“Өч
кыз” әкиятен сәхнәләштерү
Максат: балаларда әниләргә карата игътибарлылык үстерү;
ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Кичәгә әзерлек: балалар белән татар телендә әни турында җырлар
өйрәнү.
Җиһазлау: кичәдә куллану өчен музыкаль үзәк, тиен, балалар
өчен татар халык киемнәре, атрибутлар.
Солтания
әни:
Бишек
җыры җырлый, кулында бала.
Йөгереп кызлар
керә: Әнием!
Солтания
әни:
Минем
кызларым, йолдызларым йокыдан торганнар! Әйдәгез әле, мин сезгә тәмлушкәләр
пешердем!
Сез
ашагыз, аннан уйнарсыз.
Ә мин
эшкә барам.
Кызларымның
тамаклары тук, өсләре бөтен булсын!
УЕН
(кызлар уйный, чәчләрендәге бантик урнына яулык ябалар)
Солтания
әни:
Кызларым
бик сылу, бик уңган булып үсеп җиттеләр!
Әминә
кызым бик оста рәсем ясаучы, Мәликә кызым тегүче, Сәйдә кызым бик тәмле
пешерүче!
(Малайлар
керә. бию) Солтания кызларга бирнә җыя. 3 төенчек төйни.
Әминә: Әнием! Безгә туган йорттан китәргә
кирәк инде.
Солтания әни: Бәхетле
булыгыз, кызларым! Игелек күрегез!
Мәликә: Рәхмәт, әнием, җылы сүзләрең өчен!
Сәйдә: Сау бул, әнием!
Солтания әни: Кызларым,
мине онытмагыз!(Кул болгап кала)
- (Музыка. Иңенә шәл
сала.
Авыр сулый. Тәрәзәдән күзәтә..)
Солтания әни: Хәлем дә
авырайды. Картайдым да. Кызларым да күренмиләр. Инде нишләргә? Кемгә
барырга? (Урындыкка килеп утыра)
Тиен: Минем
авылда яшәүче дус әбием бар. Әбекәйнең хәлен белеп кайтыйм әле, ничек яшәп ята
икән.
Җырлый-җырлый
бара, әбинең өенә килеп җитә.
Тиен: Кая соң
бу әбекәй, ишек алдында да күренми? Әллә авырып киткән инде. Тиен:
Әби, исәнме? Менә, сиңа урманнан күчтәнәчләр алып килдем.
Солтания
әни:
Рәхмәт,
Тиенкәй. Үзем дә сине көтеп ята идем. Тиен дустым килми калмас, хәлемне белми
калмас, диеп. Сиңа үтенечем бар иде, тиенкәем, менә авырып киттем бит әле.
Зинһар өчен, кызларыма барып әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче.
Тиен: Ярар,
ярар, әбекәем. Җилдән җитез булырмын, хәзер барып әйтермен. (Тиен чыгып
йөгерә).
Әминә
җырлый-җырлый кер юа.
Тиен: Исәнме, Әминә!
Мин сиңа әниеңнән хәбәр китердем. Әниең авырый, бар, хәлен белеп кайт.
Әминә: Һай,
бик барыр идем дә, керләрне юып бетерәсем бар шул.
Тиен:
Шулаймыни? Сине карап үстергән әниеңнән шушы ләгәннәрдән, керләрдән
кадерлерәкмени? Алайса, син шушы ләгәннәреңнән гомереңә дә аерылма.
Кыз
гөберле бакага әверелә, аның суга чумган тавышы ишетелә.
Тиен: Әй,
тәүфыйксыз бала, ана кадерен белмәсәң, шулай була ул. Кая, Мәликә янына барып
карыйм инде.
Мәликә җеп
эрләп утыра, җырлый.
Тиен (ишек
шакый): Мәликә, бу мин, әниеңнең дусты, тиенкәй, сиңа хәбәр алып килдем.
Әниең авырып урын өстендә ята. Барсана, хәлләрен белеп кайтсана.
Мәликә: Һай, бик
барыр идем дә, базарга кадәр җеп эрләп бетерәсем бар шул.
Тиен:
Игелексез бала икәнсең. Анасының кадерен белмәгән, үзе дә рәхәт көн күрмәс.
Алайса, син шул җепләреңнән беркайчан да аерылма. Бөтен гомерең җеп эрләп
үтсен!
Уртанчы
кыз үрмәкүчкә әверелә. Тиен ачуланып чыгып китә.
Өченче кыз
Сәйдә җырлый- җырлый камыр баса. Тиен тәрәзә шакый.
Сәйдә
(йөгереп
чыга): Тиенкәем, син икәнсең. Нигә син бик күңелсез? Әнием авырыймы әллә?
Тиен: Әйе шул,
әниегез авырып китте.
Сәйдә: Ах,
әнием!!!!
Тиен:
И,
сөекле бала, гомерең буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит. Кешеләр дә сине
сөярләр, яхшылыгыңны онытмаслар.
Әниләре
янына килеп җитәләр.
Сәйдә: Исәнме,
әнием! Кай җирең авырта? Хәзер чәй куеп җибәрәм. Мәтрүшкәләп, баллап чәй эчкәч,
хәл кереп китәр.
Солтания
әни: Рәхмәт,
балакаем. Тиенкәем, олы кызларым ник күренмиләр, син аларны чакырмадыңмы әллә?
Тиен:
Чакырдым, әбекәй, тик алар ана кадерен белмиләр. Мин аларны каргадым, олы кыз Әминәне
– бакага, уртанчы кыз Мәликәне үрмәкүчкә әйләнде.
Солтания
әни:
Һай,
алай итәсең калмаган, тиенкәй, менә кулда ун бармак, аларның кайсын гына
тешләсәң дә, авырта. Балалар да шулай газиз, аларның берсен дә җәберлисе килми.
Сәйдә: Менә,
чәй дә кайнап чыкты. Әйдә, әни, син менә монда утыр. Тиен, син дә кил.
Шулвакыт
“гафу ит” дигән тавыш ишетелә. Бака күренә.
Әминә: - Әни, гафу ит.
Солтания
әни:
Һай,
балакаем! Менә бит, үз гаебен таңлаган. Гафу итәм, балам!
Бака кызга
әйләнә, әнисен кочаклап ала.
Әминә: - Әнием, бәгырем,
гафу ит мине. Мин беркайчан да сиңа каты күңелле булмам. Һәрчак сиңа
булышырмын, кадерләп кенә торырмын.
Тагын
“гафу ит” дигән тавыш ишетелә. Үрмәкүч күренә.
Мәликә - Әни, гафу ит.
Солтания
әни:
Гафу
итәм, балакаем, сине дә гафу итәм.
Үрмәкүч
кызга әверелә, әнисен кочаклап ала.
Мәликә - Әнием, бәгырем,
гафу ит мине. Мин беркайчан да сиңа каты күңелле булмам. Һәрчак сиңа
булышырмын, кадерләп кенә торырмын
Солтания
әни:
Менә,
хәлем яхшырып китте, балалар, сезне сагынудан булган икән авыруым. Рәхмәт
сезгә, балакайларым. Һәрвакыт яхшы булыгыз.
Ю.
Ислам
Әниләрне
күз карасы кебек,
Саклый
курик җәбер-золымнан.
Нигә
генә кадерен белмәдек, дип
Үкенерлек
булмыйк соңыннан
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.