«Татарстан Республикасы Зеленодольск
муниципаль районы
башкарма комитетының мәгәриф идарәсе» муниципаль
казна учреҗдениесе
«Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль
районының
мәгълүмати – методик үзәге» муниципаль
бюджет учреждениесе
Муниципаль
бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
«14нче лицей» Зеленодольск муниципаль районы Татарстан
Республикасы
АВТОРЛЫК ПРОГРАММАСЫ
«КЕШЕ.
СӘЛАМӘТЛЕК. ИСЛАМ»
Автор: Сәләхова Роза Әбрар
кызы,
I категорияле татар теле
һәм
әдәбияты укытучысы
Яшел Үзән
2013 нче ел
А
Ң Л А Т М А Я З У Ы
Татарстан Республикасы милләтләрнең
һәм алар тота торган диннәрнең үзара тыныч яшәү, Европа һәм Азиянең мәдәни
тәэсирен синтезлаучы мөселман һәм христиан мәдәниятнең бер- берсенә уңай
йогынты ясау, милләтләрнең бер - берсенең динен ихтирам итү, милли түземлелек
үзәге.
Бүген күпмилләтле Татарстан
алдында бу кыйммәтләрне киләчәк буын өчен саклау һәм үстерү бурычы тора.
Исламның мәдәни-әхлакый
кыйммәтләрен куллануның методологик принцибы: туган халкың диненең мәдәни -
әхлакый белемнәреннән күрше халык дине белемнәренә, ә аннары дөньядагы башка
диннәр белемнәренә. Барлык алга киткән илләрдә диннәрне өйрәнгәндә менә шундый
методологик якын килү кабул ителгән.
Бу программа югарыда санап үтелгәннәрне һәм бүгенге көндә җәмгыятебез алдында
торган зур проблеманы - балалар сәламәтлегенең кискен начараюын күз алдында
тотып төзелде.
Курс 13 сәгатькә исәпләнгән
һәм ислам дине кануннарының сәламәт яшәү рәвеше нигезләре белән тәңгәл килүен
яшүсмерләргә аңлатуга кайтып кала.
Курсның эчтәлеге:
I. Кеше – галәми
зат. 3 сәг.
1. Ай – кеше язмышының юлдашы.
2. Мөселманнар айга ни өчен изге
көч итеп карый?
3. Айның кайсы көнендә нишләргә ярый?
II. Кеше – гамәли
зат. 3 сәг.
1. Татарларда тормыш-көнкүреш,
хезмәткә мөнәсәбәт.
2. Татарларда киенү һәм бизәнү
үзенчәлекләре.
3. Татарларда ашау-эчү принцибы.
III. Кеше – рухи
зат. 3 сәг.
1. Дини йолаларны үтәү
фарызлыгы. Намаз-сәламәтлек чыганагы.
2. Коръән уку тәнне һәм рухны
тәрбияли. Шәригать кануннары-
гаделлек сагында.
3. Дин һәм халык йолаларының
берлеге. Ислам - әхлаклылык нигезе.
IV. Кеше – табиб.
4 сәг.
1. Хайван календаре һәм
астромедицина.
2. Шәрык һәм татар медицинасы.
3. Кешенең тышкы әгъзалары ни
сөйли?
4. Үсемлекләр-табигать даруханәсе.
Эш формалары:
1. Лекция.
2. Фикер алышу.
3. Телдән журнал чыгару.
4. Аудио – видеоматериаллар белән
танышу.
5. Белгечләр белән очрашу.
6. Аракчинодагы Дөнья диннәре храмына экскурсия.
Укучыларның үзләштерү
дәрәҗәсен ачыклау формалары:
1.
Тема буенча материаллар туплау.
2. Альбом төзү.
3.
Реферат яклау.
Кулланылган әдәбият:
1. Волькенштейн М.В. Общая
физика. - Москва:Наука,1978.
2. Галәветдин И. Алла бар hәм
бер. -Яр Чаллы,1992.
3. Гудман Л.Знаки Зодиака. -Москва:
изд-во “Мир”,1990.
4. Дубров А.П. Лунные ритмы у
человека.-Киев: Думка,1983.
5. Жданов Н.В., Игнатенко А.А. Ислам на
пороге 21 века. -Москва , 1989.
6. Залманов А. Тайная мудрость человеческого организма.
-Минск,1993.
7. Насыйри К. Избранные произведения.
-Казань,1977.
8. Токарев С.А. Религия в
истории народов мира. -Москва:Политлит.,1986.
9. Фукс К. Казанские татары. -Казань,1991.
10. Шәрипова С. Кеше. Сәламәтлек. Ислам.
-Казан: Тат.кит.нәшр.,1995.
11. Ф.Ю. Юсупов. Рәсемле намаз китабы.
“Раннур” нәшрияте. 2003.
12. Ф.Ю. Юсупов. Исламият. “Раннур”
нәшрияте. 2003.
Дәрес
эшкәртмәләре
Тема. Татарларда киенү һәм бизәнү
үзенчәлекләре.
Максат. 1. Әби – бабаларыбызның киемнәре белән
таныштыру, башка халыклар киеме белән чагыштыру.
2. Кием
сайлау нигезендә медицина кануннары ятуын аңлату.
3.
Бабаларыбызның акылына, тирән белемнәренә соклану, хөрмәт тәрбияләү.
Материаллар.
1. Милли киемнәр тупланган альбом.
2. Татарстан Дәүләт
музее экспонатлары иллюстрацияләре.
Эшнең барышы.
1. Укучылар белән әңгәмә (Милли киемнәр
белән ни дәрәҗәдә таныш булуларын ачыклау).
2. Альбом битләре буйлап сәяхәт (Һәр
киемнең исеме, нинди материалдан тегелүе, кулланылышы, нинди ташлар белән
бизәлеше җентекләп тикшерелә, боларны истә калдыру алдагы биреләчәк
мәгълүматны аңлау өчен зарурлыгы искәртелә).
3. Республикабызда гомер иткән башка
милләт халыкларының киенү үзенчәлекләре турында сөйләшү.
4.Укытучы чыгышы.
- Киенү һәм бизәнү халкыбыз яшәешендә зур
сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән. Табигый ташларның һәм металларның кием,
бизәнү әйберләрендә югары сәнгать осталыгы, зур акыл камиллеге белән
кулланылуын күрәбез. Бу яктан әлеге чорда аларга дөньяның кайсы гына
халкы тиңләшә алыр иде икән?
Болгар
илендә кыз – хатыннар кигән ак калфак диңгез энҗесе белән бастырып
чигелгән. Энҗе астмадан, шизофрениядән, бирән зәхмәтеннән, хатын – кыз
авыруларыннан, склероздан, һ. б . төрле дәвамлы
авырулардан саклаган. Баштагы ак кием явыз уй – ният юклыгын белдергән.
Калфакны башның ал өлешенә - минең уйлый торган өлешенә кигәннәр. Ул йөзгә
күркәмлек тә биргән. Ир кеше кигән түбәтәй баш миенең алгы өлешен генә
түгел, чигә тамырларын һәм арт чүмечне дә каплый. Мөселман ирләренең чәчен
кырып алуының сәбәбе – түбәтәйдәге ташларның йогынтысы югалмау. Түбәтәй
кызыл һәм зәңгәр якут, зөбәрҗәт кебек якты ташлар белән бизәлгән. Якут кан
басымын төшерә, паралич, колак авыртканнан, акыл саташу һ. б. авырулардан
дәвалый. Түбәтәй һәм калфаклар гади тукымадан тегелгән. Баш киеме биоэнергиянең
таралуын, ә чит биоэнергиянең керүен тоткарлый. Күп кимсетүгә дучар булган
түбәтәй, чәче кырып алына торган башның эчтәлеге шуннан гыйбарәт.
Чулпылап үрелгән ике озын толымны карыйк.
Беренчедән, биоэнергия чәч толымы белән бәйләнештә була, шунлыктан
элек остеохондроз дигән нәрсәне белмәгәннәр дә. Икенчедән, чулпыдагы көмешкә
утыртып эшләнгән төрле ташлар бөер турында була. Бу ташлар бөерне төрле
авырулардан саклый. Чулпы чыңы күңелгә илһам биргән.
Камзуллардагы ташлар, ювелирларча төгәллек
белән, ташларның тәэсирен белеп урнаштырыла. Мәрҗән, энҗе, якутлар ашказаны
асты бизе, бавыр, бөер турларына турылап, ике яклап, камзулның ал капламасына
тезелгән.
