Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / Ачык дәрес "Борынгы һәм хәзерге савыт - сабалар"

Ачык дәрес "Борынгы һәм хәзерге савыт - сабалар"


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Дошкольное образование

Поделитесь материалом с коллегами:





Тема:

«Борынгы һәм хәзерге савыт-сабалар»





Автор:

Аетова Гөлназ Атласовна















Максат: Балаларны татар халкының элекеге савыт-сабалары белән таныштыру.

Бурычлар:

  1. Татар авыл күренеше белән таныштыру, хәзерге һәм элекке заманда кулланылган савыт-саба турында белемнәрен ныгыту;

  2. Балаларның кабул итүләрен, фикерләүләрен, хәтерләрен, сүзлек байлыгын үстерү, сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү;

  3. Татар халкының көнкүреш предметларына кызыксыну тәрбияләү.

  4. Чынаякка бизәк төшерү.

Җиһазлар: самавыр, чуен чүлмәк, чәйнек, тимер калаклар, агач кашыклар, чынаяк белән тәлинкә, клей, манный ярмасы.

Эшчәнлек барышы

Балалар кулга-кул тотынып түгәрәккә басалар һәм чиратлашып бер-берсенең кулын кысып: “Исәнме ...(исемен әйтә)! Мин сине күрүемә бик шат”,- диләр.

Тәрбияче: Балалар, мин бүген авылда яшәүче әби булам (яулык бәйли) һәм сезне авыл өенә кунакка чакырам. Әйдәгез балалар, рәхим итегез, түрдән узыгыз!

Балалар алдан әзерләп куелган урыннарга утыралар. Өстәлдә савыт-саба: самавыр, чәйнек, чуен чүлмәк, кәстрүл, тимер калаклар, ачач кашыклар куелган.

Тәрбияче: Карагыз, әле, минем өстәлдә нәрсәләр бар? (Самавыр, чуен чүлмәк, чәйнек, калаклар, агач кашыклар, кәстрүл, таба, чүмеч, чынаяк, тәлинкә)

Бик дөрес, балалар. Бу әйберләрнең барысын бер сүз белән ничек әйтергә була? (Савыт-саба)

Савыт-сабалар нинди? (Чиста, юылган, матур, ялтырый)

Ә нинди материалдан ясалган алар?(пыяла, тимер, агач, пластмасс) Пыяла савыт – саба белән уйнарга ярыймы, балалар? (Юк. Чөнки алар тиз ватыла һәм киселергә мөмкин).

Әйе, балалар, дөрес әйтәсез, савыт-сабаларымны бик яратам, шуңа күрә мин аларны чистартып, ялтыратып, юып торам. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә җавабын өстәлдән табыгыз:

Ничек кенә тырышсаң да, син аны агарта алмассың. (Чуен чүлмәк) 1 слайд

Ни өчен шулай әйтәләр? (Ул кара төстә)

Әйе, балалар, мин аны бик озак ышкысам да, чуен агармады. Ул пычрак түгел, үзе кара, шуңа күрә аны агартып булмый. Әйдәгез бергәләп кабатлагыз! Агартып булмый. Балалар, чуен чүлмәк нинди материалдан ясалган дип уйлыйсыз? (Чуеннан) Димәк, ул чуен чүлмәк. Бергәләп кабатлагыз әле. (Чуен чүлмәк).

Чүлмәкнең чуеннан булуы әйбәт, ни өчен икән? (Аны мичкә куйгач, ул янмый, чуен чүлмәк нык, ватылмый) 2 слайд

Балалар, чуеннан ясалган булгач, аның тискәре яклары да бар. Ни өчен? Чүлмәкне күтәреп карагыз әле, ул нинди? (Авыр, салкын) Чуен чүлмәкне мичтә тоткач, ул кыза кулны пешерергә мөмкин. Нинди әкиятләрдә чүлмәк турында ишеткәнегез бар? (татар халык әкияте “Хәйләгә каршы хәйлә”) Эчтәлеген искә алу. 3 слайд (Алар кесәлне нәрсә белән бүләләр. (Агач кашык) 4 слайд

Физминутка. Кашыклар белән бию.



Балалар мин сезгә тагын бер табышмаклар әйтәм, ә җавабын өстәлдән табыгыз.

Үзе җырлый, үзе сыйлый. (Самавыр) 5 слайд

Самавыр ни өчен кирәк?(самавырдан чәй эчәләр)

Ә сез өйдә чәйне нәрсәдән эчәсез? (чәйнектән) 6 слайд

Самавырның нәрсәләре бар? (капкачы, ике тоткасы, аяклары, төбе, борыны барлагын әйтәләр) 7 слайд

Самавыр нәрсәдән ясалган? (җиздән, тимердән)

Самавыр матурмы? (матур)

Әйе, самавыр бик матур, көзге кебек ялтырап тора. Ә самавыр турында нинди әкият беләсез?(К.И.Чуковский “Федорино горе”.) Эчтәлеген искә алу. 6 слайд

Дидактик уен: “Нәрсә югалды?” 8- 14слайд

Әйдәгез, балалар, мин сезне хәзер чәй табынына чакырам. Ә чәй эчәр өчен безгә нәрсә җитми? (чынаяк белән тәлинкә). 15 слайд

Ә мин үзем белән оныгымны да алып килдем. Ул сезгә чәй эчәр өчен чынаяк белән тәлинкә ясарга ярдәм итәр.

Өстәл артына рәхим итегез.

Без бүген сезнең белән чынаяк бизибез. Ләкин без аны гади ысул белән түгел, ә катлаулы ысул – манный ярмасы белән бизибез. Аның өчен безгә клей (җилем) һәм манный ярмасы кирәк. Башта түгәрәкләргә клей сөртәбез, манный ярмасын калаклар белән алып рәсем өстенә сибәбез. Аз гына бармак очлары белән басып алабыз, ярма ябышсан өчен. Соңыннан альбом битләрен авыштырабыз, ябышмый калган ярманы коеп төшерәбез.

Безнең чынаякларыбыз әзер. Алар бик матур бизәкле килеп чыктылар. “Эш беткәч уйнарга ярый” – дип, мин сезне чәй табынына чакырам.

















57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 26.09.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Конспекты
Просмотров15
Номер материала ДБ-214860
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх