәр каз тотып керәләрләр дә, казларны йолкый башлыйлар).

(Кызлар сөйләшә, гармунчы көй уйнап утыра.

Зарина:

-Карале синеке симезме?

 

Камилә:

-Кая, кая синеке ябыккан бит.

 

Нурия:

-Матур итеп йолкы, ерта күрмә.

 

Элина:

-Казыңны ашагансың бит.

(Әби керә)

 

Г. Ильнара И, кызлар, казлары бигрәк тә симез, әйме?

 

Ариана: Шырпылы гына була күрмәсен инде.

 

 

Адэлия: Кызлар, иртәгә кемдә икән каз өмәсе?

 

 

Мохинур : Бәдри әбиләрдә.

 

 

Әби: Әйе, иртәгә, Бәдри әбиегезгә каз өмәсенә барырсыз, балакайларым. (Әби кызлар янына утыра да). И-и-и, әйтмә инде, балалар, үзе кызык, үзе ямансу инде шушы каз өмәләре. Казның итеннән нинди генә ризыклар әзерләмиләр. Алай гынамени әле, татар халкының иң зур күчтәнәче кунакка барганда каз булган. Туйларда яшьләрне  хәзер дә зурлап, изге теләкләр, пар булып яшәүләрен  теләп,  зурлап пар каз чыгаралар. Ә килен булган кыз, каз мамыгыннан пар мендәр алып килгән. Карагыз әле, кызлар, әниләрегез сезгә дә пар мендәрләр әзерләгәннәрдер инде, әйме? (Кызлар көлешәләр, әби казларны карый-карый). Әй, казларны йолкып бетерә язгансыз бит, телемә салынып утырам икән, өстәл әзерлисем, каз коймагы пешерәсем бар бит (Әби икенче бүлмәгә кереп китә).

 

 

            Татар халык җыры "Каз канаты" яңгырый.

               Пәрдә ачыла. Кызлар җырлыйлар.

      Кызлар.   Каз канаты ак була,

                       Ир канаты ат була.

                       Чит җирләрдә йөргән чакта

                       Бик сагынган чак була.

                       Каз канаты каурый-каурый.

                       Хатлар язарга ярый.

                    Уйнамагач та көлмәгәч,

                    Бу яшлек нигә ярый.

 

 (Җыр җырлап егетләр керә)

Эх сез кызлар, нурлы йөзләр.

Ут чәчрәтеп үтәсез.

Мәхәббәтле караш белән

Йөрәкләрне өзәсез.                 2 тапкыр

Эх сез, сылулар,

Карагыз безгә.

Йөрәкләргә ялкын өстәп

Үтәсез гел дә.

Эх, сезгә, сылулар

Сөю уты  кабынган.

Ул утларның ялкынында

Безнең сөю салынган.

 

 

 

 

Эльдар:

-Исәнмесез, кызлар.

 

 

Кызлар:

-Исәнмесез егетләр.

 

 

Нияз .Кызларыгыз симез булсын.

Әй, юк ла, казларыгыз симез булсын.

 

 

 

Оля :

-Егетләр, сезгә кем кирәк?

 

 

Роберт:

-Безгә матур кыз кирәк.

 

 

Нурсибә:

-Ул кызыбыз бик елак.

 

 

Дамир :

Конфет, прәннек бирербез.

 

 

Алия :

-Конфет, прәннек яратмый.

 

 

С. Эльдар

-Яратмаса, эләкми.

(Конфетны яшереп куя. –Үзем дә бик яратам мин аны... )

 

 

Әби:

-И, балакайларым, егетләрнең килүе бик әйбәт булды әле.

Әйдәгез бергәләп безнең яшь чактагы “Чума үрдәк, чума каз;

уенын уйнап алабыз.

 

 

 (Уен уйнала)

 

  Зарина. Әйдәгез табышмаклар әйтешәбез.

                Суда йөзә, бик күп илләрне гизә. Ул нәрсә?

 

 

  Альберт. Каз, үрдәк.

                  Соскы борын-бакылдык,

                  Күп сөйләшә-такылдык.

 

 

Алия .  Үрдәк.

        Башы тарак, койрыгы урак,

            Кычкыртып быргысын, уята барысын.

 

 

 

   Нияз.Әтәч.

                  Яратканга да ябышкан,

                  Яратмаганга да ябышкан.

(кызлар белмиләр) - Белмәделәр,белмәделәр. Җәза бирәбез.

 

 

 

Роберт.      Ата каз кебек биеп күрсәтсеннәр.

 

 

 

С. Эльдар       Әтәч булып кычкырсыннар.

 

 

 

Кызлар. Без биибез

 

  Сәхнәгә биюче кызлар чыга. Салмак бию башкарыла.

 

 

 

              Егетләр чыга. Кара- каршы җырлашалар.

 

 

 

  Егетләр.       Каз канатлары йолкасыз,

                        Йолкып ни майтарасыз?

                        Бу өйләрдә җырлап-көлеп,

                        Кемнәрне юатасыз?

 

  Кызлар.        Каз канатларын йолкабыз,

                        Йолкып, эш майтарабыз.

                        Җырлап-көлеп, уйнап-биеп,

                        Күңелне юатабыз.

 

  Егетләр.       Каз канатларын алырсыз,

                        Сыдырып-сыдырып салырсыз.

                        Бик авырсыз, бик сабырсыз,

                        Ахры ятка калырсыз.

 

   Кызлар.        Каз канатларын алырбыз,

                         Сыдырып-сыдырып салырбыз.

                         Сабыр төбе-сары алтын,

                         Үз теләгәнгә барырбыз.

 

 

 

                                    "Аптыратыйммы" уены

 

Ильназ.Ай-яй, каты әйттерәләр! Аптыраттылар бит , ә?

 

Нурия. Аптыратыйммы?

 

Ильназ.Аптырат.

 

 Нурия. Аптыраткан диярләр.

 

Ильназ.. Алайса, аптыратма.

 

. Нурия Ә ник аптыратмыйм?

 

Ильназ.. Аптыраткан диярләр, дигәнгә, аптыратма.

 

Нурия. Ә ник аптыраткан диярләр дигәнгә аптыратмаска?

 

Ильназ. . Аптыраттың бит инде.

 

Зарина. Ә егетләр җиңелделәр, җиңелделәр.Алар  әле йолдыз да саный белмиләрдер.

 

Ильназ.. Көндез йолдыз санап була димени?

 

  

 Зарина. Була, ник булмасын, бик була. Менә шулай, тун җиңеп тотасың да аннан торба ясыйсың. Ул йолдызларны якынайтып та, көндез дә, төнлә дә күрсәтә. (карый)  Әнә Киек Каз Юлы, Җидегән, Тимерказык йолдызлары....

 

 

 

Ильназ.. (карый) Берни дә күрмим.

 

 

  Г. Ильнара. Тукта,тукта, җиңне югарырак күтәрергә кирәк.( Урындыкка басып, җиңне күтәрә.3 нче кыз "торбага" су сала.Егет чылана).Я, ничек, күрдеңме йолдызны? Ничә йолдыз саный алдың?

 

 

 

Ильназ.. (сер бирми) Күкне болыт каплаган. Яңгыр яварга чамалый, ахры.

 Кызлар, канат сыдырасыбыз да бар бит әле. Әйдәгез әле, кем остарак сыдырыр икән?

              Бию көе яңгырый. Канат сыдыралар.

Бер- берсенә канат бирешәләр. "Канат сату" уены уйнала.

                   (Кызлар түгәрәккә тезеләләр, егетләр кызларның алларына басалар. Кызлар, икешәр

канат тоткан килеш, , әйләнә-әйләнә бииләр.)

 

 

 

С. Ильнара. Канат сатам, канат сатам. Кем ала?

 

 

Егетләр. Без алабыз.

 

 

Оля. Канат сату –кызык уен, каз өмәсендә була.

 

 

 

Наил. Таныштыра, дуслаштыра

Яшьләрне иске йола.

 

 

 

Нурсибә. Саткан канаткаем ап-ак,

Тап кунмасын гомергә.

Гел ак булсын, гел пакь булсын,

Сафлык бирсен күңелгә.

 

 

Ринат. Синдә – канат, миндә - канат,

Ике канат пар булсын!

Канат саткан чибәркәем

Мәңгелеккә яр булсын!

 

 

Барысы бергә. Каз канаты каурыеннан

Ясарбыз әле каләм.

Ерак җирләргә очсак та,

Язарбыз әле сәлам.

 

 

Ариана. Канат сатам. Кем ала?

 

 

С.Элдар. Мин алам. Бәясе күпме?

 

 

Ариана. Осталыгың ниндидер бит?

 

 

С.Элдар.Риза булсаң, чык каршыма биергә.

(“Күмәк бию башкарыла.)

 

 

Элина. Канат сатам. Кем ала?

 

Дамир. Мин алам, бәясе күпме?

 

Элина.. Җырла дип әйтер идем, җыр капчыгың тулымы?

 

Дамир. Сезгә дип бер җыр җырлыйбыз, күңелегез булырмы?

 

 

(”Өммехани “ җыры башкарыла)

 

 

Әби: Менә шулай, уеннар уйнап,җырлап – биеп ,каз өмәсен  бик күңелле итеп үткәрә идек . Тагын шундый йола була торган иде. Канат каурыйларын ишек төбеннән су буена кадәр чәчә идек. Әйдәгез, балалар, быел да йоласына туры китерик, канатларны бергәләп Өсән буена кадәр чәчик.

  Әби алдан бара, балалар арттан каурый чәчеп баралар. (Талгын музыка уйный)

 

Әби (сөйләнә-сөйләнә): Алдан барсын әткәсе, арттан барсын әнкәсе, әткәсенә-әнкәсенә иярсеннәр  утыз-кырык бәбкәсе!

 

Балалар: Дөньялар имин булсын!

                          

 Мохинур           Каурый сибәм су юлына,

                           Ишле булсын казыгыз.

                           Өмәләрдә эш күрсәтеп,

                           Дуслар табып калыгыз.

 

 

Г.Н.Менә шулай каз өмәсен

Татарда үткәргәннәр.

Ә яшь кызлар күңел биреп,

Бу эшкә өйрәнгәннәр.

 

Балалар кире кереп тезелеп басалар. ”Юкка түгелдер “ җыры башкарыла

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие "Каз өмәсе" (6 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Заведующий отделом архива

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 948 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.02.2016 562
    • DOCX 60.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шакирьянова Айгуль Рамзиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шакирьянова Айгуль Рамзиевна
    Шакирьянова Айгуль Рамзиевна
    • На сайте: 8 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4452
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой