Гаилә бәйрәме (2017 ел)
Алып баручы. Кадерле балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар, хөрмәтле кунаклар бүген бездә Гаилә бәйрәме!
Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана
бу сүздә! Бала hәм гаилә. Бу ике сүз тыгыз бәйләнгән, баланы гаиләсез, гаиләне баладан
башка күз алдына китерүе кыен. Тату гаилә – ил терәге, Бала өчен иң кирәге.
Тату гаилә бердәм булса, бала бәхетле була.
Дөньяларда яшәү рәхәт,
Туганнар бергә булса;
Гаилә учагы hәрвакыт
Безне җылытып торса.
Тормыш җиңел
бергәләшеп,
Тату торганда.
Янәшәдә әти белән
Әни булганда!
Шулай итеп хөрмәтле кунакларыбыз, гаилә бәйрәмебезне башлап җибәрәбез
һәм сүзне балаларның үзләренэ бирәбез.
Жыр: «Дустым бар»
Алып баручы. Дөньяда ничек яшәргә, кеше булырга өйрәтүче дә,
сине яратучы, яклаучы да ул безнең гаилә. Гаилә ул – җылы учак. Гаилә никадәр
нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә ул – иң олы
таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.
Котлы булсын,
әтиләр,
Бәйрәм көнегез.
Без барыбыз шул
теләктә.
Бүгенгедәй шат
елмайган йөзегез
Шатлык өсти безнең
йөрәккә.
Тормышта сез ныклы
терәксез,
Безнең өчен һәрчак
кирәксез.
Яңа һөнәр
өйрәнгәндә
Акыллы киңәш
бирергә.
Эшне эшләргә
бергәләп,
Алтын куллы әти
кирәк.
Нәни кулларым
белән мин,
Тик сиңа диеп
кенә,
Эшләдем бүләгемне,
Бик зур көч куеп
менә.
Бик зур рәхмәт,
әтием,
кадерлем,
бердәнберем.
Олыгайгач, сине
мин
Үзем тәрбияләрмен.
Әтием белән әнием
–
Ике канат терәгем.
Тигез, бәхетле
яшәгез, -
Тик шул гына
теләгем.
Җыр “Әтиемә” .
Алып баручы:
Әтиләр
узган җирдә
Шаулый
игеннәр.
Әтиләр
йөргән җирдә
Яшәрә
гөлләр.
Тыныч
көннәрне бүләк итүче,
Илебез
данын бөек йөртүче
Әтиләрдә
бит туган ил көче!
Ил терәге – ир
егетләр булса, гаилә терәге әтиләр. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора.
Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә балаларыгыз үсә
төшкәч тә, аларга үрнәк әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне
биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәгез.
Бүген бәйрәм
көнендә,
Әтиләрне
котлыйбыз.
Шатлык, бәхет,
сәламәтлек
Һәммәгезгә
телибез.
Мин дә әтием
шикелле
Шофер булырга
уйлыйм.
Шуның өчен
һәрвакыт
Машина белән
уйныйм.
Үсеп тизрәк шофер
булсам
Нишләргә белер
идем.
Урамдагы бөтен
кызны
Утыртып йөрер
идем.
Жыр «Солдатта
булган дилэр»
(музыка янгырый,
бии-бии, кулына кэрзин белэн чэчэклэр тоткан ЯЗ белэн янгыр керэ)
Яз:
Боз хэм кар эреде, сулар йогерде.
Елап елгалар,
яшьлэр тугелде.
Коннэр озая,
тоннэр кыскара,
Бу кайсы вакыт:
йэ, эйтеп кара!
Балалар:
Яз .
Яз:
Исэнмесез, нэни дусларым! Сез мине таныдыгызмы? Эйе, мин – Яз булам.Э минем
дустымны таныдыгызмы сон?
Балалар:
Янгыр
Янгыр: Елтыр –
елтыр елтырыйм,
Челтер – челтер
челтерим.