Җир – җиһан бербөтен һәм анда тереклек өчен
бар нәрсә дә җитешле. Кайбер географик, биологик, геологик сәбәпләр аркасында
организмга бар нәрсә дә җитешми. Бу исә матдәләр алмашуы бозылуга китерә, авыру
тууга сәбәп була. Ташлардан организм үзе ярдәм ала алган. Һәр орган турына аңа
ярдәм итә торган таш куеп чигелгән.
Колакның күз күрүен яхшырта торган ноктасына
көмештән алка киелгән. Ике кулга киелгән көмеш беләзек кан басымын көйли,
беләккә ныклык бирә.
Күкрәкнең салкын һәм эссегә бик сизгер
урынына ( бик күп һәм зур кан тамырлары, сулыш юлы урнашкан ) изү киелгән.
Изүләр асылташлар, көмеш тәңкәләр белән бизәлгән. Тамырлардан кан йөргәндә
организм кирәкле микроэлементларны ала, ташлар биоэнергиянең тәртипле юнәлештә
агышын тәэмин итә. Изү күкрәкнең температура үзгәрүгә сизгер урынын кышын салкыннан,
җәен эсседән саклый.
Җәйге эссе көннәрдә берничә кат көмеш
тәңкәләрдән тезелгән муенса җиләслек биреп торган. Дүрт почмаклап бәйләнгән
яулык арка ягыннан шушы сизгер зонаны эсседән һәм салкыннан саклый. Ак яулык
кояш нурларын кире кайтара һәм һәрвакыт чиста була.
Бала итәкле озын күлмәк йөргәндә үкчәгә
тиеп, артык нәфеслелектән тыю чарасы булган. Ак алъяпкыч киленнең пөхтәлеген
белдерсә, нечкә биле ашау культурасын күрсәткән.
Иван Грозный белән Владимир Мономахның затлы
ташлар куеп казанлылардан чиктергән бүрек һәм туннары (Оружейная палатада)
мещанлыктан тыш сәламәтлек өчен
бернинди дә әһәмияткә ия була алмый, чөнки йон үзенә
бу ташларның бөтен тәэсирен ала.
Кешеләрнең холыкларына карап төрле таш,
төрле төс сайлаган.Куркакларга ахак, якут бүләк ителсә, егетләр кызларга үз
хисләрен, сүзләрен йөзек ташлары аша әйткән.
Ташларның һәм металларның сихри көчләре
барлыгын әби – бабаларыбыз бик белеп, тыйнак һәм гаҗәеп осталык белән
тиешлесен тиешле урынга йөртүне уйлап таба алган. Шунлыктан да курку белмәгән,
яман уйлар башына килмәгән, явызлыктан ерак торган. Организмда матдәләр
алышынуы бозылу, ташлар хасил булу, кан басымы күтәрелү, склероз һ. б. ш. төрле
авырулар хасил булмаган. Бабаларыбызның киеме генә түгел, ашау – эчү, гореф –
гадәт, йолалары да бөтенләе белән медицина кануннарына туры килә, аларның
нигезендә тирән белем ята.
Һәр нәрсәнең эчке мәгънәсенә игътибар
итмичә, күп нәрсәдән мәхрүм калганбыз. Ә бит моңа карап аларның безгә тәэсире тукталмый.
Ихтимал, соңгы вакытларда акылы саташып авыручылар, төрле катлаулы авырулар
күбәю – безнең табигый дөньяга сай карашлы булуыбыз нәтиҗәседер?..
5.
Йомгаклау. (Югарыда
әйтелгәннәрне әти - әниләр белән бергәләп кабат карап чыгарга, фикер алышырга,
өстәмә мәгълүмат карап килеп, чыгышлар ясарга теләүчеләр билгеләнә).
Дәрес эшкәртмәсе
Тема. Намаз – сәламәтлек чыганагы.
Максат. 1. Дини
йолаларның берсе булган намаз белән таныштыру.
2. Намазның һәр хәрәкәте организм өчен кирәкле
күнегү икәнлеген
исбатлау.
3. Дини йолаларга җитди мөнәсәбәт тәрбияләү.
Материаллар. 1.
Намаз хәрәкәтләре күрсәтелгән рәсемнәр.
2.
Кеше организмындагы биологик актив нокталар билгеләнгән таблица.
Эшнең барышы.
