БИОЛОГИЯ
ДӘРЕСНЕҢ
ТЕМАСЫ: БӨҖӘК АШАУЧЫЛАР ҺӘМ КУЛКАНАТЛЫЛАР ОТРЯДЫ.
7
СЫЙНЫФ
Сәләхиева
Гөлсәрия Рәшит кызы.
Биология
һәм химия укытучысы.
Биектау районы Казаклар төп
белем бирү мәктәбе.
e-mail:
fantik0092@mail.ru
89173981852
Дәреснең
максаты:
- имезүчеләрнең күптөрлелеге турында белемнәрне
киңәйтү, тулыландыру;
- төрле экологик шартларда яшәүче
хайваннарның яшәү үзенчәлекләрен, үз – үзләрен тотышларын өйрәнү;
- бөҗәк ашаучыларның туфрак тирәлегенә,
кулканатлыларның – очуга җайлашуларын төшендерү;
- табигатьтә һәм кеше тормышында бөҗәк
ашаучыларның һәм кулканатлыларның әһәмиятен аңлату;
- табигатькә, бөҗәк ашаучылар һәм
кулканатлылар отряды вәкилләренә мәхәббәт уяту.
Җиһазлар: “Бөҗәк ашаучылар”,
“Кулканатлылар” – таблицалар, бөҗәк ашаучылар һәм кулканатлылар отрядына керүче
хайваннарның рәсемнәре, видиофрагмент “Ярканатның төнге ау вакыты”, презентация
: “Бөҗәк ашаучылар”, “Ярканатлар”
Дәрес барышы:
1.Оештыру
өлеше, укучыларны дәрескә туплау.
2. Белемнәрне
тикшерү.
Узган дәрес темасын кабатлау:
а) Күкәй салучыларның имезүче хайваннар
икәнен раслый торган мисаллар китерегез.
б) Ехиднада сөйрәлүчеләрнекенә охшаш
нинди билгеләр бар?
в) Сумкалыларга ни өчен шундый исем
бирелгән?
3.
Тест сорауларына җаваплар бирү:
1.Бер дөрес җавап табыгыз.
Имезүчеләрнең гәүдә өлешләре:
а) баш, гәүдә, койрык
б) баш, муен, гәүдә, койрык, ике пар
очлыклар
в) баш, муен, гәүдә, ике пар очлыклар
2.Үрчү
ысулы буенча имезүче хайваннар бүленә:
а)
суда, туфракта, җирдә –суда яшәүчеләр
б)
үлән белән туенучылар, ерткычлар, төрле азык белән туенучылар
в)
күкәй салып үрчүчеләр, сумкалылар, плаценталылар
3. Түбәндәге исемлектән имезүче
хайваннарга туры килүче 3 билгене табыгыз:
а) күбесе җылы канлы хайваннар
б) тәннәре каурый – мамык белән капланган
в) йөрәкләре 4 камералы, кан әйләнешенең
ике түгәрәге бар
г) умыртканың муен өлеше 7 умырткадан тора
д) йөрәкләре 3камералы: карынчык һәм ике
йөрәк алдыннар тора
е) тән температуралары ел фасылына карап
үзгәрә
4.
Тест җавапларының дөреслеген тикшерү.
5.Яңа материал
үзләштерү.
Дәреснең
девизы:
«Әгәр дә нинди дә булса
хайван
турында беләсең килсә, күп укы
һәм өйрән! Шул вакытта ул синең
якын дустыңа әйләнер”
1)Табышмак әйтәм-тап!
Куе үлән
эченнән
Үрелеп алга карый.
Алма, гөмбә
ташырга,
Дошманнардан качарга
Энәләре бар, ярый.
Нинди хайван турында сүз бара? (Укучыларның җавабы тыңлана)
Керпе турында сез нәрсәләр беләсез?
Керпе турында сез нәрсәләр белергә телисез? (Өстәлгә
карточкалар таратыла. Укучылар беренче хайван турында мәгълумат тутыралар. (Мин
беләм, мин белергә телим дигән бүлекләр)
|
Мин беләм
|
Мин белергә телим
|
Белдем
|
Керпе
|
|
|
|
Ярканат
|
|
|
|
Керпе нәрсәләр белән туклана? (укучыларның фикерләрен тыңлау)
Керпе кебек тукланучы тагын нинди хайваннар бар соң? (презентация
карау)
2.Дәреснең темасын укучылар белән бергә ачыклау.
3. Укучыларга дәреснең максатын җиткерү.
4.Укытучы тарафыннан керпе турында өстәмә мәгълумат бирү.
5. Бөҗәк ашаучыларның табигатьтә, кеше тормышында әһәмиятен,
аларны сакларга кирәклеген аңлату.
6.Таблицадагы
“Белдем” дигән бүлекне тутыру.
7.Кулканатлылар отряды вәкилләренең фотосы буенча укучыларга
сораулар бирү:
а) Сез әлеге хайваннар белән танышма?
б) Сезнең әлеге хайваннарны очратканыгыз, күргәнегез барма?
в) Ни өчен без аларны гел күрә алмыйбыз?
г) Без өйрәнгән хайваннардан алар нәрсә белән аерылалар?
8. Отрядка исем бирү. Яңа темага ачыклык кертү.
9. Укучылар карточкада ярканат турында мәгълумат тутыралар. (Мин
беләм, мин белергә телим дигән бүлекләр)
10. Кулканатлылар отряды вәкилләре турында аңлату:
а) алгы очлыкларының төзелеше
б) киль сөяге булу
в) Эхолокация
г) үз –үзләрен тотышы
д) үрчү
е) туклану, табигатьтә, кеше тормышында әһәмияте
11. Таблицадагы
“Белдем” дигән бүлекне тутыру.
6. Ныгыту:
а) бөҗәк ашаучылар, кулканатлылар отряды вәкилләре арасында нинди охшашлык
бар?
б) Эхолокация – нәрсә ул?
Без бүгенге дәрестә куелган максатка ирешә алдыкма?
7. Рефлексия. Дәрес сезгә
ошадымы? Әгәр дә ошаса Яшел, ошамаса – кызыл смайликлар күтәрәбез.
8. Укучыларның белемнәренә
бәя бирү.
9.Өй эше: п 31 укырга “Кимерүчеләр” турында материал эзерләргә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.