Ерганак мин – кар
суы,
Елгага агам туры,
Елларга агам туры…
А.б.
Исэнме, Яз! Хуш килден, янгыр! Сине куптэн без сагынып котэбез.
Яз:
Яз бэйрэме белэн дуслар,
Тэбриклим сезне,
Тамчы:Куп
шатлыклар алып килсен
Бу – яз бэйрэме.
Март аенда, кар
өстендә,
Кояш нурлар уята-
Яз килә каршы
алыгыз –
Дигән хәбәр
тарата.
Без беләбез, җылы
язның
Иң беренче бәйрәме
–
Әниләр, әби-апалар
Хатын-кызлар
бәйрәме!
Тышта яз әле
Яңа башлана:
Тамчылар тып-тып
Түбәдән тама.
Кояш ныграк җылыта
Әни ешрак елмая.
Әниебезгә
җырласак,
Күңеле шат
булачак.
Җыр «Яз житэ».
Бүген бездә
хатын-кыз бәйрәме,
Шатлык җыры илем күгендә.
Әниләрне бәйрәм
белән котлап,
Кошлар җырлый
туган җиремдә.
Өй түрендә
гөлбакчада
Җырчы кошлар
сайраша
Бүген – әниләр
бәйрәме,
Бүген – зур бер
тамаша.
Кояш көлә, мин
елмаям,
8 март бүген.
Бүген әниләр
бәйрәме,
Шуңа күңелем шат
минем.
Кайсын юам, кайсын
җыям,
Чиста булсын, ак
булсын
Әниләрнең
күңеледәй
Бөтен нәрсә пакъ
булсын.
Бәйрәм бүген,
бәйрәм диеп,
Бар дөнья көлеп
торсын
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп
торсын
Әти дә көлеп
торсын!
8 март
Әни бәйрәме.
Бүләк итәрмен
Чәчәк бәйләме.
Ничек табарга
Кайда чәчәк бар?
Кая карама –
Каплаган ак кар.
Әнигә шигырь
Бирдем бүләккә.
«Гомергә», - ул, -
Калыр йөрәктә.
Алып баручы:
Э хәзер балалар, әйдэгез, яланга барып чәчәкләр җыеп кайтабыз.
Уен «Чэчэклэр
жыябыз» (балалар белэн)
Иртүк торып битен
юган
Кем уяткан
Ләйләне?
Уятмаган, үзе
торган
Бүген әни бәйрәме.
Тузаннарны сөртеп
чыктым
Коедан су
китердем.
Әни эштән кайтуына
Бөтен эшне
бетердем.
Бүлмәләрне
җыештырдым,
Бар җир ялт итсен
әле.
Үзенең бәйрәмендә
бер,
Әни ял итсен әле.
Әни диеп язып
куйдым
Яңа яуган ак
карга.
Таптамагыз, һич
ярамый
“Әни” сүзен
таптарга.
Әниемнең әнисе
Әбием була минем.
Әни генә түгел
әле,
Ул минем дәү
әнием.
Тәмле ашлар
пешерә,
Матур гөлләр үстерә,
Өебезнең нуры ул
Барыбыздан олы ул.
Алып баручы. Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызның сезгә булган
рәхмәтен, җылы хисләрен бию аша кабул итеп алыгыз.
Бию «Чэчэклэр
болында».
Нигә бүген бөтен
җирдә
Чәчәкләр балкый
безә,
Нигә кояш балкып
карый –
Беләбез һәммәбез
дә.
Бүген- әниләр
бәйрәме,
Бүген җирдә
тантана.
Кояш шуңа көлә
бүген,
Гөлләр шуңа
шатлана.
Әниләрнең
бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый
бүген
Җирдә барлык балалар.
Көннәр якты булсын
өчен әни кирәк,
Ашлар тәмле булсын
өчен әни кирәк,
Дөнья якты булсын
өчен әни кирәк!
Алып баручы: Әйдәгез әле әти-әниләр, сез дә бераз уен уйнап ял итеп алыгыз.
Уен “Токмач кисү”.
Сигезенче март
бүген
Безнең өйдә зур
бәйрәм
Әти чәчәк бүләк
итте
Әниемә бер бәйләм.
Бәйрәмегез котлы
булсын,
Языгыз шаулы
булсын,
Йөзләрегез нурга
тулсын,
Кояштай балкып
торсын.
Тагы гүзәлрәк
таңнар
Уянсын туган
җиргә.
Әниләр! Кояш
гомере
Телибез бүген
сезгә!
Алып баручы. Әни – кояш кебек берәү генә. Аларны борчымагыз, аларга булышыгыз. Аларны яратыгыз.
Әниегез сезне матур сүзләр белән шатландырса, әтиегез үзенең акыллылыгы,
дөньядагы күп нәрсәне белүе белән сөендерә. Әтиләр дә, әниләр кебек балаларын
яраталар. Кулларына алып иркәләүче дә, төрле шаян сүзләр әйтеп уйнатучылар
да – әтиләр. Әтиләрегез – гаиләгездә иң зур кеше, баш кеше, чөнки әтиләр
гаиләнең башка кешеләре турында кайгырта. Өйдәге иң авыр эшне дә әтиләр эшли.
Әйдәгез, иң кадерле кешеләребезгә
бию бүләк итик.
Бию
«Моряки». (Риназ, Руслан, Камил,
Нияз, Самат, Адель, Эльвир, Стас, Назим, Самир)
Йөзең синең
һәрвакытта
Балкып тора,
әнием.
Аш-суыңнан тәмле
исләр
Аңкып тора әнием.
Нинди назлы, нинди
эшчән
Синең куллар
әнием!
Бөтен дөнья бәйрәм
итә
Сине зурлап,
әбием!
Әйтәсебез килә
бүген
Кадерле әниләргә –
Бу бәйрәм дөньяга
килгән
Кояш нуры сибәргә.
Бу бәйрәмдәге
җылылык
Гасырларга
җитәрлек.
Сезнең назлы
кулларыгыз
Әкиятне чын
итәрлек.
Күрәсезме, бүген
кояш
Ничек матур елмая.
Әниемнең бәйрәмен
Ул да бит көтеп
ала.
Безне назлап
үстергәнгә
Әниләр рәхмәт
сезгә!
Һәрвакыт эшчән
булганга
Әниләр рәхмәт
сезгә!
Җырла дисәгез,
җырлыйбыз
Бер дә каршы
килмибез.
Карап торыгыз
әниләр,
Җырлый-җырлый биибез
Җыр “Без яулыклар юабыз”.
Алып баручы:
Әни, син минем җирдәге
Иң якын кешем!
Әни, син минем күктәге
Якты кояшым!
Таң йолдызын хәтерләтә
Синең күзләрең.
Балдан да татлы тоела
Синең сүзләрең.
Үләннәрдән дә йомшактыр
Синең чәчләрең.
Сиңа булсын кулымдагы
Матур бүләгем!
Алып баручы: Кадерле
әниләребез, балаларыгызның сезгә дип ясаган бәйрәм бүләген кабул итеп алыгыз.
Бүләк тапшыру.
Яшәсен әти-әниләр
Сәламәт hәм шат булып
Кызларының, улларының
Кадерлеләре булып.
Иң кадерле кешеләр сез,
Әтиләр hәм
әниләр.
Сез булганга, балалар да
Тыныч, рәхәт яшәрләр.
Без телибез имин
көннәр,
Гел шатланып типсен
йөрәкләр,
Гаиләдә бәхет, муллык,
сәламәтлек булсын,
Кабул булсын әйткән
теләкләр.
Алып баручы. Хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар,
шушының белән әзерләгән чыгышыбыз тәмам. Балаларыбыз әти-әниләренең пар канаты
астында сау-сәламәт, тәүфыйклы булып үссеннәр. Үрнәк
гаилә булып, балаларыгызның игелеген күреп, шатланып яшәвегезне телибез.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.