1. Мәдрәсәгә йөрүче балаларның чыгышлары ( Дини йолалар,
аларның кеше тормышындагы урыны, алар өчен әһәмияте, нинди сәбәпләр аркасында
дин белән кызыксынып китүләре, хәзер киң таралыш табучы секталардан өстенлеге
һ. б.).
2. Таблицаларны карап, һәр рәсемне аңлату, хәрәкәтләрнең
атамаларын кабатлау, биологик актив нокталарның билгеле бер хәрәкәт
ясаганда һәр органга сигнал җибәрүен күрсәтү. Аерым хәрәкәтләрне бергәләп
ясап карау, тәэсирен сизү – сизмәү турында фикер алышу.
3. Укытучының чыгышы.
- Мөселман тәгълиматы дини йолаларны үтәү фарыз яки
фарыз түгел дип кенә әйтә. Әмма
яхшылап уйласаң, шул ачыклана: алар сәламәтлек күзпегеннән чыгып караганда,
барысы да тирән белемгә нигезләнеп эшләнгән. Бу гыйлемлекләргә медицинада
булсын, фәннең башка өлкәләрендә булсын, безнең әлегәчә ирешеп җиткәнебез юк.
Моны конкрет мисаллар җирлегендә карап уздык: мөселман намазга
тәһарәт алу шартларына туры китереп, тездән алып аякны, терсәктән алып кулны,
колак эчен, колак артларыннан алып бит – муенны һәм башны юеш кул белән
сыпырып, борын очына тиеп юарга тиеш. Юынганда 3 кат авызны чайкарга, шулай ук
3 кат борынны чайкарга тиеш. Юыну – беренчедән, нервларны тынычландыру булса,
икенчедән, пакьләнү, өченчедән, су белән артык биоэнергия чыга. Колак артын,
колак яфрагын юууны бөтен әгъзаларны эшкә өндәү дип карарга кирәк.
Баш түбәсен чылатып, Кеше үз биоэнергиясен тәннең түбән өлешенә
тигезләп күчерә (бу процедурада кан басымы да шактый төшә), борын очына кагылу
исә фикерләү үзәген эшкә өнди. Авыз чайкау да һәр кешегә бик кирәк нәрсә,
чөнки иртән торганда авыз куышлыгында микроблар саны шулкадәр күп була ки,
организмның бер өлешенә дә алар бу кадәр җыелмый. Бу җәһәттән мунчадан соң
авызны 3 кат чайкамый ашау да дөрес түгел, чөнки бу очракта да шул ук хәл:
кан бик тиз хәрәкәт итү һәм температура югары күтәрелү сәбәпле, авыз куышлыгы
чагыштырмача салкынча һәм тыныч була, микроблар монда күпләп җыела (шуңа
күрә мунчадан соң кеше авыз чайкамый салкынча әйбер ашап – эчеп, суык һавага
чыкса, өске сулыш юллары һәм тамагы тиз авыртучан була).
Намаз укыгандагы хәрәкәтләр физик күнегү вазыйфасын үтәсә,
яланаяк җиргә басып сәҗдәгә киткәндә кеше биоэнергияне җиргә, намазлыкка
күчерә.
Дин тәрбиясе ризыктан әүвәл, иртән торгач суны олылап, 3 – 4
йотым су эчәргә куша. Чыннан да, ашказаны – эчәк
яхшы эшләсен өчен бу – бик кирәк. Һичшиксез, болар барчасы да медицинаны,
биофизиканы белеп, шул гыйлемлекләргә таянып язылган.
Күңелебездән түбәндәге сүзләр кабатланганда, сәламәтлегебезнең
нигезе шул булыр: « И раббем, Алла һәм бәндәләр каршында кылган
барлык һөнаһларымны ярлыкасана. Һичбер кемгә ачуым вә үпкәм юк. Мине
рәнҗеткәннәрнең һәркайсын гафу итәм. Дошманнарыма да хәерле тереклек,
сәламәтлек телим. Аларның да һөнаһын ярлыкачы».
Рухыбыз сафлану бәрабәренә тәнебез дә тазарыр.
4.Йомгаклау (
Киләсе очрашуда мөселманнарның изге китабы – Коръән турында сүз барасын
әйтеп, дөрес сулыш алу күнегүләре турында белгәннәрен әзерләп килергә
әйтелә).
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.